Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Фоат Уразай: Туган телләр унъеллыгы

Мондый мөнәсәбәт тулысы белән татар теленең бүгенге торышына да кагыла. Әйе, рәсми яктан ул Татарстанда дәүләт теле санала. Әмма аның рәсми статусы реаль законнар белән якланамы?

Россиядә 2022-2032 елларда «Төп халыклар телләренең халыкара унъеллыгы»н үткәрү турында быел 9 февральдә РФ хөкүмәте башлыгы М.Мишустин имзалаган карарга туры китереп, Татарстан хөкүмәте рәисе А.Песошин күптән түгел шундый ук исемдәге респуб­лика программасын имзалады һәм аны гамәлгә ашыру буенча оештыру комитеты да булдырылды. Анда бу чорда 68 чара үткәрү каралган. Алар арасында – фәнни-гамәли конференцияләр, әдәбият вә тел белеме, лингвокультурология, халык авыз иҗаты һ.б. өлкәләргә караган чаралар. Татарстан халык­ларының телләре вә әдәбиятлары буенча фәнни-методик кулланма һәм ярдәмлекләр бастырып чыгару, диктант һәм олимпиадалар үткәрү, шулай ук туган тел укытучылары бәйгеләре оештыру кебек чаралар да каралган. Игътибарны укыту программаларына илдәге халыкларның традицияләрен һәм мәдәни хәзинәләрен өйрәнү буенча модульләр кертү, шулай ук тел сменалары булган күпмилләтле лагерьлар оештыру кебек чаралар да җәлеп итә. Татар телен саклау һәм үстерү буенча да җитди чаралар комплексы тәкъдим ителә. Алар арасында – яңа сүзлекләр вә сөйләшү кулланмалары, татарча топонимнар каталогы бастырып чыгару, яшьләр өчен «Татар гыйлеме» дигән халыкара фәнни мәктәп ачу һәм «Фәнни Татарстан» дигән журнал чыгара башлау, татар халкының рухи вә матди мирасын өйрәнү һәм тикшерү өчен Россия төбәкләренә экспедицияләр оештыру, татар теленә читтән торып өйрәтү буенча «Ана теле» проектын дәвам итү һ.б. Республика программасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар итеп вице-премьер В.Шәйхразиев һәм аның оештыру комитетындагы ярдәмчеләре – мәдәният министры И.Әюпова, мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллин билгеләнгән.

Шунысын да искәртеп үтик, дөньяда төп халыклар телләренең унъеллыгын үткәрү идеясе 2019 елда БМО Генераль Ассамблеясе (ГА) башлангычы белән игълан ителгән иде. Әлбәттә, аның артында туган телләрнең авыр хәле белән бәйле реаль проблемалар торуы барлык халыкларга да яхшы аңлашыла. Әмма, БМО КШ карарларыннан аермалы буларак, ГА карарлары үтәү өчен мәҗбүри түгел. Шуңа да карамастан, Россия БМО әгъзаларыннан беренчеләрдән булып ГА башлангычын үтәргә алынды һәм моңа шатланырга гына кирәк кебек. Әмма 24 февральдән соң Россиянең халыкара оешмалар белән (шул исәптән ЮНЕСКО белән дә) мөнәсәбәтләре кискен үзгәрде һәм «Төп халыклар телләренең халыкара унъеллыгы»н үткәрү теләге дә ничектер сүлпәнәя төште. Шуңа да карамастан, Татарстан хөкүмәте азчылык халыкларның туган телләрен саклап калу буенча каралган чараларны ЮНЕСКО канаты астында үткәрергә карар кылды һәм мондый кыюлык һәр тарафтан хуплануга да лаек иде кебек. Әмма хәлләрнең реаль торышы республикада да оптимизмга әллә ни урын калдырмый. Чөнки дәүләт тарафыннан бүген үткәрелә торган гайре табигый милли сәясәт стратегиясе фонында төп халык­ларның туган телләре белән бәйле проблемалар хакимияттәгеләр өчен формаль һәм кирәксез нәрсәгә әйләнеп бара.

Мондый мөнәсәбәт тулысы белән татар теленең бүгенге торышына да кагыла. Әйе, рәсми яктан ул Татарстанда дәүләт теле санала. Әмма аның рәсми статусы реаль законнар белән якланамы? Татар телен мәктәпләрдән куганда тырышкан хокук саклау органнары аның Төп Законда (турыдан-туры үтәлешле хокукый актта!) беркетелгән хокукый статусы үтәлешен ни өчен үз контроленә алмый? Моның өчен илдә нинди җаваплылык каралган? Татарстан президенты, Дәүләт Советы, ТР Конституция суды һәм, гомумән, гамәлдәге юриспруденция мондый хокукый вакханалиягә ни сәбәпле юл куя? Татар теленә бүгенге сансыз мөнәсәбәтнең тамырларын әнә шул сорауларга җаваплардан эзләргә кирәктер. Әлбәттә, Татарстанда кабул ителгән «Төп халыклар телләренең халыкара унъеллыгы» программасы үтәлергә тиеш. Әмма андый чаралар гына бүген татар теленең тулы хокуклы яшәешен тәэмин итә алмый. Татарстанда аңа ихтыяҗ тудыра торган һәм аның «дәүләт теле» статусын мәҗбүри итә торган (әйтик, Россиядә рус теле статусы үрнәгендә) яңа законнар кабул ителүе лязем. Юкса, элмә такталарда иң күп хата тапканнарга грант өләшү кебек хилаф ысуллар татар телен тискәре нәтиҗәләргә генә китерергә мөмкин. «Дәүләт теле» статусы ул аңа ия телнең дәүләт кайгыртуына алынуын аңлата.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев