Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Айгөл Ганиева-Гыйниятуллина: Мәдәнилекнең нигезе - әхлак

Милли мәдәниятебезнең бүгенге хәле турындагы сорауга зәвыгы, фикере булган күпләр уңай җавап бирергә ашыкмас.

Чөнки ул сыйфатын гына түгел, үз йөзен, асылын да җуя бара. Моның төп сәбәбе - җәмгыятьнең һәр өлкәсенә котылгысыз рәвештә базар мөнәсәбәтләренең үтеп керүе. Сәнгатьнең дә бизнеска көйләнүе исә үзешчәнлек, халтура, фальшь  өстенлек итүгә китерде. Шөкер, намуслы һәм талантлы сәнгатькәрләр үз юлыннан тайпылмыйча иҗат итеп килә. Шул ук вакытта югары художестволы әсәрләр тудырырга көченнән килмәсә дә, танылырга теләүчеләргә, яисә ансат юл белән акча эшләүне максат итеп куючыларга бүген юллар ачык. Боларын гомумгавам халык аеруча үз итә. Ни өчен дигәндә, кешене уйлау һәм матурлыкны күрү-тою сәләтеннән әкренләп биздереп киләләр. Телевидение, реклама, гаммәви-техник чаралар моны тырышып башкара. Әлеге «массачылык» сәнгатьнең барлык төренә – җыр, бию, әдәбият, театр, рәсем, кино һ.б. тирән үтеп керде һәм псевдосәнгать, китч (зәвыксыз, арзанлы, тышкы якка игътибар бирү) рәвешендә җәмәгатьчелекне яулап килә. Соңгы берничә дистә елда мәгъ­лүм сәбәпләр нәтиҗәсендә (техник мөмкинлекләр арту, рухи продукциягә контроль бетү, түбән, әхлаксыз сәнгатьнең мода рәвешендә тәкъдим ителүе һ.б.) псевдосәнгатьнең югары сәнгатьне кысрыклый башлавына китерде. Иң аянычлысы шул: массачылык белән элитар сәнгать арасындагы чик юкарганнан-юкара бара. 

Чыннан да, талантлы, зәвыклы моң иясе белән янәшә тавышсыз, көйсез җырчының акырып торуларына тамашачы күнегеп бетте. Икесе бер сәхнәдән җырлагач, ул аларның икесен дә чын сәнгать дип кабул итә. Әдәбият белән дә шул ук хәл, вакыйгага корылган буш, бер укып ташлый торган китаплар кызык хәзерге кешегә. Уйландыра, баш эшчәнлеген таләп итә торган фәлсәфи әсәрләрне халык, гомумән, укудан бизеп бара. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: хөкүмәттән тормыш алып барырлык ярдәм күрмәгәнлектән, сәнгать әһелләре иҗатларын гомуммассага юнәлдерергә мәҗбүр.

Барыннан да бигрәк, зур җитәкчеләрнең чын сәнгать дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән әсәрләрне үз итүләре аптырашта калдыра. Совет чорын искә төшерсәк, ул вакытта халтурага берничек тә ирек бирелми иде. Түрәләрнең югары зәвыклы булуыннан гына түгелдер бу. Союзга алумы, премияләр бирүме – сәнгатьнең иң югары таләп­ләреннән чыгып хәл итү эшне әлеге өлкәдәге профессионалларга, олпат сәнгать әһелләренә ышанып тапшырудан, уртак фикер белән хәл ителүдәндер дип уйлыйм. Кемнәрдер халык массасының яратып кабул итүен халыкчанлык сүзе белән акларга маташыр. Гафу итегез, бүгенге көндә хәтта халыкчанлык үзе дә төп критерий була алмый. Халык бит ул сабый бала кебек, ни каптырсаң – шуны йота. Кызганыч, көйсез-моңсыз җыр тыңлап, интернет челтәрләрендәге «шигырьләр»не укып рухи ләззәт алган чордашларның зәвыгы бик түбән төште. Әдәбият дәресләренең мәктәптә бөтенләй укытылмавы яисә бик аз күләмдә укытылу яшь буынның да бу өлкәдә зәвыксыз тәрбияләнүенә китерә.

Әлеге проблема бер бездә генә түгел. Массачылык бөтен инсаниятне яулап алып килә. Алдынгы илләрнең дә акыллы затлары матурлык идеалының җуела баруына борчыла. Алар дөнья тотучыларның моны махсус эшләүләре, барлык халыкларны да уйлый, фикерли белми торган соры массага әверелдерү планы алып баруы турында яза. Җансыз-рухсыз зомбилар белән идарә итү рәхәт бит! Әмма күңел түрендә Җир язмышы белән уйнаучылар кайчан да булса бер иманга килер дигән өмет чаткысы бар, ни дисәк тә, аларга да шушы кешеләр дөньясында яшисе бит, яңа планета әлегә ачылмаган, ахыр чиктә.

Башка халыклар белән чагыштырганда, безнең хәл бераз гына башкачарак. Әлегә ислам дине белән бәйле, гасырлар буе формалашкан милли холкыбыз яши. Совет чорында да әхлакый йөзебезне югалтмадык, чөнки коммунистик мораль шулай ук кешене рухи сафлыкка өндәде. Әмма соңгы берничә дистә ел эчендә татар халкының рухи-әхлакый тормышында зур үзгәрешләр бара. Шартлыча әйткәндә, без катлы-катлы хәрабәләр өстендә торабыз. Искесен җимердек, яңасы әле дә булса ачыкланып җитмәгән. Тарих кабатлана – ХХ йөз башында да зур рухи күчеш, тетрәнү кичергән идек. Зыялы катлам «Шәрекъмы яки Гаребме» дип бәхәсләшкәндә, замана җилләре рус дөньясына бөтереп алып керде. Хәзер инде ул сорауны кабатлау мәгънәсез. Без руслар белән бергәләп Көнбатышка, төгәлрәк әйткәндә, «американча» яшәү рәвешенә туксан процент йөз белән борылдык. («Американча» дигәндә, ислам диненә капма-каршы булган матди яшәеш, тән рәхәте өчен яшәү күздә тотыла). Бүгенге көндә татарның, шул исәптән үз дәүләте булмаган башка халыкларның да максаты - глобальләшү ташкынында ничек тә булса милләт буларак үзеңнең асылыңны сак­лап калу. Ә милләтне саклауда мәдәният һәм сәнгатьнең төп чара булып торуын онытмыйк!

Ирада Әюпованың «Мәдәният – халык көзгесе» мәкаләсендә («Мәдәни җомга» 7 февраль, 2020 ел) «Һәр чорда иң кыйммәтле нәрсә – тарихны, мәдәниятне саклау, чөнки алар киләчәк буыннарның мәдәни кодына әвереләчәк», дип яза. Әмма дәүләт оештырган күпчелек проектлар төп максатка – милли мәдәниятне саклауга җавап бирә дип әйтеп булмый. «Үзгәреш җиле», «7 көн эчендә кино» проектлары, «TAT CULT FEST» фестивале һ.б. татар кешесенең холкын, министр әйткән «мәдәни код»ны – дөньяны рухи-әхлакый танып белү үзенчәлеген исәпкә алып башкарылмый. Аларда татарлык исемдә генә чагыла. Без, дөнья мәйданына чыгабыз дип, киресенчә, гомумглобализациягә ташланабыз. 

М.Хәбетдинованың яңа буын татар яшьләре сәнгатенә биргән бәясе белән килешми мөмкин түгел («Реформаторлар», «Мәдәни җомга», 24 гыйнвар, 2020 ел). Галимә яшьләрнең әхлаксыз күренешләрне, бозыклыкны сәхнәгә менгерүләренә, буыннан-буынга килгән милли рухи кыйммәтләрне җимерүләренә борчыла. Бер караганда, алар татар сәнгатен заманга ярак­лаштыра кебек. Бүгенге яшь татар тамашачысын җәлеп итү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, дөньядан калышмау - максатлары. Әмма нинди генә заман килсә дә, кешене кеше итүче сыйфат – әхлак булып калачак. Чын сәнгать кешенең интим тойгыларын уятуга түгел, ә рухи чистарынуга китерә. Татар эстетик фикеренең ислам әхлагы белән бәйле формалашуын онытырга ярамый. Шушы төрки-ислами дөньяга караш безне ХХI гасырга кадәр китереп җиткерде. Алга таба да шуны саклый алсак кына исән калачакбыз. Киләчәк татар мәдәниятен үстерүләренә өметебезне баглаган яшьләрнең бу өлкәдә дөрес юлны сайлаулары мөһим. 

Игътибар итәсездер, соңгы елларда кибет киштәләрендә хәләл продукция арта, кафе-рес­тораннарның күбесе хәләлгә күчә бара. Димәк, ихтыяҗ бар. Матди ризыкка ихтыяҗ булгач, рухи азыкка да ихтыяҗ булачак дигән сүз. Хөкүмәт, һичшиксез, проектлар эшләгәндә, боларны игътибарга алырга тиеш. Ислами карашлы тамашачыга юнәлдерелгән чаралар күбрәк булса, «мәдәни код»ны саклау һәм киләчәк буынга җиткерү ансатрак булыр иде.

Совет чорыннан ераклашкан саен, аның уңай яклары сагындыра. Мәдәният хезмәткәрләренә карата «культура-агарту эшчәнлеге алып баручы» дигән сүз куллану үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Сәнгать әһелләренең һәм мәгънәви, һәм сәнгати яктан камил әсәрләр тәкъдим итү генә түгел, халык алдында үзләрен җаваплы тотарга тиеш­леге һәрдаим аңлатып торыла иде. Бүген халыкның рухын билгеләүче катламга нәкъ менә шул җаваплылыкның җитмәве күренә.

2020 елны сынау елы дисәк тә була: алда киләчәгебезне хәл итүдә мөһим роль уйнаячак чараларның берсе – халык санын алу мәшәкате тора. Бу мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә зур җаваплылык төшә, дигән сүз. Сәнгать аша халкыбызның тамырларын искә төшерү, милли горурлык хисләрен кузгалтып җибәрү зарур. «Батыр яуда сынала» дигәндәй, кемнең ничек үз халкына хезмәт итүе шушы көннәрдә күренәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев