Мәдәни җомга

Фәния Хуҗахмәт: Бер саплам ара

Бүген исә төрле яклап ишелергә торабыз. Бер ягына аз гына терәү кора башласаң, икенче яктан бүлтәя дә чыга.

Сигез-тугыз ел элегрәк Мәскәүдә яшәүче бер татар язучысының «Азатлык» радиосыннан сөйләвен тыңларга туры килде. Аның сүзләре бик тә күңелемә тиде. Курыкмый да, оялмый да, «Бер ун елдан Татарстанны бетерәчәкләр», – ди. «Кремль кешеләре белән аралашып яшим, шулардан белештем», – дип дәлилли. Бу фикер үзенә дә ошый, күрәсең, тавышында тантана чагыла. Татар халык мәкале хәтердә яңара: «Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә». Җавап язасы, ә үзең ун елдан соң нишләрсең, синең китапларың кемгә кирәк булыр, дип әйтәсе килгән иде... 

Вакыт бик тиз үткән һәм менә ул көн якыная. Ул әйткән фаразга ун ел калмады инде. Күп булса, бер-ике елдыр. Хәер, барыбыз да ул көн киләчәген, татарның бетәчәген белә идек бит. Ышанмаган булдык. Вакыт-вакыт беркатлыга әйләнеп калабыз. Әнә берәү үз-үзен тынычландыра, “урысның яртысында татар каны ага, алар бетми, димәк, урыс канында татар яшәячәк”, ди. Яшәүмени бу?!

Соңгы арада бетү процессы коточкыч зур тизлек белән бара. Яңа көн туган саен кара хәбәр килеп ирешә. Мәскәү вәкаләтләрне бүлешергә теләмәде, мәктәпләрдә татар теле укыттырмаячак, татар сәнгать әһелләрен үзәк телевидениегә якын да җибәрми. Совет чорында район саен 25-30 урта мәктәп эшләсә, оптимизация дигән сылтау белән аларның санын хәзер 5-6 га калдырып бетерделәр. Китапханәләр, шифаханә, фельдшер-акушерлык пунктларының саны яртылаш кыскарды. Ә күңелдә элек ниндидер өмет-ышаныч бар иде бит. Бүген исә төрле яклап ишелергә торабыз. Бер ягына аз гына терәү кора башласаң, икенче яктан бүлтәя дә чыга. Бүген телебезне бетерүне нәкъ менә тел-милләтне сакларга тиеш хаиннар тормышка ашыра.

Татар телен бетерү, дигән сүзләрне Татарстанны һәм татар халкын бетерү дип тә уку урынлырак. Ул бүген генә туган сәясәт түгел. Әнә шул Мәскәүдә гомер итүче татар язучысы әйткән гамәл ул һәм соңгы елларда зур әйләнеш алып, көчәя генә бара. Чөнки 2025 елда Рәсәйдә бер тел, бер дин, бер милләт кенә калырга тиеш дигән стратегик планның үтәлеш чоры көннән-көн кыскара бара. Аны тормышка ашыру өчен Мәскәүдә зур институтлар эшли. Көннән-көн усалрак, мәкерле, астыртын, хәйләкәррәк була баралар. Сизгерлеге булган кешегә бу хәл астан төртмичә дә аңлашыла. Ә теге язучы «Азатлык» радиосына чыгып, “Америка ачкан”. Шул вакытта ук милли республикаларга үз йөзләрен ничек саклап калу һәм котылу юлларын эзләргә кирәк булган. Әмма бездә акыллы фикерне түгел, ә аны язып чыккан кешене каһәрләү хөкем сөрә. Татар телендә аралашучы интернет каналларына күз йөгертеп карагыз, яртылашы белән талаш-гау­га. Бу да үзара бетерешүнең бер формасы. Иң гаҗәбе: бетерү шулкадәр оста алып барыла, һәм бу эш татарның үз кулы белән башкарыла. Бүген ул маймыл хәлендә, үзе утырган ботагын үзе үк чабып төшерә. Эчтән таркату, эчтән җимерү бара. Ул берничә көн эчендә татар иң күп йөри торган театрларга һәм мәчетләргә дә үтеп керә. 

Гаяз Исхакыйның төрле әсәрләренең иң хәтәр урыннарыннан чүпләп оештырылган «Тормышмы бу?» спектакле – шуның бер чагылышы, үз-үзеңне мәсхәрә итү формасы. Мәскәүдә укып йөргән, гаҗәп дәрәҗәдә талантлы, энергияле ГИТИС шәкерте Айдар Җаббаров сокландырды да, уйландырды да. Татар театрын яңа бер биеклеккә дә, бөеклеккә дә күтәрде. Мөһиме: урыска мондый әсәрләр кирәкми, милли рух, милли идеядән башка сәнгать әсәрләре була алмый. Бу спектакльдә төп рольне уйнаган Искәндәр Хәйруллин өч сәгать буена сәхнәдән кермәде. Шул чагында безнең татар театры озак, бик озак яшәр кебек тоелды. Искәндәр әле Гаяз Исхакыйның үзен дә уйнар, язучыга да, үзенә дә мәңге онытылмас образ тудырыр, дигән өмет туды. Ркаил Зәйдулланың милләт горурлыгы булган Мөхлисә Буби (ул дөньяда бердәнбер казыя) турындагы «Үлеп яратты» әсәре дә шәп уйналды. Шәхесләребез турында театрларда уйнар чак җитте. Милли горурлыкны уята торган, татар булганыңа сөендерә, борынгының да, киләчәкнең дә өметне уята торганы кирәк.

Бүген татарны милли идео­логиянең булмавы тарката. Татар китабының язмышы шуның бер чагылышы түгелме? Казан уртасында Татарстан китап нәшриятының элеккеге директоры Бауман урамы, 29 нчы йортта ачкан татар китап кибетен дә яптылар. Бина подвалына баскыч басмаларына тотынып, үрмәли-үрмәли йөрсә дә, ул барына шөкер итәргә өйрәнгән татар халкының яраткан урынына әйләнеп өлгергән иде. Сатучылары әйбәт, айга бер-ике мәртәбә язучылар, яңа чыккан китаплар белән таныштырулар булып тора иде. Татар театрында да китап сата торган почмак булып, анда бик тә ачык күңелле, китап ярата торган, матур итеп сөйләп аңлата белгән Рәфилә ханым эшли иде. Аның эш сәгате кичке алтыда башланып төнге унда тәмамлана, «Сатып алмасалар, нинди китаплар чык­канын белеп торсыннар, күреп калсыннар», – дип үз-үзен юата белә иде Рәфилә. Әйе, дөрестән дә бу китаплы почмак һәрчак халыкны үзенә тарта иде шул. 

Элек Татарстанда гөрләп торган, республиканың барча мәктәп­ләрен дәреслекләр белән тәэмин итүче “Мәгариф” нәшрияты бар иде. Оптимизация дигән сылтау белән аны да юк иттеләр, барча йөкне Татарстан китап нәшриятына көчләп тутырдылар. Каршы килгәндерме, нәшриятның элеккеге директорын эштән бушаттылар. Ул китап кибетләрен, киосклар ачтыру өчен тырышып йөргән иде. Ә бүгенгеләргә милли җанлы китап кирәкме ул? Алар татар китабының рухи азык, милли горурлык, идеология икәнен аңлап бетерәме? Татар милләтен һәм аның хатын-кызларын мәсхәрә иткән Гүзәл Яхинаның романын тәрҗемә иттереп, аны 500 әр тәңкәгә саттыруны кыйбла итмәсләрме?.. 

Бервакыт фермерлар, бизнесменнар каршында чыгыш ясап, Талия Миңнуллина: «Татарлар акыллы, хәйләкәр, эшлекле булырга тиеш», – дигән иде. Кая китте соң татарның бу сыйфатлары? Кулыннан эш килмәгәннәрне эш башына куеп та эшне параличлап була бит. Сыналган, исбатланган ысул. Әле бит шуларга яхшы эш хакы бирәләр һәм чит ил машиналарында шәхси шоферлар йөртә.

Менә әле берничә атна элек кенә Татарстан китап нәшриятында 20 ләп кешене, шул исәптән телгә алынган сатучыларны да эштән кыскартканнар иде. Хәзер, әнә, нәшриятны мөстәкыйль берәмлек булудан туктату һәм аны “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә кушып кую турында сүз йөри. Бу – нәшриятның мөстәкыйльлеген бетерүгә һәм тоталь күзәтү оештыруга юнәлтелгән адым. Мәскәү мантыйгынча, әгәр татарның теле икенче сортлыга әйләнгән, мәктәпләрдән куылган, балалар бакчаларында өйрәтмиләр икән, аңа татар китаплары, мөстәкыйль нәшрият нигә кирәккән ди?!. Сүз башында «Ун елдан Татарстанны бетерәчәкләр», дигән язучы кебек, Татарстан китап нәшриятын бетерәләр, дип икеләнмичә әйтергә дә була. Халыкны эчтән таркатучы үз җитәкчеләребез булганда, татар инкыйразы ун елга да сузылмастыр әле...

Мари халкының (халыклар бертигез, дигән булалар бит тагын) китап нәшриятларын бетерергә, ябарга дигән стратегик план күптән хәл ителде. Мариларның китап нәшриятлары юк, мәгәр “үтә гүзәл” яшиләр бит әле. Аларның нәшриятларын 15-20 ел элек үк яптылар. Безнең сәясәтчеләрне 28 ел элек ачлык игълан итү генә андый ябылулардан тоткарлап торды. Мариларның милли мәктәпләре дә, китаплары да юк. Өчме, дүртме язучылары бар, аларның китап­ларын Финляндиядә басалар. Безнең татар язучылары белән дә шул хәл кабатланмасмы? Мондый вәзгыятьтә авызга су кабып, әсәр язабыз дигән булып өйләргә кереп посу – куркаклык. Беренче сүзне алар әйтергә, халыкны үз артларыннан ияртергә, китап яратырга алар өйрәтергә тиеш. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Язучының коралы – кәгазь, каләм һәм китап. Ул халыкны әсәр белән тәрбияли. Әхлакый яктан да, яшәешнең матурлыгын, кимчелеген күрүе белән дә. Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем әсәрләр язар?» – дигән фикер ыргыта...

Динебездә артык сабырлык та хупланмый, әмма дөресен әйтми калган кеше дә телсез ишәк белән тиңләштерелә. Дөньяда дөресен әйтүче бетсә, афәт куба, дигән гыйбарә дә бар. Бер яңагыңа суксалар, икенче яңагыңны куярга да өйрәтми безнең динебез. Ул адәм балаларын һәр яктан тигез хокуклы булып яшәргә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Ә безгә тиешле хөрмәтне кемнәр күрсәтер соң? Нигә язучылар башлыгы: «Әгәр урамнарга чыгып йөрсәк, кем әсәр язар?» – дип аклана ул һаман?

Чыгарсың да әле, ул көннәр якыная. Ун ел калмады. Чыгарсың да ялварырсың, чакырырсың, беркем ишетмәс, яныңа килмәс, үз телеңдә дәшмәс. Шул чагында язган әсәрләреңне ни эшләтерсең, әдип?

Бер саплам җеп буе вакыт бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: