Мәдәни җомга

Амур ФӘЛӘХ: ТЕЛЛӘР “СУГЫШЫ”

"Милли рухны ныгыту өчен милли мәктәпләр, училищелар, театрлар, туган телдә язылган китаплар кирәк. Ә бездә алар юк. Алардан башка милләтнең киләчәге бармыни? Шулай итеп, эшкә тотынабызмы, әллә бетәбезме?" Атаклы милләтче әдип Гаяз Исхакый үзенең "200 елдан соң инкыйраз" дигән хезмәтендә шулай дип язган иде. Авторның үзе тарафыннан "хыялый роман" дип...

"Милли рухны ныгыту өчен милли мәктәпләр, училищелар, театрлар, туган телдә язылган китаплар кирәк. Ә бездә алар юк. Алардан башка милләтнең киләчәге бармыни? Шулай итеп, эшкә тотынабызмы, әллә бетәбезме?" Атаклы милләтче әдип Гаяз Исхакый үзенең "200 елдан соң инкыйраз" дигән хезмәтендә шулай дип язган иде. Авторның үзе тарафыннан "хыялый роман" дип бәяләнгән әсәр 1904 елда иҗат ителгән һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен, телен югалта барып, әкренләп руслар белән кушылып бетүен тасвирлый. Татар зыялылары чаң суга: Исхакый күрәзәләре чынга ашып бара түгелме?!
Бүген Татарстанда рус һәм татар телләрен укыту мәcьәләсе кискен халәттә. Хәтта митинглар оештыру дәрәҗәсенә килеп җиттек. Шулай да, чыгырдан чыкмадык әле, җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да, митингларны туктатып, "Россия халыклары телләре турында" законга рус телен башка субъектлардагы дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр кертүне көтәргә булды.
Узган ел, Мәскәүдә үткән мәгариф, мәдәният, фән һәм техника хезмәткәрләре Конгрессында Россиянең милли республикаларында килеп туган тел киеренкелеге мәсьәләләренә гаять зур урын бирелде. Ахыр чиктә, федераль хөкүмәт адресына резолюция рәвешендә, рус теленә, дәүләт теле статусыннан тыш, ТУГАН ТЕЛ дәрәҗәсе бирүне күздә тотучы закон кабул итү тәкъдиме белән чыктылар. Моннан тыш, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов белән очрашты. Щеглов соңгы берничә ел дәвамында Татарстанда яшәүче рус ата-аналарының нәрсә белән көрәшүе, аларның таләпләре, каршылыкны җайга салу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында үз фикерләрен әйтте.
Татар теленең, рус теленнән башка барлык телләр кебек үк, совет чорында нык кыерсытылганлыгы билгеле. Ил җитәкчелеге моны дәүләтне индустриальләштерү, көчле армия булдыру кебек объектив факторларга сылтаган. Чөнки, түрәләр фикеренчә, боларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, бердәм тел үсешенә ирешү мөһим.
Татар теленең үсеш юлында проблемалар да аз түгел. Иң беренче чиратта, мәктәпләрдә телне укыту системасы канәгатьсезлек уята. "Дәреслекләр коточкыч. Хәтта татар телен белгән кеше дә аларны аңлый алмый. Аларны педагоглар түгел, галимнәр язган шул", - ди Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаэль Хәкимов.
Моннан тыш, татар телен югары белем өлкәсенә кертергә тырышу да тиешле нәтиҗә бирмәде - төп әдәбият рус телендә кала бирә. Татар телендә укыту азмы-күпме дәрәҗәдә кайбер югары уку йортларының гуманитар һәм юридик факультетларында, Казан консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында гына гамәлдә.
Аерым милләтчеләрнең тырышлыгына карамастан, татар теленең кулланышы елдан-ел кими бара. Татарстанда татар телендә бер авыз сүз әйтмичә дә рәхәтләнеп яшәргә була бит. Телнең бөтенләй югалу куркынычы бар. Татар теле югалмасын һәм "кухня теле" дәрәҗәсенә төшмәсен өчен нишләргә? Беренче чиратта, аны үз эшчәнлегендә кулланырга теләгән кешеләргә шартлар тудырырга кирәк. Бу шартларны булдыру өчен Татарстанда аз да эшләнми кебек - бик күп проектлар кабул ителә, ә 2013 елда 2023 елга кадәр исәпләнгән республика телләрен саклау һәм үстерү буенча махсус программа кабул ителде. Әгәр дәүләт хезмәтендә эшләү өчен татар телен белү инде байтак еллардан бирле төп шартларның берсе исәпләнсә, хәзер эштә татар телен куллану өчен хезмәт хакына унбиш процент өстәмә кертү тәкъдим ителә хәтта. Сүз, беренче чиратта, бюджет оешмалары, хезмәт күрсәтү өлкәләре турында бара. Шулай ук балалар бакчаларында татар теленә өйрәтүне гамәлгә кертергә булдылар. Барлык бакчалар да, уен рәвешендә булса да, балага ким дигәндә 160 татар сүзе өйрәтергә тиеш. Тик шунысы да бар бит әле, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Татарстандагы 20 мең балалар бакчасы педагогының 6 меңе татар телен бөтенләй белми. Бу проблеманы тәрбиячеләрне махсус курсларга юллап хәл итәргә ниятлиләр.
Дөрес, татар телен мәктәпләрдә баланың нинди милләттән булуына карамастан мәҗбүриләп укыта башлау республикада яшәүчеләрнең бер өлеше тарафыннан көчләү, кеше ирегенә хилафлык китерү буларак кабул ителде. Бу хәтта ризасызлык акцияләре китереп чыгарды.
Барысы да 2008 елда башланды. Шул елны бөтен илдә рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) кертелде. Әгәр ата-аналар моңарчы мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә укытуны тарихи гаделлек буларак кабул иткән булса, хәзер инде мәҗбүри татар теле өчен сарыф ителгән сәгатьләр рус телен өйрәнү өчен биреләсе сәгатьләрне кыскартырга мәҗбүр итә, дигән фикерне алга сөрә башладылар. Янәсе, Татарстанда балалар русча белемне илнең башка төбәкләренә караганда азрак ала. Әйтик, Санкт-Петербургта рус телен атнасына биш сәгать укытсалар, бездә бу максатка өч кенә сәгать каралган. Башка төбәкләр белән бер дәрәҗәгә чыгу өчен, ата-аналар репетиторлар ялларга мәҗбүр. Рус җәмәгатьчелеге рус теле дәресләрен арттыру өчен татар телен өйрәнү сәгатьләрен киметүне таләп итә башлады. Татар зыялылары, бу таләпне татар теленә һөҗүм итәргә маташу дип кабул итте.
2011 елның язында Татарстанның Мәгариф министрлыгы бинасы каршында рус телен яклаучы ата-аналар җыены үтте. 300ләп кеше килгән иде анда. Рус мәдәни җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов сүзләренә караганда, ул чагында Дәүләт Советы депутатлары митингта катнашучыларны тиешле законнарны үзгәртү мәсьәләсен тикшерү киңәшмәсенә чакырырга вәгъдә иткән булган, ләкин аны үтәмәгән. Соңрак ата-аналар Премьер-министр Илдар Халиков белән очрашып, үз борчуларын белдергән. М.Щеглов бу сөйләшүнең дә буш вәгъдә белән тәмамлануын әйтә...
Павел Хотулев дигән бер эшмәкәр, җирле мәгариф мәсьәләләренә багышланган бер киңәшмә барышында, республикада татар телен укыту турында тискәре фикер әйткән. Эшмәкәр сүзләренчә, аның улы "бик күп вакытын, бөтенләй кирәкмәгән татар телен өйрәнеп, әрәмгә үткәрә". Аның теләге - рус укучыларына татар телен мәҗбүриләп укытуны туктату. Россия Президентына, Россия Мәгариф министрлыгына һәм генераль прокуратурага да мөрәҗәгать иткән ул. Ләкин берсеннән дә уңай җавап ала алмаган. Соңгы чара итеп, социаль челтәргә язарга булган, ләкин суд аның язмасында татар халкын һәм Татарстан мәгариф системасын кимсетү чалымнары барлыгын ачыклаган. Нәтиҗәдә, Хотулев, Россия җинаять кодексының 282нче маддәсе буенча гаепле дип табылып, 100 мең сум штрафка тартылган. Түбән Камада яшәүче Виктория Можарованың да өметләре җилгә очкан. "Дәүләтнең аерым бер өлешендә рус теленнән башка тагын ниндидер дәүләт теле булырга тиеш түгел дип исәплим. Татар теле факультатив рәвештә, теләге булган кешеләргә генә укытылырга тиеш", - дип ике улының татар телен өйрәнүен теләмәгән ана. Нәтиҗә шундый: Можарованың балалары, татар теле буенча имтихан тапшырмый торып, чираттагы сыйныфка күчмәячәк...
Әле бер-ике ел элек кенә социаль челтәрдә татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләр еш күренә иде. Бүген бу бәхәсләр тынып калган кебек. Кемдер күнгән, кемдер... Рус халкының өмете Мәскәүдә. "Ил җитәкчелеге нинди дә булса карарга килер дип көтәбез. Республика югарылыгында көрәшүнең мәгънәсе юк", - ди алар.
Алар "РФ халыклары телләре турында"гы федераль законга төзәтмәләр кертелүне көтә. Алар үзләре тәкъдим иткән төзәтмәләрдә "Россия Федерациясенең дәүләт теле", "Россия субъектының дәүләт теле", "туган тел" кебек төшенчәләргә аңлатма бирергә тырышканнар. "Бу төзәтмәләр кабул ителә калса, рус теленә, төп дәүләт теле буларак укытылудан тыш, туган тел статусы өчен өстәмә сәгатьләр дә бирелер иде", - ди рус җәмәгатьчелеге. Алар фикеренчә, татар телен, икенче дәүләт теле буларак, рус балаларына атнага ике сәгать укыту да җитә, ә татарлар үзләре үз туган телләрен теләгән кадәр күләмдә өйрәнсен.
Русларның бу фикере белән татар җәмәгатьчелеге дә, Татарстан парламентарийлары да, Мәгариф министрлыгы да килешми. Рус теленә туган тел статусы бирүнең кирәге юк, диләр. Сәясәтчеләр фикеренчә, бу хәл, имтиханнар рус телендә булганлыктан, бу телне тирәнрәк үзләштерү өчен, татарларның да туган тел сыйфатында рус телен күрсәтүенә, димәк, татар теленең тагын да ныграк зыян күрүенә китерергә мөмкин...
Татар теленең үз кысасы бар. Бу - Азия базары. Аеруча бүген, Европа белән мөнәсәбәтләр чамадан тыш киеренкеләнгән чорда, Россия көнчыгыш илләре белән элемтәне ныгытырга омтыла. Ә монда нәкъ менә татар теле ныклы таяныч булып тора да инде. Татар телен беләсең икән, казах, үзбәк, төрекләр белән бернинди кыенлыксыз аралашырга була. Бу тел - төрки дөньяда иң киң кулланышлысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: