Мәдәни җомга

Фоат САДРИЕВ: НИНДИ МАТУР ОЗЫН ЮЛГА ЧЫКТЫК...

Тузан бөртегеннән алып, иксез-чиксез җиһанның һәрбер атомына кадәр буйсындыручы Вакытны, күреп-тотып карап булмаса да, без эчке халәтебез, калебебез белән тоябыз. Гомер дә Вакытның безгә бүләк ителгән могҗизаи бер мизгеле. Исән-имин яшәп, төрле эш-гамәлләр кылып уздырган һәр елыбызны үзебезгә иңдерелгән бәхет дип кабул итү ялгыш булмастыр. Менә аның тагын бер елы...

Тузан бөртегеннән алып, иксез-чиксез җиһанның һәрбер атомына кадәр буйсындыручы Вакытны, күреп-тотып карап булмаса да, без эчке халәтебез, калебебез белән тоябыз. Гомер дә Вакытның безгә бүләк ителгән могҗизаи бер мизгеле. Исән-имин яшәп, төрле эш-гамәлләр кылып уздырган һәр елыбызны үзебезгә иңдерелгән бәхет дип кабул итү ялгыш булмастыр. Менә аның тагын бер елы түгәрәкләнде. Иске елның барлык мәшәкатьләре өсләребездән төшкән шикелле, күңелләрдә шатлык тулы җиңеллек, киләчәктә яхшырак буласы килә, безне тагын әллә нинди өмет-хыяллар җилкендерә. Җир-анабызның галәм киңлекләрендә 365 көнлек сәяхәтен төгәлләп, яңасына күчкән тантаналы мизгелләрендә Гомер, Вакыт, Мәңгелек, Үткән һәм Киләчәк турында уйланмыйча мөмкин түгел.

2013 ел безнең йөрәкләребезгә уелып калды. Ул гел шатлыклар гына китерде, дип әйтә алмыйбыз. Бомбалар, снарядлар шартлавы, терактлар кабатланып торды. Җир туфрагына Мисыр, Сүрия, Гыйрак һәм башка ил халыкларының кайнар каннары акты, ачы күз яшьләре тамды, меңнәрчә кешеләрнең гомере вакытсыз өзелде... Кара тасма белән каймап алынган фаҗига Татарстанны да читләтеп үтмәде. 17 ноябрьдә Казан аэропорты өстендә "Боинг-737" фаҗигасе, 50 кешене һәлак итте. Ел азагында Украинада Аурупа Берлеге белән ике арада ассоциация мәсьәләсендә чуалышлар кузгалды. Моны үзләрен Җир йөзендә цивилизацияле илләр дип санаган дәүләт җитәкчеләре оештыра. Алар Украина белән Русиянең элемтәләрен өзмәкче һәм ул илне тулаем үз бәйлелегенә төшермәкче. Кемнәр соң алар? Әлбәттә, байлык, яңа территорияләр дип шашынган нәфес коллары. Аларның йөзләренә көлү-елмаю битлеге ябыштырылган, телләрендә матур ялган, күңелләрендә вөҗдан һәм игелек түгел, ә бәлки, мәкер һәм комсызлык кайный. Бер-береңне хөрмәт итүгә, дөреслеккә һәм дуслыкка корылган сәясәт аларны канәгатьләндерми. Чөнки алар үз халыклары язмышы хакында да, беренче чиратта, шәхси байлык күзлегеннән карап фикер йөртә һәм тарихка шул рәвешле үз өлешләрен кертә.

Без Яңа елга атлаганда төрле фаҗигаләр, кайгы-хәсрәтләр үткәндә калсын иде, дибез. Татарстан халкы өчен ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы 2013 елның иң күркәм бизәге булып калды. Дөнья яшьләренең Сабан туен хәтерләткән биниһая зур тантана татар халкын барлык кыйтгаларга танытты, аның күз камаштыргыч мизгелләре безнең күңелләрдә чиксез горурлык тойгылары уятты, мәңге онытылмаслык тылсымлы бәйрәм булып урнашты.

Казанда бию буенча Р.Нуриев исемендәге, опера җырчыларының Ф.Шаляпин исемендәге, театр буенча төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара фестивальләре гөрләп үтте. Быел сентябрь аенда узган IX халыкара мөселман киносы фестиваленә катнаштыруны сорап, 54 илдән 450 гариза килүе әлеге чараның Җир йөзендә торган саен ныграк популярлашуы турында сөйли. Бәлкем, киләчәктә бу фестивальдә татар фильмнары да актив катнашыр, аның сайлап алу комиссиясен һәм жюриен мөселман илләренең күренекле режиссерлары, кино тәнкыйтьчеләре җитәкләр, дигән өмет тә бар. Әлеге фестиваль Татарстанның толерантлыкка, конфессияләр арасында дуслыкка хәер-фатыйха бирүен раслый. Җыеп кына әйткәндә, республикабыз үзенә бер аралашу төбәгенә әверелеп бара. Президентыбыз Р.Миңнехановның Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итүе җанга шифа булды. Халык иҗаты һәм әдәби мирасыбызның төрек, инглиз телләренә тәрҗемә ителүе, театрларыбызның, филармония җырчылары һәм биючеләренең чит илләргә гастрольләре халыкларның күңел җепләрен бәйләүгә зур өлеш кертте. Былтыр "Голос" телевизион бәйгесендә җырчы кызларыбыз Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина җиңеп чыккан булса, быел Швециядә узган "Евровидение-2013" конкурсында Динә 5 нче урынны яулады. Спортчыларыбыз да Татарстан исемен дөньяга танытып тора.

Әлбәттә, безнең хәл итәсе проблемаларыбыз да хәттин ашкан. Мин икътисадка, сәясәткә тукталмыйм. Әмма икътисадның да, сәясәтнең дә, социаль тормышның да тамырлары сүл ала торган бер өлкә бар. Ул - рухи культура, әхлак. Кешелек цивилизациясенең үсеше иң борынгы заманнардан ук мәдәниятнең, рухи кыйммәтләрнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле икәнен белмәүче сирәктер. Җәмгыятьтә әхлак таркалу сәбәпле, мең еллык имән тамырын корт ашаганлыктан гөрселдәп ауган шикелле, бөек империяләр дә җимерелгән. Кеше рухын камилләштерми торып, халык җанын бөек идеаллар, әхлак кояшы белән нурламый торып, алгарышка исәп тоту мөмкин түгел.

Мисалга коррупцияне генә алыйк. Ничә еллар буе бу яман чир җәмгыятебезнең барлык өлкәләренә торган саен ныграк метастаз җибәрә бара. Аңа каршы юнәлтелгән юридик законнарыбыз да үтә каты, югыйсә. Әмма алар өстендә кешеләр күңелен биләүче намус, вөҗдан, илеңә, халкыңа тугрылык, шәфкатьлелек кебек әхлак кануннары тормаса, тимер законнар нәтиҗәле эшләми. Иң аянычы шунда, үзләренең яшәү рәвеше белән югары әхлак үрнәге булырга тиешле, үзләре халыкны тәрбияләргә бурычлы зур-зур җитәкчеләр миллионнарча сум ришвәт ала, әллә нинди оятсыз афераларга барып, миллиардларча сум үзләштерә бирә. Хокук саклау органнары вәкилләренең, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең дә шундый түбәнлекләргә төшүен башка сыйдырып булмый. Аларга да таяна алмагач, без кемгә генә таяна алабыз соң?!

Кешеләрдә күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә әдәбият, кино, театр сәнгате беренчел урын били. Быел ноябрь азагында Президент В.Путин катнашында узган "Русия әдәби җыены" (Российское литературное собрание) әхлакый-мәдәни тәрбия миссиясендә әдәбиятнең ролен күтәрүгә багышланды. Дөньяда иң күп китап укучы халык саналган Русиядә әдәби китапка, әдәбият укытуга игътибар кимү, гомуми культураның түбән төшүе, рухи кыйммәтләрнең алмаштырылуы турында борчулы сөйләшү барды анда. Җыенда катнашучылар әдәбиятне халыкка якынайтуның, кешеләрне идея-эстетик тәрбияләүнең беренчел шарты - мәктәптә әдәбият укыту дәресләрен арттыру, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, дип күрсәтте. Н.Солженицына үз чыгышында, әдәбият мәктәптә бүген мескен хәлдә, дип белдерде. Илдә филологик белем бирү юкка чыгып бара. Баланы китап укырга өйрәтүдә укытучы - төп фигура. Беренче чиратта, ул үзе әдәби китапларны укып барырга, иң яхшыларын балаларга тәкъдим итәргә тиеш. Ә бүгенге укытучы кәгазь боткасына батырылды. Мәктәпләрдә әдәбияттән имтихан бирүне кабат кайтару, әдәбият түгәрәкләрен җанландыру буенча бик күп тәкъдимнәр әйтелде. Балалар өчен язылган әсәрләрнең идея-эстетик югарылыгына ирешү зарур. Шул максаттан чыгып, язучыларга каләм әҗерен арттыру, әдәбиятне пропагандалау бюроларын кабат торгызу, каләм әһелләре белән халыкның очрашуларын ешайту буенча чаралар күрелсен, диде җыенда катнашучылар.

Президент 2014 елны - мәдәният, 2015 елны Әдәбият елы, дип игълан итәргә тәкъдим ясады. Ул милли телләрдә язучыларның әсәрләрен урысчага тәрҗемә итү кирәклеген дә аерып әйтте. Язучыларны, нәширләрне, фән һәм мәгариф әһелләрен, филологларны, китапханәчеләрне, китап сатучыларны берләштергән Русия әдәби җәмгыяте төзү идеясен дә хуплап каршылады. Инде дәүләт дәрәҗәсендә башланган бу изге гамәл киләчәктә республикабызның әдәбият-сәнгать, мәдәни-әхлакый тормышына да яңарыш алып килер, дип өметләнәсе килә.

Илебезнең табигый байлыклары дөньяның теләсә кайсы кыйтгасы кешеләрен көнләштерерлек. Аны күз карасы кебек саклау мөһим. Шул максатны күздә тотып, 2013 ел Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Әмма бу өлкәдә артык җанлану сизелмәде. Табигатьне саклауның халык күңеле белән тыгыз бәйле рухи чара икәнен онытмаска кирәк. Шушы иксез-чиксез үзәнлекләрдә, далаларда, басу-кырларда, авыл-шәһәрләрдә кешеләрнең йөз-кыяфәте, холык-фигыле, гореф-гадәтләре, телләре формалашкан, җырлар, риваятьләр, дастаннар иҗат ителгән, дөньяны таң калдырырлык бөек эшләр башкарылган, коточкыч яуларда җиңүләр яуланган. Шушы җирдә барлык милләтләр бертигез дәрәҗәдә туганнарча аралашып, гөрләшеп яшәргә тулы хокуклы.

Яңа елга атлаганда, ничек болар хакында уйланмаска мөмкин?! Ничек тынычлык-иминлек, киң күңеллелек, вөҗдан һәм җан, җан һәм рух, әдәбият-сәнгать һәм мәдәният турында уйланмаска мөмкин?! Уйланыйк, уй - эчке дөньябызны яктыртучы, сафландыручы, кыйбланы күрсәтүче ут бит ул.

...Газиз Җир-анабыз, кешелекне үзенең куенына алып, иксез-чиксез галәм киңлеге буенча 940 миллион километрга сузылачак 2014 ел сәфәрен башлый. Безне Кояш белән Айдан, иләк-иләк йолдызлардан сибелгән тоҗым-тоҗым серле нурлар җемелдәп озата бара. Әйдәгез, XXI гасырның тантаналы мәңгелек әйләнешендә катнашучылар буларак, бер-беребезгә изге теләкләребезне телик:

- Өйләребезгә 2014 ел бәхет йолдызы булып балкып керсен иде!

- Кояштай елмаючы йөзләр, дәрт-илһам тулы күңелләр, шатлыктан балкучы күзләр, иҗади уңышлар еллык яшәешебезнең иң күркәм билгеләренә әверелсен иде!

Җир-анабыз шушы теләкләребезне сәфәренең буеннан-буена тәңкә карлары, ләйсән яңгырлары белән барлык кыйтгаларга иңдерсен иде.

Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: