Мәдәни җомга

Айрат СИБАГАТУЛЛИН: МӘДӘНИЯТ ӘДӘБИЯТКА ЯЛГАНДЫ

Мәдәният дәүләтне, җәмгыятьне ныгыта, илдәге үзгәртеп коруларның рухи нигезе ролен үти. Тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау, хокукый, сәяси мәдәниятне камилләштерү, кешеләр арасындагы мәдәниятле мөнәсәбәт булдыру бик мөһим, - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында. Инде Мәдәният елы да үтте. Әдәбият елына аяк бастык. Мәдәният һәм әдәбият бер-берсеннән аерылгысыз, шуңа...

Мәдәният дәүләтне, җәмгыятьне ныгыта, илдәге үзгәртеп коруларның рухи нигезе ролен үти. Тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау, хокукый, сәяси мәдәниятне камилләштерү, кешеләр арасындагы мәдәниятле мөнәсәбәт булдыру бик мөһим, - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында. Инде Мәдәният елы да үтте. Әдәбият елына аяк бастык. Мәдәният һәм әдәбият бер-берсеннән аерылгысыз, шуңа күрә безгә үткән елга нәтиҗә ясап, алга яңа бурычлар билгеләү мәслихәт.

Республикабызның мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе - тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру. Бу өлкәдә узган елда без җитди эш башкардык - Болгар тарихи-архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә ирештек. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 23 июньдә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) булып узган XXXVIII сессиясендә Болгарыбызның исемлектә 1002 нче корылма буларак теркәлүе турында игълан ителде. Болгар тарихи-архитектура комплексы - Россия Федерациясе тарихи-мәдәни мирасына караган егерме җиденче объект. Борынгы Болгарда бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән, ул мөселманнарның рухи үзәге булып торган. Борынгы Болгарыбызны ЮНЕСКО исемлегенә кертү - аның дөнья күләмендә зур кыйммәтен тану ул. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Зөя утрау-шәһәрен теркәү - алдагы көнгә билгеләнгән бурычларыбызның берсе.

Узган елда ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" проекты тормышка ашырылды. Башкалабызда бик күп кызыклы чаралар булып узды. Мәсәлән, "Төрки дөньяның бөек мәгърифәтчеләре: Михмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай" симпозиумы, төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклауга, кино, музыка сәнгатьләренә, әдәбиятларына багышланган конференцияләр, бигрәк тә бөек төркмән шагыйре Мәхтүмколый 290 еллыгына багышланган конференция әдәбият, сәнгать сөючеләрдә кызыксыну уятмый калмагандыр. "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы чараларында Россиянең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән меңнән артык галим, сәнгать, мәдәният әһеле катнашты. Ноябрь азагында исә Казаныбызда ТӨРКСОЙ оешмасында теркәлгән илләрнең мәдәният министрлары Даими советы утырышы булып узды. Ул Татнефть-аренада "Turkvizyon" халыкара җыр бәйгесе белән тәмамланды. Ә республикабызда үткән Төркмәнстан, Ингушетия көннәрендә без төркмәннәр, ингушларның сәнгате, әдәбияты белән якыннанрак таныша алдык. "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы республикада яшәүче һәр татар кешесендә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр. Төрки кардәшләребез белән очрашу безгә дөньяда ялгыз, көчсез түгеллегебезне аңларга, төрки дөньяның киңлегенә, матурлыгына тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирде. Мондый очрашуларның глобальләшү заманында әһәмияте аеруча зур. Ә җырчы егетебез Айдар Сөләймановның шагыйрь Ренат Харис сүзләренә композитор Эльмир Низамов иҗат иткән җыр белән "Turkvizyon" халыкара бәйгесендә икенче урын алуы күңелләребездә горурлык уятты.

Без республикада сәнгать, мәдәниятебезне үстереп кенә калмыйча, аны дөньяга зур итеп күрсәтә белергә дә тиешбез. Бу максатта даими эш бара. Үткән елда, мәсәлән, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре булып узды. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре, Татарстан дәүләт симфоник оркестры, республикабызның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертлары булып узды. Алар белән бергә бүтән сәнгатькәрләребез дә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәскәүдә беренче тапкыр яшь композитор Зөлфия Рәүпованың "Ак бүре" операсы башкарылды. Троекуров зиратында Россиянең халык артисты дирижер Фуат Мансуровка һәйкәл ачу һәм олуг шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу да Мәскәүдә узган Татарстан көннәренең киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән мөһим вакыйгалары булды.

Моннан тыш Казахстанда, Үзбәкстанда, Словениядә Татарстан Республикасы көннәре булып узды. Республикабыз сәнгать осталарының Мәскәү хакимияте ярдәме белән һәм Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан вәкиллекләре катнашында Мәскәүдә уздырылган "Нәүрүз" төрки халыклар бәйрәмендә катнашуы, "Агыйдел" Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Ашхабад шәһәрендә берьюлы 7 мең тамашачыны сыйдырган халыкара ат спорты комплексында төркмән тулпарына багышланган бәйрәмдә чыгыш ясавы, шул ук коллективыбызның Сочи шәһәрендә "Столица мира" Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале һәм күргәзмәсендә республикабызны тәкъдим итүе истәлекле булды.

Мәгариф, рәсем сәнгате, театр, кино, китапханәләр, архивлар, музейлар эше белән бәйле халыкара проектлар да үткән елда шактый киң күләмдә тормышка ашырылды. Онлайн-конференция рәвешендә үткән "Исмәгыйль Гаспралы дөньясы" әдәби укуларында, мәсәлән, Симферопольнең И.Гаспралы исемендәге Кырымтатар китапханәсе, республикабызның Милли китапханәсе, Әзәрбайҗан Республикасының Ф.Кочарли исемендәге балалар китапханәсе катнашты.

Татар мәдәниятен сакларга, пропагандаларга Сабан туе бәйрәме дә бик ярдәм итә. Үткән елда, мәсәлән, дәүләт ярдәме белән 234 Сабан туе бәйрәме булып узды. Аларның 162се Россия Федерациясенең 57 субъектында, 67се 24 чит илдә узды.

Әдәбият елын да уңышлы уздырырбыз, дип уйларга нигез бар, чөнки үткән елда ук инде бу өлкәдә мөһим адымнар ясалды. Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге "Евразия" Язучылар берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул исә ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы белән һәрдаим элемтәдә тора. Февральдә, мәсәлән, "Евразия" Язучылар берлеге Төркиянең Искешәһәрендә төрки илләрдәге әдәби журналлары мөхәррирләренең алтынчы форумын уздырды. Анда безнең республикадан "Казан утлары" журналы баш мөхәррире И.Ибраһимов, "Сөембикә" журналының әдәби бүлек мөдире Э.Закирова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбанов катнашты. Ә инде августта Казаныбызда төрки илләрнең әдәби журналлары баш мөхәррирләренең җиденче форумын үткәрдек. Бу чараларда без төрки әдәбиятының тирән тамырлы булуына, байлыгына, төрлелегенә кабат инандык, офыкларыбыз киңәеп китте, мөхәррирләребез дә яңа сулыш белән, тагын да рухланып эшләп киткәннәрдер, дип уйлыйм. Ел дәвамында шагыйрь һәм язучыларыбызның Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстанга барып, каләмдәшләре белән аралашып кайтулары эзсез үтмәде, иҗат багланышлары тагын да ныгый төште. Билгеле булганча, Татарстан Язучылар берлеге татар китапларын бүтән телләргә тәрҗемә итү буенча да зур эшләр алып бара. Язучыларыбызның Казан хакимияте белән бергә 30 яшь авторның әсәрен рус теленә тәрҗемә итү буенча зур эш башлап җибәрүләре үзе генә дә ни тора. Үткән елда Казанның Мәдәният идарәсе белән бергә гамәлгә куелган һәм тормышка ашырылган "Әдәби ишегаллары" проекты шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. "Евразия" халыкара Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган Мәхмүт Кашгари исемендәге премияләргә Айгөл Әхмәтгалиева, Айдар Хәлим, Хисаметдин Исмәгыйлевнең лаек булуы, Айгөлнең исә бәйгенең Баку шәһәрендә узган йомгаклау турында 13 төрки ил язучысы арасында икенче урынны яулавы - безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык. Төрки әдәбиятны пропагандалауга зур өлеш кертүләре өчен Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташның - ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган Мәхтүмколый, Хатыйп Миңнегулов, Лена Шагыйрьҗан, Флера Тарханованың Токтогол медальләре белән бүләкләнүе дә зур дәрәҗә. Шагыйрә Луиза Янсуарның "Белла" Россия-Италия үзәге тарафыннан гамәлгә куелган Б.Әхмәдуллина исемендәге әдәби премиягә ия булуы да әдәбиятыбызның киләчәге өметле булуны күрсәтә.

2015 елга билгеләнгән зур бурычларыбыз арасында - төрле электрон җайланмалар аркылы татар китабын пропагандалау, республикабыз хакимияте белән берлектә ветеран язучыларга матди ярдәм күрсәтү, бакыйлыкка күчкән әдипләребезне искә алып, каберләренә һәйкәлләр кую, хәтер кичәләрен оештыру, яшь талантларга иҗат өчен шартлар тудыру, Татарстан Язучылар берлеге каршында яшь язучыларны туплау, балалар һәм яшүсмерләргә атап язылган әдәби әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсен яхшырту, яңа талантларны иҗатка тарту эшен тагын да җанландыру, төрле бәйгеләр аша язучыларыбызны драматургиягә җәлеп итү, халыкара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән проектларга ярдәм күрсәтү, ТӨРКСОЙ оештырган әдәби чараларда актив катнашу кебек бик мөһимнәре бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: