Мәдәни җомга

Баскан җирендә ут уйнаткан Фәридәбез иде

7 гыйнвар кичендә Казаныбызның Чуйков урамы 20 нче йортында җинаятьче берьюлы өч кешенең – ирле-хатынлны Фәридә һәм Рафаэль Төхвәтуллиннарның һәм кызлары Камиләнең гомерен өзә.

Бу котычкыч фаҗигадан соң һаман да әле аңга килә алмыйбыз...

Фәридә Хәмәтҗанова гомерен татар матбугаты өлкәсенә багышлый. Мәктәпне тәмамлагач ук, ул “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә хатлар бүлегенә эшкә килә. Казан кызы, татарчасы да бик чамалы, озак эшли алмас, дип шикләнеп кенә эшкә алган булсалар, бер-ике ай үтүгә редакциядәгеләрнең исләре китә – җиңел сөякле, тырыш, баскан җирендә ут уйнатучы кыз коллектив белән дә уртак телне тиз таба, эшне дә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә. 1991 елда Фәридә “Татарстан хәбәрләре” редакциясендә шулай ук хатлар бүлегендә эшли башлый, тора-бара сәркатиб вазифасына күчә. 1995 елдан ул - “Мәдәни җомга” газетасы хезмәткәре. Фәридә апабызның һәрвакыт йөзе ачык, күңеле шат иде. Редакциягә килгән олысына, кечесенә кирәкле сүзне таба белде. Без – хезмәттәшләре аның салмак атлап йөргәнен, йә булмаса тәрәзә аша кар-яңгырга сагышланып карап утырганын күргәнебез булмады. Безнең хәтерләрдә ул җил-җил атлап йөрүче, әйтәсе фикереңне күз карашыңнан аңлаучы, җитез, тырыш булып калачак. Фәридәбез, гомумән, моңсулана белми иде бугай. Бәйрәмнәрдә исә дөньяны шашып сөюче коллегабызның күңеле, шифалы яңгыр көткән чәчәкә таҗлары сыман, тагын да ачылып, матурланып китә иде.

Фәридә Хәмәтҗанованың олы улы Артур “Идел-пресс”та эшли, шагыйрь-язучыларыбыз иҗат иткән китапларны, газета-журналларны бастырып чыгаруда катнаша. Фәридәбез улының да нәшрият эшенә өлеш кертүенә сөенә, горурлана иде. Артур, үзенә тиң кәләш табып өйләнгәндә Фәридәбезнең шатланганнары әле дә күз алдыбызда тора. Ул шатлыкка оныклар туу куанычы ялганды. Олысы Тимурга инде 12 яшьләр чамасы. Аның эзләренә Артем басып килә.

Камиләне ул кырыгы тулып килгәндә генә тапты. Ул вакытта улы Артур -инде буйга җиткән егет. “Әле дә ярый Камиләбез бар, ирем белән бер-беребезгә карап моңаеп утырган булыр идек, бер юаныч ул безгә”, - дия торган иде. Беренче баланы үстергәндә, аның гомере өчен куркып һәм тел-теш тидермәслек камил ата-ана булырга омтылып, бала рәхәтен татымый да каласың кебек. Яшь арткан, акыл-тәҗрибә өстәлгән саен, бала үстерүләре дә бүтәнчә була башлый. Нарасыең янында узган һәр мизгелнең кадерен белә башлыйсың. Бала үстерү авыр хезмәт кенә түгел, бик сөенечле, мавыктыргыч юл, олы бүләк икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Камилә дөньяга яралгач, Фәридәбезнең күңелендә дә әнә шундый борылыш булмый калмагандыр. Ул кызын, ләззәтне озаккарак сузарга теләгәндәй, ашыкмыйча, каударланмыйча, тәмләп үстерде. Мәктәптә алган һәр “бишле”сенә, һәр ятлаган шигыренә, ясаган рәсеменә балаларча шатлана иде. Кызның нәни генә җиңүләрен дә бөтен редакциябез белән белеп торды.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Камилә Казан инновацион университетына психолог белгечлегенә укырга керде. Үзе тырышлыгы белән, бюджет бүлегенә. Ата-ана өчен тагын сөенеч, тагын мәртәбә. Кызы да үзе кебек тырыш иде. Икенче курста гына укуына карамастан, җәйге каникулларда балалар бакчасында эшләп тә өлгерде. “Әнием, мин һөнәрне дөрес сайлаганмын икән, балалар мине шундый яратты!", - дип беренче эш көненнән соң ук кайтып әнисенең муенына сарылган булган...

Чибәр, тырыш, булган кызларны егетләр дә ярата, билгеле. Берсе аерылышканнан соң да, Камиләне оныта алмыйча, ишек төбен саклый. Ә бер көнне берсен - Камиләгә, икенчесе – әнисенә ике чәчәк бәйләме күтәреп килә. Тик егет кызны моңа кадәр бик нык рәнҗеткән була ахры. Чәчкә бәйләмнәрен алучы булмый. Ишек төбендә төн кунган ятим розаларны күршеләр күргән. Аннары - 7 нче гыйнвар киче. Мәхәббәт һәм нәфрәт утында янган залим бер-бер артлы әтисе Рафаэль абыйны, әнисе Фәридә апаны һәм Камиләнең үзен пычактан үткәрә. Аннары дүртенче каттан сикереп, үз-үзенә кул салмакчы була. Росгвардиячеләр аны сикергән җирдә аяклары сынган

һәм пычак белән яраланган килеш таба. Җинаять кылуда 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин исемле егет шикләнелә. Аны ашыгыч рәвештә 7 нче хастәханәгә илтеп, операция ясыйлар. Өч кешенең гомерен өзгән залим исән кала...

Бүген иртә белән Чуйков урамындагы 20 нче йорт янына бик күп халык җыелган иде. Йөзләрдә кайгы-хәсрәттән дә бигрәк, тетрәнү чагыла. Күбесе котычкыч бу хәлгә әле дә ышанып бетә алмаган кебек. Бер-бер артлы машиналар килеп туктап, өч мәетне чыгарып тезделәр. Рафаэль абый, Фәридә апа, урталарында – 18 яшьлек кызлары Камилә ята. Йөзләре тыныч, матур. Аларның җаннары тынган инде. Без – җир йөзендә калучыларны исә кем тынычландырыр? Безгә алдагы көннән ни көтәсе дә, балаларны нәрсә өмет итеп үстерәсе? Берьюлы өч мәетне күреп, озатырга килүчеләрдә гаҗизлек, көчсезлек хисе тагын да артты бугай. Бериш хатын-кызлар шул хисләрне күтәрә алмыйча, ахыр чиккә җитеп тулган шар шикелле шартлап, хәсрәтле елауга күчте. Мәет өстендә елау мөселман гадәтенә каршы килә. Мулла эшне тиз тотты. Өстәвенә, төннән бирле буран котыра. Мәетләрне Рафаэль абыйның әтисе җирләнгән Әлдермеш авылына кайтарып җиткерәселәре бар.

Әйе, төннән бирле буран котыра. Кыш башланганнан бирле беренче көчле буран. Әйтерсең лә, табигать үзе адәм баласының вәхшилеген күреп нәфрәтләнә...

Фәридәбез белән әнә шулай көтмәгәндә мәңгегә хушлаштык. Ул инде лаеклы ялда иде. Эштән китсә дә, редакция тормышы белән кызыксынып торды. 25 декабрьдә исә коллективыбызны Яңа ел белән котларга үзе килде. Белеп килгән диярсең. Безнең белән хушлашуы булган икән...

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: