Мәдәни җомга

Фоат Уразай: Берлек дәүләте авыр формалаша

Берлек дәүләтендә интеграция зур кыенлыклар белән бара һәм моны Мәскәүдә дә таныйлар. Чөнки бу – гайре табигый сөреш, һәм ул андагы халыкларның төп ихтыяҗларына җавап бирми, ә сәяси максатларда гына үткәрелә.

Мәскәүдә Россия Президенты В.Путинның Беларусь лидеры А.Лукашенко белән чираттагы очрашуы үтте. Ул ике ил арасында интеграция мәсьәләләренә багыш­ланган иде. Очрашу алдыннан В.Путин бу аңлашу агымдагы сәясәткә бәйле булмавы, ә дустын Мәскәүгә Берлек дәүләте программаларын төзүдә соңгы вакытта башкарылган эшләргә йомгак ясау ниятендә дәшүе турында әйтте, дөнья икътисады пандемиягә бәйле кризис кичергән бүгенге чорда аларны гамәлгә куюның бик мөһим булуын да искәртте. Беларусь лидеры исә хәлләрне, тугандаш дәүләтләр һәм бер тамырдан чыккан халык буларак, белоруслар һәм руслар фәкать бергә, фәкать союзда гына хәрәкәт итәләр, дип аңлатты, программаларның кабул ителүе Берлек дәүләте өчен кыенлыкларны ерып чыгу булыр иде, дип тә өстәде. Очрашуда яклар интеграцияне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән 28 программаны да үзара килештерүгә ирешкән. Әлбәттә, анда ике арадагы мөнәсәбәтләргә караган кайбер мөһим мәсьәләләр һәм актуаль халык­ара проблемалар да игътибардан читтә калмаган.

Интеграцияне тирәнәйтү мәсьәләләре икенче көнне инде Россия-Беларусь Берлек дәүләте Министрлар советының Минск каласында узган утырышында да тикшерелде. Анда бу процессны шул 28 программа нигезендә тирәнәйтү турында карар кабул ителгән, программаларны Берлек дәүләтенең Югары Дәүләт Советы утырышында раслау турында декрет проекты да хупланган. Ә ул утырыш 4 ноябрьгә билгеләнгән. Декрет раслангач, бу программалар инде мәҗбүри юридик документка әйләнә һәм алар гамәлгә дә куелачак. Ә тирәнтен интеграция нәрсәне аңлата соң ул? Кулланыла торган программаларның асылы нидән гыйбарәт? Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, тирәнтен интеграция икътисадның төрле өлкәләрендә ике илнең законнарын унификацияләүгә, хуҗалык субъектларының эшчәнлек шартларын тигезләүгә, бердәм финанс, энергетика базарлары, транспорт киңлеге, шулай ук уртак сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы сәясәтен булдыруга юнәлдерелгән. Программалар исә ике илнең салым һәм таможня законнарын гармонизацияләүне, бердәм акча-кредит сәясәтен булдыруны, берләштерелгән газ базарын коруны, зур кыенлыкларга да карамастан, уртак валютага күчүне һ.б. үзгәрешләрне күздә тота.

Россия Президенты әлеге очрашуда Берлек дәүләтенең иминлеген тәэмин итү һәм аның тышкы перимет­рында уртак саклану киңлеген булдыру мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә калуы турында әйтте. Инде конкрет адымнар да ясала кебек. Беларусьта ике илнең хәрби өйрәнү үзәкләре ачылуы, сугышчан кизү торуга С-400 комплекслары куелуы, ике ил полигоннарында бу көннәрдә 200 мең гаскәри һәм күп хәрби техника катнашында «Запад-2021» дигән колачлы хәрби өйрәнүләр үткәрелүе шул хакта сөйли. Ә матбугат очрашуында Путин, ныклы икътисади базисны булдыргач, ике илнең сәяси интеграциясе башлану мөмкинлеген һәм хәтта Берлек парламенты булдыруны да кире какмады. Хактыр ки, ул чакта инде бу, һич арттырусыз, бер илнең икенчесен йотуын аңлатачак.

Искә төшерик, Россия һәм Беларусь ошбу Берлек килешүен 1997 елда имзалады. Узган 24 ел (!) эчендә ике арадагы мөнәсәбәтләр төрле чорларын кичерде. Ә 2009 елдан Беларусь Европа Берлегенең (ЕС) «Көнчыгыш партнерлыгы» проектында да катнашты. Көнбатыш һәм Россиянең бүген уртак максат – «Зур Европа» проектын гамәлгә ашыруда капма-каршы тарафтан эш итүен (ЕС һәм ЕАЭС) исәпкә алсак, аңлашыла ки, Беларуська Европадан башка юл юк. ЕС аша ул аерым дәүләт булып керсә, Россия белән анда инде ул тоталитар кысаларда эләгәчәк – аерма шунда гына. Ә Берлек дәүләтендә интеграцияне тирәнәйтү турында сөйләшүләр соңгы 3 елда гына бара. Аның актив фазасы Беларусьта 2020 елгы президент сайлавында А.Лукашенко җиңүче дип игълан ителгәч һәм илдә колачлы протест акцияләре купкач башланды. Чөнки «соңгы диктатор»ның Мәскәүгә елышудан башка чарасы калмады. Әмма Берлек дәүләтендә интеграция зур кыенлыклар белән бара һәм моны Мәскәүдә дә таныйлар. Чөнки бу – гайре табигый сөреш, һәм ул андагы халыкларның төп ихтыяҗларына җавап бирми, ә сәяси максатларда гына үткәрелә. Шуны ук ЕС һәм «Зур Европа» проектлары хакында да әйтеп була. Ә Җирдә глобальләшү сөреше табигый рәвеш алсын өчен, аның илаһият кануннары нигезендә баруы лязем.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: