Мәдәни җомга

Эльмира Сираҗи: «Алтын Казан”ны кем кайнатты?

Читтән бер көтү белгечләр, сәнгати «шабашниклар» чакыртып һәм алардан әсәр куйдырып кына милли музыка сәнгатен үстереп булуы шикле

«Үзгәреш җиле» фестивале моннан 4 ел элек Илбашы Рөстәм Миңнехановның фатихасы белән башланып киткән иде. Ул сыйфатлы татар музыкасы иҗат итү, аны дөньяга чыгаруны максат итеп куйды. Аны чынга ашыруны исә М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка тапшырдылар. Театрның татар сәнгатенә хезмәт итмәве беркемгә дә сер булмаганга, «Үзгәреш җиле» милләткә җан азыгы бирәчәгенә ышаныч аз иде. Шул 4 ел эчендә фестиваль музыка сәнгатебезнең алтын фондында саналган халык җыр­лары һәм композиторларыбызның классик җырларыннан торган 4 концерт оештырды. Әлеге әсәрләр «Үзгәреш җиле»нә музыкаль җитәкче сыйфатында чакырылган танылган торбачы, шоумен Вадим Эйленкриг тарафыннан джаз өслүбендә сипләнгән, «яңартылган» иде. Милли зыялыларыбызның фикере икегә бүленде: кемнәрдер күңелгә сеңгән милли җырларны болай заманчалаштыруны «милли моңнарны ботарлау»  дип бәяләде, икенче төркем исә «җырларыбыз яңа сулыш алды, аларны хәзер яшьләр дә тыңлаячак» дип сөенде. 

«Үзгәреш җиле»н истерүчеләр быел исә гадәттәге юлдан тайпылды – элек язылган җырлардан программа әзерләмичә, замана авторының яңа әсәрен сәхнәләштерергә алынды. Бу бәхет яшь композитор Эльмир Низамовка елмайды. Моңа кадәр Казанның опера сәхнәсендә исән композиторлардан Р.Әхиярова («Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә» опералары, «Алтын Урда» балеты) һәм Л.Любовскийның («Сказание о Юсуфе» балеты) куелганы бар иде, Эльмир өченче булды.

Дөрес, «Алтын Казан» операсын өр-яңа әсәр дип булмый. Чөнки бу музыкаль әсәрне автор 2011 елда консерваторияне тәмамлаганда диплом эше буларак язган иде һәм ул шул ук елны консерваториянең опера студиясендә студентлар көче белән куелды да. Аннан соң әсәрне 2011 елда Мәскәүдән режиссер М.Панджавидзены чакыртып, яңадан куйдылар һәм ул нибары бер тапкыр – 30 августта Казансу ярындагы Үзәк ЗАГС бинасы янында күрсәтелде. Бер сәгатьлек тамаша рок-опера жанрында эшләнгән иде. 

«Үзгәреш җиле»ндә яңадан «терелтү» өчен сайлап алынгач, автор бер актлы операны өр-яңадан эшләп чыккан, тулыландырган һәм ул 2 актлы, 2 сәгать ярым бара торган спектакльгә әйләнгән. Операның репетицияләре җәй көне үк башланып китте. Әсәрне опера театры сәхнәсенә әлеге дә баягы Панджавидзе куйды. Спектакльдәге төп партияләр Эльмира Кәлимуллина (Аксылу), Артур Исламов (Ханзадә), Алинә Шәрипҗанова (Сихәтбану), Айдар Сөләйманов (Нукер), Филүс Каһировларга (Битимер) тапшырылды. 

Ниһаять, үткән ял көннәрендә Казан тамашачысы «Алтын Казан» премьерасын карау бәхетенә иреште. Елга бер татар операсы җырлангач, моны бәхет дими ни дисең?..

Спектакль бик заманча килеп чыккан, эчтәлеге Казанның барлыкка килүе хакындагы риваятькә корылган. Вакыйгалар хәзерге заман һәм 6-7 гасыр элекке чор яссылыкларында аралашып бара. Сәхнәдә  хәзерге Казан шпанасының тусовкасы да, борынгы яу күренешләре дә, ханнар тормышындагы интригалар да, саф мәхәббәт тарихы да – барысы да бар, һәммәсе  бер образ – утсыз да кайный ала торган серле алтын казан тирәсендә берләшә. Сәхнә бизәлешләре, биюләр, гүзәл дуэтлар, җырчыларның актерлык осталыгы – барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән дигән тәэсир калды. Спектакльдә джаз да, фанк, рок, блюз чалымнары да колакка чалынды һәм алар музыкадагы миллилек белән каршылыкка кермәде. 

«Алтын Казан» премьерасы тарихка иң югары гонорарлар түләнгән татар спектакле булып та кереп калыр, ахры. Әйтик, автор – Эльмир Низамовка – 3,55 млн, либретто авторы Р.Харис­ка – 1,49 млн, куючы режиссер Панджавидзега –  2,16 млн, аранжировщик В.Артеменкога – 1,17 млн, тавыш режиссеры В.Овчинниковка – 602 мең, дирижер Курбатскийга – 860 мең, куючы хореограф С.Мандрикка – 3,51 млн, костюмнар рәссамы Г.Гуммельга 1,86 млн сум күләмендә гонорар түләнергә тиешлеге билгеле. Рольләрне башкарган җырчыларны да ким-хур итмәгәннәр: Э.Кәлимуллина – 774 мең, Ф.Каһиров – 538 мең, А.Шәрипҗанова – 745 мең, А.Исламов – 575 мең, А.Сөләйман 532 мең гонорарга лаек булган. Кыскасы, «Алтын Казан» чыннан да алтын бәясенә төшкән. Ниһаять, яңа татар операсының сәхнәгә менүенә, аны тудыручыларның иҗаты лаеклы бәяләнүенә сөенәсе генә каладыр. Ләкин никтер куанычтан үрле-кырлы сикерәсе килми. Чөнки, беренчедән, яңа операны киң катлам тамашачы карый алачагына өмет аз, ул опера театрының даими репертуарында урын алырмы-юкмы, билгесез. Әллә шундый бәягә төшереп куелган спектакль, ике уйналганнан соң, тагын киштәгә алып куелырмы?.. Икенчедән, читтән бер көтү белгечләр, сәнгати «шабашниклар» чакыртып һәм алардан әсәр куйдырып кына милли музыка сәнгатен үстереп булуы шикле. Килгән кеше никадәр талантлы, заманча шәхес булмасын, ул безнең милләтнең рухын, үзенчәлеген барыбер ахыргача аңлый алмаячак, ул үз эшен эшләп, акчасын кесәсенә сала да китеп бара. Ятларны яллап, зур акчалар түләп, үзгәреш җилләрен күпме генә истермә, ул милләтнең сәнгатен баетмаячак. Милләтнең сәнгатен аның үзеннән үсеп чыккан талантлар гына баета һәм үстерә ала. Ә алар үссен өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен миллионлы гонорарлар түләү мәҗбүри дә түгел, нибары эш урыны – музыкаль театр ачып бирү дә җитәр иде. Композиторлар иҗат иткән мюзикллар, опералар шунда куелыр, консерватория тәмамлап чыгып та лаеклы сәхнә таба алмыйча эстрадада кадерсезләнеп йөргән җырчыларыбызга басып сайрар таллары булыр иде.

Читкә миллионлы гонорарлар түләгәндә, чын милли проект­ларга акчаның санап кына бирелүен дә искә алырга кирәк. Әйтик, «Калеб» җыены тарафыннан үткәрелгән «Безнең җыр» проектына тыйнак кына ике-өч миллион сум бүленде һәм алар шуңа сыешып, милли музыка үсешендә чын хәрәкәт барлыкка китерә, яшь композитор, шагыйрьләрне кузгатып җибәрә алды, иҗат ителгән җырлардан менә дигән концерт оештырып, халыкка тәкъдим итте. Менә шундый үзебездә яралган һәм үсәргә маясы, милләткә чын файдасы булган проектларга кызганмаска иде ул акчаны! Үз кадрларыбыз­ны үстерү дигәннән, «Алтын Казан»да опера театры оркестры белән бергә Эйленкриг оркестры да катнаша. Ә нигә әле аның урынына гаять талантлы, санаулы вакыт эчендә искитмәле профессиональ оркестр туплый алган Ильяс Камалны үз коллективы белән чакырмаска иде? Бу очракта спектакльне опера театрының даими репертуарына кертү мәсьәләсе дә җиңелрәк хәл ителер иде. Читләрне дәштереп, алардан милли шедевр көтеп миллионнар сарыф итү – җилгә очкан акчалар лабаса. Татарның үз үзгәреш җилләрен үзе истереп, үз казанын үзе кайнатырлык маясы бар әле аның, бар. Бары тик мескенлек синдромыннан котылырга һәм милли үзенчәлекләребезне кимчелек дип санамыйча, өстенлек итеп күрсәтергә өйрәнәсе генә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: