Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Фоат Уразай: Адымнар ышанычлы булсын!

Илдә тормыш әлегә үзенең деструктив агышында бара, димәк, туган тел һәм милли мәгариф мәсьәләләрен дә һәр халык үзе, кулыннан килгәнчә хәл итәргә тиеш була

Илдә Төп Законга каршы килеп үткәрелә торган милли сәясәт нәтиҗәсендә купкан туган телләр һәм милли мәгариф кризисы (ә 2017 елда Йошкар-Олада туган телләрне чикләү буенча Россия президенты катнашында үткәрелгән чарадан соң ул инде бөтенләй дә фаҗигале төс алды, бу өлкәдә законсыз нормалар кабул ителүенә, Татарстанда татар теленең мәктәпләрдән хәтта көч структуралары кулланып куылуына китерде, Удмуртиядә исә милләтпәрвәр-галим А.Разинның, мондый хокуксызлыкларга протест йөзеннән һәм җәмәгатьчелек игътибарын да җәлеп итү ниятендә, 2019 елның 10 сентябрендә парламент каршында чарасызлыктан үз-үзен ут төртеп яндыруына кадәр дә барып җитте), соңгы елларда бераз тоныкланган кебек күренсә дә, проблема беркая да китмәде, ә милләтләр күңелендәге тирән яра вә эчке нәфрәт булып, котылгысыз төстә үзенең чишелешен көтә. Кызганыч ки, илдә тормыш әлегә үзенең деструктив агышында бара, димәк, туган тел һәм милли мәгариф мәсьәләләрен дә һәр халык үзе, кулыннан килгәнчә хәл итәргә тиеш була. Әйтик, Татарстанда һәм Башкортстанда бу эштә әлегә төп юнәлеш булып полилингваль мәктәпләрне гамәлгә кую тора. Асылда, полилингваль мәктәп ул тәрбия һәм белем бирүне (фәннәрне укытуны) ким дигәндә 3 телдә алып баруны күздә тота. Татарстанда инде икенче ел «Адымнар» дигән андый берничә (тиздән аларның саны алтыга җитәр дип көтелә) мәктәп эшли. Ә аларда тәрбия һәм белем бирү эшләре бүген ни дәрәҗәдә соң?

Куелган сорауга төпле җавап табу өчен, сүзебезне Казандагы «Адымнар» комплексы мисалында алып барырбыз. Мәктәпнең PR-хезмәте хәбәренә караганда, бу ике елда биредә укучыларның нибары 27 проценты – полилингваль, 64 проценты – билингваль һәм 9 проценты монолингваль юнәлештә аң-белем ала икән. Ә фәннәрне татар һәм инглиз телләрендә дә укыту бары тик беренчесендә генә каралган. Әмма «Адымнар» бит бүгенге кыен хәлдән чыгу максатында, туган телдә тәрбия һәм белем бирүне яңа нигездә җайга салу өчен булдырылган иде. Яңа уку елы алдыннан моны респуб­лика җитәкчелеге һәм мәктәп директоры да вәгъдә итте. Әлбәттә, фәннәрне татар һәм инглиз телләрендә дә укыту өчен бу телләрне камил белү мәслихәт һәм моңа ике ел эчендә генә ирешеп булмый. Әмма быелгы 1 нче сыйныф балаларыннан (20 класстан), һич югы 5-6 сыйныфны ике телне дә белә торган балалардан формалаштырырга һәм тәрбия вә белем бирүне татар һәм рус телләрендә башлап җибәрергә, бер үк вакытта татар һәм инглиз телләренә өйрәтүне интенсив ысулларга күчерергә була бит. Бу инде алга таба барлык классларны да полилингваль итү мөмкинлеге бирер иде. Ә бүген эшләр ничек тора соң? Бактың исә, «билингваль» дигәнендә дә, монолингвалендә дә укыту рус телендә генә бара. Аерма бары тик беренчесендә татар теленең атнага 2 сәгать дәүләт теле буларак та укытылуында гына. Һәм мондый хәлне әлеге дә баягы ата-аналар теләге белән аңлаталар.

Әмма бу дөрес түгел. Чөнки мәктәп башта ук полилингваль булып төзелде һәм ата-аналар анда балаларын моны белеп бирде. «Прописка» буенча алу да сылтау була алмый. «Адымнар» Казанда ике бинада (Бичурин һәм Бондаренко урамнарында) урнашкан. Минем бер оныгым яңа бинада 3 нче сыйныфта укый һәм анда хәлләр ярыйсы. Икенчесе исә – «прописка» буенча Бичурин урамында, беренче сыйныфта. Ә анда 1 нче класслар саны – 14. Тик берсендә дә ике телне дә белә торган балалар тупланмаган. Шуңа күрә тәрбия һәм фәннәрне укыту рус телендә генә бара. Татар теленең полилингваль мәктәпләрдәге мондый торышын күптән түгел Татарстан президенты да тәнкыйтьләде. Әйе, чыннан да, бүген кылны кырыкка ярырдай чак. Бер караганда, мәктәп җитәкчелеге тырыша да кебек: ата-ана һәм балаларны туган телгә тарту ниятендә артистларны җәлеп итә, башка ысул вә мөмкинлекләр эзли. Тик андый чаралар әдәп, әхлак һәм кабул ителеше ягыннан ныклап әзерләнергә, күләме белән дә баланы ялыктырмаска тиеш. Аң-белем бирүдә милләтнең читкә кагылган резервларын (әйтик, шул ук татар теле укытучыларын конкурс нигезендә һәм лаеклы әҗер белән) да җәлеп итү мәслихәт. Кыскасы, теләк булганда, мөмкинлекләрне табып була. Иң мөһиме – «Адымнар» мәктәбен ныклап гамәлгә кертүдәге эшләребез генә түгел, туган телебезне киләчәк теле итүдәге адымнарыбыз да ышанычлы булсын иде.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев