Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Тәкъдирдә язылган язмыш

Әлбәттә, әйдәп баруга дәгъва кылган милләтнең башкаларны да җәлеп итәрдәй идеясе булуы да лязем. Аллага шөкер, татарда ул бар һәм хәтта тәкъдири миссия дәрәҗәсендә дә куелган.

Һәр халыкның язмышында хәлиткеч минутлар була. Меңнәрчә еллык яшәү дәверендә андый мизгелләр, әлбәттә, татар тарихында да аз түгел. Урталык җирләрендә дөнья тоту үз язмышында тәкъдирдән үк килә торган кавем буларак, Җәнабе Хак аны дан-шөһрәт белән дә, кайгы-хәсрәт аша да бик күп сынаган һәм, сәламәт рухын (югары милли аң, илаһи рух) вә җанын (тел, моң, мәдәният, гореф-гадәтләр) саклап, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткезгән. Ә алда төп сынау тора. Кемнәргәдер ияреп һәм алар үзләренә кулай яңа тәртип урнаштыру ниятендә махсус корган геосәяси вәзгыятьтән чыгып кына эш итсәк, бу инде татар өчен үзенә йөкләнелгән илаһи миссиядән тайпылуны, аның дөнья тотучылар кулында гадәти бер «сәясәт коралы» булып калуын аңлатыр иде. Шуңа безнең өчен метасәяси дилемма бүген конкрет куела: иблис уенына бирелеп, үзеңне һәм башка халыкларны фаҗигагә этәрәсеңме, әллә, үзеңә йөкләнгән илаһи миссияне үтәп, рухи яңарыш кичерүдә һәм илаһият кануннары буенча яши башлауда башкалар өчен үрнәк вә әйдәп баручы көч булуны максат итәсеңме. Әйе, бу – гаять зур җаваплылык һәм ул андый кавемнән, үзенең тарихи миссиясен аңлап һәм рәсүли аң югарылыгына күтәрелеп гамәл кылуны (нәбилек вазыйфасына керешүне) таләп итә. Ә инде андый юлны сайлаган кавем Аллаһның Җирдәге изге ниятләрен гамәлгә ашыруга хезмәт итә һәм һәрчак Аның яклавында кала, димәк, үзенең киләчәген дә ышанычлы итә.

Метасәяси дилемма исә «иярү-ияртү» проблемасын да бүген калку куя. Хәер, ул хакта элгәрләребез дә җитди уйланган. Бу җәһәттән Дәрдемәнднең: «Җитәкләргә тырыш дөньяи дүнәнне (дөнья дигән атны), // Икенең бересе: йә сине җитәкләр. // Алып барыр үзеңне бер чокыр­га, // Барырсың - бардырыр, төртәр, этәкләр»,  – дигән юлларын искә төшерү дә җитә. Ә бит әле аның дәвамы да бар. Әлбәттә, әйдәп баруга дәгъва кылган милләтнең башкаларны да җәлеп итәрдәй идеясе булуы да лязем. Аллага шөкер, татарда ул бар һәм хәтта тәкъдири миссия дәрәҗәсендә дә куелган. Боларның һәммәсен дә барлагач, алгы планга янә бер мөһим мәсьәлә чыга: ә бармы соң бүген татарда андый эпохаль үзгәрешләргә әзерлек? Җавап исә монда да уңай. Һәрхәлдә, Урталык җирләрендә ул бүгенге көндә рухи, әхлакый, хокукый, тарихи һәм метасәяси яктан иң әзерлекле милләтләрнең берсе булып тора. Илаһи факторлар тәэсирендәге әзерлеге исә аның, күп гасырлык сынауларны уңышлы узуы белән бергә, бөтен дөньяга таралып яшәвендә һәм асыл сыйфатларын әле бүгенгәчә саклап калуында да күренә. Россия төбәкләрендә татар авылларының (Урта Әләзән, Шыгырдан, Гали һ.б.) әле бүген дә булганлык вә муллык утравы булып яшәве шул хакта сөйли. Мәгәр, җитешсезлекләр дә күп: милли аң вә метасәяси үзоешуның түбән калуы; илаһи исламның тәүхиди-иҗтиһади асылын аңлау һәм аңлатудагы сүлпәнлек; туган тел вә милли мәгариф проблемалары; милләтнең икътисади вә финанс нигезе ныклы булмавы; метасәяси проектларга ихтыяҗ һ.б. Шуңа күрә татарның милли, дини вә иҗтимагый үзәкләрендә эшне шул юнәлешләрдә яңарту мәслихәт.

Мондый куелыш бүген үзен шанлы ата-бабаларының варисы итеп тойган һәм алар рухына тугры калган һәр татар кешесенә кагыла. Шуңа ул үзе өчен бүгенге кыен хәлләрдән чыгуның бердәнбер хак юлы рухи яңарыш һәм илаһият кануннары буенча (киң мәгънәдә) яши башлау икәнлеген акыл югарылыгында аңларга һәм үз язмышы өчен (димәк, милләт язмышы өчен дә) җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш була. Гади телгә күчереп әйтсәк, бу инде әлеге юнәлешләрдәге конкрет эшчәнлекне иң элек үзеңнән һәм гаиләңнән башларга һәм җаваплылыкны да үз өстеңә алу кирәклеген аңлата. Чөнки синең өчен моны башка беркем дә эшләмәячәк. Мәсьәләнең рухи ягын илаһи исламның тәүхиди-иҗтиһади асылын ислам метафизикасы югарылыгында аңлау һәм башкаларга да аңлату тәшкил итсә, гамәли ягы инде яшәү рәвешеңне илаһият кануннарына туры китереп үзгәртә алуда күренә. Ә төп максат – изге эшләрдә башкаларга (аларның диненә, милләтенә, социаль хәленә карамастан) үрнәк һәм алга әйдәүче буларак, милли, дини вә социаль хокук тигезлегенә корылган гадел ватандашлар җәмгыя­те коруга хезмәт итү. Ул чакта инде гаиләңдәге җитешсезлекләр өчен кемнедер гаепләргә урын да калмаячак.

Әлбәттә, әлеге эшләрдә татар өчен иң катлаулысы милли үзоешу мәсьәләсе булачак. Бүген аны 3 баскычлы итеп – территориаль, экстерриториаль һәм метасәяси принцип­ларда кору мәслихәт. Беренчесе Идел-Урал төбәгендәге татарларның андагы дәүләтчелек төрләре кысаларында үзоешуын максат итсә, икенчесе Урталык җирләрендәге милләттәшләребезнең милли-мәдәни автономияләр аша үзоешуын күздә тота. Ә татарның метасәяси үзоешуы инде милләттәшләребезне дөньякүләм дәрәҗәдә дә берләштерүне максат итә (соңгысы хакында газетабызда инде сүз булды, «МҖ»№31, 12.08 2022). 

Фоат УРАЗАЙ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев