Мәдәни җомга

Фоат ГАЛИМУЛЛИН: ИНГУШ ИЛЕНДӘ ТАТАР БӘЙРӘМЕ

Берничә ел элек Төньяк Кавказның Ингушетия Республикасы белән зур килешүгә кул куелган иде. Нәтиҗәдә ике җөмһүрият арасында икътисади бәйләнешләр тагын да җанланып китте. Мондый үзгәреш мәдәният өлкәсендә дә күзәтелә. Узган елның октябрендә Казанда ингуш дуслар үзләренең сәнгатьтәге уңышларын тәкъдим иткән иде. Апрельдә инде Ингушетиядә дә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылды. Самолет...

Берничә ел элек Төньяк Кавказның Ингушетия Республикасы белән зур килешүгә кул куелган иде. Нәтиҗәдә ике җөмһүрият арасында икътисади бәйләнешләр тагын да җанланып китте. Мондый үзгәреш мәдәният өлкәсендә дә күзәтелә.

Узган елның октябрендә Казанда ингуш дуслар үзләренең сәнгатьтәге уңышларын тәкъдим иткән иде. Апрельдә инде Ингушетиядә дә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылды.

Самолет Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ һава аланына төшеп утырды. Әлеге аэропортны Беслан һава аланы дип тә йөртәләр икән. Без, мәгълүм фаҗига булып үткән әлеге җиргә аяк баскач, изге догалар укыдык. Биредән утыз чакрымлап китүгә, Ингуш Республикасы башлана. Чик сызыгын үткәндә, машиналарны тикшереп кенә уздыралар...

Ингуш иле ике өлештән тора: яртысы - тигезлектән гыйбарәт, калганын таулыклар тәшкил итә. Таулар арасында да авыл-авыл булып яшәп яталар икән. Әле Руслан Аушев вакытында ук таулардагы барлык авылларга да газ кертелгән булган.

Җирле халыкның яшәү һәм үсеш тарихы бик катлаулы. 1771 елда Россия составына көчләп кертелү алар тормышына нык үзгәреш алып килә. 1920 елның ноябреннән алар Таулы ССРга кертелә, 1921 елның 20 гыйнвареннан әлеге җөмһүриятнең статусы киметелә, ул автономияле республика дип исәпләнә башлый. Бераздан бу субъект тагын юкка чыгарыла, аның каравы, Ингуш автономияле өлкәсе барлыкка китерелә (ягъни, статусны эзлекле рәвештә төшерү дәвам итә). 1934 елдан Чечен-Ингуш автономияле өлкәсе, 1936 елның 5 декабреннән (Сталин Конституциясе кабул ителгән көн!) ул Чечен-Ингуш АССР дип йөртелә башлый. 1944 елның 7 мартында әлеге автономияле республика бетерелә (җирле халыкны Советлар Союзының башка урыннарына куып тараталар). 1956 елның 16 июлендә генә аларга туган җирләренә кайтырга рөхсәт ителә. 1957 елның 9 гыйнваренда Чечен-Ингуш Республикасы торгызыла. 1991 елның 1 октябрендә бу республика икегә бүленә. Чечен һәм Ингуш җирлекләре аерым-аерым яши башлый. Ниһаять, 1992 елның 4 июнендә Ингуш Республикасы төзелә. Төрле елларда Ингушетия җитәкчеләре булган Руслан Аушев, Мурат Зязиков республиканы ныгытуга һәм үстерүгә күп көч куя. 2008 елдан Ингушетия белән Юныс-бәк Евкуров җитәкчелек итә.

Туксанынчы еллар башына кадәр башкала вазифасын Назрань шәһәре үтәгән булса, 1995 елдан исә бу статус Магаска бирелә. Бу урын ингушларның тарихы белән дә нык бәйләнгән. Биредә яңа төзелешләр башлана. Республика башлыгы резеденциясе, Килешү манарасы, Хәтер һәм Дан мемориалы, университет кебек мәһабәт корылмалар белән бергә һәрберсенең үз йөзе булган күпкатлы йортлар яңа шәһәрнең матур өлешләрен тәшкил итә. Без урнашкан "Артис Плаза"кунакханәсе дә теләсә кемнең зәвыгын канәгатьләндерерлек итеп эшләнгән.

Татарстан мәдәнияте көннәре өч көн дәвам итте. Хуҗалар эшне җирле табигать, истәлекле урыннар белән таныштырудан башлады. Безгә аеруча Хәтер һәм Дан мемориалында булу тәэсир итте. Бу якларда таулар арасында таштан биек корылмалар салу, манаралар торгызу алга иткән. Бу комплексның төп бинасы да тугыз катлы манара рәвешендә эшләнгән. Аның алдындагы истәлекле һәйкәлләр, мәрмәргә уеп ясалган хәтер язмалары, бихисап каберләр яныннан узганнан соң, әлеге мемориал бинасына керәбез. Биредә гаҗәеп бай, берсеннән берсе күңелне кузгатырлык экспонатлар. Аларның күбесе 1944 елның 23 февралендә башланган фаҗигале хәлләргә багышланган. Бу көнне (Кызыл Армия бәйрәме!) ингушларны һәм чеченнарны, фашистларга теләктәшлек күрсәткәннәр дигән сылтау белән, Кавказдан куып чыгарганнар, күбесен Казахстан якларына күчергәннәр. Өйләреннән егерме минут эчендә чыгарга боерганнар. Бу - атнаның чәршәмбе көне булган икән.

Мемориаль комплекс ишеген атлап керүгә, сул якта җирле рәссам Б. Даурбековның "Кара чәршәмбе" дип исемләнгән картинасы игътибарны җәлеп итә. Иртә таңда кораллы хәрбиләр өйгә бәреп кергән. Әле гаилә йокыдан да тормаган. Яшь ана күкрәк баласын кочагына кыскан, берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләренә килеп сарылган. Алты-җиде яшьләрдәге малай түшәктән күтәрелгән карт әбисенең аягына галош кидертә. Йөзләрендә каушау галәмәте. Барыбыз да шушы картина каршында тукталабыз. Шуннан соң каралган документлар да әлеге җан өшеткеч күренешнең афәтен шәрехли. Репрессияләнгән кешеләрнең рәсемнәре яныннан узганда, исемнәргә игътибар итәсең: Мәхмүд, Абдулла, Суламбек, Әбүбәкер, Мөхәммәт, Фәткулла, Батыр, Арслан, Осман, Умар, Мәрьям, Ислам... Күңелебезгә якын мөселман исемнәре. Барысы да - шушы кара чәршәмбе көннең корбаннары. Алар каршына тукталгач, шундый исемдәге таныш татар кешеләре күз алдыма килә. Ходайга рәхмәт әйтәм: әгәр Берия хакимияттә ныгып калган булса, ингуш, чеченнарны 1957 елда аклаган булырлар идеме икән? Кырым татарларын гаепсез дип рәсми төстә тануның әле яңа гына эшләнүен генә искә төшерик.

Аннан соң безне рус музыкаль театрына алып бардылар. Әлбәттә, ингуш телендәге спектакль карыйсы килгән иде. Телләрен аңламасак та (ул төньяк кавказлылар семьясының нах төркеменә керә, төрки телләрдән бик ерак), милли яшәеш үзенчәлекләрен күрү теләге бар иде. А.Володинның "Ике ук" дигән әсәре буенча таш гасырындагы детектив тәкъдим иттеләр. Рус телендә булса да, әсәр ингуш халкы башыннан узган хәлләр белән аваздаш иде. Кешелек җәмгыятенең бик борынгы чорлары сурәтләнелү сәбәпле, вакыйгада катнашучыларның исемнәре дә юк. Аларны ниндидер билгеләренә карап кына атап йөртәләр: Нәсел башлыгы, Матур сөйләмле, Зур колак... Менә шушы Зур колак ясаган ике ук белән кемдер берәүне үтерә. Әлбәттә инде, иң беренче шик коралны ясаган кешегә төшә. Ләкин әлеге Зур колак дигәнебез ук ясау остасы гына түгел, аналитик фикерләүдә дә башкалардан өстен булып чыга. Беренче карашка мантыйгы шикле булган нәрсәләрдән дә хакыйкатькә якынаерлык нәтиҗәләргә килә һәм мәкер җепләрен үргән ырудашларын фаш итә. Явызлыкның өстенлек итүе котылгысыз, дияргә урын кала. Спектакльдә җирле музыка файдаланылу да аерым мохит тудыра...

Театр бинасыннан чыгуга, якындагы мәчеттән, ахшам намазына чакырып, азан авазы яңгырады...

Икенче көн зур тантана белән башланды. Назрань шәһәренең бер урамына Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев исеме бирелү тантанасы булды. Җыелган кешеләрнең йөзләре ягымлы, күзләрендә горурлык чагыла. Милли киемле егет-кызлар тантанага аерым ямь бирә. Чыгыш ясаучылар барысы да татар халкы турында яратып сөйли.

Университет бинасында үткән түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә дә бик мөһим мәсьәлә куелган иде. Мәдәни мирасны саклау дигән тема ике якның да игътибарын җәлеп итте. Бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсе алга таба эш итү өчен ингуш дусларыбыз тарафыннан программа булырлык дип бәяләнде. Мәдәният һәм фән эшлеклеләренең иҗади очрашулары аларның борынгы шагыйре Д.Яндиев исемен йөртүче Милли китапханәдә уздырылды. Ингуш Язучылар берлеге рәисе Раиса Дидигова Татарстанга багышлап ода язган. Ул бездә зур канәгатьлек калдырды. Р.Вәлиев, Г.Нигъмәтуллина, И.Ибраһимов, С.Җиһаншина, Ф.Җәүһәрова, Р. Вильданов һәм башкаларның чыгышларыннан биредәге халык татарларның үткәне, хәзергесе, әдәбияты һәм сәнгате, күренекле кешеләре турында күп нәрсәне белде.

Назрань каласының мәдәният сараенда бу олы бәйрәмнең иң зур тантанасы булды. Аны Ингуш Республикасы башлыгы Юныс-бәк Евкуров башлап җибәрде. Ул үз республикасының бүгенге уңышларында Татарстан үрнәге һәм ярдәменең зур булганлыгын искәртте. Президент итеп сайлангач, иң беренче эш итеп Казанга киттем, диде ул. М.Шәймиев белән алты сәгать буена бөтенесен уртага салып сөйләштек. Р.Миңнеханов белән дә мәслихәтләшеп торабыз, аңа да рәхмәтле булып яшим, дип тә өстәде. Аннан соң Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерты булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: