Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Бәйрәм иртәсендә өч бала әнисез калган: «Риваять» төркеме җитәкчесенең хатыны 40 яшьтә бакыйлыкка күчкән

“Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов гаиләсендә зур кайгы. Бүген төнлә хатыны Луиза үлеп киткән. Аңа әле 7 майда гына 40 яшь тулган булган.

– Хатыным авырый иде. Төнлә хәле авырайды, аңын югалтты да үлеп китте. Олы кызыма — 15, кечкенә балама 6 яшь. Авыр чагымда дусларым, туганнарым, җырчылар янымда. Ике яктан әти-әниләр исән сау. Ничек тә көчле булырга кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – ди ул.

Луизаны бүген Казанның Константиновка бистәсендәге зиратка җирлиячәкләр.

Русланга Ралинә, Аяз, Ризванны исән-сау үстерүен телибез. Сабырлык сезгә!

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев