Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Башкортстанда дүрт хатын-кыз утырган машина суга төшеп китеп, өчесе үлгән

18 нче апрель көндез Башкортстанның Зианчура районындагы Ямашлы сусаклагычында коточкыч фаҗига булган: ВАЗ-21140 суга төшеп, өч пассажир хатын-кыз батып үлә, рульдә булган ханым машинадан яр буена чыгып исән кала.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы бүлеге тикшерүчеләре Күгәрче авылында яшәүче 1974 елгы ханымга карата РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 6 нчы часте (юл хәрәкәте, транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә саксызлык аркасында ике һәм күбрәк кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер бу ханымга 15 елга ирегеннән мәхрүм булу куркынычы яный. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фаҗига аркасында ун бала әнисез калган: 53 яшьлек ханымның – биш баласы, 36 яшьлек мәрхүмәнең – ике, 49 яшьлек хатын-кызның өч баласы ятим калган. рульдәге исән калган ханымның өч баласы бар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алдагы көнне рульдәге ханым хезмәттәшләре белән исерткечләр кулланган. Аннары машинага утыртып, сусаклагыч янына таба юл тоткан. Дамбадан барганда, идарәсен югалтып, суга төшеп китә. Батып баручы машинадан үзе чыгып котыла һәм ярга йөзеп чыга. Анда берәү, юеш киемдә утыручы кешене чамалап алып, ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәч, бу ханым һәлакәт турында сөйләп бирә. Полиция бүлегенә шалтыратып, хезмәткәрләр килгәч, өч мәетле машинаны су төбеннән чыгаралар. Тикшерү нәтиҗәсендә, рульдәге ханымның исереклек дәрәҗәсе 0,928 мг/л күләмендә ачыклана.

Дүрт хатын-кыз барысы да «Ямашлы» ял йортында пешекчеләр булып эшләгән. Гомере өзелгән өчесен бүген җирлиләр. 

Машина руле артында утырган ханым гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. 

 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев