Мәдәни җомга

Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?

Зарланган ирләрне җенем сөйми. Эшләгәнсең икән – җавап бирергә кирәк дип саныйм. Ләкин ир башым белән тормышта үзем дә хәл итә алмаслык проблема тудырдым. Ничек чишеп чыгарга моны?

Хатыным Гөлназ белән өйләнешкәнгә биш ел булды. Икебез дә авылда туып-үстек, Казанга укырга дип килгән җиребездән монда төпләнеп калдык. Ул тел белгече булырга укыганда мин инде югары уку йортын тәмамлап, эшли башлаган идем. Туйлар уздырып, өйләнештек тә, Казанда төпләнеп калдык. Гөлназ да башта эшен көйләргә теләде, бала алып кайтырга иртәрәк, барасы җиребезгә барыйк, иркенләп яшәп калыйк дип хәл иттек. Икебезгә дә шулай уңайлы иде. Гаиләме инде бу, бала кирәк дип әйтеп торган әти-әнине дә тыңламадык, үзебезчә, заманча яшәргә тырыштык. 
Бер ел элек бер кызга гашыйк булдым. Аннан башка берәүне дә уйлый алмыйм. «Синең кеше» була бит әле менә – ул шундый. Бөтен әйберебез, тормышка карашларыбыз туры килә. Аның чәченнән килгән исенә кадәр яратам. Хатыныма әйтеп, аерылышырга да уйлаган идем. Гаебең булгач, алай җиңел генә әйтеп булмый икән ул. Әнә шулай суза-суза бер ел очрашабыз инде. 
Хатын да җүләр түгел. Ничек сизәләрдер ул хатын-кызлар, белмим. Шикләнгән инде, күрәсең. Бәлки телефонны ачып, язышканнарны укыгандыр. Ничек булса да, авырга узган Гөлназ. Бала тапмыйбыз дигән карарга икебез бергә килдек, саклану аның җаваплыгында булгач, мин шулай булыр дип уйлап та карамадым. Башкача болай сузып йөрү мөмкин түгел, барысын да ачыктан-ачык сөйләдем хатынга. Истерика куптарганына гаҗәпләнәсе юк инде, аның урынында кемнең каласы килсен...
Гөлназ миңа калырга куша, гафу итәм ди. Баланы бергә үстерәбез, аңа әти дә кирәк ди. Аборт ясатырга дип әйтәм, ишетергә дә теләми. Кыскасы, мин гаепле булып калдым. Әйе, гаебемне таныйм. Ләкин ул мине фаш иткән икән, нигә дип балага узарга кирәк иде соң? Алай итеп ирне үзеңә бәйләү дөрес түгелдер ул. Хәзер китсәм дә начар, калсам да авыр. Бала хакына Гөлназ белән калсам, бәхетсез булачакмын. Ә теге кыздан башка яшәргә теләмим. Туасы баланы да кызганам. Әтисе белән әнисе бер-берсен күрә алмаган гаиләдә сәламәт психикалы бала үсә аламы соң?
Ирләрчә үз итеп аралаша торган дустым бар. Шундый хәлгә калганымны сөйләгән идем, өйләнгән ир белән очрашып йөрүче кыздан да нәрсә көтәргә кирәклеген аңлыйсыңдыр, ди. Бер дә алай кебек түгел дә инде ул үзе. Чагыштырырлыгым да бар бит. Гөлназ белән очрашканда андый хисләр кичермәгән идем. Әйе, мин гашыйк булган кыз минем өйләнгән икәнне белә иде. Ләкин мәхәббәттә гөнаһ бармы соң? Күңелең тарткан кешедән башкалар сүзенә карап кына баш тартып булмый. Ә минем аннан күңелем кайтырлык бер сүз дә, ярамаган хәрәкәт эшләгәнен дә күргәнем юк. 
Әллә инде берсе белән дә калмыйча, үзем генә яшәп караргамы? Тыныч яшәп, күңелемә кем кирәген аңларга җайлырак булыр бәлки. Ләкин өч көн дә түзмәм, мәхәббәтем янына очып барырмын кебек. 
Авырлы хатынын калдырып киткән ир-атларны гаепли идем үзем дә. Үз башыңа төшкәч, төрле яклап уйлыйсың икән ул. Шуңа күрә гаеп итмичә, уңга караргамы, сулга караргамы бу очракта – киңәш бирегез әле. Баланы табарга хәл итсә, Гөлназга ярдәм итәргә әзер, бала тудыру йортыннан да үзем алып кайтырмын дип торам. Болай язып яту ир эше түгеллеген дә аңлыйм. Ләкин кеше белән бүлешкәч җавабы үзеннән-үзе килер кебек. Заманча яшәргә теләвебез менә шундый көнгә китереп җиткерде...


Ринат

"Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: