Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Бай ир бәхетме?

Тормышымны дөрес кормадым! Яшь барган саен, болай дип уфтанучылар арта гынадыр, мөгаен.

Тормышны дөрес итеп кору ничек була соң ул? Бай иргә кияүгә чыгып, рәхәт тормышта яшәүме? Әллә үзең зур уңышларга ирешүме? Әллә яшәр өчен бөтенләй чит илгә китеп барумы? 

 

Алла Борисовнаны инде яшь кыз дип әйтеп булмый. Яше кырык бишләрдә аның. Иреннән аерылган, уналты яшьлек кызын үзе генә үстерә. Минем дус кызым белән алар коллегалар, шуңа да бар тормышлары бер-берсенең күз алдында. 
Берничә ел элек алар эшләгән төзелеш оешмасыннан берничә кешене Германиягә тәҗрибә тупларга чакырдылар. Алла Борисовна немец телен яхшы белгәнгә, тәрҗемәче итеп аны да алганнар. 
Германиядән канатланып кайткан ул. Үзләре барган оешманың инженерына гашыйк булган Алла Борисовна. Күрәмсең, тегесе дә битараф түгелдер, ярты еллап скайп аша көненә әллә ничәшәр тапкыр аралашып торганнар. Җәйге ялларын уздырырга Алла Борисовна Германиягә үк китеп барган. Аннан инде Алла Федорова түгел, фрау Бредер дигән ханым әйләнеп кайта.
Германиядәге ире янына күченеп китәр алдыннан, фрау Бредер бөтен коллективны өенә бәйрәмгә чакырган. Андагы үзгәрешләргә барысы да шаклар катып утырганнар. Моңа кадәр тормыштан еш кына зарланырга яраткан, дөньяда бер генә юньле ир заты юк дип санаган Алла Борисовнаны әйтерсең алыштырып куйганнар. Ире турында шулкадәр илһамланып, горурланып, яратып сөйли ул – мистер Бредер җир әһеле түгел, күктән төшкән фәрештәдер дип уйларсың. Әйе, немецлар тырыш, эшчән халык, анысына тел тидерерлегең юк. Ул әле юмарт та, миһербанлы да, сәләтле дә, һәм иң мөһиме – бай да икән. Дустым: «Мондый да яхшы иргә ник үз илендә хатын-кыз табылмады икән соң?» – дигән соравын бирми калган. Ник кешене бәхет болытыннан тартып төшерергә?!
Алай да җитәкчеләре Алла Борисовнага башта барып урнашмый, тәмам ияләшми торып, эштән тулы расчет алмаска тәкъдим иткән. 
Барысы да аңа бәхетле парлы гомерләр теләп саубуллашкан. Алла Борисовна кызы белән Германиягә – бәхетле тормыш кочагына чумарга дип очкан.  
«Бәхетле хатыннан, барып җиттек, урнаштык, ияләнеп киләбез, дигән кыска гына хәбәрләрдән тыш, ярты еллап башка төрле хәбәр-хәтер ишетелмәде, – дип сөйләде дустым. – Аннан күрмәкче, бүлектәге башка хатын-кызлар да танышу сайтларына яшертен генә күз салуларын ешайтты. Бигүк яшь һәм артык чибәр дә булмаган, өстәвенә балалы хатынга шундый ирнең күзе төшкән икән, ник әле аларга  – яшьрәкләргә һәм чибәррәкләргә ирләр күзе төшмәскә тиеш! Алла Борисовнаны кияүгә биреп күп тә узмады, тагын бер кызыбызны чит илгә озаттык. Бу юлы кияү француз иде». 
 

 

Лилия Гәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев