Мәдәни җомга

Бер иркәлә мине, ӘНИ!

Айзирәк биш яшендә ятим калды.

Әтисе аңа бер яшь тулганда суга батып үлгән иде. Инде менә яман чир әнисен дә алып китте. Килде, бик яшисе килде Асиянең. Ул табибка, бу табибка чапты, өшкерә торган нинди генә әби-бабай янына бармады. Барысы да: “Тереләсең, тагын балаларың була әле синең, киләчәгең якты күренә”, - дип ышандырды. Тик юкка гына.... Түгелгән акчаларның, үтелгән юлларның, хәтта тулган айга карап Ходайдан гомер сорауларның да файдасы булмады. Ә дәү әнисе тулган айга карап кылынган догаларның, теләгән теләкләрнең барысы да кабул була дип сөйли торган иде. Ярты ел эчендә мәкерле чир үзенекен итте... Шул көннән башлап Айзирәкнең дә ут чәчеп торган күзләрендә ялкын сүнде, балачак китабы укылмаган да килеш йозакка бикләнде.

“Бала гына әле, тиз онытыр. Аның кебек чакта кайгының ни икәнен аңламыйлар”, - дип үзе янында ук сөйләшеп утырган туганнарының һәр сүзе йөрәгендә уелып калды баланың. “Киләчәктә кем тәрбияләр”, -  дигән сорауга җавапны да үзе каршысында ук эзләделәр. Үз фикерен әйтәсе, үзе яраткан йортта яшисе килде аның. Ләкин, яклаучысыз баланың сүзенә кем колак салсын инде... Аның ярымпышылдап: “Әнием утырткан алмагачлар өй кыегына тигәнче дәү әниләрдә яшим. Мин бит әниемә, ә әнием дәү әнигә бик тә охшаган, ул мине ярата”, - дигән сүзләрен ишетмәделәр дә хәтта. Ул йортта да килен бар, ә дәү әнисе үзе дә сырхау иде шул.

Шулай итеп Айзирәкнең тормышы башкача борылыш алды.  Әтисенең энесе Кәфил белән Сәкинә гаиләсенә килеп керде ул. Аларның эреле-ваклы өч балалары янына Айзирәк тә сыйды. Нишләсен, көннәр буе Наил, Фаил, Камилә янында кайнашты, алар кыланганны кыланды, алар эшләгәнне эшләде. Юк, кагучы, рәнҗетерлек сүзләр әйтүче, кул күтәрүче булмады аңа. Балаларына кием алсалар, Айзирәккә дә алдылар, аларны сыйласалар, кыз да кырыйда калмады. Тик, балаларын назлаганда, алларына утыртып сөйгәндә, кил кызым, бер яратыйм әле диюче генә булмады. Ул-кызларын кысып-кысып кочаклаганда, Айзирәкнең башыннан гына сыйпауны да кирәк дип тапмадылар алар. Ә кызга нәкъ менә шушы ярату кирәк. Айзирәктә үзе барып сырпаланыр кыюлык юк иде. Үсә-үсә аңа әни назы, әти кайгыртуы тагын да җитми башлады. Эх, менә үгилек кайчан сизелә икән ул. Андый чакларда кыз айга карап: “Әтием, әнием, мине күрәсезме, үзегез янына алыгыз әле. Минем дә бөтен, тигез гаилә җылысын тоясым килә”, - дип елый иде.

Санаулы еллар тиз узды. Күзләреннән моң сирпелеп торган, йомшак күңелле кыз мәктәптә дә начар укымады, җырларга яратты, шигырьләр язды. Башка күз яшләрен түгәргә теләмәде ул, бар хисләрен, уйларын җырларына салды, ап-ак кәгазь битенә тезде. Инде туганнарыннан назлар көтми иде. Аннары алларына менеп утырыр яшьтә дә түгел бит инде ул. Балачагының ул сәхифәсе дә ябык.

Айзирәк мәктәпне тәмамлагач, әнисе юлын дәвам итеп, укытучылык һөнәрен сайлады. Читтән торып укырга керде дә, район үзәгенә кайтып эшкә урнашты. Тырыш, максатчан иде кыз. Эшендә дә сүз китермәде, сәхнәдән дә төшмәде, иҗат эшен дә ташламады. Үзен үстергән гаиләгә дә шәфкатьле булды, гел рәхмәтен әйтеп, күчтәнәчләр алып кайтып торды. Тормыш ярын да башкалар кебек алай сынап, болай сынап, сайланып тормады. Миңа насыйбы миңа булыр дип, беренче егетенә үк кияүгә дә чыкты. Дөрес, аларның дуслыклары өч елга сузылды. Сынар өчен дә, сыналыр өчен дә вакыт җитәрлек булгандыр.

Соңгы вакытларда Айзирәкнең әллә нигә күңеле нечкәрде. Балачагы да, инде күптән мәрхүм булган әти-әнисе дә еш исенә төште, төшенә керде. Сәдәкалар да бирде ул, белгән догаларын да кылды. Үзе һаман: “Әй, Ходаем, үзем күрмәгән назларны балаларыма бирә алсам иде, алар ятимлекне белмәсен иде”, - дип теләк теләде. Әнә бит аның туганнары ничек дус, тату үсте. Минем дә өч балам булачак, дип тә хыялланып алды. Бала алып кайтырга әле тагын бер айлап вакыт бар иде. Күңеленең гел тулышып торуын да шушы йөклелек белән бәйләде ул.

Айзирәк хастаханәгә кергәнче, авылга кайтып, зиратка - әти-әнисенең каберләре янына барып килергә уйлады. Эштәге ирен борчырга теләмичә, узып баручы машинага кул күтәрде ул. Үзе укыткан кызның әтисе икәнен дә белгәч, таныш кеше булуына сөенеп, тыныч күңел белән машинага кереп утырды. 20 минутлык юл, хәзер үтеп китәр, иремә дә кайтып җиткәч кенә әйтермен, дип эчтән генә үз уйларына чумды. Тик, шушы уйларыннан айнырга да өлгермәде, аларга каршы якка узарга чыккан “КамАЗ” машинасы килеп бәрелде.

Менә балачактагы теләкләр кайчан кабул булды. Тормыш ямен, гаилә тәмен, ир назын тоеп яши башлагач кына, әти-әнисе Айзирәкне үз янына алды. Табиблар хатынның вафатыннан соң баланың гомерен саклап калу өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Инәлеп-инәлеп ялварган ирнең соңгы өмете дә өзелде. Айзирәк баласының әнисез, әни назын тоймыйча яшәвен теләмәгән иде шул... Нәкъ әнисе яшендә, Айзирәк кызын да үзе белән алып китте...

Фаяз тормыш иптәшенең шигырьләрен җыентык итеп туплап чыгарды. Бүген кулдан-кулга йөртеп аның китабын укыйлар, радиодан Айзирәк сүзләренә язылган җырлар да яңгырый. Кыска гына моңсу язмыш бүген бар җиһанга моң булып тарала.

 

Ләйлә Вәлиәхмәтова

Өмет

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: