Мәдәни җомга

Флюра ХАННАНОВА: БЕЗНЕ КЕМ ЯКЛАР?

Сүзем - берничә гасыр дәвамында милләтебезнең җанын сызлатып, теңкәсенә тигән, бәгырен телгәләгән һәм әле һаман да көн тәртибендә торган, ләкин хәл ителүе бик күп каршылыклар белән барган телебез һәм милләтебезнең киләчәк язмышы турында. Ни өчен әле бу мәсьәләне парламент сайлаулары узу белән үк күтәрергә ниятләдем? Ник дигәндә, аны хәл итү...

Сүзем - берничә гасыр дәвамында милләтебезнең җанын сызлатып, теңкәсенә тигән, бәгырен телгәләгән һәм әле һаман да көн тәртибендә торган, ләкин хәл ителүе бик күп каршылыклар белән барган телебез һәм милләтебезнең киләчәк язмышы турында. Ни өчен әле бу мәсьәләне парламент сайлаулары узу белән үк күтәрергә ниятләдем? Ник дигәндә, аны хәл итү өлешчә барыбер дә яңа чакырылыш депутатларының эшчәнлегенә бәйле булачак. Әнә бит, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин «Мәдәни җомга» гәзитенең быелгы 18 июль санында, бик ачынып, депутатларыбызның телгә булган мөнәсәбәтен болайрак сурәтли: «...депутатларның күпчелеге татар телен аңламый, аңлаганы да сөйләшә алмый, сөйләшә алганы да татарча укый алмый. Укый алганнары да татарча яза алмый. ...Күбебез татарча законнар язарлык, аларны өйрәнерлек, аңларлык, кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел. Чыннан да, татарча белмәүчеләрнең законнарның татарча вариантларын сессия вакытында кабул итәргә, яисә кире кагарга хаклары юк...»
Шагыйрьнең бу сүзләренә аңлатма биреп тору артык, дип саныйм. Чыннан да, татар язмышы кем кулында, аның киләчәген кем кайгырта, милли мәсьәләләрне кем хәл итә соң?

Бар гомере буе газиз халкы язмышын кайгыртып яшәгән, иҗат иткән милләтпәрвәр Гаяз Исхакый үзенең 1911 елда дөнья күргән «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрендә татар милләте юкка чыгуның берничә сәбәбенә туктала. Шуларның кайберләрен ул болайрак аңлата:

- Милләткә хезмәт итәчәк дип укытылган затларның түбәнге катламлардан килеп, тормыш кыенлыгы алдында чиксез курку белән үскәнлектән, идеясезлеге, мәсләксезлеге, сатылырга әзер торуы;

- эш-гамәлләренең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та, ахырына җиткерә белмәве.

Әсәрнең язылганына 100 елдан артык вакыт узган. Әдип фаразлаган 200 елның калган еллары арасында татар милләте сакланып кала алырмы?

Инде менә сайлаулар узды. Күп вәгъдәләр бирелде. Портфель һәм кәнәфиләр бүленде. Милли мәсьәләләрне хәл итү кемнәргә ышанып тапшырылыр? Татарны яклап үз сүзен әйтә алучылар булырмы?

«Халыкларның Җир йөзеннән эзсез югалуы кеше саны яки җенесләрнең югалуыннан түгел, ә бары тик милли асылларының югалуыннан килә», - дип аңлата Пакыстан галимнәреннән берәү. Ә татарның үз сүзен әйтә алырлык милли асыллары, чыннан да, соңгы елларда кимүгә йөз тота яки күбесе дәшми калуны кулайрак саный.

Әнә бит, Рәшит әфәнде Әхмәтов («Звезда Поволжья» гәзите, №27, 2014 ел) болай дип яза: «От татар в Совет при президенте по национальным отношениям входит Ильдар Гильмутдинов - представитель совета Федеральной национально-культурной автономии татар. ...Он, впрочем, практически всегда глубокомысленно молчит на заседаниях. Ни одного острого «татарского вопроса» перед Путиным он не поставил за все время своего нахождения в Совете - например, о необходимости придания статуса государственного языка татарскому языку в Башкортстане или возможности сдавать ЕГЭ в Татарстане на татарском языке, или вопрос о массовом закрытии татарских школ в регионах России...»

Менә шулай.

Дөрес, гасырлар алышынган чорда күтәрелгән милли хәрәкәт, күп кенә зыялыларыбызның фидакяр эшчәнлеге нәтиҗәсендә, милли мәсьәләдә дәүләт тарафыннан да күп кенә эшләр эшләнде. Мин аларны санап тормыйм. Ләкин иң мөһиме - без республикада татар телен белүгә зарурлык тудыра алмадык, шунлыктан ул эшләрнең, язылган закон-карарларның барысы да, балыкчыга кармак- җим биреп, аны урманга илтеп кую шикеллерәк булды. Мәсәлән, халык белән эшли торган дәүләт оешмаларына (элемтә бүлекчәсе, шифаханә, даруханә, банк, дәүләт аппараты һ.б.) эшкә кабул иткәндә ике дәүләт телен дә белү таләп ителгән очракта, татар теленең дәрәҗәсе дә күтәрелер, аңа ихтыяҗ да туган булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, соңгы елларда инде ирешелгәннәрне дә югалту күзәтелә. Ягъни бу, Г.Исхакый искәрткәнчә, башлаган эшне ахырына җиткерә алмау, эш-гамәлләрнең нәтиҗәсезлеге, дигән сүз була.

Милләт төшенчәсенә билгеләмә биргәндә, Садри Максуди да, башка таләпләр белән бергә (бер дәүләттә яшәү, бәйсезлек, милли холык, уртак гореф-гадәт һ.б.), уртак тел булуны шарт итеп куйган. Ул шул компонентларның берсе генә булмаса да, милләтнең югалачагын искәрткән.

Милләт турында сүз чыкканда, мәсьәлә һәрвакыт милли үзаңга килеп терәлә. Чыннан да, күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр турыдан-туры татарның үзенә бәйле. Телне кысалар, дип зарланабыз. Ә бит Русиянең бер генә законы да гаиләдә үз ана телеңдә сөйләшүне тыймый, әнигә «мама», әбигә «бабуля» дип дәшүне таләп итми, мәчетләрдә вәгазьне урыс телендә сөйләргә, мәдрәсәләрдә дәресләрне урысча алып барырга да кушмый. Димәк, урысча гына сөйләшеп, үзебез артык «культурный», «зыялы» булырга тырышабыз. Ә зыялылык, мәдәниятлелекнең беренчел күрсәткече - үз ана телеңне камил белү икәнлеге турында уйламыйбыз.

Әти-әниләрне куркыткан тагы бер мәсьәлә - ул БДИ, аның урыс телендә генә бирелүе. Ата-ана, балабыз урыс телен белмәсә, имтиханнарын бирә алмас, югары уку йортына керми калыр, дип курка. Монысы да, минемчә, кысыр хәсрәт кенә. Беренчедән, бүген урысча белми калу куркынычы беркемгә дә янамый. Икенчедән, ата-аналар башлангыч белемне үз ана телендә алучыларның фәннәрне үзләштерүе, фикерләү дәрәҗәсе күпкә өстен икәнен аңласын иде. Бу фикер инде ХVI-ХVIII гасырларда ук атаклы педагоглар тарафыннан исбатланган. Статистика күрсәткечләре дә шуны дәлилли. Татар милләтенең дөньякүләм танылган атаклы галимнәре, зыялыларының зур проценты урта мәктәпне татар телендә тәмамлавы турында да укыганым бар.

Без - һәрберебез тәрбия җимеше. Милли тәрбия дә гаиләдә ата-ана тарафыннан бирелергә тиеш. Диндә, әгәр балага 14 яшенә кадәр Аллаһ турында сөйләмәсәң, 14 яшьтән соң Аллаһка бала турында сөйлисең булыр, дигән гыйбарә бар. Бу гыйбарә, минемчә, тел өйрәнүгә дә кагыла.

Инде сүземне йомгаклап, яңа сайланган депутатларга, «Иелгән башны кылыч кисми», дип, кәнәфи саклап кына утырмыйча, башка бик күп наказлар белән беррәттән, милләтнең киләчәген кайгыртуларын да теләп калам. Бик нык иелә торгач, башның үзеннән-үзе муеныннан аерылып, өзелеп төшү куркынычы бар икәнен дә онытмыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: