Айдар Гарипов: Без дә студент идек...
Ул чорда татар теленә, әдәбиятына караш йөзләрчә игътибарлырак булган икән.
Безнең студентлык чоры узган гасырның 70-80нче елларына туры килде. Хәзер ул чорны каралтып күрсәтәләр; икътисади торгынлык, азык-төлек кытлыгы, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы белән бәйлиләр. Әйе, муллыкта яшәмәдек, ләкин салкыннан туңмадык, ачлыктан интекмәдек. Авыл бәрәңгесеннән өзмәде. Ул чорның маргарины да бүгенге ак майдан тәмлерәк иде кебек. Без Пионерлар урамындагы дүртенче тулай торакта яшәдек. Аена 40 сум стипендия түләделәр. Бүлмә өчен күпме алганнарын да хәтерләмим. Телевизор, суыткыч ише уңайлыклар бар иде барын, әмма асылда суыткыч ролен форточканың тышкы ягына эленгән азык-төлек сеткасы үтәде.
Ә менә китаплар күп иде. Уку барышында, йөзләрчә рус һәм чит ил классикларының, татар әдипләренең әсәрләре белән танышырга туры килде. Аларның барысында да диярлек беренче урынга әхлак-тәрбия мәсьәләләре күтәрелә иде. Укытучыларыбыз да, белем бирү белән бергә, шушы юнәлештә эшләде. Шуңа күрә ул елларның рухи халәте күпкә баерак, мәгънәлерәк, кешеләре дә шәфкатьле hәм ярдәмчел булгандыр.
Ул чорда татар теленә, әдәбиятына караш йөзләрчә игътибарлырак булган икән. Нәкъ шул елларда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетында рус-татар бүлеге ачыла. Ул мәктәпләр өчен татар hәм рус теле укытучылары әзерли. Ел саен бүлеккә 75-90 студент кабул ителә. 1977 елда оешкан 107, 108, 109 нчы уку төркемнәрендә дә 75 студент белем алды. Безнең Казан педагогика институты татар теле укытучылары әзерләү буенча бөтен Идел буе өчен иң мөһим һәм хәлиткеч уку йорты булды. Безнең белән бергә Пензадан, Нижгар, Төмән, Чуашстан, Самара өлкәсе, Башкортстаннан газиз Ана телебезгә гашыйк укучылар җыелган иде. Бу еллар Казан дәүләт педагогика институты тарихына да алтын хәрефләр белән язылган. Тарихи уку йорты, эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыгып, 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1977-1978 уку елларында ул СССРдагы 250 пединститут арасында иң яхшысы дип табыла һәм хөкүмәтнең күчмә Кызыл Байрагына лаек була.
Институтның I-II курс студентлары тулысынча тору урыны белән тәэмин ителде. III-IV курсларда инде укуда тырышлыгыңнан тыш, җәмгыятьтәге файдалы хезмәткә катнашуга, ДНД рейдларына йөрүгә дә игътибар бирелде. Аннары шәһәркүләм өмәләрдә катнашу да исәпкә алынды. Әйтик, группабыз белән Г.Камал исемендәге яңа театр бинасы төзелешендә катнашырга туры килде безгә...
Иң мөһиме, әлбәттә, белем алу. Бүген дә милләтебез горурлыгы булган фән докторлары – Мирфатыйх Зәкиев, Фoат Галимуллин, Фәрит Хатыйпов, Әнвәр Шәрипов, Рүзәл Юcупoв, Рифат Сверигин... кебек мөгаллимнәр укытты бит безне. Кафедра җитәкчелеге күренекле язучылар, артистлар, шагыйрьләр белән күптөрле очрашулар үткәрде. Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәби Дәүлиләрнең студентлар белән очрашуга теләп йөрде. Түгәрәк өстәл артында “Казан утлары” журналында басылып чыккан яңа әсәрләр, әле кибетләрдә күренә генә башлаган китаплар буенча фикер алышулар үтә иде. Күп очракта мондый кичәләр артистлар, җырчылар катнашында узды.
Институтның актлар залында Сара Садыйкова белән очрашу әле дә күз алдында. Татар халкының бөек шәхесе яшел калфак һәм ап-ак күлмәктән, елмаеп, сәхнәгә чыгып баскач, зал көчле кул чабуларга күмелде. Татар һәм рус студентлары Сара ханымның фортепьянода уйнавына кушылып, автор иҗат иткән көйләрне татарча башкарды.
Шушы елларда Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәре “Казан утлары”нда дөнья күрде. Моңа кадәр таныш булмаган язучының повесте безне гашыйк итте. Яшьтән әтисез калган гаилә язмышы, биш малай – биш бертуганның үзара мөнәсәбәте, дуслыгы – гади һәм тормышчан итеп сурәтләнгән. Автор белән очрашу җылы тәэсир калдырды. Әсәрнең язылу тарихы, геройларның прототиплары турында, бик теләп, үз фикерләре белән бүлешкән иде Хәсән абый ул вакытта. Ни кызганыч, китап авторының гомере кыска булып чыкты. Берничә айдан, китабының басылып чыкканын да күрмичә, 47 яшендә арабыздан китте.
Студент тормышы – кызыклы да, тыңгысыз да бит ул. I курсны тәмамлагач, безне Кукмара районына фольклор экспедициясенә җибәрделәр. Әнвәр Шәрипов җитәкчелегендә Күкшел, Мәчкәрә, Тәмәй һ.б. авылларда булып, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар җыйдык, татар халкының рухи байлыгы безне үзенә гомерлеккә гашыйк итте. Хушлашкан көнебезгә, хуҗаларга рәхмәт йөзеннән, зур концерт та куйдык. Хезмәтебезгә нәтиҗә ясарга, безне Казанга алып кайтырга дип, тарих факультетының декан ярдәмчесе Фоат ага Галимуллин да килгән иде. Якташлары концерт барышында аңа да сүз бирде, танылган радио дикторы буларак, бер шигырь укуын да үтенде. Фоат абый ялындырып тормады, матур йомшак тавышы белән Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырен укыды.
Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!
Сугышка кадәр эшләгән
Донбасс шахталарында,
Эшләгән, исеме төшмәгән
Мактау такталарыннан...
Без өстәмә бу дәрес барышында аңлап өлгердек: шигырьнең көче һәм җанга тәэсире сөйләү осталыгыннан тора икән. Ә укытучыбыз, шуны аңлагандай, әле җырлап та җибәрде:
Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә.
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Керәсең төшләремә.
Халык Фоат абыйның чыгышын көчле алкышларга күмде, безгә укытучыбызның яңа сыйфатлары ачылды. 1978 елда Фәнис Яруллинның “Сулыш” исемле китабы дөнья күргән иде. Аның белән әдип фатирында күрешүне дә Фоат абый оештырды.
Шат күңел, ачык йөз белән каршы алды алар 23 студентны. Фәнис абый ап-ак күлмәктән, мендәргә сөялеп утырган да, елмаеп, безгә карап тора. Бер-бер артлы аның шигырьләрен укыйбыз, яттан да сөйлибез. Шаяртып кына, табибләр куйган диагнозын да искә төшереп алды ул.
– Алар куйган срокны күптән уздым инде, хәзер ун елымны артык яшим, – дип елмая. Күңеле күтәренке, шигырьләрен укыганга балаларча шатлана. Аерылышыр алдыннан, барыбызга да автографлы китапларын бүләк итте. Шунда гына игътибар иттем: кул куюы да аңа җиңел генә бирелми икән... Әйе, нык рухлы, көчле шәхес иде Фәнис абый!..
Студент тормышы лекцияләр белән зачет-имтиханнар алышынып торган елга кебек бит ул: үз агымы белән ага бирә. Лекцияләр, практик дәресләр, ә аннары сизми дә каласың, сессия вакыты да килеп җитә. Атналар буе “дилдалайлык”та йөрү сессия вакытында йокы белми ятлауларга өнди. Төнге уникеләргә кадәр, кызлар белән бергәләп, темалар кабатлыйбыз, кайсыбыз алда билгеләнгән теманы ныграк ятлап алган, җавапны шул тезә. Нәтиҗәдә, курс арты курс алга таба бара.
Билгеле, туган йортларыбызга каникулларга кайткан чагында да безне “сәхрә” көтми. Барыбыз да авыл җиреннән бит, өйгә кайтуга ук салам-печән әзерләү, хуҗалыкны алып бару – безнең өстә. Авылны ташлап булмый. Төп эшебез белем алу булса да, күңелебез авылда, тамырларыбыз җиргә тоташкан. Җаныбызда крестьян психологиясе яши. Бервакыт, ашханәгә барганда, Алан егете Фәрит, куе печән баскан скверны күреп: “Вәт бозау арканларга шәп урын”, – дип юкка гына ярып салмады...
Шатлыклары, борчулары белән тәүге курслар да артта калды. Без дә шомардык бугай, имтиханнарга керү алдыннан калтырап торулар бетте. Кемдер төнге каравылчы булып балалар бакчасына, кемдер заводка урнашты.
Йөк төяү-бушатулардан да йөзне чөермәдек. Бервакыт, вагон-холодильникка туңдырма төяргә баргач, алты-җиде татлы ризык ялап, тамакларыбызга салкын тидереп кайткан идек. Вагонеткаларны эткәндә, тәгәрмәчләре чокырга туры килгәч, аларны чыгара алмый интеккән сабаклар да истә...
Аннары бүлмәдәге дүрт егет тә газ аппаратлары заводына төнге сменага эшкә урнаштык. Студент буларак, гел төнге сменада эшләргә рөхсәт иттеләр. Хезмәт авыр түгел. Билгеле бер формада калайлар киселеп куелган. Шуны, махсус платформага салып, пресс белән бастырасың. Минут эчендә заготовка газ миченең арткы яки алгы өлешенә әйләнә, кайнар цехта буятасы гына кала. Сменага ике йөз форма ясарга кирәк. Планны тулысынча тутырмасак та, 70-80%ка үтәгәнбездер. Иртәнге дүртләрдә кайтып кына мендәргә борын төрттек...
Казанның тире эшкәртү комбинатында да эшләп алдык әле. Ул вакытта республиканың һәр колхозында 600-700 баштан да кимрәк сарык асралмый, шәхси хуҗалыкларда да мал күп иде. Татарстан туннар өчен чимал әзерләүдә СССР күләмендә алдынгы урыннарда барды.
Амбардай иркен, биек түшәмле фабрика бинасы. Эчендә сарык тиреләре эскертләп өелеп ята. Махсус чаннарда тирене җебетеп, барабаннарга тарттырып эшкәртәләр. Йонын бер тигезлектә калдырып кыркалар. Чимал дистәләрчә операция аша уза. Электромоторлар гөрелди. Кышын, тыштан салкын һава кереп, бөтен җирне пар болыты каплап ала. Резин итекләр киеп, тачкаларда дистәләрчә тирене тегендә-монда күчерергә, буяу цехына, киптерү цехына алып барырга кирәк. Шуңа күрә безнең белгечлекне пропускларга “относчик-подносчик” дип язганнардыр да инде. Фабрика ял көне дә туктамый. Исе-хушы борынны ярып керсә дә, көненә ун сум түлиләр. Бу инде зур акча. Мондый хезмәт хакын югары квалификацияле токарьлар яки әйдәп баручы инженерлар гына ала. Фабрикада эшләүчеләрнең күбесе – авылдан килеп урнашкан, авыр хезмәттән курыкмаган, шәһәрдә төпләнеп калырга теләгән егетләр һәм кызлар. Күп кенә эш кул хезмәте белән башкарылса да, мех комбинаты эшкәрткән тиреләр бик сыйфатлы. Алардан тегелгән туннар, үзебездә генә калмыйча, Мәскәүгә, хәтта чит илләргә дә озатыла иде...
IV-V курска җиткәндә, күпчелек студентлар шәһәр тормышына ияләнеп тә бетте. Курсташларыбыз арасында 150-180 сумлык “Электроника”, “Весна” кебек кулга тотып йөри торган магнитофоннар пәйда булды. Җылысы булмаса да, әле кибетләрдә сирәк очрый торган, студентлар өчен бик тә модалы ясалма туннар күренә башлады. Үзем дә, ул вакытта студентның төп атрибуты булган, дипломатны, вак-төяк базарыннан, егерме биш сум акчамны җәлләмичә, сатып алганым хәтердә...
Институтта да, тулай торакта да җитәкчелек ягыннан артык басымны сизмәдек. Кызлар белән бер бинада яшәгәч, тәртип бозулар сирәк була иде. Укытучыларыбыз да, ай саен булмаса да, рейдлар ясап тора, яшәү шартлары белән кызыксына. Яшьләр, кибетләрдә сатылмаса да, каяндыр Высоцкий җырларын яздырып алып кайта. Бәйрәмнәрдә уку залында дискотекалар оеша, төрле кичәләр уза. Җәйләрен уен-биюләр урамдагы “пятачок”ка күчә. Тирә-якка татар-рус бию көйләре яңгырый. Ул вакытта иң кәттә техникалардан саналган “Ява” мотоциклында шәһәр егетләре дә танцыга җыйнала. Урамдагы уеннарның сугыш яки җәнҗал белән тәмамланганын бөтенләй хәтерләмим.
Студентларга төрле ташламалар каралган. Автобус, трамвай-троллейбусларда билет ярты гына бәя алына. ДОСААФ белән институт арасында килешү төзелгән. Машина йөртү таныклыгы алу өчен түләү 120 сум булса, студентка - 60, мотоциклга 50 урынына 25 сум иде. Мотоциклга “права”ны күбебез шушында укып алдык.
Без укыган елларда Толстой урамында студентлар ашханәсе (“Межвузовская” дип йөртелә иде) ачылды. Иң уңайлысы – комлекслы аш. Менюга беренче һәм икенче ашлар, ипи һәм чәй кергән. Бәясе 30-35 тиен. Очсыз да, чират та тиз бара. Соңрак бу тәртипне башка ашханәләр дә кертә башлады...
Шулай итеп, күңелдә онытылмас хатирәләр калдырып, үзенең борчу- мәшәкатьләре белән биш ел үтеп тә китте. Кулыбызга дипломнар эләктергәч, Казан урамнары буйлап җырлый-җырлый, Пионерлар урамындагы тулай торакка юл алдык.
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, моң гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да...
Йә Ходай, болар барысы да кичә генә булган кебек иде, ә санап карасаң, 40 ел үтеп киткән. Кабатлап булмас, гомер буе сагынырлык яшьлек! Бүгенге җәмгыять агышына күз ачып карасаң, җаныңны ачытырдай хакыйкать тә чиксез. Йә, менә без һичбер эштән чирканып тормыйча, йөген дә бушаттык, зәмһәрир салкын кичләрдә ДНД бригадасы булып, Казан тынычлыгын саклап йөрдек. Ә хәзерге яшьләрнең, безнең шикелле авыллардан килеп, турыдан-туры университетларга керү һәм, иң мөһиме, һичбер блатсыз көенчә һәм бер тиен дә акча түләмичә уку, белем алу мөмкинлеге бармы? Тагын да яманы – ел саен йөзәрләгән студентны үзенә каршылап, йөзәрләгән егет һәм кызларны бәхетле итеп, зур тормышка, газиз телебез хакына көрәшкә чыгаручы ИНСТИТУТ кайда? Һәм олы бер милләтнең яшәү умырткасы, белем казаны, мактанычы булган Ана телебезне укытуны нигә туктаттылар? Телсез дә, белемсез дә калган татар милләтенең киләчәге бармы?
Без бәхетле илнең бәхетле бер буыны булып яшәдек. Ә балаларыбыз, оныкларыбыз нишләр?..
Саба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев