Фирдәвес ХУҖИН: ҺАМАН ДӘШМИ КАЛЫЙКМЫ?
Россия киңлекләрендә яшәүче урыстан кала башка халыклар өчен кара көннәр килде: якындагы берничә дистә ел эчендә аларның туган телләренә бетү куркынычы яный. Патша заманнарында, тиран Сталин хакимлек иткәндә һәм аннан соңгы Совет хакимияте чорында да "кече" халыкларның Ана телләрен үгисетү җәһәтеннән хәзерге кебек аяусыз басымның ясалганы булмагандыр, мөгаен. Мәгариф өлкәсендә...

86 процент татарлар яшәүче Азнакай районының саны 6 меңнән арткан татар укучыларының бүгенге көндә нибары 25 проценты Ана телендә белем ала. Әгерҗе, Буа районнарында да шул ук хәл икән. Татарлар күпләп яшәгән башка районнарда да вәзгыятьнең шуңа охшаш икәнлегенә шикләнмәскә була. Ни үкенеч, Татарстан Конституциясе буенча республикада икетеллелек саналса да, чынбарлыкта татар теленең рәсми кулланыштан кысрыклап чыгарылуы аңа ихтыяҗны юкка чыгара.
Гади халык иҗтимагый-сәяси тормыштан ерак тора, ул илдә-көндә барган вакыйгаларны рәсми пропаганда аша беркадәр күзалласа да, асылда һәртөрле процессларга катышмый. Мәгълүм бер сәясәтченең "Народные массы - инертны" дигән сүзләрендә хаклык күп. Халыкны моңа тормыш авырлыгы; очын-очка чак ялгап бару; күпләрнең торак өчен ипотека кредиты алып, аны ничек түләп чыгарга дигән уйдан башка читкә борылып карарга да җае булмау мәҗбүр итә дип әйтергә тулы нигез бар. Боларга өстәп, илдә урнашкан тәртипсезлекләрне һәм котырынган коррупцияне исәпкә алырга кирәк.
Мәскәү тарафларында төбәкләрне республика статусларыннан мәхрүм итү турында янә сөйләнүләр башланды. Монысы бик начар. Әгәр дә эреләндерелгән "землячестволар"ны оештырсалар, республикабызда автоматик рәвештә президент посты юкка чыга һәм аңлашыла ки - милли азчылык саналган татарлар туган телләренең дәүләт статусыннан мәхрүм кала, ул чагында Кремль хуҗаларына һәм аларның иярченнәренә "россиян" дигән ясалма милләт проектын гамәлгә ашыру юллары да күпкә җиңелләшә. Тагын шунысы аяныч үзебездәге дәүләт тотучы ирләрдән кайберәүләрнең "моның бернинди куркынычы юк, татарлар милләт буларак барыбер сакланачак", дигән сүзләре ишетелә башлады. Ана телле мәктәпсез калдыра яздылар инде, телсез-милләтсез калдыруларына юл куя күрмик. Без колбиләүчеләр дәүләтендә яшәмибез, үзебезнең фикеребезне китереп әйтергә тулы хакыбыз бар. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы да ныклы карар кабул итәргә тиеш, РФ Дәүләт Думасы "закон" кабул иткәч кенә соң була ул. Европаның кеше хокукларын яклау комитетына, БМОның аз санлы халыкларның мәнфәгатьләрен яклау оешмасына һ.б. безләрне яклардай дөньяви нинди оешма-комитет бар - һәммәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү максатка ярашлы булыр. Соңга калмасак иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз