Мәдәни җомга

Айрат СИБАГАТУЛЛИН: ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ САФЛЫГЫ МӘДӘНИЯТТӘН БАШЛАНА

Илнең киләчәге имин булсын дисәк, безгә, һичшиксез, мәдәнияткә зур игътибар бирергә кирәк, чөнки мәдәният милләтнең йөзен билгели һәм шәхес тәрбияли. Узып киткән 2016 елга йомгак ясаганда да шушы ике мәсьәләгә игътибар бирү сорала. Мәдәнияткә елдан-ел күбрәк акча тотылуы сөендерә. Үткән елда, мәсәлән, республикабыз бюджетыннан безнең тармакка 14 миллиард 905 миллион...

Илнең киләчәге имин булсын дисәк, безгә, һичшиксез, мәдәнияткә зур игътибар бирергә кирәк, чөнки мәдәният милләтнең йөзен билгели һәм шәхес тәрбияли. Узып киткән 2016 елга йомгак ясаганда да шушы ике мәсьәләгә игътибар бирү сорала.
Мәдәнияткә елдан-ел күбрәк акча тотылуы сөендерә. Үткән елда, мәсәлән, республикабыз бюджетыннан безнең тармакка 14 миллиард 905 миллион сум акча бүлеп бирелде. Федераль бюджеттан исә шуның 563 миллион 194 мең сумы гына.
Халыкны берьюлы колачлый алган кино сәнгатенә шәхес тәрбия­ләүдә тиңнәр юк. Россиядәге Кино елында Татарстан кино сәнгатендә дә алга китеш күзәтелде. Мәсәлән, "Семейные хлопоты" фильмы беренче тапкыр коммерция кинотеатрларында күрсәтелә башлады. Кино сөючеләргә зәңгәр экраннар аша Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ы килеп иреште. Киләсе елга үзебездә төшерелгән тагын 11 нәфис фильмның прокатка чыгуы көтелә. Аларның тугызына дәүләт акчасы кергән. Шуңа күрә киләсе елда республикада прокатны киңәйтүгә игътибар итәргә кирәк дип саныйм. Татарстаныбыз 94,5 процентка кино учреждениеләре белән тәэмин ителгән булса да, үзебездә төшерелгән фильмнар бик аз күрсәтелә. Татарстан кино учреждениеләрен Бердәм федераль автоматлашкан мәгълүмат системасына тоташтыру буенча эшне дә дәвам итәсе бар, чөнки бүген 27 кинотеатрыбыз гына бу челтәргә кергән. Тулаем алганда, кино тармагындагы бүгенге хәлебез канәгатьләнерлек. Президентыбызның Карары нигезендә, үткән елда аеруча тырышып эшләгән 12 муниципаль районга кино күрсәтү өчен җиһазландырылган автомобиль бүләк ителде.
Халыкта мәдәнияткә ихтыяҗ арту да эшебезнең көйләнгән булуын күрсәтә. Былтыр, мәсәлән, музейларыбызга килүчеләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 35 процентка арткан. Соңгы 20 елда музейларга шулкадәр кешенең килгәне булмаган. "Казан Кремле"ндә генә дә өч миллион кеше кунак булган. Болгар, Зөя, Алабугага килүчеләр саны да шактый арткан. Узган ел күргәзмәләр дә алдагыга караганда 22 процентка күбрәк оештырылган.
Былтыр 130 еллыгы уңаеннан Габдулла Тукайның Арчадагы музеенда зур ремонт эшләре башкарылган иде. Бу мәсьәләдә "Таттелеком" компаниясе һәм аның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәм итте. Бүген шагыйрьнең Казандагы әдәби музеенда да сип­ләү-яңарту эшләре бара. Үткән елда, ниһаять, озак кына бикле торганнан соң Горький музее да эшләп китте. Яңартылган экспозицияне карарга анда төркем-төркем мәктәп балалары, туристлар килә. "Татар китабы йорты"н эшли башладык. Анда язучы Шәриф Камалның музей-фатиры да урнашачак. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан республикабызның Милли музеенда җөмһүриятебезнең бер гасырлык тарихына багышланган даими экспозиция эшләячәк. Президентыбыз Р.Миңнеханов Татарстан Сынлы сәнгать музеен реконструкцияләүгә дә акча бүлеп бирде.
Әмма муниципаль музейларда хәлләр мактанырлык түгел - 99 музей бинасының 25 проценты бик искергән. Күргәзмә залларының аз булуы да борчуга сала. Бүген респуб­ликабыздагы музей фондларының 14 проценты гына тамашачыларга күрсәтелә, ә Милли музейда бу күрсәткеч нибары 2 процент тәшкил итә. Фондларның кысынкы шартларда урнашуы экспонатларны туплау эшен сүлпәнәйтмәсме, дип борчылам. 20-30 елдан республикабызның бүгенге тарихын югары дәрәҗәдә күрсәтә алырбызмы? Кыен хәлдән чыгуның бер юлы - "ачык фондлар" булдыру. Чит илләрдә бу тәҗрибә киң кулланыла.
Театрларда да тамашачылар саны шактый күбәйде. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләрнең театрга тагын да тартыла төшүе куандыра. Дәүләт театрларында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр күбрәк куелсын дип, ел саен авыз суларыбызны корытып сөйлибез. Быел, ниһаять, дәүләт театрларында нәниләр һәм яшьләр өчен тамашалар элеккегедән ике тапкырга артты. Үткән елда театрлар турында бик мөһим карар кабул ителде. Ул унбиш дәүләт, өч муниципаль, дүрт шәхси театр коллективын үз эченә ала. Киләчәктә бюджет акчасы йөз ел тарихлары булган профессиональ театрларга гына түгел, социаль юнәлдерелгән, коммерцияле булмаган һәртөрле оешмаларга бүленәчәге канунда теркәлгән дигән сүз бу. Чөнки соңгы елларда театраль лабораторияләр, студияләр халыкта көннән-көн зуррак кызыксыну уята бара. Бу исә театраль монополияне бетерергә, иҗади көндәшлекне булдырырга, тулаем алганда, театр сәнгатен үстерергә ярдәм итми калмас.
Татарстан Мәдәният министрлыгының былтыргы коллегиясендә авыл клубларының эшен тәнкыйть­ләгән идек. Шуннан соң Илбашы Р.Миңнеханов Хисап палатасына клубларның эшен тикшерүне йөкләде. Нәтиҗәдә, авыллардагы мәдәният учакларына дөрләп янарга ирек бирмәгән ике төп сәбәп ачыкланды. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле белемле, укымышлы, ут чәчеп торган яшьләр клубларга эшкә килми һәм материаль-техник база начар. Бу кимчелекләр нигездә иске клублы авылларда күзәтелә, ә яңа мәдәният йортларының эше 91 процентка канәгатьләнерлек дип бәяләнгән. Тикшерү вакытында моннан 20 ел элек төзелгән клубларның 12, ә утыз ел һәм аннан да күбрәк хезмәт иткәннәренең 62 проценты бөтенләй ябык булган. Бүген республикабызда 844 иске клуб бар. Никадәр кеше мәдәни чаралардан мәхрүм кала! Ел дәвамында клубларның эшен халыкта популярлаштыру өчен төрле чаралар башкарылды. Бүген муниципалитетларда мәдәни хезмәт күрсәтү стандартлары эшләнә. Агымдагы елның 1 июленә кадәр Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре катнашында клуб­ларда хезмәт куючыларга аттестация үткәрү каралган. Бу һәм башка чаралар мәдәният йортларының эшчәнлеген җанландырып җибәрер дип ышанып калабыз.
Узган елгы утырышта Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында сәнгать советын торгызу кирәклеге искәртелгән иде. Бу тәкъдимне тиз арада матбугат чаралары күтәреп алды. Газета-журналларда бу җәһәттән төрле фикерләр укырга туры килде. Сәнгать советы иҗат иреген кысмасмы, дип бу мәсьәләгә берникадәр сагаеп караучылар да булды. Соңгы елларда сәнгатебездә, аерым алганда, татар эстрадасында күзәтелгән зәвыксызлык, чамадан ашу очракларын күреп, үзебез дә сәнгать советларына кайту кирәклеген аңладык. Узган елда Мәдәният министрлыгы каршында музыка, театр, рәсем сәнгате, кино, әдәбият буенча экспертлар төркемнәреннән торган киңәш советы эшләде. Белгечләр җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр уяткан әдәби әсәрләр, спектакльләр турында яисә мәшһүр шәхесләрнең истәлекләренә һәйкәл кую мәсьәләсендә үз фикерләрен әйтте. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Шуңа күрә киңәш советының эшен алга таба да дәвам иттерергә уйлыйбыз.
Билгеле ки, сыйфат җаваплылыктан башлана. Җаваплылык ул халкыңны, илеңне сөю дигән сүз. Татарстан Мәдәният министрлыгы яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан ил, Ватан турындагы музыкаль әсәрләргә бәйге игълан иткән иде. Кызганыч ки, 46 җыр, музыка арасыннан нибары бишесен генә аерып алырга мөмкин булды. Тагын ун бүләк янда калды. Конкурска әсәрләрен юллаганнарның күпчелеге үзешчәннәр яисә музыка дөньясында беренче адымнарын атлаучы студентлар. Профессиональ композиторларның ватанпәрвәрлек темасына әһәмият бирмәүләре бик нык кәефне кырды.
Бер үк вакытта Татарстан Респуб­ликасы Россия Матбугат агентлыгының милли әдәбиятлар антологиясен булдыру тәкъдимен күтәреп алды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә нәшрият советы төзелде. Әмма татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә кыенлыклар туды. Телнең матурлыгын саклый, милли уй-фикерне ачык белдерә белгән тәрҗемәчеләребез бик аз икән! Ә тәрҗемәчеләргә эш күп. Рус телле ата-аналар, мәктәптә татар телен өйрәнү авыр дип, күпме зарлана. Бу уңайдан Мәдәният министрлыгы мәктәп программаларына татар язучыларының русчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен күбрәк кертү тәкъдиме белән чыкты. Татарча укырга авырсынып, әдипләребезнең әсәрләрен бөтенләй белми калуга караганда, урыс балаларына татар әдипләрен үзләренең ана телләрендә уку файдалырак булмасмы? Татарстан Язучылар берлегенә, аерым алганда, рус әдәбияты секциясенә уйланырга нигез бар, минемчә.
Илдә-көндә китап укучылар саны кими бару борчуга сала. Соңгы биш елда республикабызда китап­ханәләр саны 31 гә кимесә дә, Татарстан барыбер иң күп китап укучы төбәкләр рәтендә. Халыкның электрон җайланмаларга күчүенә дә карамастан, китапханәләребездән кулланучылар саны алты процентка арткан.
Узган ел мәдәни мирас объект­ларын саклау, популярлаштыру өлкәсендә дә байтак эшләр башкарылды. Президентыбызның Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турындагы карары тормышка ашырыла башлады. Академия һәм собор нигезенә беренче ташларны салу дин, халыкара дуслыкны ныгыту чаралары буларак, республикабыз халкында кызыксыну уятты. Киләсе елда Зөя утрау­-шәһәре объектларын ЮНЕСКО бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирас исемлегенә кертү буенча эшне дәвам иттерү каралган. "Яңарыш" фондының Болгарны һәм Зөяне торгызу буенча тәҗрибәсен республикабызның бүтән тарихи, мәдәни мирас объектларын саклау­да, популярлаштыруда да кулланыр­га кирәк.
Әйләнә-тирә мохитне саклау елы - мәдәният елы да ул. Чөнки табигатьнең чисталыгы - җәмгыять сафлыгыннан, ә җәмгыять сафлыгы мәдәнияттән башлана. Киләчәктә тагын да күбрәк җаннарны сафландырырга язсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: