Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Безгә нинди шура кирәк?

Республикабызда мәдәният үсешен нәтиҗәле оештыру өчен, Президентыбыз каршында Мәдәният, сәнгать шурасы төзү турында карар әзерләнә.

Анда шагыйрь, язучы, рәссам, композитор, җырчы, музыкантлар, барлыгы 34 иҗат әһеле керүе ният ителә. Шура илбашына мәдәнияттәге өстенлекле өлкәләрне билгеләргә ярдәм күрсәтеп, аларны үстерү буенча проектлар тәкъдим итәр дип уйлыйлар. Мәдәнияткә караган республика премияләрен биргәндә дә, шура үзенең сүзен әйтергә тиеш булачак. Танылган шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү кебек һәм башка шундый мәсьәләләр хәл иткәндә дә, шура әгъзаларының сүзләренә колак салачаклар, имеш. Кайбер сәнгать, мәдәният әһелләреннән бу мәсьәләгә карата фикерләрен белештек.


Гүзәл Төхвәтова, Г.Тукай исемендәге әдәби музейның директоры:

– Әлбәттә, андый  шура булу уңай күренеш. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Әмма аның эшчәнлеге шәхесләрдән тора. Сәнгать советында  төрле өлкәләрдән, шул исәптән фән тармагыннан үз эшенең осталары булыр дип ышанасы килә. Алар ике дәүләт телен дә камил белсен иде. Иҗат җимешләрен, кемнең нәрсә әйтүенә карап түгел, үзләре укып бәяли   алсалар гына, шураның эше уңышлы булачак. Анда  Мәдәният министрлыгы  яисә бүтән оешма каршындагы советларда катнашмаган, оешма җитәкчеләре булмаган кешеләр булуы шарт, дип уйлыйм.  Сәнгать советына халыкка хезмәт итүче, халык алдында дәрәҗәләре, абруйлары булган чын иҗат кешеләре сайланыр дип өметләнәм. Теләгән һәркем борчыган сораулары белән   сәнгать, мәдәният шурасына мөрәҗәгать итә алсын иде.   

Илтани Илялова, театр белгече: 

– Мондый шура күптәннән кирәк иде. Татар драматургиясенең бүгенге хәле, актерлар, режиссерлар укытуның торышы бик борчу тудыра. Җәй, имтиханнар аенда бу уңайдан иң беренче телгә килгән нәрсә – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында киләсе уку елыннан актерлар курсын бетереп атулары. Әнә, Мәскәүгә, Санкт-Петербугка барып укысыннар, имеш. Ике институтны нибары 40 лап кеше тәмамлап чыга, бу сан Россия өчен бик аз. Аның да бер өлеше генә театрларга эләгә. Казанда ел саен фәлән кадәр артист уку тәмамлый, барысы да үз һөнәре буенча эшләми, диләр.  Әмма бер өлкәдә дә 100 процент яшь белгеч үз һөнәре буенча эшкә урнашмый. Аннары укытуда җирле-милли үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Яшьләр татар театр сәнгатен бик авырлык белән дөньяга китергән Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Габдулла Кариевләрне, аларның эшен тагын да югарырак кимәлдә дәвам иткән Габдулла Шамуков, Мохтар Мутиннарны, данлыклы щепкинчыларыбыз Әзһәр Шакиров, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Ихсановаларны һәрдаим хәтерләрендә тотарга тиеш. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, кызлары кияүгә чыгып, егетләре өйләнеп чит кавем эчендә йотылучылар, кире республикабызга әйләнеп кайтмаучылар азмы? Дөрес, Мәскәүдә укыганда щепкинчылар чит-ят кавемнәргә дә кызыкмаган, телләрен дә җуймаган, чөнки һәркайсы авылда туып-үскән, ә ул вакытта   татар авыллары таза-сау иде. Хәзер исә зур-зур мәктәпләр ябылу һәм рус телле укытуга күчү сәбәпле, авылларыбыздан да ана телебезне ипи-тозлык кына белүче балалар килә. Шулар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка чыгып китә икән, бер атнада ана телебезне онытачак. 

Профессиональ сәнгать белем бирүдән башлана. Сәнгать шурасы, һичшиксез, профессиональ театрларыбыз өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итәр дип өметләнәм. 

Зөһрә Сәхәбиева, җырчы:

– Профессиональ сәнгать советы оешу бик шәп булачак. Соңгы елларда зәңгәр экран, радио эфирларын үзешчәннәр басып китүе бик борчуга сала иде. Әмма сәнгать советында бөтен белгечләрне бер казанга салып бутау дөресме икән? Җырчы, музыкант рәссамның,  архитекторның иҗат җимешенә бәя бирә алмаган кебек, рәссам, дизайнер, архитектор да шигырьне, җырны бәяли алмаячак. Рәссам, скульп­торларга – үзләренә,  җырчы, музыкантларга һәм шагыйрь, язучыларга һәркайсына үзләренә аерым сәнгать советы кирәк, минемчә. 

Рәмзия Мөхәммәтова, этнограф: 

– Әле генә Мәдәният министрлыгы каршында матур һәм нәтиҗәле эшләп килгән традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең эш юнәлешен үзгәртәбез дигән булып, анда дистә еллар халкыбызга фидакярләрчә хезмәт иткән җитәкче Фәнзилә Җәүһәрованы эштән китәргә мәҗбүр иттеләр. Аның артыннан   еллар буе бөртекләп җыелган һәм шулай ук милләтебезгә үз-үзләрен онытып хезмәт иткән унөч-ундүрт белгеч китәргә дип гариза язды. Акыллары булса, республикабызда этнографик институт ачкан булыр­лар иде. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, чынлыкта, институт хезмәтен башкарды. Фәнзилә Җәүһәрова – коеп куйган этнография институты директоры. Халык сәнгатен әнә шулай аяк астына салып таптагач, еллар буе осталык туплаган һәм фанатларча эшли белгән фәнни хезмәткәрләрне кадерсезләгәч, кем нинди мәдәнияткә ни рәвешле бәя бирергә һәм экспертиза үткәрергә җыена?!  Профессиональ сәнгать, мәдәниятнең нигезендә халык һәм милли мәдәниятләр ята ич. Халык һәм  милли мәдәниятләрне өйрәнми, сакламый, халыкка таратмый торып, профессиональ мәдәниятне үстереп булмаячак. Кырыкмаса-кырык шура оештырганчы, иң беренче әнә шуны аңлау кирәк тә бит...

Илһам Байтирәк, композитор:

– Сәнгать һәм мәдәният шурасы оештыру уе бик әйбәт. Әмма иҗат әһелләренә иҗат өчен шартлар тудыру турында да онытырга ярамый. Юкса, бер көнне профессиональ җырчы, музыкантлар юкка чыгып, шураның бөтенләй кирәге калмавы бар. Мәсәлән, хөкүмәткә иҗат берлекләрен совет заманындагыдай үз кулларына алырга нәрсә комачаулый? Рәисебез Рәшит Кәлимуллин акча артыннан куып йөрү урынына матур җырлар, җитди симфонияләр иҗат итәр иде. Композиторлар берлеге бинасын зур акчалар тотып төзекләндергәне өчен хөкемәтебезгә мең рәхмәт! Әмма бина кире хәрабә хәленә кайтмасын өчен, аны һәрвакыт карап, искерә башлаган җирләрен вакытында яңартып тору кирәк. Дәүләттән иҗат берлегенә бүлеп бирелгән акча исә шуңа керә дә бетә. Ул акчаны да икегә бүлеп бирәләр, ягъни тыныч кына музыка иҗат итәсе урынга рәисебез, елга ике мәртәбә акча соранып, сират күпере кичәргә мәҗбүр. Әйтүенә караганда, Мәскәүдә акча юнәтү бездәгегә караганда күпкә җиңелрәк. 

Совет заманында композиторларның иҗат әсәрләрен ешрак сатып алдылар. Мәдәният министрлыгында комиссия кварталга бер тапкыр җыела торган иде. Хәзер исә әсәрләребезне елга нибары бер тапкыр комиссия аша  сатып алалар. Ни кызганыч, әлеге комиссиядә консерватория профессорлары, дирижерлар, музыкантлар бар, әмма ник бер композитор булсын. 

Балалар өчен музыканы совет заманында да кирәксенмәделәр, бүген дә аның беркемгә кирәге юк. Балалар арасында музыка конкурслары үтә тора. Музыка укытучылары яңа татар  әсәрләре булмавыннан зарлана. Чайковский, Шопеннарны гына уйнап үскән яшь музыкантларның зур сәхнәләребездә татар музыкаларын башкару теләкләре булырмы соң? Чит-ятларның әсәрләрен тыңлап тәрбияләнгән яшь композиторларның киләчәктә сәнгать, мәдәният шурасына нинди көйләр тәкъдим итүен чамалавы авыр түгел. Балаларга аталган  көйләр язылсын өчен исә, композиторларны кызыксындыру кирәк. Бүген Композиторлар берлеге, совет заманыннан аермалы буларак, көй осталарының торак мәсьәләсен, хәтта социаль ипотека белән дә тәэмин итә алмый. Шулай булгач, хәерче тиеннәрен фатир хуҗаларына түләп яшәгән яшь композиторлар нәрсәгә өметләнеп иҗат итсен,  кысан бүлмәләрендә якты рухлы балалар музыкасы ничек тусын? Элек Композиторлар берлегенә зур сынау аша үтеп керәләр иде, хәзер, килегез безгә дип, үзебез яшьләрне эзләп йөрер көнгә калдык...

Рөстәм Хуҗин, рәссам:

– Президентны мәдәниятнең торышы белән таныштырып барачак шураның оешуы бик шәп. Әмма аңа хакимияткә ялагайланучы, тәлинкә тотучыларны якын китерү ярамый. Юкса бер уңай үзгәреш тә булмаячак. Бездә еш кына әйбәт идеяне дә үтерәләр. Мәсәлән, өченче бала табучы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү идеясе нинди шәп иде. Әмма электр булмаган, су кермәгән, юл салынмаган кыр уртасындагы җир кишәрлекләре өләшә башлагач, күп­ләрнең кәефләре кырылды... 

Мәдәният шурасына өлкәннәр генә түгел,  һичшиксез яшьләр дә сайланырга тиеш дип уйлыйм. Һәр буыннан берәр вәкил булса, тагын да әйбәтрәк. Чөнки өлкән буын еш кына яшьләрнең мәнфәгатен онытып җибәрә, яшьләрдә исә өлкәннәрдә булган тәҗрибә юк. Һәрхәлдә хакимияттәгеләрнең мәдәнияттәге бүгенге вәзгыятькә күзләрен ачардай туры сүзле, кыю фикерле, берәүдән дә курыкмаган шәхесләр сайланырга тиеш бу шурага. Юкса, үз фикерен курыкмыйча әйткән иҗатчыларга бездә «гаугачы» тамгасы тагып, министрлык­ларга якын да җибәрмиләр.

Рәссамнарның бүгенге хәле турында исә бертуктамый чаң сугарга кирәк. Декабрьдә мөхтәрәм рәссамыбыз Харис Якуповның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бүгенге хәлләрне күрсә, Харис ага каберендә әйләнеп ятар иде, мөгаен. Биш-алты союзга бүленүебез профессиональ мохитне сакларга комачаулый. Рәссамнарыбыз үз куллары белән, үз акчаларына, өмәләр оештырып салган күргәзмәләр залын тартып алдылар. Күргәзмә оештыру өчен бердәнбер урын - «Хәзинә» милли сәнгать галереясы калды. Әмма анда бер ел алдан чиратка басарга кирәк. Өстәвенә, Кремльдәге бу галереяга халыкны әллә ни җәлеп итеп булмый. Халык элек-электән Карл Маркс урамындагы күргәзмәләр залына йөреп күнеккән. Элек сәнгать фонды дәүләт заказларын үтәп акча эшләгән. Берлек шул акчага күргәзмәләр залын тота алган. Хәзер заказ булмагач, акча да юк. Шуңа күрә реалистик сәнгать өчен төзелсә дә,  күргәзмәләр залында заманча сәнгать күргәзмәләрен үткәреп яталар. Аларны күргәч, чәчләр үрә тора. Яшь буынны нәрсәгә өйрәтәбез? Әллә ни көч куймыйча, җиңел юл белән дан-шөһрәт казансыннар дибезме? Күргәзмә залының хуҗасы, Сынлы сәнгать музее җитәкчелеге акча эшләр өчен заманча сәнгать күргәзмәләре үткәрергә мәҗбүр. Бинаны сип­ләүгә тоткан акчаны дәүләткә кайтарырга кирәк бит. Шулай итеп, музейларыбыз акча эшләү урынына әйләнде. Ә реализм тарафдарыннан әллә ни файда юк дип исәплиләр. Киресенчә,  сәнгатьне реализм тотып тора. Третьяков галереясына, Серов, Репин экспозицияләренә әле һаман да чират торып керәләр бит.

Мөхтәрәм Харис Якуповның рухын мәсхәрәләмәс өчен, безгә, һичшиксез, ул җитәкләгән, бүген рәссам Илнур Сираҗиевкә мирас булып калган берлекне сакларга кирәк. Казнадан мәдәнияткә елына 17 миллиард сум акча  бүлеп бирелә. Язу­чы, композитор берлекләренә миллионлап дотация эләгә. Ә безнең Харис Якупов рухын саклаган берлек елына 381 мең дотациягә яшәргә мәҗбүр. Язу­чы, композиторлардан кайсы җиребез ким? Ник рәссамнарны шул дәрәҗәдә кимсетәләр? Без дә  ике дистә ел буена төрле уку йортларында укып һөнәргә өйрәнәбез, аннары алган белем-күнекмәләрне гомеребез буе камилләштерәбез. Безнең бер тюбик буяу гына да бер мең сум тора. Йөрәгемне бозып, киндер, рам бәяләрен әйтеп тә тормыйм. Берлегебездә сиксән рәссам теркәлгән. Күбесе олы яшьтә. Яшьләр килми. Талантлы яшь рәссамнар килмәгәч, взнос ярдәмендә булса да берлекнең хәлен җиңеләйтеп булмасмы, дип уртакулларны алырга мәҗбүрбез. Взнос исә елына 500 сум. Шул акчага берлекнең гомерен күпме вакытка озынайтып була? 

Соңгы елларда Казан сәнгать училищесының да дәрәҗәсе бик төште. Россия сәнгать уку йортлары арасында элеккеге абруе юкка чыкты дияргә була, чөнки анда театр кешеләре тулды, Фешин мәктәбе үлеп бара. Суриков филиалын яптылар, сәнгать буенча белем биргән югары уку йорты юк. Сәнгатькә дә спорттагы гадәтләрне кертмәкче булалардыр. Үзебезнекеләрне үстерәсе урынга, гади кешенең төшенә дә кермәгән акчага читтән футболчылар сатып алабыз. Акча беткәч, нишләрбез соң? Үзебезнең мәктәпне бетереп, картиналарны да киләчәктә читтән сатып алырга ниятлиләр булса кирәк. Әмма читләр Кол Шәрифнең Кремль янындагы соңгы сугышын, атка атланган Олуг Мөхәммәд ханны, зирәк акыллы Сөембикә ханбикәбезне сурәтләмәс, шанлы тарихыбызны тасвирламас  шул. Язсалар да, аларның картиналары бүтәнчә булыр. Хан, ханбикәләребезне аяк астына салып таптарлар...

Бүген-иртәгә сәнгать фондындагы остаханәләрне  рәссамнардан тартып алырга торалар. Кичке унга кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә, дигән чикләү кертелде. Иҗат кешесенең кичке унга кадәр генә түгел, тәүлек буена эшләгәнен белмиләр. Без, рәссамнар экстремистмы, рецидивист, ваһһабимы? Безгә андый чикләү куерга кемнең нинди хакы бар?! 

Менә шул һәм башка мәсьәләләр турында курыкмыйча әйтерлек яшьләр кирәк шурага, «туй генераллары» кебек бер шура утырышыннан икенчесенә еллар буе йөргән өлкәннәрнең «әйе, әйе», дип бөтен нәрсәгә риза булып баш кагып утыруларыннан бер файда да булмаячак.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев