Мәдәни җомга

Флёра Ханнанова: Әхлакый тәрбиядә ана теле

Теләсә кайсы милләт вәкиле үзе үскән һәм яшәгән мохит милли булса гына үз милләтенең чын мәгънәсендәге вәкиле булып формалаша һәм яши ала

Инсани дөнья шулай яратылган: һәр туар көн үзенең сәяси, икътисади, дини һәм башка дистәләгән проблемаларын уятып тора. Шулар арасында милләтебезнең теңкәсенә тигән, бәгыренә тынычлык бирмәгән, бүгенге көндә дә көн үзәгендә торган тел проблемасы. Күпме сөйлибез, язабыз, аптырагач, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезне үрнәк итеп эфирга чыгарабыз. Законнар, стратегияләр кабул итәбез, комиссияләр төзибез (ниһаять, балыкның баштан чери башлаганын аңлап, ана теленә битараф түрәләрне күрә башладылар), матбугат битләрен тел турындагы язмалар белән тутырабыз, әмма хәлвә-хәлвә дип күпме генә кабатласак та, авыз балланмый. Әнә, бүген дә “җәмәгать транспортына сулыш органнарын алып кермәскә” дигән шөкәтсез тәрҗемәле белдерүләрне тукталыш саен тыңлап йөрибез. Саный китсәк, алар байтакка җыела. Белгәнебезчә, совет идеологиясе чорында милләттән аерылган, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен һәм ниһаять, үзенең тарихын белми һәм белергә дә теләми торган буын үсеп җитте, аның аңында битарафлык чире барлыкка килде. Ә бу исә, үз чиратында, милли аңның югалуына сәбәп булды.

Милли тәрбиянең, ана теленә мөнәсәбәтнең хәлиткеч тармагы – гаилә, милли мохит. Теләсә кайсы милләт вәкиле үзе үскән һәм яшәгән мохит милли булса гына үз милләтенең чын мәгънәсендәге вәкиле булып формалаша һәм яши ала. Инсаннарның нинди юнәлештә үсүе – Адәм баласының кем тарафыннан һәм ничек тәрбияләнүенә, үзе яшәгән тирәлектән нинди тәэсир алуына бәйле.

Дөньяга бала туды. Зур горурлык белән ана кеше аны беренче тапкыр кулына алды. Ана күзләре белән әле тонык кына булып күренгән сабый карашы очрашты. Ананың балага әйткән беренче авазлары, үзләре, теләкләре – ананың балага булган мәхәббәте, назлары ул. Сабый беренче тапкыр ана тавышын, ана телен, шул телнең аһәңен, көен ишетте, аларны аңына сеңдерә башлады. Ә нинди телдә эндәште ана? Туган телдәме, әллә инде чит-ят мәкамдәме? Менә шушы мизгелдә инде балада тел, аңа мөнәсәбәт, миллилек формалаша башлый.

Әле педагогика дигән фән барлыкка килгәнче үк галимнәр ана мәктәбенең тәрбия эшендә тоткан ролен билгеләгән. Милли аңның булмавы милли битарафлыкка китерә. Мондый халәт – фәкать гаилә җимеше. Шундый битарафлык турында дәресләремдә очраган бик күп мисаллар китереп булыр иде. Бер генә мисал: яңа төркемдә беренче дәрес, гадәттә, танышу дәресе. Кызларның исемнәрен белешәм. Бер шәкертем торып басты да, исемем Резина, – ди. Миңа “сузы­ласыңмы соң?” – дип сораудан башка чара калмады. Әлбәттә, кызның исеме Рәзинә булгандыр инде. Бу кызның ата-анасының бала дөньяга килгәч тә бирелә торган беренче таныклыгына ни дәрәҗәдә битараф-ваемсыз икәнлекне күрсәтмимени?!. 

Туган тел һәм ана! Бер-берсенә кендек җепләре белән береккән ике төшенчә. Кешегә үз нәселенең, милләтенең, халкының күркәм сыйфатларын балага туган теле ярдәмендә ана бирә. Баланы дөньяга китерү ни дәрәҗәдә ана вазифасы булса, аңа үз телеңне бүләк итү дә шул дәрәҗәдә булырга тиеш. Баланың киләчәктә акыллы, зирәк, тапкыр булуы, гомумән, баласының язмышы әнисенең тел байлыгына, аны куллана белүенә бәйле. Нинди бай безнең халык педагогикасы: бала тәрбияләү өчен кулланыла торган дога булып яңгырардай халык авыз иҗаты әсәрләреннән бишек җырлары, тәпи йөрергә, сөйләм үстерергә, зирәклекне арттырырга, фикерләргә өйрәтүгә ярдәм итә торган хезмәтләр – халкыбызның иҗат җимеше. Беләме аларны бүгенге яшь аналар, кулланалармы сабыйлары белән аралашканда? Дәресләрдә мин бу сорауларны еш куя идем. Сораудан соң башларның аска иелеп, карашларның түбән төшүе йөрәкне әрнетә.

Ана белән бала мөнәсәбәтенең кискенләшүенә, баланың ананы аңлый алмавына, бәгырьсезлегенә шаккатабыз, ни өчен шулай дип өзгәләнәбез. Ә ана инде балигъ булган баласына кайчандыр бишек җырлары җырлаганмы, аңа әкият, табышмаклар укыганмы яисә сөйләгәнме, милли уеннар өйрәтеп баласы белән бергә уйнаганмы, кибеттән генә сатып алмыйча кызы белән бергә курчак һәм шул курчакка күлмәкләр теккәнме, баласын табигатькә алып чыгып, күкне-йолдызларны күзәтергә, күбәләкләр-бөҗәкләр белән аралашырга, кошлар сайраганын, чишмәләр агышын тыңларга өйрәткәнме? Бер генә тапкыр булса да, йомыркадан каз бәбкәләре, тавык чебиләре борынлаганын күрсәткәнме? Табигатьтәге төсләр манзарасына сокландырганмы? Әгәр шулай икән бу аралашу ана телендә барганмы?

Үзенең балачагын искә төшереп, хөрмәтле шагыйребез Хәсән ага Туфан әнисе турында менә ничек яза: “...дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә. Укый-яза белмәсә дә, тумыштан ук үтә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул мине ишег­алдына, бәрәңге бакчасына алып чыга да, дөньяны күрсәтеп йөри. Кайткан яки киткән киек казлар, торналар, җилләр, йолдызлар белән сөйләшә башлый иде. Йолдызларны табарга, танырга өйрәтә, аларның исемнәрен кушып әкиятләр сөйли иде. Әни миндә “Бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән”, – дигән иман тудырды”. Укый-яза да белмәгән ана тарафыннан мондый аралашу, әлбәттә, ана телендә барган. Бүгенге әниләрнең кулында һич югы өлгергәнлек таныклыгы, яки берничә диплом, гыйльми дәрәҗәгә ия булулары турында шәһадәтнамә. Ә балалары үз телләрен белми. Туган телгә хөрмәте булган кеше генә үз иленең, нәселенең тарихын аңлый ала. Боларны аңлау белән әти-әнигә, өлкәннәргә, табигатькә, хезмәткә хөрмәт-ихтирам тәрбияләнә.

Тәрбиянең башка өлкәләрендәге кебек, тел тәрбиясендә дә шәхси үрнәк – нигез ташы. Ә бит ата-аналар арасында баласының тел белмәвендә балалар бакчасын, мәктәпне гаепләүчеләр күп. Кайберләре хаталарын сәясәткә бәйләп аңлатырга маташа. Сабый әнисен сайлап алмаган кебек, туган телне дә сайлап алып булмый. Акылыңның, фикерләвеңнең тирәнлеге, гыйлем үзләштерү сәләтең, башка телләрне өйрәнә алуың ана телеңне белүгә бәйле. Кызганыч, яшьләребез арасында бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Нурбәк Батулла: “Гаилә белән генә телне саклап бетереп булмый. Аш бүлмәсе теле бит инде ул. Өйдә диссертация яклап булмый. Фәнни эшләр якланмаса, татар телендә фикерләр тумаса, тел үлә”, – дип нәтиҗә чыгара. Ә бит милләтебезнең зыялылары, фәннең төрле өлкәләрендәге татар галимнәренең 80-90% урта белемне әнә шул “аш бүлмәсе телендә” алып профессор, академик һ.б. югары дәрәҗәләргә ирешкән. Милләттәшебез Сәүбән Мәләү улы Әхмәтов авыл мәктәбендә татарча урта белем алып, Алжир университетында гарәп студентларына француз телендә югары математика укыта. Мондый мисалларны күп китерергә була.

Киләсе ел Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген дә уңай яктан бәяләп үтү урынлы бурыр. Бүгенге көндә Татарстанның 100 мәчете каршында татар теле курслары эшли. Аларда 10-12 кешелек төркемнәр формалашып, мең ярымга якын кеше татар теле өйрәнә. Бу эшне оештыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын. Телебезне саклауның бердәнбер юлы – ул республикадагы телләр законына таянып эш итү, ул законның эшләвенә ирешү. Безгә бүген милли үзаңы булган, һәр яктан тирән тәрбия алган, тулы иманлы, зирәк зиһенле, күркәм холыклы, әхлаклы яшьләр тәрбияләргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: