Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Тәкъдир таләбен хаклау

Хәлләр хәзер көннән-көн катлаулана гына бара. Юкса, моның төп сәбәпләре һәм кыен хәлдән чыгуның бердәнбер вә универсаль юлы да инде күптәннән билгеле: абсолют кыйммәтләр системасына күчеп, илаһият кануннары буенча яши башлау.

Таләпне указ, әмер яки законнар аша гына кабул итәргә күнеккән бәгъзеләр өчен бу язмага баш итеп куелган тема хәтта бераз сәеррәк тә күренергә мөмкин. Чөнки тәкъдир таләбе, чыннан да, башкачарак белдерелә. Әмма аны аңлау өчен, дөньяда һәм ил-көндә бара торган процессларга күзләрне (күңел күзен дә, чөнки, «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге», ди мәкаль) зуррак ачып карап, Аллаһ биргән акылың белән, төплерәк итеп фикер йөртеп алу да җитә. Ә хәлләр хәзер көннән-көн катлаулана гына бара. Юкса, моның төп сәбәпләре һәм кыен хәлдән чыгуның бердәнбер вә универсаль юлы да инде күптәннән билгеле: абсолют кыйммәтләр системасына күчеп, илаһият кануннары буенча яши башлау. Ә ошбу изге эшнең бары тик Урталык җирләреннән генә башланып китә алуын һәм аны гамәлгә куюда үрнәк вә әйдәп баручы көч булу вазыйфасы татар халкына йөкләнүен, тарихи һәм илаһи фактларга тянып, үткән язмаларыбызда инде кат-кат та дәлилләгән идек. Шуңа күрә бу юлы төп игътибарны инсаният өчен үтә дә мөһим булган конкрет мәсьәлә – илаһият кануннары буенча яшәүгә күчүнең метасәяси механизмнарын булдыруга бирербез.

Әүвәл, аның нигезе корыла торган реаль шартларны күрсәтик: бүген урнаштырыла торган яңа дөньяви тәртип, абсолют кыйммәтләр системасына күчүне дә, илаһият кануннары буенча яши башлауны да күзалламый һәм дөньяда әлегә бер генә дәүләт тә (ислам илләрен дә кертеп) үзенең эчке вә тышкы сәясәтендә метасәяси максатлар куймый; ни гаҗәп, андый максатлардан дөньякүләм танылган диннәр дә әлегә ерак тора, чөнки алар әле дә, асылда, геосәяси ниятләргә хезмәт итә (руханилары исә, илаһи кануннарга караганда, дәүләтнең эчке тәртипләренә буйсынып яшәүне өстен күрә); ә дөнья тотучылар үз мәнфәгатьләрендә һәм геосәяси нигездә үткәрә торган мәҗбүри глобальләштерү сәясәте бүген үзе дә глобаль кризис кичерә; тәкъдирдә язылганча барырга тиешле илаһи нигездәге глобальләшү процессы исә, мөшриклек диннәрендә әзерлек җитмәү сәбәпле, Хак динебезнең тәүхиди-иҗтиһади асылын аңлап эш итүне көтә. Аңлашыла булыр, мондый шартларда инде илаһият кануннары буенча яшәүгә күчү сәясәте түбәннән югарыга (шәхес-мәхәллә-нәзарәт-өммәт-диннәр) таба үткәрелергә тиеш була. Мондый хәл исә, илаһи яшәешкә күчүнең метасәяси механизмнарын булдыру бурычының да, тәкъдири миссияле милләт буларак, татарга йөкләнүен аңлата.

Шөкер, моның өчен аңа метасәяси мөмкинлекләр дә мулдан бирелгән: ислам варисы буларак, хак динебезнең тәүхиди-иҗтиһади асылын ислам метафизикасы дәрәҗәсендә аңлау һәм аңлату сәләте; Урталык җирләрендә күп гасырлар дәвамында хакимлек итү һәм көчле дәүләтләр тоту тәҗрибәсе; татарның Урталык җирләрендә (үз тарихи ватанында) һәм бөтен дөнья буйлап таралып яшәве; милләтнең тәкъвалыгы һәм Аллаһ тарафыннан бирелгән асыл сыйфатларын гасырлар дәвамында саклап кала алуы; тупланып яшәгән төбәкләрендә аның мәхәлләләр корып яшәргә омтылуы; төрле төбәкләрдәге татар авылларының әле бүгенге кризис шартларында да (гомуми җимереклек фонында!) булганлык, уңганлык вә тәкъвалык утравы булып калуы; Урталык җирләрендә кайчандыр күп гасырлар дәвамында табигый рәвештә милләтара аралашу чарасы булып хезмәт иткән татар теленең урыны әле бүген дә уңайлыгы ягыннан 
ЮНЕСКО исемлегендә дөньяның 14 теле арасында булуы; Тукай теленең төрки халыкларны берләштерә һәм изге эшләргә дә рухландыра торган иҗтиһат теле булып калуы һ.б. Метасәяси механизмнарда бу мөмкинлекләрнең нәтиҗәле кулланылуы лязем.

Гомумән алганда, метасәяси борылыш процессын ике этапка бүлеп карарга кирәктер: Урталык җирләрендә һәм ислам дәүләтләрендә илаһи яңарыш; глобаль метасәяси борылыш. Күрүебезчә, ачыласы теманың шактый ук катлаулы булуы шәйләнә һәм, шуңа күрә, аңа инде аерым да тукталу таләп ителә. Әлегә сүзебезне метасәяси борылышның тәкъдир таләбе һәм кешелек цивилизация­сенең алга таба Җирдә яшәү шарты да булуын искәртү белән чиклик. Ә метасәяси борылыш процессларының илаһи нигездә Урталык җирләреннән башлануы һәм алга куйган максатлары бу тарихи җирләрдә яшәүче барлык халыклар, шул исәптән бүген үз тарихында гаять кыен чор кичерә торган урыс халкы өчен дә отышлы. Чөнки яңа шартларда әлеге процесслар ул халыкларны уртак максат тирәсендә берләштерә һәм киләчәкләрен дә ышанычлы итә, ул гына түгел, соңгы чорда геосәяси кризис нәтиҗәсендә барлыкка килгән бихисап һәм төрле дәрәҗәдәге проблемаларының универсаль чишелешен табу чаралары да булып тора. Метасәяси борылышның уңышлы төгәлләнүе исә бары тик андагы халыкларның үзләреннән (аларның рух ныклыгыннан, тәкъвалыгыннан, үзоешу дәрәҗәсе, максатчанлыгы һәм тырышлыгыннан) торачак.

Фоат УРАЗАЙ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев