Мәдәни җомга

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ: МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ – ТӘРБИЯ ЕЛЫ ДА

Тәрбия турында уйланып утырам. Бүгенге җәмгыятьтә ул нинди хәлдә? Әйдәгез, сүзне шуннан башлыйк әле. Әгәр без тәрбиягә фәнни күзлектән карасак, ул тиешле әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләренә өйрәтү, белем бирү булып санала. Ә без нинди кешене тәрбияле дип исәплибез соң? Әлбәттә инде, яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы затларны....

Тәрбия турында уйланып утырам. Бүгенге җәмгыятьтә ул нинди хәлдә? Әйдәгез, сүзне шуннан башлыйк әле.

Әгәр без тәрбиягә фәнни күзлектән карасак, ул тиешле әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләренә өйрәтү, белем бирү булып санала. Ә без нинди кешене тәрбияле дип исәплибез соң? Әлбәттә инде, яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы затларны. Ләкин шул ук вакытта җәмгыятьтә тәрбиясез кешеләр дә бар бит. Алар яшь вакытта тиешле тәрбия алмаганлыктан, балигъ булгач та, үзләрен тупас, әдәпсез тота.

Йә, хуш, тәрбияле һәм тәрбиясез кешеләрнең үзара нисбәте җәмгыятьнең киләчәк үсешенә тәэсир итәме? Тәэсир итә, билгеле. Тарихка күз салсак, безгә чаклы да бик күп цивилизацияләр яшәгән. Вакыты белән алар юкка чыга барган. Ә ни өчен? Моның төп сәбәбе - аларның икътисади яктан түбән тәгәрәвендә түгел, ә бәлки, җәмгыятьнең рухи яктан тәмам фәкыйрьләнүендә булган. Икътисадның түбән тәгәрәве, үсеше тоткарлануы - ул төп сәбәп түгел, рухи банкротлыкның нәтиҗәсе генә булырга мөмкин. Бөтен бәла дә ахыр чиктә, кешелек дөньясының әхлакый сферасына барып тоташа.

Әхлак, димәктән, ул җәмгыятьтә яшәүче халыкларның бер-берсенә һәм шул ук җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасын һәм аның принципларын үз эченә ала.

Әгәр инде без Мәдәният елында әхлакның нигезе булган мәдәният үсеше хакында сөйлибез икән, аның алгарышы әлегә акрын бара. Бу җәһәттән бер чагыштыру да китерергә мөмкин. Әйтик, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Германия һәм Япониянең икътисады бөтенләй диярлек җимерелгән иде, әмма алар аны бик тиз арада торгыза алды. Чөнки, белүебезчә, алманнар да, японнар да икътисад белән мәдәниятне тиң күрүче халыклар.

Мәшһүр әдип Ф.Достоевскийның "Дөньяны матурлык коткарыр" дигән гыйбарәсе хәзерге чорда бик популяр булса да, ул бүгенге көн таләпләренә җавап биреп бетерми кебек. Ник дигәндә, язучы үзенең әлеге фикере аша кешеләр бер-берсен яратырга, бер-берсенә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга тиешлеген алга сөргән. Әлбәттә, дөньяны матурлык саклап кала ала, ләкин әлеге дә баягы рухи матурлык кына.

Бүгенге көн яшьләре өлкәннәргә ышанмый, дибез. Анысы бер хәл. Шул ук вакытта алар Көнбатышның гомуми мәдәниятен, идеологик чикләүләр, догмаларның юкка чыгуын да рәхәтләнеп кабул итте. Бүгенге җәмгыятьнең рухи кризис кичерүенең тагын да зуррак сәбәпләре дә бар, билгеле. Әйтик, Борынгы Мисыр пирамидаларына тиң булырдай коммунизм төзү идеалларыбыз юкка чыкты. Булган геройларыбыз да югалды. Элеккерәк чакларда Русиядә халыкның рухын баетып торучы язучылар Толстой, Чехов, Достоевскийлар булган. Шуннан соң аларга алмашка герой-атчабарлар, герой-рекордчылар, ударниклар, галәмне яулап алучылар килде. Тора-бара әлеге геройлар да иҗтимагый аңнан юкка чыкты.

Кайвакыт миңа бүгенге дөнья наркоманнардан, эчкечеләрдән, бозык кешеләрдән, караклардан, җан коючылардан гына торадыр шикелле тоела башлый. Дөрес, ХХ гасыр да моңа җитәрлек җирлек тудырды, ул безгә үзенең фаҗигале һәм кырыс сабакларын да биреп калдырды. Гражданнар сугышы, шәхес культы, бер-бер артлы кабынып торган башка сугышлар кешеләрдәге иң түбән хисләрне кабат яңартты. Моңа соңгы дәвердәге милләтара ызгышлар, матди байлыкка табыну аркасында рухи кыйммәтләрнең юкка чыга баруы да керә.

Элек без халыкны туендырып, киендереп булса, шул җиткән дип уйлый идек. Ләкин кешелек дөньясы хайваннар дөньясыннан нык аерыла шул. Ул аңлы социаль, әхлакый һәм рухи дөньядан башка яши алмый. Әгәр дә кешелек үзен табигый дөньядан өстен саный башлый икән, җәмгыятьтә кризис башлана. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә нәкъ шулай.

Тәрбия мәсьәләсендә күренекле педагог А.Макаренко болай язып калдырган: "Иң элек тәрбия турындагы фән үзе бик кызыклы. Безнең замандагы педагогик фикер ияләре hәм педагогик эшебезне оештыручы кайбер кешеләр арасында шундый фикер яшәп килә: янәсе, тәрбия эшенә махсус аерым методика кирәкми, янәсе, укыту методикасы, аерым фәннең методикасы барлык тәрбияви фикерләрне үз эченә алырга тиеш. Мин бу фикер белән килешмим. Минемчә, тәрбия өлкәсе - саф тәрбия өлкәсе - кайбер очракларда аерым өлкә булып тора, һәм ул укыту методикасыннан аерыла".

Әйе, педагог ифрат дәрәҗәдә хаклы. Тәрбия - ул һәрвакытта да тәрбия булып калырга тиеш.

Ни кызганыч, бүгенге көндә җәмгыять тормышында рухи кыйммәтләр юк дәрәҗәсендә. Җәмгыять үсеше икътисад һәм финанслар белән генә хәл ителми, ә бәлки иҗтимагый система, андагы шәхесләрнең, бигрәк тә яшьләрнең әхлакый алга китеше белән үлчәнә. Үз вакытында миңа Финляндия, Испания, Швеция, Италия кебек илләрдә булырга туры килде. Аларда яшьләрнең электр поезды тәрәзәсен вату, күннән ясалган урындыкларны кисү, урамдагы электр лампаларын бәреп төшерү турында башына да килми. Лифтларын да пычратмыйлар, почта әрҗәләрен дә җимереп ташламыйлар. Яшеллекне дә саклый беләләр, шуның рәхәтен дә күрәләр. Аз гына кояш чыгуга, шул яшеллеккә ятып кызыналар. Утырып ял итәләр, бер-берләре белән гәпләшеп утыралар.

Мәдәниятне санга сукмау, рухи гариплеккә китерә, ә ул, үз чиратында, коточкыч агрессивлыгы белән аерылып тора. Бу агрессивлык эпидемия шикелле бик тиз тарала. Классик, традицион мәдәниятне югалту җәмгыятькә җимергеч йогынты ясый. Мәдәни традицияләрне югалту җәмгыятьнең деградацияләнүенә китерә. "Культуралы кеше" һәм "интеллигент" дигән төшенчәләр бер-берсенә нык бәйләнгән. "Культуралы кеше" - алдынгы карашлы, укымышлы шәхес булса, "интеллигент" исә - фән, техника һәм мәдәниятнең төрле өлкәсе буенча белем алган һәм шул өлкәдә даими рәвештә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче социаль катлау вәкиле. Интеллигент шәхестә агрессивлык булмый. Ярым интеллигентта инде рухи бушлык һәм агрессивлык күзәтелә. Билгеле, моңа гаммәви мәгълүмат чаралары да нык булыша. Телевидение, Интернет көн саен экраннарга әхлакый бозыклык, мәрхәмәтсезлек, үтерү, көчләү турында фильмнар чыгара. Бу азгынлыкны тыю турында Дәүләт Думасы депутатлары да сөйли, хөкүмәттә дә сүз куерталар, ләкин әлегә алга китеш кенә күренми.

Сәхнәдәге яшьләрнең музыкасы да агрессивлык тойгысы уята. Ник дигәндә, бик күп музыкаль төркемнәр чыгышларында вульгар позага басып, ямьсез ишарәләр ясап, оятсыз, әдәпсез формаларга кереп бетә һәм яшьләр арасында агрессив атмосфера тудыра. Ә бит күренекле педагог В.Сухомлинский: "Бары тик җыр гына халык күңеленең гүзәллеген күрсәтә ала. Туган як җырының көе һәм сүзләре - балага халыкның идеалларын һәм өметләрен ачып бирә торган куәтле тәрбия чарасы алар", - дип язып калдырган.

Без татарда да, башка халыкларда да тыйнаклык, олыны - олы, кечене кече итә белү, чын күңелдән, булсынга эшләү, чисталык, пөхтәлек, кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, намуслылык, ата-анага булышу, аларны картаймыш көннәрендә тәрбия кылу, балаларга аң-белем бирү, каргыштан курку, тәүбә итә белү шикелле сыйфатлар бик борынгы заманнардан ук әхлак тәрбияләүдә төп маяк булып торган. Ата-ана хакын хаклау исә һәрвакыт беренче планга куелган. Бала, күрше-күлән, ятим-ярлылар, гарип-горабалар хакын хаклау да олы эш саналган. Киләчәк буында шундый сыйфатлар тәрбияләү әби-бабаларыбызның изге бурычларыннан берсе булган.

Кызганыч, әлеге традицион тәрбия чаралары хәзерге вакытта юкка чыкты диярлек. Тәрбия эше балалар бакчаларыннан алып югары мәктәпләргә чаклы сүлпәнләнде. Хәзерге вакытта тәрбия урынына бары тик укуны һәм укытудагы ярышны беренче планга куялар.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: рухи ярлылыктан арыну өчен халык педагогикасының ролен күтәрү, яшьләрне халык традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү сорала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: