Амур Фәләх: Гарипләргә каршы “көрәш”
Хәтерләсәгез, хөкүмәт рәисе Д.Медведев май башында “инвалидлык реформасын” анонслаган иде.
“Якын арада документ чыгачак: мин кешене инвалид дип тану кагыйдәләрен үзгәртүче карарны имзалаячакмын”, – дигән иде ул. Безнең премьерга хас булганча, барысы да уңай яңгырый: “Без срокларны кыскартабыз һәм тикшерү процедурасын гадиләштерәбез”, “Рәсмиләштерелә торган документларны электрон юл белән тапшыруга күчә башлаячакбыз”... Ә чынлыкта нәрсә?
Журналистлар тарафыннан: “Инвалидлыкны интернет аша гына да рәсмиләштереп булачак икән”, – дигәндәй шаяру сүзләре дә ишетелгәләде. Әмма проблема күпкә җитдирәк. Чөнки күптән түгел бер реформа узган иде инде. 2016 ел башыннан кешеләрне инвалид дип тану ысулын кискен үзгәрттеләр – баллы система барлыкка килде. Аның буенча, тормыш өчен мөһим булган функцияләрнең юкка чыгу дәрәҗәсен билгеле бер таблица буенча бәяли, шуңа карап теге яки бу инвалидлык төркемен билгели башладылар.
Һәм менә тагын. Безнең бай державада инвалидларга ярдәм системасы белән нәрсә булды соң? Алдагы реформа нинди максатларга ирешмәгән һәм ни өчен беркем дә моның өчен җаваплылыкка тартылмаган? Хөкүмәт рәисенең “социаль” урынбасары Татьяна Голикованың “көчле” сүзе нәрсәне аңлата? “Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү өчен дәүләт чыгымнары 2024 елга 20 тапкырга артачак”, – дигән иде булса кирәк.
Голикованың әйткәненә килгәндә, сүз картларны өйдә карау программасын финанслау турында гына бара, хәзер моңа елына нибары 100 млн сум акча тотыла, ә 2020 елдан – 2,1 млрд сум сарыф ителәчәк. Бу исә бер ай эчендә түләнә торган инвалидлык буенча пенсияләр суммасыннан күп тапкырлар азрак. Монда да тоташ экономия булачак – программа койка-урыннар санын киметүгә китерәчәк, димәк, тагын күпмедер санда хастаханәләрне ябарга мөмкин булачак. Ә аннары алар урынына торак яки сәүдә үзәкләре салып куярга була!
Реформага вакыт җитте, сүз дә юк. Моңарчы булган үзгәрешләрне бөтенләй уңышсыз булды дип әйтү дөрес булмас. Хәер, косметик үзгәрешләр белән генә бәла-казаны җиңеп булмый шул. Россиядә көчсезләргә ярдәм итү системасы бик каты череде.
* * *
Инвалидларны дарулар белән тәэмин итү (бушлай яки ташлама белән) проблемалары турында бик күп әйтелгән инде. Менә, мәсәлән:
– шифаханәләрнең ташламалы категорияләргә: диабет, онкоавыру, астма, Альцгеймер авыруы һ.б. рецептлар буенча киң таралган чирләрне дәвалау өчен дарулар гел-гел булмый;
– җирле үзидарә органнары дарулар белән тәэмин итүне гражданнарның чынбарлыктагы ихтыяҗларын исәпкә алмыйча планлаштыра;
– ташламаларга ия булучыларга дарулар җибәрү финансланмый;
– рецепт яздырып алу өчен инвалидлар ай саен 3-8 кабинетка чиратта тору мәҗбүр;
– ташламалы дарулар сатып алуга тотылган шәхси чараларны компенсацияләү механизмы юк;
– ташламалы кешеләр өчен даруханә челтәре көннән-көн кыскара...
Күргәнебезчә, инвалидларга дару ярдәме системасы күп очракта аларның бу ярдәмне алмавын күздә тота. Әйтергә кирәк, биредә бик күп нәрсә сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм системаларының төбәк җитәкчеләре шәхесенә бәйле: кайберәүләр әлеге проблемаларны хәл итү өстендә актив эшли, икенчеләре федераль үзәктән финанслау җитмәүгә сылтый...
* * *
Әле тагын бер хокук бар – өстенлекле исемлектәге затлар өчен шифаханә-курорт дәвалануы өчен түләү.
Аның үз тарифы бар: Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, ул шифаханә-курорт дәвалануы буенча аена 127,9 сум тәшкил итә, дәвалану урынына шәһәрара транспортта йөрү һәм кире кайту өчен – аена 18,2 сум.
Монда хата юк. Менә сиңа, кадерле льготник, 18,2 сум х 12 ай = елына 218,4 сум. Дәвалану урынына шушы акча белән бар! 127,9 сум х 12 ай = 1534,8 сум. Шушы суммага ел буе дәвалан! Бу акчаларны, тиешле гариза язып, кулга алырга була. Әмма, аларны алганнан соң, сез шифаханә-курорт дәвалануына хокукны югалтасыз. Берничә елга бер тапкыр социаль иминият фонды хисабына февральдә Чаллы яки Казанга эләгү, мәсәлән, әллә ни кыен түгел; җәй көне – бәхет елмайса яки блат буенча гына. Ә көньяк турында бик сирәкләр генә хыяллана ала...
* * *
Интернетта халык өчен ачык булган инвалидлык белән бәйле рәсми статистика бүлекләренә кереп карыйк. Анда түбәндәге таблицаларны тәкъдим итәләр: “Инвалидларның инвалидлык төркемнәре буенча гомуми саны” һәм “Инвалидларны җенес һәм яшь буенча бүлү”. Россия төбәкләре буенча бүленеш юк (ә инвалидларның федераль реестры сайтында тиешле хисаплар хроник төстә “временно недоступен”). Аның каравы, милләтнең “сәламәтләнүе” турында каршылыксыз укып була. 2012 елдан 2019 елга кадәр инвалидлар саны ел саен кимеп бара икән (!) – 13,2 млн нан 11,9 млн га гына калганбыз! 1000 кешегә 81,4 кенә инвалид икән хәзер! Россия сәламәтлек саклау хезмәтенең һичшиксез казанышы, шулай бит? Тик шуны онытмыйк, моңа бары тик II төркем инвалидлыгы булган затлар санын сизелерлек кыскарту исәбенә генә ирешелгән, алар 1,72 млн кешегә кимегән (III, “эшче” төркемдә бераз үсеш күзгә ташлана – күпләрнең икенчедән өченче төркемгә “төшерелүе” нәтиҗәсе).
Тагын бер мәгълүматны күрәбез: шул вакыт аралыгында инвалид балалар саны 560 меңнән 670 меңгә кадәр җиткән.
Өлкәннәргә килгәндә, хәтерлисездер, Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы башлыгы Максим Топилин: “Эш шунда ки, өлкән яшьтәгеләр һәм сугыш инвалидлары саны елдан-ел кими бара”, – дип ярып салды бервакыт. Бик яхшы ычкындырды – сугыш инвалидлары саны инде күптән меңнәр белән (дистәләгән меңнәр түгел) исәпләнә, ә менә өлкән яшьтәге кешеләр саны кимү турында әйтүе – бик яхшы. Чөнки бу сүзләреннән соң нибары бер ел узгач, әлеге түрә “халыкның гомере озая” дигән сылтау белән үткәрелгән пенсия реформасын дәртләнеп хуплап чыкты.
* * *
Түләүле паркинглар барлыкка килгәннән соң, шулай ук пенсия реформасы нәтиҗәсендә, инвалид булу аеруча отышлыга әйләнде, шуңа күрә инвалидлыкка ихтыяҗ да сизелерлек артты. МСЭ бюролары да моның үзләре өчен файдалы якларын сизделәр. Гражданнар әйтә: “Мин рәсмиләштергәндә, миңа гадел рәвештә җыелган белешмәләр буенча инвалидлык бирүдән баш тарттылар, ә 100 мең сумыңны чыгарып салсаң, рәсми документны каршылыксыз алырга мөмкин. Башка районнардан килгән кешеләр дә шул ук сумманы атый, күрәсең, стандарт бәя булса кирәк” (Сүз өченче төркем турында барган булырга тиеш.)
Life.ru басмасына Мәскәүдә яшәүче берәү, канәгать төстә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан: “Миңа 36 яшь, элекке спортчы. 550 мең сумга икенче төркем инвалидлык рәсмиләштердем. Аны кабат-кабат расларга кирәкми. Әгәр барлык ташламаларны исәпләсәк, култык таягы һәм даруларны акчалата компенсацияне билгеләнгән пенсия белән бергә кушсак, айлык керемем – 40 мең сумга якын. Чыгымнарны бер ел эчендә аклармын дип торам, алга таба бу акчага рәхәтләнеп яшәргә була”. Менә шулай...
Инвалидлыкны сатып алучыларны Аллаһ хөкеменә калдырыйк. Шунысы борчый: нәтиҗәдә “төркем” алырга тулы хокукы булганнардан да акча җыю очраклары ешая. “Сатарга мөмкин булган нәрсәне нигә бушлай бирергә әле?!” Ришвәтче табибләр һәм экспертлар шулай фикер йөртә. Бу системада “кул кулны юу”, әшнәлек, яклашу тәртибе бик көчле, шуңа күрә аны җимерү гаҗәеп катлаулы.
* * *
Әмма инвалидлык бирү яки озайтудан баш тарту өчен тагын бер сылтау бар – бюджет акчаларын экономияләү һәм сәламәтлек саклауның уңай имиджын булдыру турында яшерен кайгырту.
Күп кенә дәлилләр һәм күзәтүләр буенча, кирәкле эпидемиологик вәзгыять булдыру өчен шундый ук квоталар эшләнә. Узган ел Чаллыдагы бер шифаханә табибе күршемне: “Мин сездә бронхит дип язам, әмма сездә бронхит түгел” диагнозы белән “шатландырган”. Ул хәтта “ОРВИ” дип әйтергә дә батырчылык итмәгән: күрәсең, шәһәр буенча рәсми булмаган лимит бар, һәм ул вакытка (декабрь ахырына) инде “норма” тулган булгандыр. Сүз уңаеннан, күршемдә пневмония булып чыкты...
Күрәсең, инвалидлар санын кыскарту буенча тәкъдимнәр дә госпитальләштерүләр санын кыскарту буенча “киңәшләр” кебек үк киләдер. Дәүләт структураларының эш стиле, кызганыч, бер үк. Ул безгә бик таныш.
* * *
Россия төбәкләрендә кешеләрне инвалид дип тану буенча коточкыч тигезсезлек күзгә ташлана. Балалар инвалидлыгы буенча саннарга карау бик кызык. Җәмгысе, Россия буенча 670 мең инвалид бала гомер кичерә икән.
Бер караганда, алар иң күбе Мәскәүдә булырга тиеш кебек. Чөнки ул халык буенча Россия төбәкләре арасында зур аерма белән алда бара – башкалада 12,6 млн кеше яшәсә, аңа сан буенча иң якын торган Мәскәү өлкәсендә – 7,6 млн исәпләнә.
Әмма Мәскәүдә 39,9 мең инвалид бала – илдәге гомуми санның 6,0% ы гына. Ә анда бөтен халыкның 8,6% яши!. Шулай итеп, Мәскәүдә инвалид балалар саны хәтта уртачадан да азрак.
Ә менә Кавказда – могҗиза. Халык саны буенча соңгы урында торган Төньяк Кавказ федераль округы Россиядә балалар инвалидлыгы буенча горур беренче урынны тота, шул ук вакытта өч “лидер” аерым игътибарга лаек. Барлык халкы 1,46 млн кеше тәшкил иткән Чечня Республикасында – 66,0 мең инвалид бала. Димәк, республикада һәр 20 нче кешенең берсе диярлек инвалид бала булып чыга. Гомумән, ничек булырга мөмкин бу? Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге Чечняны шундый хәлгә китереп җиткергәнме яки МСЭ системасы җитәкчелеге барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә инвалид таныклыгын бирәме?
Ярты миллион халык яшәгән Ингушетиядә – 14,6 мең инвалид бала (һәр 35 нче кеше!).
Дагстан бераз тыйнаграк – анда 3,1 млн халыкның 46,2 меңе генә инвалид бала (һәр 67 кешенең берсе!). Өстәвенә, монда инвалидлыкның ашыгыч рәвештә кимүен көтәргә мөмкин – республика башлыгы болай дип белдергән: “Тикшерү барышында бездә йөзләгән кешенең законсыз рәвештә инвалидлык алганлыгы билгеле булды, ришвәтчелекне дәлилләүче җинаять эшләре бар; шул ук вакытта чын күрсәтмәләр булып та инвалидлык ала алмаудан зарланучылар аз түгел”... Чыннан да, 2019 елда Төньяк Кавказдагы инвалид балаларның аеруча күплеген ниндидер “дәһшәтле сугыш кайтавазы” белән аңлатып булмый. Ә бәлки сәбәп башка төбәкләрдә гамәлдә булган яшерен чикләүләр юклыктадыр?..
Комиссияләр, сүз дә юк, инвалидлык төркемен түбәнрәк куярга тырыша. Еш кына абсурдка кадәр барып җитәләр.
Инвалид балалар ата-аналарының иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясенең хокук бүлеге җитәкчесе Ольга Безбородова искиткеч үрнәк китерә: “Күптән түгел минем янга бер ана килде. Улы 1 нче төркем инвалид булган, ә хәзер икенчегә “төшергәннәр”. Сәбәпләрнең берсе – бала үз бүлмәсенә җайлашкан (!). МСЭ шулай дип саный. Ләкин бит, алай икән, урын өстендә ятучылар турында да шулай дип әйтергә була, ул да үз караватында җайлашкан!”
Юрист Роза Любимованың Facebookтагы сүзләрен цитаталау да урынлы булыр: “Абсурдның иң кәттәсе безне алда көткән булып чыкты. Экспертиза табибе нәрсә ди? “Дәвалаучы табиб авыруга нинди дәрәҗә куя, без аны башкача терки алмыйбыз”, – ди. Гафу итегез, хөрмәтле МСЭ экспертлары, дәвалаучы табиб дәрәҗәне үзе билгели икән, сез нигә кирәк соң? Сез бу нәтиҗәләрне раслап кына утырасыз икән, инвалидлык турында белешмәләрне дә алар үзләре генә бирсен. Сез нәрсәгә?! Сезнең "одобрямс" ил бюджеты өчен бик кыйммәт чыга түгелме?”
Мондый вәзгыять бөтен Россия өчен хас.
Әлбәттә, МСЭ учреждениеләренә һөҗүмнәрнең барысын да гадел дип әйтеп булмый. Акылсызлык мисалы буларак, ампутацияле кешеләрнең ел саен “берни дә үсмәгәнлеген исбатларга” мәҗбүр булу фактын китерәләр. Әмма эш шунда ки, очлыклар ампутациясеннән соң берничә ел узгач, кешенең инвалидлык дәрәҗәсен “җайлашкан” буларак түбәнәйтү гадәткә кергән. Нишләмәк кирәк, бу законда шулай каралган: әгәр дә кеше, мәсәлән, аяк протезлары белән идарә итәргә, ярдәмнән башка ышанычлы йөрергә өйрәнсә, ул инде хөкүмәтнең максималь ярдәменә мохтаҗ түгел.
Инде инвалидлыкны озайтудан яки тиешле төркемне бирүдән баш тарталар икән, югарырак инстанцияләргә шикаять тапшырырга мөмкин. Уңышка өмет зур түгел, әмма тырышып карарга була.
Әгәр яшәү урыны буенча медицина учреждениесендә сезгә МСЭ Бюросына юллама бирүдән баш тартсалар, сез бу хакта рәсми белешмә аласыз (әгәр дә бирмәсәләр – бу хокук бозу, шәһәр сәламәтлек саклау яки иминият компаниясенә шикаять җибәрәбез) һәм барыбер МСЭ Бюросына китәсез. Анда сезнең протестны кабул итәргә һәм карарга тиешләр.
Җирле МСЭ бюросы карары белән килешмәгәндә, сез төбәкнең МСЭ Баш бюросына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Әгәр дә МСЭ Баш бюросы да сезнең билгеле бер төркем инвалиды дип тану турындагы үтенечегезне кире какса, апелляция өчен киләсе һәм соңгы инстанция – Мәскәүдәге символик рәвештә Иван Сусанин хөрмәтенә аталган урамдагы федераль Медик-социаль экспертиза бюросы.
Кабатлыйбыз, әшнәлек, бер-берсен яклау принцибы шактый көчле, ләкин әгәр сезнең дөреслекне инкяр итәрлекләре калмаса, төбәк экспертлары үзләренең җирле коллегаларына бармак янарга мәҗбүр булачак. Җәнҗал беркемгә дә кирәк түгел.
Әгәр барыбер инвалидлык бирмиләр икән – Төньяк Кавказга күчегез. Анда торак арзан, тормыш та кыйммәт түгел, ә иң мөһиме – комиссияләр бик кешелекле. Бу сүзләрдә хаклык булса да, монысы – бераз шаярту...
* * *
Бәла шунда ки, безнең җәмгыятьтә инвалидларның хәлен яхшыртуга, аларның бу җәмгыятькә интеграцияләнүенә бөтенләй игътибар бирелми. Без әлегә кадәр, инвалид коляскасында кеше күргәндә, уңайсызлык тоябыз һәм, мәсәлән, менталь инвалидны гына түгел, ә күзгә ташланып торган ДЦПлы ватандашны күргәч, борын җыерабыз. Һәм бу кешеләрне яклауга чыннан да бик зур акчалар сарыф ителүе еш кына җәмгыятьнең сәламәт өлешенең ачуын чыгара. Физик яктан сәламәт булса да, рухи яктан гарип кешеләр турында әйтүем.
Әйе, инвалидларның тормышын җитди яхшырту җәмгыятьне рухи яктан савыктырудан башка мөмкин түгел.
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев