Мәдәни җомга

Баланнарда бал тәме

Күз алдымнан ниндидер шәүлә шуышып үткәндәй булды.

Карачкыга кидерелгәндәй, иңсәләре, изүе салынып төшкән иске халат, шыр сөяк кенә булган нәп-нәзек ике беләк, кып-кыска итеп кистерелгән чал чәч, ап-ак йөздә утырып калган очлы борын, буш карашлы зур күзләр һәм ач яңак. Күреп алган мизгелемдә, котым очып арткарак чигендем дә, аркам белән стенага елыштым. Ул минем каршымнан югалырга ашыкмады. Киресенчә, нәкъ минем шикелле, бөкрәя төшеп, стенага сөялде. Мин аңа керфек астыннан гына күз ташладым, шул мәлдә хәлсез тавыш белән аһылдап куйдым. Шәүлә дә нәкъ шул рәвешле миңа карап тора иде.

 


Аякларымны келәмнән шуыштыра-шуыштыра атлап, олы көзге янына ук килеп җиткәнмен икән. Кеше куркытырлык котсыз кыяфәттәге шәүлә дә җиде ятныкы түгел, минеке, көзгедәге минем чагылышым иде.
Үз көчсезлегемне шулай якыннан тәүге тапкыр күрүем иде. Гаҗәп, бу юлы идәнгә сыгылып төшмәдем, бармакларымны кыймылдатып, көзгедәге чәч-керфекләремә, шәмәхә төстәге кипкән иреннәремә кагылып үттем. Йә Хода! Минме соң бу? Чигә буенда берәр ак юл күренсә, шунда ук кынага буяп, карап кына торган чәчләремне болай чал басарлык булгач, бер-ике атна гына иркәләнеп ятмаганмын, димәк…


— Әни?! – Көзгедә киленем Раиләнең миннән битәр куркынган йөзе пәйда булды. Ишекне ачып, урамнан гына кайтып кереше, ахры: өстендә сөтле чәй төсендәге кыска пәлтә, чәч бөдрәләре ак береты астына яшеренгән, кулындагы ап-ак перчаткасын да салырга өлгермәгән. Пәлтә, перчатка? Тышта чәчәкле җәй ләбаса, мәмрәп җир җиләге пешкән, бөрлегәнгә төс куна башлаган җәй уртасы!


Раилә өс-башын салмаган килеш мине билемнән кочып алды, керфек очларына яшь бәреп чыкты.
— Кибеттән… җилдертеп кенә он алып керәм дип чыгып китсәм… Ун минут үтмәгәндер… Әни! Ничекләр тордың?


Ул мине кочкан килеш әкрен генә киң диваныма утыртты, читкә тибәрелгән, кершәндәй ак юрганны ипләп кенә аяк өстемә алып япты. Минем күзем диван башында торган челтәр җәймәле түгәрәк өстәлгә, аны тутырган дару шешәләренә төште. Исәпсез-хисапсыз төймәләрнең берсен кулыма алып карадым – исемен укып, мин аның антидепрессант икәнен аңладым. Кире куйдым, яктылыкны каплап тартылган калын коңгырт пәрдәгә күз салдым. Раилә мине карашымнан аңларга өйрәнеп беткән – сикереп тә торды, пәрдәне җыерып, каптырма белән эләктереп тә куйды. Тәрәзә төбендә… кырпач кар иде. Мин соңгы тапкыр хәтерләгәндә йөзләре алсулана гына башлаган баланнар инде капка буенда мәрҗән булып янып утыра. Күрче, яфракларын ачы җилләр өзгәләп-тузгытып, аяк асларына келәм итеп түшәп бетерсә дә, балан җимеше утлы куз булып балкый…


— Әни, әллә соң мендәргә сөяләсеңме? Болай, кинәт кенә…
Киленемнең кайгыртучан тавышын кискенрәк бүлдерүемне үзем дә абайладым:
— Җитәр, – дидем баягы кебек тонык итеп. – Тәндә җан бар икән бит әле… Кызым, өйдә кына бар микән, чәч буяп алсак?


Раиләнең җеп кенә калдырып йолкынган кашлары югары чөелде. Ул мине үз акылында түгел дип уйлап алды, ахры, зәңгәр төймә кебек күзләрендә сагаю барлыкка килде. Уйлар да: ничә ай буе ятакта тере мәет булып яткан каенанасы кул-аягын көчкә кыймылдаткан шәйгә, чәч буяу турында сүз катсын да…


— Әмир кайтып керсә, коты очар. – Мин булдыра алганча елмаерга тырыштым. – Курыкма, кызым, болай булгач, җир җимертеп яшим әле мин.


Шулай диюем Раиләнең шикләрен таратты булса кирәк, ул атлый-йөгерә ванна бүлмәсендә нидер кыштырдатты, нәрсәнедер төшереп җибәрде. Мин аның курку катыш каушавын, үз хәрәкәтләренә хисап бирмәвен, акылыннан битәр, йөгәнсез хискә буйсынуын стеналар аша да күреп тора идем.


Раиләнең ай-ваена карамыйча, чәчемне элеккечә юыну бүлмәсендә, үрмә урындыкка утырып, көзге каршында буятырга булдым. Бик батыр кылансам да, бер-ике минут үтүгә, как сөяккә калган гәүдәмнең һәр күзәнәге түзалмаслык булып авырта башлады. Ничек авыртмасын – тәнемдә, чыннан да, сөяк тә тире генә шул. Түз, Зәнфирә, түз! Җан яраларына түзеп, аякка баса алгансың икән, тән сызлавына гына ничек тә түз инде син! Бетәшкән карчык төсенә кереп, дөнья белән алыш-биреш ясарга бик иртә бит әле сиңа. Ничә, алтмыш яшь туларга маташамы? Үз уемнан үземнең котым очып, урындык аркасын тибрәтеп җибәрдем. Раиләнең сары перчатка кигән кулы талдан үрелгән урындыкны җайлап кына туктатты. Шул көннәрне дә ятакка кадакланган хәлдә үткәреп җибәргәнмен түгелме? – Миңа дигән чәчәкләрне елның кәшәнкәләр чикләвеккә тулышкан татлы бер мәлендә бүләк итәләр иде. Ә бүген урамда… кырпак кар, кырпак кар. Көзнең соңгы көннәредер, мөгаен, соңгы талпынышыдыр. Соңгы тамчы булып, бәлки шушы атнада гына яңгыр яшьләре түгелеп үткәндер. Соңгы тамчы? Ә мине, нинди генә сынаулар күреп тә сынмаска-сыгылмаска тырышкан, яшәү дигән тылсымлы сүзгә теше-тырнагы белән ябышкан хатынны ятакка бәреп егарлык соңгы тамчы – нәрсә иде ул? Әткәйнең үлемеме? Юктыр. Сугыш гарасатын кичеп исән кайткан, туксан яшенә җиткән әткәйнең үлеме, ачы хәсрәт булса да, табигый хәл, һәркемнең тәкъдиренә языла торган канун бит. Әгәр дәүләт “сугыш ветераннарына фатир бирергә” дигән боерык чыгармаса, әгәр апа-сеңелләрем шул фатир артыннан төн йокыларын онытып чапмаса… Төеннәрдән генә торса да, безнең үзара араларны беркадәр бәйләгән туганлык җепләре бар иде бит әле. Бертуган апамның үз тормышы – шәһәрдә өч бүлмәле фатирда яшәп яталар. Ул-кызлары үзләре тормыш корды инде. Үги сеңелләремнең оялары да кешенекеннән ким йә артык түгел, җитеш яшиләр.


Әткәйнең өлешенә тигән бер бүлмәле фатир кыз туганнар арасын умарта күчедәй тузгытты да ташлады. Иң башлап олы апам Линүзә сүз башлады. Кызы белән кияве кеше өстендә яшәгәнче, үз куышлары булыр, фатир аларга кирәк, янәсе. Үги сеңлем Ралия дә Казанда укыган кызы өчен кайгыра иде. Төпчек сеңлебез Нәсия үзләренең ике бүлмәлесен әзсенеп тавыш куптарды. Миңа бернәрсә дә кирәкми иде: койма баганаларына тикле үз кулларым белән казып утырткан, үз көчемне түгеп җиткергән йортым бар. Эчендә – улым, киленем, оныкларым белән куышлы уйнарлык. Туганнарымның күңелен көнчелек корты кимердеме, мин аңламаган башка ни дә булса бар идеме – кунакка йөрешеп, чөкердәшеп чәй эчеп утыруларны кирәк санамадылар, чакырсам, килмәс өчен кырык сәбәп таптылар, үзем барсам, такта чәй табылса да, якты чырай әллә ни күренмәде…


Без туган нигезнең ишегалдында Линүзә апам белән Ралия сеңлемнең бер-берсенә кул күтәреп сугышуы авыл халкы теленә көлке бер вакыйга буларак керсә, әткәйнең йөрәгенә хурлык, оят, канлы күз яше рәвешендә ягылган икән. Шул хәлдән соң әткәй беркем белән күрешмәс-сөйләшмәс булып, урынга егылган, ашау-эчүдән баш тарткан. Бу хакта һай соңлап җиткерде шул үги инәй, әткәй тәмам соңгы сулышларын алганда гына миңа хәбәр итте. Яшьлеген ил тынычлыгы өчен корбан иткән әткәй кызларының гауга-җәнҗалын күтәрә алмый гүр иясе булды… Ачлык түгел, сугыш игълан итеп үлде ул. Зираттан кайткан шәйгә апа-сеңелләремнең теге бер бүлмәле фатирны гына түгел, без тәгәрәп үскән нигезне бүлешә башлаулары, уртак фикергә килә алмагач, кайсыныңдыр, урындык күтәреп, тәрәзә пыяласына китереп оруы минем өчен соңгы тамчы булды. Әткәй җаны булып шаккатып тәрәзәдән карап торган ак күбәләк күз алдымда әкрен генә кап-кара тапка әверелде, мин, йөрәгемне учлап, шул күбәләк артыннан талпындым…


— Әни, кара, хәзер үк син яраткан җирән төскә кереп бара… Бераз гына көтик тә, юарбыз.
Киленемнең йомшак тавышы мине бүгенгемә кайтарды. Зур ваннага су тутырып, рәхәтләнеп ят иде дә соң, булмас, бөтенләй хәлем калмаган. Чәчләремне утырган килеш кенә ничек кирәк алай юып алгач, Раиләнең култыгына сарылып, үз бүлмәмә чыктым.


— Сары чәчәкле озын халатымны табып бирсәң, – дидем мин киленемә. Ул, шкафны ачып, кара җирлеккә эре-эре сары кашкарыйлар төшкән халатымны эзләп бирде. Өстемдәге искене Раилә каршында салырга оялдым, таралып төшәргә торган гәүдәмне ялангач күрергә үзем дә курка идем.


— И әни, исәнлегеңә куан… Чишендереп, шушы бүлмәдә юындырдык та, чиләнә күрмәсен дип, тәннәреңне дә сыладык, – диде туры сүзле киленем, минем кыенсынуымны шул мизгелдә аңлап. – Сиңа да, безгә дә бер сынау булгандыр. Юктан оялып утырма. Әйдә, җиңнәрен кигерешәм. Аннан тавык шулпасын җылытырмын, иркәләнү бетте сиңа – кашыкны үзең тотып ашыйсың! – дип уенын-чынын бергә кушып сөйләнә-сөйләнә, халатны кигерде. – Әллә ятып торасыңмы, ашарга әзерләгәнче диюем?
— Юк!! Ятмыйм! Аркама мендәр терәп, утырып кына торам.


Мин төпсез уй чоңгылына төшүдән, кабат таш сынга әверелүдән курка идем. Шуңа күрә күзләремне йомып, гомеремнең иң матур мизгелләрен генә дисбе төймәседәй тезәргә теләдем. Нишләптер ул төймәләр минем күз алдымда чәчеләләр дә китәләр, чәчеләләр дә китәләр. Акларын гына, яп-яктыларын гына җыйыйм дисәм, уч төбемне көйдереп, утлысы йә булмаса кара күмергә охшаганы эләгә дә куя. И-и, утлы күмер учлап яшисе булмаса, бала үз әнкәсеннән калып, үги инәй белән үсәр идеме? Барысы да бер йөрәккә җыелып килә шул аның, бер йөрәккә…


Үз әнкәемне җирләгән көнне миңа сигез яшь тулган иде. Ул, мескенкәем, мин белә-белгәннән бирле, саулыкка туймый, усак яфрагыдай калтыранып йөрде. Барысы да мине тапкан көннән башланган икән. Ул чагында район больницасында нинди шартлар булсын инде… Тамак ярып мин аваз салганмын, әнием, бик күп кан югалтып, аңын җуйган. Табибларны әйтер идем, шул чагында ни өчен әткәй белән киңәшләшеп тору кирәк булган. Вертолет чакыртып, Казанга озатабыз, дигәч, әткәй теш-тырнагы белән каршы килгән. Бик көнче иде ул безнең, бәлки шул да сәбәп булгандыр…

Җаваплылыкны үз өстемә алам дигән кәгазьгә ни йөрәге белән кул куйгандыр, гомергә аңламадым… Әнкәй шуннан бик өзлегеп калган икән, тәнендә чыкмаган җаны гына бар иде… Ул үлеп, өч ай үтүгә, әткәй күрше авылдан Сәхия апаны хатынлыкка алып кайтты. Миңа сигез, апага ун, Сәхиянең ияртеп килгән кызына алты яшь, өчебездә өч төрле холык. Соңыннан, шактый еллар үткәч, уртак кызлары Нәсия дә дөньяга килде. Линүзә апам – кызу хәрәкәтле, кыркурак телле, аның эчендәгесе тышында. Мин, киресенчә, барысын да эчкә йотарга, авызымнан артык сүз чыгармаска тырышам. Ралиягә исә үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Итәгенә ут капса да тиз генә борылып карый торган бала түгел. Сәхия үзе мимылдап торган таза гәүдәле, юан беләкле, таза ботлы, шома битле – безнең үтә күренмәле, чандыр гәүдәле әниебезнең капма-каршысы; эшкә дә, телгә дә оста. Безнең авылга икенче тапкыр килен булып төшүе икән аның. Беренче ире, түбән очта яшәүче Рафаил абый, Ралия тугач, бала миннән түгел дип, икесен дә куып чыгарган булган. Боларны миңа, сер уртаклашкандай итеп, соңыннан күрше апа сөйләп ташлады.

 Менә, берничә ел үткәч, минем әткәй шушы Сәхия апаны үги инәй итеп алып кайтты. Ни дим… Әйбәт яклары да булгандыр инде аның, әллә безнең күзгә генә күренмәде микән… Әмма катылыгы белән үзәккә үтте мәгәр. Кеше алдында ай һәм кояш булса да, апам белән мин үзебез генә калганда, җелеккә төшә иде. Безнең әткәй салырга яратты. Арбасына утырып, иртән фермасына китәр иде, аннан – диңгез тубыктан. Ул исереп эшкә бара алмый ятканда, апа белән икебезне җилтерәтеп, Сәхия фермага озата. Кич буе шунда мал асты чистартабыз, тирес түгәбез. Телләшсәң, каршы килсәң, ашарга бирми тинтерәтә иде әнкәй. Аш пешергән булса, шуны базларга хәтле төшереп куяр иде… Шуңа күрә мәктәптә укуым да уку булмады минем. Өй эшең кая дип сорасалар, турысын әйтә торган идем: җитешмәдем, әткәй урынына эшкә төштем, ди идем. Үсә-үсә әнкәйнең боерыкларын колак яныннан үткәрергә дә өйрәндем үзе. Апа да телләшепме-телләшә башлады.


Апаның сигездә, минем алтынчыда укыган чак иде бугай. Безне мәктәп бакчасына эшкә чакырдылар, мәҗбүри, бөтен укучы да килә, диделәр. Сәхия әнкәй: “Бәрәңге кәтмәнлисез, беркая бармыйсыз”, – дип чәрелди. Ничек итсәк иттек, кайткач та җитешәбез бит, дип, чыгып чаптык тәки.


Мин өйгә ападан алданрак кайтып кердем. Ачулы кысылган иреннәр, борын турысында ике сыр калдырып җыерылган кашлар, бораулы караш белән очрашмас өчен башымны иебрәк газ плитәсе янына үттем дә үзалдыма ачы көлемсерәдем: чәйнең суы тамчысына кадәр түгелгән, чәйнек үзе өстәлгә җәелгән чүпрәккә каплап куелган, ипи-шикәр ише ризыклар шкафка яшерелгән иде. Өтеп алырдай кыздырган кояш астыннан янып-көеп кайтып керүемне бик әйбәт белгән әнкәй, үз ачуыннан үзе каралып, шул ук вакытта кечкенә генә этлек эшли алуына күңеленнән тантана итеп, өстәл тирәсен ялтыратып куйган иде. Дәшми-тынмый гына чәйнеккә чишмә суы салып, плитә өстенә утырттым.


— Апаң кайдадыр трай тибеп йөри, син гүләйттән кайтып кермисең, ул бер бакча бәрәңге миңа гына дигәнмени соң? Ашарга дигәндә ай-яй җитез кыланасыз, эшкә дисәң генә…
Башлана… Тамакларыннан берәр валчык ризык шома гына төшеп китә күрмәсен ди бугай әнкәй, апам йә мин өстәл артына утыруга, борын астыннан гел шушы көйне көйләргә тотына. Хәер, миңа барыбер, элегрәк аркылы төер булып тыгылган төртмә сүзләр хәзер бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга. Апам гына үртәлә аңа, эчтән кайнавы тап-тап тимгелләр булып йөзенә бәрә.


Чәй кайнаган арада Линүзә апам да кайтып керде. Ралия генә кайда булгандыр ул көнне, менә шуны тәки исемә төшерә алмыйм, әй.


— Әлләй, алҗадым! – Апа шулай диде дә чыннан да бик арыган кыяфәттә лап итеп урындыкка утырды. Аның холкы, әйтәм бит, үзенчәлеклерәк: берәр нәрсәгә ачуы чыкса, яшькелт күзләре очкын чәчә башлый, борын тирәсенә сибелгән сипкелләре дә ут булып янарга тотына.


— Яшь чакта нинди алҗау ул? Җәелеп утырасы түгел, чәйне кергәч тә эчәр идегез. Бәрәңге кәтмәнлисе…
Сәхия әнкәй сүзен төгәлли алмады, апа, бүлдереп, без кебек карашы белән аңа төбәлде дә:
— Кое артында Рафаил абый белән кочаклашып торганчы, чыгасы иең дә кәтмәнлисе иең… – дип куйды. Аның тавышыннан боз салкынлыгы бөркелде.

(ахыры  бар)

Айгөл Әхмәтгалиева

vk.com/ukytatarstan

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: