Мәдәни җомга

ЧУЕНЧЫ БАЗАРЫ

Орчык Гали Ак маңгаен җигеп, Гөлҗимешен юкә кабык арбага түшәлгән йомшак печән өстенә ябылган палас өстенә утыртты да, иртүк авыл очына килеп туктады.

Авыл очында яшәүче Шәргыя белән Сәрвәрбану, Мәйсәрабану туташлар да чыклы үләндә аксыл эз калдырып, бәби итәкләрен чеметеп кенә тотып, яңа кәлүшләрен таңгы чыкка чылатып алар янына килеп җитте. Орчык Гали туташларга кычкырып сәлам бирде: “Әссәламәгаләйкүм, таң сандугачлары, азрак сабыр итегезче, менә арбадагы бик кадерле нәрсәне Гәззәбануларга тапшырам да, базарга юл алырбыз, Аллаһ боерса”, – дип арбасындагы паласка уралган төргәкне тотып, йөгерә-атлый йортлары юл аша гына торган Газзәбануларга таба ашыкты. “Әй, Ходаем, орчык Галинең кулындагы төргәк кадәр генә бит, дип”, – Гөлҗимешне кочаклады Мәйсәрабану.

Гөлҗимеш: “Әй, кызлар, Галинең кулындагы төргәктә ни барын белмисез, шырык-шырык көлгән буласыз тагын, ә” – диде. Шәргыя көлүеннән аз гына тыелып, ярымпышылдап кына: “Йә, әйт Галиеңнең серен”, диде.

“Ярыйсы. Бу төргәкне каенанам Айсылу бирде. Ул Орчык Галине үстергән бишек. Галинең әтиләрендә калган тамгалы тал бишек, вәт. Газзәбануның нарасые бар. Өч көнлек кенә, атнакич, өйлә намазы вакытында сөннәт белән дөньяга килгән”.

“Вәт, шәп бит, ә, кызлар. Шәп бит! – диде Шәргыя сикергәләп. –Димәк, бәби туена киләбез. Хәзер орчык Галине үстергән бишектә тирбәләчәк Газзәбануның улыкае, Аллаһ боерса!” – дип сөйләшеп бетүгә Орчык Гали дә кулына зур кәрзин күтәреп капкадан килеп чыкты. Йөгерә- атлый Гали кызлар янына килеп җитте. “Менә бу күчтәнәч – Газзәбанудан. Йомыркалар, каймак, ипекәй, күмәчләр, хәтта бер савыт әче катык та салган әнисе. Бәләкәч малайны күрсәтмәделәр. Кендек әбисе – Өммегөлсем апа үзе булган, вәт, кызлар шундый яңалыклар! Әйдәгез, рәхим итеп утырышыгыз да, кузгалыйк. Чуенчы базарына иртәрәк бару яхшырак булыр. Йә, әйдәгез, кыткылдашмагыз әле, кайтышлый түгәрәк уеннар уйныйсы да бар. Югары очтагы егетләр күптән базардадыр инде”, – дип дилбегәсен какты. Ат колагы күнеккән көйгә сызгырып та җибәргәч хуҗа кулына күптән ияләшкән күндәм ат кабык арбаны сыгылдырып кына юртып алып китте. Орчык Гали ат юрткан җайга уйларга бирелеп барды. “Һәй, бу Өммегөлсем җиңгәм, үзегезнең кызыгыз туса, оныгымнан колагын тешләтәчәкмен, Гали балам, дип озатып, сезгә бәби зурлык сәлам әйтеп калды”. Кызлар, авызларын тотып кына пырхылдашып көлеп алгач, Газзәбану күчтәнәч кәрзиненә каен сагызы да салды, рәхим итеп, чәйнәгез. Урманга кергәч җыр башларбыз, яме, – диде. –Мине генә чәйнәмәгез, ату аттан төшерермен, җәяү барырга туры килмәсен”,– диде дә моңлы күкрәк тавышын сак кына сузып җырлап җибәрде.

...Керим әле урманнарга,

Урман эчендә күлләр.

Чуенчы базарларына

Килер соң тагын кемнәр?

Шәп бит, кемнәр килсен: без һәм кырык тартмачылар булачак дип үзенең җырына җавап биреп куйды. Сүзсез генә ирен тыңлап барган Гөлҗимеш алда таныш сын күреп дәшеп куйды. “Алгарак кара әле, – Колга Сәлим басып тора түгелме, ә? Озын булгач, әллә кайдан күренеп тора чалыш

эшләпәсе белән. Таныш буй – үзе, сүзе... Шәргыя тамагын кыра биреп: “Шөкер кылыйк әле якшәмбебезгә, чүлмәк базарына, рәхмәт, безне җыя, уеннар да сагындырды инде”, – дип Әллүки җырын башлады. Аңа бары да кушылып җырлауны хуп күрде. Урман итәгендә юл чатында басып торган Колга Сәлим җырны күтәреп алды да, җырлый, җырлый арбага сикереп менеп утырды. Аннан ул икенче җыр башлады:

Каеннарны кисеп якма,

Кала бит көл-күмере.

Бергә җырлап, уен корсак,

Озынайта ул гомерне.

Тибә, туктамыйча тибә,

Берәү диеп бу йөрәк.

Берәү белән берәүләнсәң,

Тагын сиңа ни кирәк?

“Я, кызлар, ошадымы минем яңа җырым. Көен дә, сүзләрен дә үзем чыгардым, көтү көткәндә!”. – “Син бик сәләтле, Сәлим”, – диештеләр кызлар аның аркасыннан кагып. Сәлим, азрак сүзсез торгач: ”Бу җырны киндерче Һади кызы Кәримәгә багышладым. Чыгармыйлар шул уенга да, базарга да”... Барысы да сүзсез калды. Янында утырган утырма Солтанморат кызы Шәргыя: –Бары да Аллаһ кулында,– дип үзе уймак шәлен чеметеп кенә битен ябып, токчаеннан кәнфитләр алып, берәм-берәм таратып чыкты.

Ике сәгатьләп вакыт үтүгә яшьләр куанышып, көлешә-көлешә Дәүләкәндәге Чуенчы базарына килеп тә җиттеләр. Халык бар да шул якка юнәлгән иде. Төрле яктан да – атлар белән дә, җәяүләп тә килүчеләр күренде. Базарда да халык күп кенә җыелырга өлгергән. Көн кояшлы. Базарның икенче башында тальян моңы ишетелә, учаклар яна.

Орчык Гали атын читкәрәк туктаткач: “Йә, авыл сандугачлары, сикерегез арбадан. Сак булыгыз, базарга яшь шәкертләр дә килгән, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, юлчылар, юлаучылар, мөгаллим, мөгаллимәләр. Иң мөһиме, туташлар һәм ерак юлны якын итеп, Казан каласыннан кырык тартмачылар килгән.

Орчык Гали түбәтәен рәтләп куйгач: “Мин Гөлҗимешем белән чүлмәк алырга килдек. Ике чуен чүлмәк, дүрт кызыл балчык чүлмәк, катык оетырга, каймакка, эремчеккә кирәк булыр. Әнигә дә бүләкләр алабыз. Ә сез югалышмагыз, авылдан килгән яшьләрне очратсагыз, бергә йөрегез. Ак маңгай янында очрашырбыз, дип, Гөлҗимешен җитәкләп кырыйдагы чыклы үлән ярып алга, шау-шу килгән базар эченә кереп югалгач кына, Колга Сәлим “Сандугачлар, карлыгачлар, миңа иярегез, югалышмасагыз, кеше арасында мине тиз табарсыз –мин бу базарда иң озыны!” дип туташларга күз кысып куйды. Шырык-шырык килеп көлеп алган кызлар, бер-берсенә кулга-кул тотышып, кырык тартмачылар янына ашыктылар.

Мәйсәрабану белән Шәргыя кырыктартмачылардан бару белән сөяк тарак, тәңкәле ефәк чәчүргечләр, балчык сыбызгы сайлап алдылар. Ә Сәрвәрбану, дебет җепләр гөлләмәсе алгач, аерым кызыл атлас тасма кистереп алды да: “Менә бусы Ак маңгайга Чуенчы базарыннан бүләк булыр, ялына үреп тагарбыз”, дип, Мәйсәрабану карады. Ә ахирәте аңа карап рәхмәтле елмайды.

Колга Сәлим калфак, чуклы Казан яулыгын карап, сайлап алды һәм түш кесәсенә сак кына төреп салып куйды. Аннан тирә-ягына күз салып, учаклар ягындагы чәй табынына ашыкты. Колга Сәлимнең артыннан күзәткән кызлар: “Кәримәнең әтисе Һади абзыйкай белсә, Колга Сәлимне кыскартачак. Ул бик тә усал кеше. Кызы Кәримәне беркая да чыгармый ич!” – дип, үзара пышылдашып куйдылар. Аңа бары 14 яшь кенә ич!

Якшәмбе – базар кайный. Кемдер – сата, икенчесе ала. Шау-гөр килә мәйдан. Зур базар гөрләп тора. Зур Чуенчы базарында кемнәр генә юк. Ярты базар үзләре – Чуенчы авылы халкы, аларның һөнәрчеләре, осталары. Кәләшләр, кияүләр, җиңгиләр. Кырык тартмачылар янында да абыстайлар, асыл ханым- туташлар, түбәтәйле шәкертләр, тирә-яктан килгән кунаклар бөтерелә.

Озак кына вакыт узуга, Орчык Гали үзенең кәләше Гөлҗимеше белән Ак маңгае янына килеп җитте. Алган чуеннарын арбасына урнаштырды. Гөлҗимеш тирән, яңа кәлүшләрен кочаклап басып торганда, Колга Сәлим дә килеп җитте.

Ә кызлар кая? Әллә инде Казаннан килгән кырыктартмачылар урладымы үзләрен, озакладылар, кечерткән чыпчыклары...

Озак та үтмәде, билле прәннекләр күтәреп, бер эзгә басканда тигез атлап Мәйсәрабану, Шәргыя белән Сәрвәрбану да килеп җиттеләр. Арбага печән өстенә җәйгән паласны алып, чирәмгә җәйделәр дә, кем ни алган шуларны күрсәтеп, шатлыкларын уртаклашып, мактанышып алдылар. Сәрвәрбану тиз генә сикереп торды да, нечкә генә бармаклары белән атның ялына кызыл тасманы үреп тә куйды: “Бу Ак маңгайга базар бүләге!”, диде ул.

Бары да кул чабып, рәхмәт әйтте.

Яшьләр кем нәрсә алган, күпереп пешкән күмәчләр, пәрәмәчләр, билле прәннек, хәлвәләрдән авыз итеп, бергәләшеп куанып тәмле чәйләр эчеп, тамак ялгап алгач, Чуенчы базарына рәхмәт әйтеп кайтыр юлга кузгалдылар. Кызлар кулыннан тәмле күмәч авыз иткән Ак маңгай да ашкынып кайтыр якка юл алды. Аларга күрше авыллар да кушылды. Яшьләр көлешә-көлешә, ярыша-ярыша җырлап урман аша үткәндә акрын гына яңгыр сибәләде. Яланга чыккач яңа кәлүш кигән кызлар такмак әйтеп түгәрәк уен корып, биеделәр, уйнадылар...

Яшьләр авылга кайтып җиткәч бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, кичен сыер карарга чыгарга һәм анда Чуенчы базарыннан алган Казан калфакларын, яңа уймак шәлләрне киеп уенга чыгарга сүз куешып таралыштылар.

Әй, бу язмыш! Икенче якшәмбегә кадәр күпме үзгәреш! Күпме көтәргә була соң, киндерче Һади үзенең япь-яшь кызы Кәримәгә күрше авылның старостасы – бүкән Садриҗан белән никах укытырга сүз биргән. Сүз куешканнар, каһәрең...

Миңле Кәримәне өзелепләр яратып йөргән авыл егете Колга Сәлим кечерәеп, бәләкәйләнеп калган, бары үзе язган җыр юлларын көйгә салып, көтү көткәндә моңланып йөрер булган.

Урманнарда кошлар сайрый,

Урман эчендә күлләр...

Кәримәмне яратамын,

Мине соң кем аңлар...

Колга Сәлим чыгарган җырларны авылда, сабантуйларда, табыннарда җырлап – халык җырына күчеп килгән.

Гаҗәп, һәрбер зур авылларда берничә Гали, Сабир, Сәлим, Мөслим, Хәлил, һ.б. бик күп берүк исемле егетләр һәм кызлар үсә.

Мәсәлән Орчык Галиҗан. Орчык бәйрәмнәре үткәргәннәр хатын- кызлар ул вакытларда. Кул эшләрендә осталыкта сыналган ярышларда дөньяга аваз салган да инде Галиҗан. Шуннан аны авыл халкы Орчык Гали дип яратып дәшкәннәр. Гаҗәп туры килгән, буе да орчыктай аның.

Бака Гали – бакалы күл янында яши. Чыпчык Гали – аның бакчасы артындагы куаклыкта чыпчыклар күп булганга...

Ә колга Сәлим – буйга озын-озын, ябык. Зур ындыр басулары гомер-гомергә колгалар белән уратылса да, аларның нәселе озын, ябык булганга шулай атаганнар.

Чабата Гали – юкәдән чабата үргәнгә....

Карга Гали – ындыр артындагы имәнлектә каргалар дөньясы бай булганга...

Сыерчык Гали – бакчаларында утыздан артык сыерчык оясы булганга...

Кәнфит Гали – сатучы улы. Гел кесәсенә кәнфит салып йөргән. Кемне юлда очратса да, кәнфит белән сыйлый торган булган. Кибетче бабасыннан калган гадәте инде...

Саескан Гали – мал-туарлар күп тоткан ындыр артында гына куе куаклыкта саесканнар күп булган, шуңадыр...

Тимер Гали – атасы тимерче булган. Атларга көмеш дагалар ясаучы да, алтын-тимер куллы оста булган ул...

Һәр авылның үз исеме, кушаматлары. Һәр кемдә дә булган ул. Әй, авыл, синдә бүген кушаматлар бармы?

Мин авылга кайтам. Картәтием писарь Турьян кушаматлы булган. Икенче авылда карлыгач Миңнулла бабам яшәгән. Аларның лапасларында гел карлыгачлар оя корган, бала чыгарган. Әти-бабайлардан калган кушаматлар әле дә яши. Аллага шөкер. Кушаматлы булса да, ата-бабаларның гореф-гадәтләре, йола уеннары җырлары югалмасын, онытылмасын иде. Амин.

                                 

 Дилә Булгакова

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: