Мәдәни җомга

Фирдәвес ЗАРИФ: КӘСЕП ИТСӘҢ – НАСЫЙП ИТӘ

Безнең халыкта «Кеше үзенең җиде буын баба-сын белергә тиеш», дигән әйтем бар. Әйе, элгәрләребез борын-борыннан нәсел-ыру җепләрен барлап, кадерләп саклап килгән. Алар яхшы белгән: тамырлары черегән агач корып ауган кебек, нәсел шәҗәрәсен, аның тарихын белмәгән кешенең дә киләчәге була алмый. Ә инде гаиләдәге туганлык һәм бердәмлекне нәсел туганлыгына, ахыр чиктә,...

Безнең халыкта «Кеше үзенең җиде буын баба-сын белергә тиеш», дигән әйтем бар. Әйе, элгәрләребез борын-борыннан нәсел-ыру җепләрен барлап, кадерләп саклап килгән. Алар яхшы белгән: тамырлары черегән агач корып ауган кебек, нәсел шәҗәрәсен, аның тарихын белмәгән кешенең дә киләчәге була алмый. Ә инде гаиләдәге туганлык һәм бердәмлекне нәсел туганлыгына, ахыр чиктә, милли туганлыкка үстереп кенә без халкыбызны инкыйраздан саклап кала алырбыз. Ә моның өчен милли үзаң, милли идеологиянең булуы шарт.

Адәм баласы милләтенең асылы, гореф-гадәтләре, тарихы, килеп чыгышы белән кызыксынса, үз милләте белән горурлану хисе барлыкка килә. Милли горурлыкка ия кеше башкаларга охшарга тырышмый, ә үзе булып калырга омтыла, туган теленә, халкына ихтирамын гомере буе саклый. Үз милләтен ихтирам иткәнгә, ул башка милләтләргә дә ихтирам белән карый, кызыксынып, аларның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Ә инде үз милләтен ихтирам итмәгән, аның өчен оялган кешене башка милләтләр дә ихтирам итми. Гади генә бер мисал: карга көтүенә эләккән күгәрченне каргалар чукый, бүре көтүенә эләккән этнең язмышын да күзаллавы авыр түгел.

Милли үзаң бөтен бер халыкны иңләгәндә генә милли аң барлыкка килә. Моның өчен бөтен халыкка аңлаешлы һәм якын милли идеология булуы зарури.

Милли аң тууга нәрсә комачаулый соң? Иң беренче - бердәмлек булмау. Икенчесе - көнчелек. Өченче тискәре сыйфат - шәхси файданы милли мәнфәгатьләрдән өстен кую. Дүртенчесе - милли үзаңның яралгы хәлендә генә булуы. Бездә: «Ә нәрсәгә кирәк соң ул милли дәүләтчелек?!» - диючеләр дә очрый. Милли дәүләтчелек ул балаларыңның татар булып үсүе, нәселеңнең дәвам итүе өчен кирәк. Кеше гомере кыска, бик кыска... Киләчәктә сине яд итсеннәр өчен нәселеңнең, милләтеңнең сакланып калуы зарур. Ә үзен яхшы сүз белән телгә алуларын кем генә теләми икән?! Нәрсә калдырабыз без үз артыбыздан? Байлыкмы, әллә игелекле балалар - татар нәселе, милләт һәм милли дәүләтчелекме?

Һәр милләтнең тоткан юлы, яшәеш максаты бар. Коръән Кәримдә бу хакта ачык әйтелгән: «Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Бер-берегезне яхшы эшләрдә уздырырга тырышыгыз!..» («Коръән», 2 нче сүрә, 148 нче аять).

Әйе, һәр кавемнең, һәр милләтнең дөньяда тоткан үз урыны бар. Бары ул урынны, күренекле шәхесләребезне дөньяга күрсәтергә генә кирәк.

Әлбәттә, кеше үзе яшәгән тирәлектә, җәмгыятьтә шәхес булып формалаша. Ә җәмгыятьнең үзен нинди структуралар формалаштыра соң? Һәр җәмгыятьнең нигезендә этник структура ята, аннан өстә - территориаль структура, югарырак - икътисади структура, аннан - идеологик структура, һәм җәмгыятьнең иң өске өлешенә дәүләт администрациясе урнашкан. Санап үтелгән структураларның һәркайсы аның нигезенә, ягъни этник структурага хезмәт итәргә бурычлы. Бу - милли дәүләтчелекнең төп шарты. Ләкин әле нигезнең - этник структураның да ныклы булуы кирәк.

"Нәрсәдән башларга?" дигән урынлы сорау туа. Үзаңны милли үзаң итеп үстерергә кирәк. Моның өчен идеология һәм икътисадны милләткә хезмәт иттерү зарури. Теләк һәм тырышлык булганда, бу чынга ашмас нәрсә түгел. Алда милләтнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе тора. Димәк, милли эшмәкәрләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, тиз арада милли икътисадны булдыру программасын эшләү сорала. Ул вакытта милләтпәрвәр эшмәкәрләрнең акчасы аерым мәдәни чараларга гына түгел, ә тагын да нәтиҗәлерәк гамәлләргә тотылыр иде. Милли банк, милли капитал бу программаның нигезен тәшкил итәргә тиештер. Бу җәһәттән, безгә Балтыйк буе илләренең тәҗрибәсе яхшы үрнәк булыр иде. Республикабызның иң зур байлыгы табигый казылмалар түгел, ә географик урнашу урыны. Татарстан Аурупа һәм Азияне бәйләүче сәүдә үзәгенә әйләнергә тиеш, чөнки дөнья практикасы эре сәнәгать үзәкләре булдыруның перспективасыз икәнлеген күрсәтте. Чит илләрдән кертелгән капитал сәүдә үзәкләре, дөньяның эре банкларының филиалларын ачуга тотылса, күпкә нәтиҗәлерәк булыр.

Икенче бер перспектив юнәлеш - халыкара туристлыкны үстерү. Бүгенге көндә булган архитектура һәйкәлләрен файдаланып кына да бездә ачык һавадагы музей-тыюлыклар ачарга мөмкин. Татарстанның матур табигате ял, сәламәтләндерү үзәкләре булдырырга да мөмкинлек бирә.

Мәгариф һәм фәнне үстерү исә җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, ул ил үсешенең иң перспектив юнәлеше булып тора. Татарстанның моңа тулы мөмкинлеге бар. Республиканың фәнни үзәкләрен Идел-Урал төбәге өчен заманча технологияләр эшләүдә дә файдаланырга мөмкин булыр иде. Шулай ук Казанда маркетинг үзәге ачу да чынга ашмаслык нәрсә түгел.

Татарстанда табигый энергетик чыганаклар да бар. Таулы районнарга урнаштырылган җил тегермәннәре ел әйләнәсе арзанлы энергия бирә ала. Кыскасы, бүгенге катлаулы дөньяда сәясәт икътисадны түгел, ә икътисад сәясәтне билгели. Икътисад турында кайгырту - ул милләт турында да кайгырту. Милләт турында кайгырту - ул, ахыр чиктә, үз гаиләң, үзең турында кайгырту да. Үз җирендә үзен хуҗа итеп сизгән, ул җиргә кендеге белән береккән халык могҗизалар тудырырга сәләтле.

Дөрес, ХIХ гасырдагы һәм XX йөз башындагы татар байлары белән хәзергеләре арасында бик зур аерма бар. Беренчеләре һәр тапкан сумыннан милләт файдасына да өлеш чыгарган булса, бүгенгеләре исә байлыкларын күбрәк кәеф-сафа коруга, ике яруслы фатирлар, чит илләрнең иң кәттә машиналарын алуга, балаларын чит илләрдә укытуга күбрәк тота.

Инде килеп, Тукай һәм милләтебезнең башка асыл затлары яшәгән, XX гасыр башы татар рухының учагы булган «Болгар» кунакханәсе бинасын тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегеннән төшереп калдырганда, милли компонентны укыту программаларыннан алып ташлау турындагы закон проекты әзерләнгәндә кайда идек соң без? Нигә шул вакытта ук чаң сукмадык?

Күңел Исхакыйны, аның көрәшче рухын сагына. Татарның милли психологиясен нечкә тоемлап, аны инкыйраз хакында алдан кисәтергә, милләтне аның кочагыннан йолып калырга тырышкан ул. Әмма милли көрәшче һәм әдип инкыйразны якынайтуга үз татарларыбыз да саллы өлеш кертәчәген күз алдына китерә алмаган, милләтнең уянуына өмет баглаган, күрәсең. Югыйсә, Тукай да татарның милли психологиясен «Милләтчеләр» шигырендә шул чорда ук ачык чагылдырган бит:

«Милләт!» диләр, - ул чынмыни, ихласмыни?
Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни!
Әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да,
Алар син тагын сугып екмасмыни?

Әгәр бу шигырьне Тукай иҗат итүен һәм узган вакыт аралыгын белмәсә, бүгенге укучы аны яңарак кына язылган, дип уйлар иде. Нәкъ бүгенге көнне, чор вәзгыятен - ачы хакыйкатьне чагылдыра ул!

Этнология фәнендә, милләтләр дә, кеше кебек, туу, үсеш-күтәрелеш, төшү һәм юкка чыгу чорларын үтә, дигән теория яши. Күңелгә «Әллә бу чыннан да хакмы?!» дигән төшенке уй да килеп китә. Дөрес, әлеге теория аксиома түгел, теорема анысы - исбатлау таләп итә. Шуңа, бу дөньяда татардан да борынгырак милләтләр үсеш-алгарышта яшәп ята бит, мәсәлән, кытай милләте, дип, сүнеп барган өмет учагына чыбык өстәргә ашыгасың. Ләкин чыбык утын түгел инде, бик тиз янып бетә.

Безнең иң зур дошманыбыз - битарафлыгыбыз. Кәсеп итсәң - насыйп итә, дигәндәй, котылу юлы үзебездән тора. Иң беренчесе - милли горурлыгыбызны, милли үзаңыбызны гаилә, коллектив, җәмгыять дәрәҗәсенә күтәреп, гомуми милли аң булдырырга кирәк. Үзебездән башламасак, моны читтән килеп беркем дә эшләмәс. Милләтне саклауга һәркем үз өлешен кертергә бурычлы. Балаларыбызны яки оныкларыбызны татар мәктәбенә яки сыйныфына бирү, татар гәзит-журналларына язылу, катнаш никахларга юл куймау - һәрберебезнең кулыннан килә торган эшләр.

Татарлык гаиләдән башланган кебек, бетү дә гаиләдән башлана. Гаиләдә туган тел кулланылмый, милли гореф-гадәтләр сакланмый икән, димәк, бер татар гаиләсе юкка чыкты, нәсел дәвамың өзелде, дигән сүз. Урысча сөйләшүче онык татар бабасын искә алырмы икән? Алса, ничек итеп? Шуны онытмасак иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: