Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Айгөл Ганиева-Гыйниятуллина: Чын һәм ялган милли геройлар

Һәр халыкның күңеленә, җанына якын үз геройлары була. Әлеге герой үзенең үлмәс даны белән тарихка кереп калган шәхес, халыкның өмет-хыялларын чагылдырган фольклор герое, яисә милли холыкны, ментальлекне туплаган әдәби әсәр каһарманы булырга мөмкин. Бу геройларның милләт өчен әһәмияте бик зур.

Халыкның яшәү рәвеше дә, иман-кыйбласы да, үткән тарихы, характеры, теләк-омтылышлары да аларда чагыла. Башка халыклар да шул геройлардан чыгып милләткә бәя бирә, алар аша безне таный. Шуңа милли геройларны әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылдыру зур җаваплылык таләп итә. Әгәр ул тарихи шәхес булса, монысы икеләтә җаваплы, чөнки иҗатчы бу очракта өр-яңа образ тудырмый, ә милли герой инде халык хәтерендә булганлыктан, аның яңа якларын ача, тулыландыра. Мисал өчен, Сөембикәне алыйк. Инде менә ничә гасыр ул әдәбиятта, сәнгатьтә, халык авыз иҗатында яшәп килә. Ханбикәгә карата шулкадәр мәхәббәт сак­лау­ның сере нидә икән? Мөгаен, язмышы тарихыбызның җәрәхәтле чорына туры килүендәдер. Укымышлы, зыялы, мәгърифәтле булуын да яратканнардыр. Тарихта аның икътисади реформалар үткәрүе дә билгеле. Алардан бигрәк, сарай бәкләренең Сөембикәне улы белән бергә Мәскәүгә әсирлеккә озатып җибәрү – үз патшасын коллыкка бирү кебек ялгыш адым ясауга әрнү дә бардыр. Мәңге кичерелмәстәй үкенечле хата. Халыкның ханбикәгә карата олы хөрмәт хисләре аның рухи кичерешләрен аңларга тырышу белән дә бәйле, күрәсең. Сөембикә фаҗигасе – ул татар милләтенең фаҗигасе. Ватанны югалту кайгысын, гомерлек ачы язмышка дучар ителәчәк халыкның хәсрәтен бөтен тирәнлегендә тойган иҗатчы гына Сөембикә фаҗигасен үз әсәрендә сурәтли ала. 

Сөембикә турында язылганнар арасында сокланырлык, көчле әсәрләр дә, бик уңышлы чыкмаганнары да бар. Рус әдәбиятында хәтта аны пычратып күрсәткәннәре дә очрый. Үзебездә, нигездә, ханбикәнең гүзәллеген һәм бөеклеген төрле яклап ачарга омтылу булса, Ренат Харис либреттосына куелган опера аптырашта калдырды. Анда ханбикә мәхәббәт яссылыгында, анда да ире Сафагәрәй белән түгел, ә Кошчак белән сөяркәләр буларак яктыртыла. Моны ничек кабул итәргә? Бүгенге көндә ул гади тарихи шәхес – ханбикә генә дә түгел бит, ул – татар милләтенең горурлык, тугрылык, гүзәллек һәм сафлык символы. Р.Харисның Сөембикә образын кечерәйтүе турында матбугатта һәм интернет челтәрләрендә чагылыш тапкан фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Ханбикәбезне горур һәм мәһабәт хатын-кыз итеп күреп ияләнгәнгә һәм шулай булырга тиеш дип уйлаганга, күрәсең, әлеге опера кәефне нык төшерде. 

Сәнгатьнең тәрбияви яктан да зур вазифа үтәвен онытмаска кирәк. Нәкъ менә сәнгать әсәрләрендә бирелгән милли геройлар яшь укучыга үрнәк булып тора, милли шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә. Либретто авторы ХХI гасыр тамашачысын күздә тотып, вакыйгаларның Урта гасырларда баруын, ул вакытта ислам әхлагының көчле булуын, шәригать кануннарының катгый үтәлүен игътибарга алмаган. Дөресен әйткәндә, мин үземнең үсмер кызымны «Сөембикә» операсына алып барганчы башта уйланыр идем. Сәнгатьтә тарихи дөреслекне чагылдыру мәҗбүри түгел диелсә дә, әзерлексез тамашачы әсәрдән рухи ләззәт кенә түгел, мәгълүмат та ала бит.

Татар милли хатын-кыз образы башкалардан, бигрәк тә Европа хатыннарыннан инсафлыгы белән аерылып тора. Бу буыннан-буынга килгән милли-дини тәрбия белән бәйле. Сөембикәнең кеше буларак, яратырга да, яратылырга да хакы булган, әлбәттә. Әмма татар кешесенең аңында зыялылык, ватанпәрвәрлек, тугрылык, гүзәллек символына әверелгән, гасырлар дәвамында халкыбызның рухи байрагы булган милли образдан бүген сөяркә ясарга хакыбыз юк. Сәнгатьтә ул бары милли героиня буларак кына сурәтләнә ала, ә гади хатын-кыз буларак бирелгәндә ул татарның йөз аклыгы булган «Сөембикә» символын җимерү булып чыга. Операның тамашачы тарафыннан уңай бәя алуы художество ягыннан уңышка ирешүен күрсәтә. Шулай да, күп көч куеп һәм чыгымнар тотып эшләгәндә әлеге операның татар күңеленә ничек тәэсир итәчәген мәшһүр иҗатчыларыбыз алдан чамаларга тиеш иде. Ахыр чиктә без кем өчен иҗат итәбез, дигән сорау туа.

Берәүгә дә сер түгел, сәнгать гомер бакый идеяләр коралы булып тора. Хакимлек итүче сыйныф аның бу сыйфатын үз максатларында файдаланырга тырыша. Патшалар, ханнар заманында да бу шулай булган. Совет чорында исә сәнгатьнең бөтен тармаклары да партия күрсәтмәләренә хезмәт итәргә мәҗбүр ителә. ХХ йөз ахырында исә халыкның рухи яшәеше идео­логик кысалардан арынгач, сәнгатьне күңел ләззәте һәм эстетик зәвык бирү чарасы буларак карау, шулай ук миллилек формадан бигрәк эчтәлектә бирелү – чын асылга кайту чоры башлана. Әмма, ни кызганыч, 90нчы еллардан башлап, дәүләт үзе өчен кирәге калмаганга санаган язу­чыларны, иҗат әһелләрен читкә тибәрде. Үз көнен үзе күрер­гә тиеш булган сәнгать кешесе халыкны агарту урынына, аңа, киресенчә, сыйфатсыз әсәрләр, очсызлы кәмит тәкъдим итеп, акча эшләү юлына басты. Бусы инде бүгенге көн сәнгатенең иң аянычлы хәле.

Соңгы елларда Россия тарафыннан бөек державачылык сәясәтен тормышка ашыру өчен, сәнгатьне кабат коралга әйләндерү тенденциясе үсеп килә. Телевизион фильмнар турында әйтеп тә тормыйм, Г. Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен генә мисалга китерәм. Моннан өч ел элек шушы ук «Мәдәни җомга» газетасында әлеге романның Г. Исхакый иҗат иткән «Зөләйха» драмасына пародия итеп эшләнүен язган идем. Хәзер дә шул фикеремдә калып, мәкаләдән өзек китереп үтәсем килә. «Ике әсәрдә дә төп герои­няларның ирләрен үтерәләр, үзләрен сөргенгә сөрәләр, икесенең дә уллары әсәр ахырында исемнәрен алмаштыра. Әмма бу хатыннарның тормыш позиция­ләре, яшәү мәгънәләре аерыла, шуның белән ике әсәрнең идея­-максаты капма-каршы булуы ачыклана. Исхакый Зөләйхасы - күпме рухи һәм физик газаплар күреп тә, динен, иманын саклап калу өчен гомерен дә кызганмаган милли герой. Бөек язучыбыз үзенең драмасында милләт һәм диннең бөтенлеген, аларның кеше тормышында мөһим факторлар булуын, кешене кеше итүче рухи төшенчәләр булуын ассызыклый. Г. Яхина Зөләйхасы исә, киресенчә, акрынлап иманыннан яза. Вагонда барганда ук яулыгын сала, оятын югалта. «Стыдно не было. Все, чему была научена, что затвердила с детства, – отступило, ушло», ди автор. Исхакый Зөләйхасы хәләл ире Сәлимҗанны үтерүдә катнашкан рус ире Петрны агулап үтерә. Яхина Зөләйхасы ире Мостафаны үтергән Игнатовка гашыйк булып, төннәрен аның ятагына чума. 

Исхакыйда Зөләйха, улының рус рухание булырга җыенганын белгәч, аннан баш тарта. Үлер алдыннан Захарның Әхмәткә әйләнеп, ислам динен кабул итүен белгәч кенә улын кичерә. Яхина әсәре ахырында исә Игнатов Зөләйханың улы Йосыф Вәлиевне Иосиф Иванович Игнатовка үзгәртеп таныклык язып бирә. Бер әсәрдә малай урыстан татарга, икенчесендә татардан урыска әйләнде» («Зөләйха»га хыянәт // Мәдәни җомга, 2016. – 4 март). Милләтнең рухи яшәеше турыдан-туры сәнгатькәрләр тәкъдим иткән иҗат продукциясенә бәйле. Яхинаның Зөләйха исемен сайлавын очраклы дип кем әйтер икән? Халык хәтерендә яшәп килгән Исхакый драмасындагы рухын, иманын саклап, намусына тугры калган горур милләт вәкиле урынына үткәне белән хурланучы, нәсел дәвамын башка кавемгә күчереп, «дөньяга күзен ачкан» хатын-кыз образы, минемчә, халык хәтерен бутау өчен махсус иҗат ителгән.

Кемнәрдер бәхәскә керер, Яхина романында сурәтләнгән вакыйгаларга охшаш хәлләр булган, Игнатов кебек, эчеп-косып яткан, кешеләр үтергән адәмгә гашыйк булып, улын урыска яздырган очраклар да бар дияр. Әмма әдәби әсәрнең максаты булганны язу гына түгел бит, төп асылны аңа салынган идея-мәгънә хәл итә. «Зөләйха күзләрен ача» нигезенә астыртын мәгънә салынуы турында татар кешесе һичшиксез уйланырга тиеш. Әлеге әсәрнең куркыныч ягы тагын шунда – төп героиняны – татар тормышына, холкына бернинди катышы булмаган хатынны милли герой буларак тәкъдим ителүендә. Роман күп телләргә тәрҗемә ителде, хәзер киносы төшерелеп, дөньяга таралачак. Безне белмәгән башка халыкларга татар хатын-кызы Яхина Зөләйхасы образында кабул ителәчәк. Совет чорында да ялган тарих хөкем сөрде, кызганыч, хәзер дә уйлап чыгарылган ясалма милли геройлар әдәбиятны-сәнгатьне басып килә.

Шулай ук матбугатта Г.Исхакыйның «Остазбикә» повесте буенча кыска метражлы фильм төшерелүе турында мәгълүматлар бар. Милли юлбашчы әсәренә мөрәҗәгать итү сөенечле күренеш, әлбәттә. Тик вакыйгаларның бүгенге көнгә күчерелүе генә ризасызлык тудыра. «Остазбикә» кебек классик әсәрнең хронотобын автор биргәнчә генә калдырсалар, аңламаслар дип уйладылар микән? Мисал өчен, В. Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» романын яисә Л. Толстой әсәрләрен хәзерге заманга күчерүнең хаҗәте булмаган кебек, «Остазбикә»не дә ХХ гасыр башы картиналарында карау гыйбрәтле дә, мәгълүматлы да, күпкә мәгънәлерәк, кызык­лырак та булыр иде кебек. Сценарийны Наталья Абрамова исемле рус язучысыннан яздырып (табигый, ул кемнеңдер тәрҗемәсе белән эшләгәндер инде), аннан кабат татарчага тәрҗемә иткәннән соң, Исхакый әсәреннән нәрсә кала икән анда? Режиссер Ренат Кәримов повестьтан «эчтәлек һәм хис-кичерешләр» генә калдыруы турында әйтә. Әмма эчтәлек һәм хис-кичереш­ләр генә фильмның максаты була алмый. Алар төп идеяне тапшыручы чара ролен генә үтиләр. Сәгыйдә – биологик яктан бала табарга мөмкинлеге булмаса да, рухи яктан ана булуга ирешкән хатын-кыз. Вахит хәзрәтнең зыялы, затлы нәселенә бетү куркынычы яный. Нәселне саклап калу ыругны, милләтне саклау дәрәҗәсенә үстерелә. Шуңа профессор Резеда Ганиева әлеге образны югары бәяләп, милләт анасы дип атый. Кино төшерүчеләребез Сәгыйдәнең шул ягына игътибар итәргә бурычлы. 

Дистә еллар буе тотып торган идеология юкка чыккач, сәнгатьтә пропаганда булыр­га тиеш түгел дигән фикер барлыкка килде. Әйе, барлык сәнгать төрләре дә иң беренче чиратта матурлык тудыра. Кызганыч, безнең хәлебез хөр дәүләттә яшәгән халыклар белән бер түгел. Бу – бик зур аерма. Бездә – ачы сагышын да, җан сыкравын да, барлык алсу хыялларын да бары сәнгать әсәрләрендә генә чагылдыра алган гаҗиз халыкта – сәнгать дөньяга карашыбызны, телебезне һәм, гомумән, милләт буларак үзебезне саклауда, милли аң тәрбияләүдә төп рольне башкарып килә. Ягъни, сәнгать милли пропаганданың төп чарасы да булып тора. Ә милли геройларыбыз исә – хәтер сакчылары. Кем булуыбызны искә төшереп, үткән ачы тарихыбызны хәтерләрдә яңартып, алдагы буыннарга үрнәк, өлге булып торучылыр, киләчәккә безне рухландыручылар. Шуңа да һәр сәнгать әһеле чын милли геройны сурәтләүгә җаваплы карап, аның гаять мактаулы һәм изге эш икәнен аңлап иҗат итсен иде диясе килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев