Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәндәс Сафиуллин: Телгә тилчә чыкмасын

Ни кызганыч, үзәк үткәргән коточкыч афәттән тыш, үзебездә дә җан әрнеткеч хәлләр даими рәвештә кабатланып тора.

Мәктәпләребезгә, туган телебезгә өч ел элек ябырылган карагруһчыл һөҗүм һәр татарга мәгълүм. 2018 елга кадәр Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларының нибары 7 проценты гына татар теле дәресләренә йөрсә, хәзер инде республиканың үзендә яшәүче татар балаларының да милли дәресләрдә катнашучылар саны 50 процентка да тулмый. Мондый хәлнең милли афәткә тиң фаҗига икәнлеген җентекләп аңлатасы да юк, үзәк безнең Тукай-Туфаннар теленә күптән тәре сукты.

Ни кызганыч, үзәк үткәргән коточкыч афәттән тыш, үзебездә дә җан әрнеткеч хәлләр даими рәвештә кабатланып тора. Әйтик, менә телевизор каршына милли мәдәниятебез яисә туган телебез турында тапшыру карарга утырасың. Экранда күңелгә ятышлы әдәби сөйләм бара, җылылыгы сок­ландыра хәтта. Әмма берзаманны ягымлы тавышы белән сок­ландырган алып баручы туташ, матур елмаеп, сөйләшүне йомгакларга ашыга: «Сау булыгыз! Киләсе очрашуга кадәр!» Мондый форматта «саубуллашулар» инде күптән гадәткә әверелде, ләкин экраннан ычкындырылган әдәпсезлек күңелне тырнап тора. Кайчанга билгеләнгән бу «очрашу», ә аннан соң «ычкынсак» йә «китеп барсак» та ярый микәнни соң? Нишләп вакытлыча, бер атна яисә ун көнгә генә саулык тели болар? 

Концерт-тамашалар тәмамланганда да, радио-телевидение тапшырулары ахырында да: «Киләсе очрашуга кадәр сау булыгыз!» дип саубуллашуны да кул чабып кабул итә башладык. Татарларга нибары киләсе очрашуга кадәр генә исәнлек-саулык теләү каян килеп керде?

Каян булсын, шул, татарчасын рус теле белән бутап, ни әйткәнен үзе аңларга теләмәгән татардандыр. Рус: «До свидания! До встречи!» - дип, кабат очрашуны, кабат күрешүне теләп саубуллаша. Ике сүзендә дә бер үк мәгънә: очрашуның кабатлануын теләп аерылышу. Ә татар аларны «Сау булыгыз!» дип, мәгънәви рәвештә генә тәрҗемә итә.

Саубуллашып аерылышу татарчалап, халкыңа хөрмәт белән дә әйтеп була, югыйсә. «Исән-сау булсак, тагын очрашырбыз!», «Киләсе очрашуларны көтеп, сезнең белән саубуллашабыз», «Киләчәктә дә шулай матур очрашырга язсын, сау булыгыз!» һ.б.

Татар теленең матурлыгын «бетерү» дигән сүзне ялгыш кулланып та ямьсезләргә мөмкин. Ярым көлке мисал. Төрле юбилейларда, бүләкләүләрдә хөрмәтле кешене бәйрәмчә мактап, аның тормыш юлы белән таныштырып, 50 (60, 70) ел элек туган авылының «мәктәбен бетереп», аннары ниндидер «институтны бетергәнен» әйтеп, галимлек дәрәҗәсе булса, «аспирантура бетерүен» аеруча күпертеп искә алалар. Шундый «мактау» сүзләреннән ачынып, «юбилярларга» сорау бирәсе килә башлый: «Ә үзеңне укытып, тәрбияләп, кеше итеп чыгарган мәктәбеңне, институтыңны бетергән сине ничек утыртып куймадылар соң?» 

Мондый хурлыклы сөйләшү дә һаман шул ук, аңлар-аңламас русча терминны татарчага тәрҗемә иткән «сүз остасыннан» кереп калгандыр, шәт. Югыйсә, ул «окончил» урынына «бетердем», «уничтожил» дигән сүзләр белән сөйләшеп йөрмәс иде.

Туган телебездә ир-атның, егетләребезнең кешелек дәрәҗәсен түбәнсетә торган тагын бер «вирус» бар. «Малай» сүзе. «Ул, улы» дип әйтәсе урынга, 70-80 яшен тутырган әби-бабайларның 45-50-яшьлек «малайлары» турында сорашабыз, сәлам җиткерәбез. «Малаең да пенсиягә чыккан икән инде» дип, кешенең яңалыгын уртаклашабыз. «Улыгыз», «улы» дип сөйләшү юкка чыкты. Моңа да телебезгә агач тәрҗемә аша кергән мәгънәсезлек гаепле. Инде Мәгъсүм ага Гәрәевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан, бер газета 2015 елда «Чуен Гәрәй малае Мәгъсүм Гәрәев белән ИНТЕРВЬЮ» дип тә язып чыкты бит әле. Сиксән яшьлек «малай» турында!

Хөрмәтле аксакалларыбызны, өлкән агайларны имгәтелгән тел һәм тозсызлык аркасында шулай мыскыл итеп чыгу гадел эшме? Безне үзебезнең әти-әниләр, күрше-күлән, ялгыш кына ямьсез сүз ычкындырсак та, «телеңә тилчә чыкмасын», дип кисәтеп үстерде бит!

Кайчак шик туа: татар кешесе әллә ни сөйләгәнен үзе ишетмиме? Гибрид телле халыкка әверелеп киләбез түгелме? Телендә – ватык-сүтек татарча. Башында – русчасы белән буталып кайнаган татар сүзләре күбеге. Шундый «күбек» сүзләргә янә бер мисал. «Белән» сүзе белән «котлау». Яңа ел белән! Бәйрәм белән! Туган көнең белән! Ә асылда җансыз, гарип җөмлә, һичбер мәгънәсе юк, теләге юк. Бу – туган телебез түгел, җылы сүзгә саранның гарип теле. «Яңа елыбыз котлы булсын», «Туган көнең котлы булсын», дип сөйләшергә ниләр яки кемнәр комачау итә безгә?!

 Мисаллар күп. «Живет в Подмосковье» дигән текстның «Мәскәү астында яши» дигән «тәрҗемә»сен дә укып шаккаткан бар. Мәскәү астында метро, канализация челтәрләре, миллионлаган тонна калдык-пос­тык ташкыны, анда яшәрлек түгел. Мәскәү янында, Мәскәү тирәсендә әле яшәп була. Шулай язсак, телебез дә тончыгып ятмас иде...

Бер урынсыз кулланылган сүз белән дә татар кешесенең кешелек дәрәҗәсен түбән төшереп була. Мәсәлән, якты дөньядан мәңгелеккә киткән кеше турында «күмдек» дип телгә алу. Русчада – «закопать» итү. Үлгән этне, песине, чучканы гына күмәләр (закапывают). Ә кеше мәетен ҖИРЛИЛӘР! Бу йола мәетне Җир Анабызга мәңгелеккә кайтару дип атала. Руслар да күммиләр бит, әнә (не закапывают). Алар «похоронили» ди. Тирән мәгънәле сүз: «хоронить», «сохранить», «охранять» – «Җир куенына урнаштырып, Җир карамагына мәңгелеккә озатып тапшыру», дип әйтү белән бер. Үз кешеләренең кешелек дәрәҗәсен хөрмәт иткән халык бу дөньядан киткәннәрне озатуны да лаеклы сүз белән әйтергә тиештер бит...

Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм савыкландыру максаты белән төрле экологик чаралар күрелә, махсус оешмалар булдырыла. Туган телебезне гарипләтүдән саклау һәм тазарту өчен дә безгә, мөгаен, республикабыз хакимияте карамагында оештырылган тел экологиясе кирәктер. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бар бит әле. Бәлки, аңа өстәмә вәкаләтләр биреп, телебезне саклау, үстерү, тазарту гамәлләрен йөкләп, ул институтны туган телебезнең экологик фәнни-тикшеренү институты дәрәҗәсенә күтәрү кичекмәстән кирәктер.

Бүген туган телебезгә куркыныч өстән генә түгел, эчтән – үзебездән дә яный. Беренчесе – дуамал сәясәттән булса, икенчесе – үз телебезне үзебез хөрмәт итмәү тудырган милли чиребездән. Монысыннан арынырга теләмәсәк, беренчесенә дә каршы тора алмабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев