Фәндәс Сафиуллин: Мәктәп китсә, ни калыр?
Ә бүген, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне, мәктәпләрдәге классларны, укытучылары белән бергә, йөзәрләп, меңәрләп «кыскарту», «кыскармаганнарын» руслаштыру бара.
Ил китәр дә ни калыр?
Ил киткәндә йорт калыр,
Йорт китәр дә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәр дә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр.
Баш китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
(“Идегәй”)
Мәктәп – минем өчен ул бәләкәй чагымның иң якты хатирәсе, ә «мәктәп» сүзе телем ачылганда ук аңыма-хәтеремә сеңеп калган сүз. Биш яшем тулмаганда сугышка озаткан, аннан кире кайтмаган әтием укытучы иде бит.
Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. 1944 елдан башлап I-IV башлангыч классларны, үзебезнең нибары 40 хуҗалыклы, 20 ел элегрәк кенә туган өр-яңа авылыбызда – Актүбәдә, V-VII классны бездән сигез чакрым гына күрше авылда – Мәлбагышта, унъеллыкны 1954 елда Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесен дә олы хөрмәтем белән, сагынып искә алам. Ул заманның укытучылары да безгә, әтиләрсез үскән сугыш чоры балаларына,укытучы гына түгел, ә гомерлек тәрбия, тормыш дәресләре бирүче остазларыбыз булды.
Авылыбызның башлангыч мәктәбе ике бүлмәле, калай түбәле гади авыл йорты иде. Дүрт класска ике укытучы. Дүртесенең дә саны хәзерге бер класс нормасыннан артмагандыр. Авылча, борынгыча бер смена укыйбыз, ике бүлмәдә икешәр класс. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт класс бергә утырабыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылганнары. Өйдә укырга аларны начаррак укыган балаларга гына бирәләр. 1944 елның беренче класс укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына икешәр дәфтәр, ике корыч каләм, ике карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясый идек...
Хәзерге мәктәп белән чагыштырганда, чигенә җитеп терәлгән хәерчелек. Ул тормыштан бүген котылдык. Ә нәрсәсен югалттык?
Менә шул елларда да, бер мәктәп тә ябылмады, класслар, укытучылар саны киметелмәде, бернинди «оптимизация» үткәрелмәде! Без бәхетлерәк булганбыз – руслаштыру белән кимсетелмәгән, мәктәпләребезне татар мәктәбе булган өчен генә түбәнсетеп бетүе куркынычы янамаган ирекле мәктәптә укырга насыйп булган безгә!
Ә бүген, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне, мәктәпләрдәге классларны, укытучылары белән бергә, йөзәрләп, меңәрләп «кыскарту», «кыскармаганнарын» руслаштыру бара.
Илгә үлем куркынычы янаганда да, сугышчы әтиләребезгә Идел ярларына тикле чигенергә туры килгәндә дә, халкыбызның иң зыялы, иң гайрәтле, иң алдынгы катламын кырып бетергән Сталин заманында да, илбасар Гитлер булдыра алмаганны да бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ. Тарихи оят һәм хурлык. Дәүләтең нинди булса, мәктәбең дә шундый була торгандыр инде. Илеңне төзүче, ныгытучы, дошман явыннан саклаучы, үз тормышын үзенең тырышлыгы белән матурлап, бердәм гаилә булып яшәүче халык кирәк булса, мәктәп баланы да шул ихтыяҗга әзерләргә мәҗбүр була. Әгәр дә андый халыкның дәүләткә, ә дәүләтнең халыкка кирәге бетә башласа, баланы, урысчалап-Пушкинчалап әйткәндә, просто «укыталар», «чему-нибудь и как-нибудь».
Бүген: «Россиядә бер генә тел, бер генә милләт калырга тиеш!», дигән дәүләти максат инде законлашкан рәвештә, ачыктан-ачык, котырып тормышка ашырыла. Россия илендә бу – яңалык түгел. Мәсәлән, 1908 елның 3 апрелендә Россиянең мәгариф министры Шварц А.Н. ул максатны бик каты итеп куйган булган:
«Необходимо неуклонно отстранять всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленность и национализацию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи».
Патша премьер-министры Петр Столыпин, бик тырышса да, бу идеяне ахырына җиткереп өлгермәде. Совет хакимияте дә, милләтләрне руслаштырудан бөтенләй үк баш тартмады, «интернационализм» сүзе белән халыкларның күзен буяп, авызын каплап, вакыты җиткәч үзләре бетәрләр дигән сыманрак, ашыкмыйча дәвам итте.
«Яңа Россия» XXI гасырга аяк басканда, көтелгән вакытны ашыктырып, реакцион патшачылар васыятен яңартып, 100 ел элек куелган ниятне ахрына җиткерергә кереште. 2001 елның 15 февраль көнендә Россияне күпмилләтлектән «коткару» идеясе Дума рәисенең урынбасары дәрәҗәсендәге җитәкче депутат парламент трибунасыннан яңгыратылды: «Мы не должны радоваться, что у нас многонациональная страна. Это наша беда!»
«Бәла»дән («беда»дан) котылу юлларын да озак эзләп тормадылар. Беренчесе итеп, латин графикасы нигезендә яңартылган татар әлифбасын Россиянең иминлегенә, бөтенлегенә куркынычны тудыруда, Татарстанны татар хәрефләре аша «Төркия экспансиясе»нә юл ачуда гаепләп, татар халкы үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителде.
Бик кызганыч, ул законны кабул итүгә каршы тора алмадык. Аерым депутатларыбызның, галимнәребезнең: «Әгәр бу законга каршы эндәшми генә чигенә калсак, алдагылары мәктәпләребезне бетерүгә юнәлтеләчәк», дигән кисәтүләре дә «ишетелми» калдылар.
Законы белән бергә, республикабыз һәм халкыбыз өстенә ташланган, «Россия Федерациясенең иминлегенә латиница аркылы куркыныч тудыруы»быз турындагы провокацион яла да, безгә ышанычсызлык тамгасы итеп беркетелеп калды. Ни гаҗәп, шуны аңларга теләмәүчеләрне миңа татар укытучылары арасында бик еш очратырга туры килде.
Ул законны әзерләү һәм кабул итү ике ел дәвам итте. Татарстанның, татар җәмәгатьчелегенең кискен реакциясеннән шикләнеп суздылар, сүлпәнлегебездән тынычланып, кабул иттеләр.
Нәкъ менә шушы, безнең ихтыярны сынаучы федераль закон, ә законның үзеннән бигрәк, бердәм булып күтәрелеп аңа каршы тормавыбыз, өстебезгә ташланган ялага битараф калуыбыз монысыннан соң кабул ителәчәк, мәктәпләребезгә бәрәчәк законнарга киң юл ачты. Мәктәпнең дәүләт стандартыннан милли компонентны чыгарып ташлау, мәктәпләребездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне укыту-өйрәнүне федераль законнар тарафыннан якланудан-сакланудан төшереп калдырды.
Милли компонентны бетерү – милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз. Хөкүмәт карары белән, законын үзгәртмичә генә, бетерелгән компонентны өлешчә кире кайтарган сыман итү – вакытлыча бераз чигенү генә! Ә татарча укыган балаларга русча ЕГЭ (БДИ) дигәннәре – шул хөкемне гамәлгә ашыру булып чыга. Бандитларча әйткәндә – үтергәннең башына «контрольный выстрел».
Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң иң югары категория дәрәҗәсендә, ана теле югарылыгында кую – монысы инде рус түгел халыкларны, аларның балаларын турыдан-туры, ирексезләп үз туган теленнән, үз милләтеннән баш тартырга мәҗбүр итү!
Бүген татар мәктәпләре русча укытуга күчеп беттеләр диярлек. Мәктәпләребез өчен татарча укытучыларны әзерләү дә туктатылды.
«В начале было слово» диелгән сүзләр белән башлана христианнарның изге китабы. Россия XXI гасырга аяк басканда, илебезнең иң зур җитәкчесе дә ташка уеп калдырырлык сүзләр ычкындырган иде:
«Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства».
Бу фикер Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2002 елның 30 август көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда әйтелгән сүзләре.
Әлбәттә, милли мәктәпләребезгә карата кылынган башбаштаклыкка Президент авызыннан «полная дурь и бред» дигән бәяне ишетү, беренче алдануы булмаган халыкта да куанычлы өметләр уята. Монысына да ышанырга тырыштык.
Ләкин ахыры бөтенләй перпендикуляр, капма-каршы, киресенчә килеп чыкты. Биш-алты ел үтүгә, «дурь и бред» федераль закон статусына күтәрелде.
Судсыз-нисез, «төрек шпионнары» эзләгән булып, татар-төрек лицейларын юкка чыгардылар. Милли мәктәпләрдән сәяси шикләнү, аларны дошманнарга тиңләп гаепләү Россия хакимиятенең рәсми карашына әверелде. «Фәндәс артык күпертә» дип төрттермәсеннәр өчен, ике фактны гына мисал итеп китерәм.
2008 ел, ноябрь ае. Россиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы Казанда барлык республикаларның рәсми вәкилләре катнашында үзенең күчмә утырышын үткәрә. Көн тәртибендә: милли мәктәпләр проблемасы. Министерство исеменнән укылган докладтан өзекләр (тәрҗемәсез, комментарийсыз):
«Может ли национальная школа стать массовой в республике? Конечно нет! Потому что, во-первых, в настоящее время нет ни одного моноэтнического субъекта; во-вторых, школа всегда получала и получает от государства заказ на формирование общероссийского сознания.
Докладчик:
«Школа на родном языке обучения – это особая школа... В зависимости от реализации воспитательных задач и в зависимости выстраивания содержания она может выполнять или функцию консолидации, или функцию конфронтации, … создания межэтнического напряжения».
Докладтан берничә аерым җөмләләр:
– «в ряде субъектов РФ компонентный принцип использовался для достижения самостоятельных политических целей»;
– «в ряде субъектов выстраивается национальная этническая система образования, что противоречит Конституции РФ»;
– «сделав школу фактором культурной автономизации этноса, школы используются как институт этнической мобилизации молодежи».
– «в 82 случаях из 100 у детей школьного возраста, проживающих в Республике Татарстан, отсутствует понятие «Я живу в России. Я гражданин России».
2016 елның гыйнварында Дәүләт Думасы «Концепция преподавания русского языка в общеобразовательных организациях России» дигән закон кабул итә алмый калды. Депутат Разил Вәлиевнең инициативасы буенча Татарстан Дәүләт Советы бу «Концепция»гә каршы кискен протест белдереп өлгерде. Татарстан позициясенә башка берничә республикалар да кушылды. Менә нәрсә язылган иде аның проектында (РФда барлык мәктәпләр дә рус телендә генә укытуга күчәләр, дигән өлешен китереп тормыйм):
«Однако существующее положение дел свидетельствует о том, что не во всех регионах интегративная функция русского языка реализуется в полном объеме. Так, на сегодняшний день более 4 тыс. школ РФ дают образование не на русском языке, что ставит граждан России в неравные условия. Игнорирование данной проблемы неизбежно приведет к ситуации утраты языкового единства государства, усилению социального расслоения и нарастанию напряженности, что является прямой угрозой национальной безопасности».
Ул проект югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Авторлар командасында – Думаның тулаем бер комитеты. «Концепция» йомшартылып кабул ителде. Ләкин милли мәктәпләрне дошманнар рәтенә рәсми рәвештә кертү нияте суд хөкеменә дә тартылмады, тәнкыйть тә ителмәде, беркемгә бер шелтә белдерелмәде. Димәк, үз вакытын көтеп, исән-сау калды.
«Россиянең мәктәпләребезгә мөнәсәбәте үзгәргәнне көтеп, тик утырыйк» дигән сүзем түгел бу. Россия акылга утырганчы нинди сәяси шартларда көрәшергә туры киләчәгебезне истән чыгарырга ярамый икәнен кисәтү генә. Спортча чагыштырып әйткәндә, безнең «команда»га аерым, ярышып җиңү кагыйдәсе түгел, ә көрәшеп исән калу «кагыйдәсе» куелган. Мисал өчен: йөзүчеләр марафонында « өлкән туганыбыз»ның командасы елгада иркен хәрәкәт белән, агым буйлап – өске яктан аска йөзә. Ә безнекеләрне – агымга каршы, кулларын-аякларын бәйләп ыргыталар. Ике төрле кагыйдә ике командага ике төрле максат тудыра. Берсенә – дистанцияне үтеп призлар алу, икенчесенә – батып үлмичә, исән калу.
Әлбәттә, Россиянең милли мәктәпләргә карашын кешелекле итеп үзгәртү – ул аерым сәяси проблема һәм икенче зур тема. «Укытучыларның монда ни катнашы булырга мөмкин?» дигән сорауга җавап итеп кенә әйтер сүзләрем бар. Әлбәттә, бу – сәяси мәсьәлә, иң беренче чиратта аны Дәүләт Думасында Татарстан халкы сайлап җибәргән депутатларыбыз күтәреп чыгарга тиеш, дип саныйк. Моңынчы алар, 2004 елдан башлап, һәр чакырылышта, республикабызның хокукларын кыса торган, милли мәктәпләребезне бетерә торган законнарны, хәтта, республикабызның үз президенты булмасын дигән законны да, эндәшмичә хуплап, бертавыштан яклап утырдылар. Беләсезме, хөрмәтле укытучыларыбыз, бу турыда? Кемнәр алар – сайлаучыларны тавыш бирергә кыстаучы агитаторлар? Кемнәр матур итеп түгәрәкләп санаучылар? Күпчелеге укытучылар түгелме? Сайлау алды җыелышларында булачак депутатка укытучылар тарафыннан: «Нигә син, иптәш кандидат, инде 3-4 мәртәбә сайланып, бер сүз дә кыстырмыйча, мәктәпләребезгә каршы законнарны хуплап кнопкага басып утырасың?» дигән сорауны бирүчеләр бармы?
Сүземнең ахырына табан, милли мәгарифебезне исән калдыру юлында – зур көрәшне «нәрсәдән башларга?» дигән сорауга бер җавап-тәкъдимем белән генә чикләнмәскә булам: университеттан башларга! Татар дәүләт милли университетыннан! Һәм аңа өстәп, Пединститутны, КФУ «колхозыннан» аерып чыгарып, яңартып торгызудан.
Татарстан Югары Советының Татар милли дәүләт университетын 1995 елда булдырырга дигән 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән № 2186-XII карары, тормышка ашырылмаса да, әле исән, гамәлдән чыгарылмаган. Ул карар Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча гамәлдәге дәүләт программасында, «Татар дәүләт милли университетын төзү эшен дәвам итәргә» диеп, калдырылган. Федераль хакимияттән дә бер уңай яңалык булды: Федерация субъектларына үз ВУЗларын булдырырга законлы рөхсәт бирелде.
Милли университетыбызның төп вазифаларын « үземчә» якынча гына күрүем:
– татар телен фән, мәдәният, сәясәт, дәүләт белән идарә итү теле дәрәҗәсенә күтәрү;
– милли кадрлар әзерләү;
– татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә аларны алга тартучы локомотив итеп, милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру;
– төрле милләт вәкилләрен татар культурасына, теленә, тарихына якынлаштыру, һәм шуның нигезендә күп милләтле Татарстан халкында үзара хөрмәт һәм аңлашып яшәүне ныгыту.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә һәм Петербургта 3 яһүд университеты бик көчле эшләп ята. Нигә алардан үрнәк алмаска? Мәскәү каршы булганда, нигә алар мисалына таянып, катырак тормаска?
Татар халкының да милләтен, милли мәгариф системасын, культурасын саклап калып, заманча яшәешкә хокукы башка бер халыкныкыннан да ким түгел.
Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милли мәгариф системасын булдыру – халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурычыбыз. Әгәр дә мәктәпләребезне дошманга тиңләп кимсетелүгә, көчләп руслаштыруга баш иеп буйсынып, телебезне, мәктәбебезне халкыбыздан тартып алуга битараф калсак, ул үз халкыбызның киләчәгенә үзебез кул салуга тиң булыр иде. Үз-үзенә кул салган кешене, рухыбыз таза чорларда, зиратка кертмәгәннәр. Ә үз-үзенә кул салган халыкка дөнья тарихында урын булмас.
Бетеп килгән вакытыбызны әрәм итүебезне дәвам итсәк, тарих арбасыннан төшеп калуыбыз да бик ихтимал.
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез», дип, горурланып, Россия тарихында татар халкының зур хөрмәткә лаеклы икәнен искәртеп язган иде Габдулла Тукай.
Ә киләчәктә тагын кирәк булмас микәнни Россиягә безнең юлбарыстан көчле көчебез? Кирәгебез беткән булса, кем файдасына, аттан артык эшлибез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев