Мәдәни җомга

Амур ФӘЛӘХ: УРАМ МАЛАЙЛАРЫ

Төрле мәгълүматлар буенча, бүген Россия урамнарында 5 миллионга якын бала сукбай хәлендә гомер кичерә. Аларның 90 процентын "социаль ятимнәр" дип атыйлар. Русланга 13 яшь, гаиләдә икенче бала. Әтисе гомер буе урам исерекләре белән эчеп йөрде. Әнисе дә эчте, аек көннәрендә транспорт тукталышындагы шәхси кафеда идән юды. Руслан Чаллының "Иске шәһәр"...

Төрле мәгълүматлар буенча, бүген Россия урамнарында 5 миллионга якын бала сукбай хәлендә гомер кичерә. Аларның 90 процентын "социаль ятимнәр" дип атыйлар.
Русланга 13 яшь, гаиләдә икенче бала. Әтисе гомер буе урам исерекләре белән эчеп йөрде. Әнисе дә эчте, аек көннәрендә транспорт тукталышындагы шәхси кафеда идән юды. Руслан Чаллының "Иске шәһәр" дип аталучы бистәсендәге бер мәктәбендә укыды. Башлыча, "өчле" билгеләренә. Мәктәпкә гел бер киемнән - джинсы белән футболкадан гына йөрде. Көннәр салкынайган чакларда соры куртка элде.
Руслан көннәрнең берендә мәктәпкә йөрми башлагач, сыйныф җитәкчесе һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссия вәкиле аларның фатирына бара. Ишекне Руслан ача. Әти-әнисенең бүлмәсенә үтәләр: дивар буенда - ватык өй җиһазлары, идәндә, иске чыпта өстендә ике эт йоклый, янәшәдә - буш шешәләр. "Күрсәт, әйдә, кайда синең язу өстәлең, кайда караватың?.." Руслан аш өстәленә ишарәли, шунда ашавын, шунда ук дәрес әзерләвен әйтә. "Ә кайда йок­лыйсың?" - дигән сорауга исә: "Раскладушкада, апам белән чиратлашып. Яки идәндә", - дип җавап кайтара. "Әти-әниең кайда?" Бу сорауга бирелгән җавап инде "кунаклар"ны гаҗәпләндерми. "Белмим, әни эштә булырга тиеш, әти ишегалдында". Ни өчен мәктәпкә йөрмәвен әйтми Руслан. Төпченеп тормыйлар, җавабы - күз алдында.
Русланның унҗиде яшьлек апасы көллияттә укый. Яхшы укый, стипендия ала. Энесенә шул ярдәм итә. Малай үзе дә күп төрле эш таба, шуңа күрә мәктәпкә йөрүенең рәте-чираты юк.
Балигълык яшенә җитмәгәннәр буенча комиссиянең утырышында малайның әти-әнисен бала хокукыннан мәхрүм иттеләр, ә Русланны интернатка җибәрделәр...
Русланга анда да җиңел булмаган. "Картлач"лар көн саен диярлек кыйнаган. Яклаучы юк. Ярты ел чамасы түзгәч, малай качып киткән. Әледән-әле апасына кесә телефоныннан шалтыраткалап тора. Апасы аның кайдалыгын бүген дә төгәл әйтә алмый.
* * *
Ярослав Мудрый, Иван Грозный, Алексей Михайлович, Петр I заманында ата-ана тәрбиясеннән, яшәү урыныннан мәхрүм калган балалар барысы да "ятим" дип йөртелгән. Гражданнар сугышы чорында яңа атама барлыкка килде - "сукбай". Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда андыйларны "караусыз" дип йөрткәннәр. Инде 1990 елларда халык телендә «ятим», «социаль ятим», «ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм», «караусыз», «авыр тормыш хәлендә калучы» дигән атамалар яңгырый башлады. "Бушлык балалары" («Дети пус­тоты») - язучы Сергей Волков аларны шулай дип атады. Әдипнең шул исемдәге романы 2011 елда дөнья күрде. "Бу китап - Россиянең бүгенге сукбай балалары турында. Аларны беркем белми, күрмәмешкә салыша. Аларның үз мантыйгы, үз көнкүреше. Алар үзләрен тудыручыга, ләкин яшәү хокукыннан мәхрүм итүчеләргә, ягъни безгә каршы сугыша", - ди С.Волков.
Өлкән буында караусыз, тәрбиясез бала стереотипы «Респуб­лика ШКИД», «Ташкент - город хлебный», «Путёвка в жизнь» һәм башка фильмнар белән бәйле: пычрак, сәләмә кием, чүплекләрдә ризык калдыклары, иске-москы кием-салым җыеп йөрүчеләр... Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышыннан соң алар нәкъ шундый булган да. Ләкин дәүләт ул чагында аларга игътибар иткән, үз канаты астына алырга тырышкан.
Бүгенге "урам малае"ның тышкы кыяфәте бөтенләй башка: тулаем алганда, ул Россия авылларында, шәһәр читендә яшәүче яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Җәен - джинсы чалбар, бераз туза башлаган кроссовкалар, футболка, спорт кәчтүменнән. Кыш көне чит кеше җилкәсеннән салдырып алынган куртка һәм бүрек пәйда була.
Урамда көн күрергә мәҗбүр балаларның якынча утыз проценты - кызлар. Алар чамадан тыш бизәнгән, кыска итәк яки джинсы, елтыравыклы топ кигән булыр. Бераз гына акча эшләп аласы, ягъни хәер сорашасы булса, өсләренә иске-москы кияләр. Бу киемнәрне каян ала ул сукбай балалар? Гадәттә, бай тормышлы кешеләр ярыйсы гына кием-салымны чыгарып ташлаучан; балалар йортыннан, интернат-приютлардан качканда да, кагыйдә буларак, өс киемнәрен "кыстырып" китәләр; волонтерлар, чиркәү әһелләре, игелекле шәһәр кешеләре ярдәм итә.
Бу балалар, барысы да диярлек, 13-17 яшьлек үсмерләр. Сөйләшүләреннән генә аларны танып булмый, чөнки, сер түгел, безнең илебездә тулы гаиләдә үскән балаларның да белеме шул чама гына. Дөрес, урамныкылар телесериаллар, социаль челтәрләр, затлы кием турында сөйләшми. Сүз байлыгы да, җинаятьчел жаргоннар белән "бизәлгән" булыр...
Кечкенә сукбайларның яраткан ризыгы - "Сникерс", "Марс", туңдырма һәм "Пепси". Алар моның өчен акча кызганмый. "Макдоналдс"ка кереп чыгарга мөмкиннәр. Ләкин беркайчан да утырып ашамаслар. Кая гына керсә дә, аш алмас - чөнки аны үзең белән алып чыгып китеп булмый. Аларның тормыш фәлсәфәсе гап-гади: алар "бүген һәм хәзер яши", исән калу өчен көрәшә. Аларның "кабилә"-кланнарында үз кагыйдәләре бар. Үз кабиләсе, үз куышы - Ватан. Ә әйләнә-тирәдә - ятлар, чит дөнья. Криминал бу фәлсәфәне хуплый һәм үз канаты астына алырга омтыла.
* * *
Караусыз балалар, ягъни әти-әнисе, яшәү урыны булмаганлыктан сукбайлыкта йөрүче үсмерләр - "айсберг"ның су өстеннән күренеп торган өлеше генә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар илебездәге балаларның ике процентын гына тәшкил итә. Димәк, Россиядә һәр илле баланың берсе тәрбиясез, караусыз калган үсмер. Аларның якынча 30 проценты - читтән килгән кешеләр балалары, калган 70 проценты - җирле кешеләр. Статистика сукбай балаларның 80 процентының әти-­әнисе яши торган шәһәрләрдә көн күрүен ассызыклый.
Бөтендөнья рус халкы җыены барышында Россия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт буенча комиссия рәисе Елена Николаева мондыйрак саннар җиткерде. Хәзерге вакытта интернат-приютларда, балалар йортларында 700 меңнән артык үсмер тәрбияләнә. Ягъни, Бөек Ватан сугышыннан соңгы чордагыдан ике тапкыр күбрәк! Ләкин, аңлыйсыз булыр, әле бу саннар да проблеманың бөтен масштабы турында сөйләми.
Караусыз калган балалар саны турында төп мәгълүматны, гадәттә, хокук бозган өчен качак үсмерләрне тоткарлаучы эчке эшләр бүлекләре бәян итә. 2015 елда полиция органнары аша 704 мең бала үткән. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү өчен һәр елны планлы кампанияләр, "Үсмер" операция­ләре үткәрү каралган. Тик алар үткәрелми.
Ләкин шул ук Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, ел саен өч миллионга якын бала теге яки бу дәрәҗәдә караусыз кала. Бу бит Россиядәге һәр ун баланың берсе дигән сүз! Әле бит "потенциаль сукбайлар" да бар, якын арада алар да "урам балалары" армиясе сафына күчәчәк дип аңларга кирәк. Хөкүмәт, җәмәгатьчелек игътибар итсен өчен проблема тагын нинди масштабларда булырга тиеш соң?
Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен 120 мең тирәсе бала гаиләдән качып китә. Балалар сукбайлыгы моңарчы безнең ил тарихында ачлык һәм сугышлар белән бәйле булды. Ә хәзер ни сәбәп?
Анысы беренче чиратта, гаиләләрдәге авыр хәлгә бәйле. Ә бу - без яши торган соңгы 20-25 елдагы социаль чынбарлык нәтиҗәсе. СССР таркалып "базар икътисады"на күчкәннән соң, ил халкының зур өлеше яшәү белән үлем арасында калды. Яхшы гына эшләп килгән предприятиеләрнең яртысыннан күбесе ябылды. Гаиләне туендырып торган ир-атларның 60 проценттан артыгы эш урыныннан мәхрүм калды. Сукбайлыкта йөрүче балалар арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, аларның әти-әниләре аракы белән артык мавыккан. Мәктәп ышанычлы адымнар белән коммерцияләште: беренче планга тәрбия системасы түгел, укыту стандартлары куелды. Гаиләдәге ыгы-зыгы, тавыш-гауга балаларның укуына нык тәэсир итте, начар билгеләрне күпләп ала башлаган үсмерләр мәктәпкә йөрүне кирәк санамый башлады.
Сукбай балаларның 80 проценты даими рәвештә тәмәке тарта, 50 проценты "йоклаткыч" препаратлар, 12 проценты наркотик куллана, 16 проценты караклык, талау белән шөгыльләнә, 10 проценты хәер сораша. Болары да рәсми статистика.
* * *
"Об основах системы профилактики безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних" дип аталучы федераль законнан күренгәнчә, үсмерләр арасында тәрбиясезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасына балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләү комиссияләре, социаль яклау, мәгариф, яшьләр белән эшләү, сәламәтлек, мәшгульлек, эчке эшләр идарәләре, опека һәм попечительлек органнары керә.
Тулаем алганда, алар "көн саен балалар мәнфәгатен яклау максатларына" дәүләт бюджетыннан галәмәт зур финанс чаралары алып бара. Шул ук вакытта, статис­тика мәгълүматларына караганда, Россиядә бүген 1800гә якын балалар йорты, 300дән артык мәктәп-интернат, 700дән артык социаль приют һәм 750 социаль реабилитация үзәге эшләп килә. Андагы балалар саны 700 меңнән артык. Әлеге учреждениеләрнең зур күпчелеге бүген гаять авыр хәлдә - тиешле финанслау юк. Һәрберсенең рәсми сайтында - матди ярдәм (памперсларга кадәр!) күрсәтүләрен үтенеп язган белдерү-хатлар. Зур калаларда хәл яхшырак кебек - карап торышка күз явын алырдай балалар приютлары да бар. Ләкин бу шәһәрләрдән 500 чакрым ераклыктагы район үзәкләрендә бөтенләй башка күренеш: гадәттә, бер катлы агач бина, вакыт-галиҗәнап үз эшен башкарган диварлар, ватык тәрәзә рамнары, аларга пластилин белән беркетелгән пыяла, кат-кат буялган иске тимер ишек, тимерчыбык белән читләтеп алынган янбакча, сәвит чорыннан калган атынгычлар...
Мондый учреждениеләрне тәртиптә тоту - Россия төбәкләре җилкәсендә. Тик аларның, күрәсең, ятимнәр йортларын ремонтлау өчен дә акчалары җитми. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы балалар йортларына, ятимнәр приютларына күзәтчелек итә, әледән-әле реформа планнары төзи. Наполеон планнары: мондый учреждениеләр санын киметү, балаларны гаиләләргә тарату! Тәрбиягә алган һәр бала өчен бу гаиләләргә ай саен 15 мең сумлык компенсация түләп тору! Бу реформаның "атасы" - озак еллар Россия президенты каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән Павел Астахов. Хәтердә: әлеге кәнәфидә утырган чагында илдәге балалар йортларының 80 процентын барып каравын, кемнедер мактавын, кемнедер орышуын горурланып сөйләргә ярата иде. Ә бәлки аңа орышырга түгел, ә шул учреждениеләргә барып ярдәм кулы сузарга кирәк булгандыр? Бәлки, финанс министры А.Силуановка ил бюджетыннан шул мескен учреждениеләрне төзекләндерү өчен акча табасы булгандыр? Ә П.Астахов - юрист. Ул үсмерләрне 12 яшьтән җинаять җаваплылыгына тарту, ятим балаларны үги гаиләләргә тарату, балалар йортларын, приютларны бетерү турында хыялланды.
Бала хокукларын яклаучылар (омбудсмен) җыенында әлеге дә баягы П.Астахов, рәсми төстә, Россиядә 22,5 мең бала бөтенләй надан дип белдерде. Шул ук вакытта Россиянең элекке эчке эшләр министры Рөстәм Нургалиев әйткән саннар да искә төште. "Россиядә 2 миллионнан артык бала укый-яза белми", - дигән иде ул. Инде яңа түрәләр нинди саннар белән шатландырыр?
Караусыз, сукбай балалар, ятимнәр проблемасы - Эчке эшләр министрлыгы, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, опека һәм попечительләр органнары җилкәсендә. Полиция аларны тоткарлый. Тәртип бозса, җинаять кылса. Ә аннары? Эчке эшләр бүлегенә китерелгән балалар белән нәрсә була? Закон буенча, балаларны "кабул итү пунктлары"нда утыз көннән дә артык тотарга ярамый. Аларны кая да булса урнаштырырга кирәк. Сәламәтлегенә куркыныч янамый икән, балалар йортларына, приютларга, реабилитация үзәкләренә юллыйлар. Аракы яки наркотик белән мавыгучыларга тап булсалар - махсуслаштырылган балалар хастаханәләренә (кайбер шәһәрләрдә шундый учреждениеләр дә бар). Балалар анда берничә көн дәваланып, ятимнәр учреждениеләренә озатыла. Гадәттә, балалар хастаханәдән яки анда барганда ук качып китә. Кем эзләсен аларны? Беркем дә эзләми. Ә сукбай ролендә калган бүгенге 11-18 яшьлек балалар якын киләчәктә үч юлына басачак, җинаятьчеләр сафын тулыландырачак.
* * *
Опека һәм попечительләр органнарының төп бурычы - балаларның ата-ана карамагыннан, тәрбиясеннән мәхрүм калуына юл куймау. Алар үз бурычларын үзләренчә аңлый. Узган ел Чаллыда бер ананың балаларын йолып алганнар иде. Янәсе, ул аларны кыйнаган. Күршеләре, хезмәттәшләре яклап язган хатлар, адвокат тырышлыгы нәтиҗәсендә, суд аша аның ана булу хокукын саклап кала алдылар. Дөрес, суд алдыннан гына ана кеше балаларын рөхсәтсез-нисез хас­таханәдән алып киткән булып чыкты. Опека органнары җавап шикаяте язды. Әйтерсең ничек кенә булса да балаларны әнисеннән тартып алу - аларның бурычы (соңыннан билгеле булганча, башка сфералардагы кебек үк, бу "орган"да эшләүчеләргә дә план бирелгән булган).
"Аргументы и факты" газетасында шундыйрак хәл бәян ителә. "Ахирәтемә опека органнарыннан шалтыратып (балигълык яшенә җитмәгән ике баласы бар): "Шул-шул вакытта өйдә булыгыз, киләбез!" - дигәннәр. Ул икенче тапкыр кияүдә. Беренче баласы - үлгән иреннән. Вакытлыча эшләми, икенче баласына әле өч яшь тулмаган. Гап-гади, нормаль, тату гаилә, ире акчалы эштә, балаларның бөтен нәрсәсе бар, сау-сәламәт, шат. Ата-аналары эчми, тартмый, нинди дә булса җаваплылыкка тартылмаган. Шуңа күрә әлеге шалтыратудан ахирәтем аптырашта калды. Бердәнбер "гөнаһы" - коммуналь хезмәтләр өчен ике айлык бурычлары бар. Уку елы башланганчы олы балаларының бүлмәсенә ремонт ясау өчен алган кредит процентлары артмасын өчен, беренче чиратта аны түләргә булганнар. Телефон шалтыраган көнгә коммуналь бурычларны каплаганнар да иде инде. Сорау туа: бу органнар минем иптәш кыз тормышына ни дип кысыла? Иң кызыгы - беренче ире вафат булып, нәни бала белән тол калгач кайда булган алар, ник аның язмышы белән кызыксынмаганнар, ярдәм кулы сузмаганнар? Нигә хәзер бәхетле гаиләнең кәефен бозалар, психикасында уйныйлар?.."
Бер гаепсезгә опека органнары корбанына әйләнгән гаиләләрдән "кайнар элемтә"гә килгән шалтыратуларны анализлаганнан соң, балаларны яклау лигасы шундый нәтиҗәгә килә: бу адым коммуналь хезмәтләр өчен бик отышлы. Ике яклап. Баласын югалту куркынычы туган кеше, гадәттә, коммуналь хезмәтләр өчен бурычын тиз арада түләргә мәҗбүр. Инде түли алмый икән, опека органнарының планы үтәлә. Россиядә ел саен шул рәвешле 120 мең бала мәҗбүри ятимгә әверелә. Ә ятимнәр йортындагы бер балага дәүләт бер миллион сумга кадәр акча бүлеп бирә. Бу акчаның зур өлеше торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә утырып кала. Гафу итегез, ничектер, ил масштабында җайга салынган оешкан җинаятьчелеккә тарта.
Мондый мисалларны бик күп китерергә була. Янә сорау туа: нигә бу структурада эшләүчеләр җансыз роботлар кебек кылана? Сәвит чорыннан калган, искереп беткән инструкцияләр гаеплеме? Нигә аларны яңартмыйлар?
Балигълык яшенә җитмәгәннәр эше буенча комиссияләр әти-әниләрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән мавыга. Көненә 220 бала, елына 60 мең ата-ана тизлеге белән! Ә үз хокукларын нибары 3 процент ата-ана гына кайтара. Ягъни, ел буена ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән дистәләрчә мең гаиләнең нибары егермесе генә, никадәр мыскыллаулар, түбәнсетүләр, судлар аша үтеп, үз нарасыен, үзенең газиз баласын тәрбияләп үстерү хокукын кайтару бәхетенә ирешә. Бу тенденция статистик куркынычка әверелә башлады. Чарасызлыктан җәмгыять, әкият каһарманы Мюнхгаузен кебек, үзен-үзе коткару чараларын табарга тырыша. Шуңа күрә дә интернет челтәрендә бу темага багышланган язмалар, ата-ана хокукын саклау буенча законлы киңәшләр урнаштырыла.
* * *
Статистик мәгълүматларга караганда, бүген ил буенча 5 миллионга якын гаиләнең торагы юк. Алар юридик яктан да, фактик яктан караганда да БОМЖ. Бүген йортсыз калу бик ансат, ә үз торагыңны булдыру - күп очракта мөмкин дә түгел. Күпмиллионлы миграцион агым, ягъни яхшырак тормыш эзләп бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүчеләр гаять күп. Аларны "яшерен сукбай" катлавына кертергә була. Алар беркайда да теркәлми, димәк хокук кырыннан читтә кала - медицина ярдәме ала алмый, торак яки эш урыны табу турында әйтеп тә торасы юк. Андый "проб­лемалы" кешеләр, зурлары да, балалары да үзләрен кирәкмәс кеше итеп тоя. Шуңа күрә балалар, беренче эш итеп, караклык аша үзенә күрә социальләшү уза, ә еш кына секталарга да ияреп китә. Кайбер балалар приютларга эләгә. Җинаять кылуда гаепләнеп икенче-өченче тапкыр эләккәннәрен "психушка"га урнаштыралар. Аннан инде бер генә юл - коррекцион мәктәп. Бик сирәкләре генә дини приютларга эләгә. Аларны бәхетле дияргә мөмкин - биредә дөрестән дә балалар белән тәрбия эше алып барыла, аларга мөнәсәбәт тә башкачарак. Күпчелек, билгеле, дәүләт приютларына китерелә. Йомшак кына итеп әйткәндә, алар бәхетсез. Дәүләт балалар йортларында тәрбияләнеп чыкканнарга дәүләт заказы юк. Узган гасыр урталарында булган, хәзер юк. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда хезмәт белән тернәкләндерү гамәлдә булган, хәзер бу да юк - актуаль түгел! Менә шулай.
Сугыш чорындагы һәм аннан соңгы чордагы кебек, "сын полка" дигән төшенчә пәйда булды. 1990 елларда кайбер хәрби частьлар ятим малайларны үз тәрбиясенә ала башлады. Хәзер дә алалар. Хәрбиләр әйтүенчә, бу малайлар, гадәттә, менә дигән солдатлар, офицерлар булып үсә. Ләкин бу программа өчен дә дәүләт финанславы юк.
Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен андагы картлар, гарипләр, аналар һәм балаларның ничек яшәвенә карап бәялиләр. Бу инде элек-электән килгән хакыйкать. "Дети России" (2003-2006 еллар), "Детство 2030" дип исемләнгән милли проектлар кабул ителде. Һәм, караучысыз калган балалар проб­лемасын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә алмыйча, "хөкүмәт архивы киштәләренә менеп кунаклады". 2012 елда Президент Владимир Путин "2012-2017 елларга балалар мәнфәгатендә эшчәнлекнең милли стратегиясе" турында Указ имзалады. Анда, шик юк, бик матур, бик дөрес сүзләр язылган, проблемалар кабыргасы белән куелган. Ләкин... Ни өчен ләкин? Чөнки 2017 елга кадәр дип тәгаенләнгән документның да срогы үтеп бара, ә "сукбай балалар", ятим нарасыйлар саны көннән-көн арта гына...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: