Мәдәни җомга

Амур ФӘЛӘХ: КИТАП КИРЕ КАЙТЫРМЫ?

Күптән түгел Чаллыда "Әдәби аллея" ачылды. Биредә күренекле рус һәм татар әдипләренең фотосурәтләре һәм шигырьләреннән өзекләр уеп язылган истәлек такталары куелган, әдәби чаралар үткәрү өчен махсус сәхнә көйләнгән, аның әйләнәсендәге эскәмияләргә алтын хәрефләр белән рус һәм татар шигърияте үрнәкләре язылган, төрле эчтәлектәге китаплар белән тулы шкаф игътибарны җәлеп итеп тора....

Күптән түгел Чаллыда "Әдәби аллея" ачылды. Биредә күренекле рус һәм татар әдипләренең фотосурәтләре һәм шигырьләреннән өзекләр уеп язылган истәлек такталары куелган, әдәби чаралар үткәрү өчен махсус сәхнә көйләнгән, аның әйләнәсендәге эскәмияләргә алтын хәрефләр белән рус һәм татар шигърияте үрнәкләре язылган, төрле эчтәлектәге китаплар белән тулы шкаф игътибарны җәлеп итеп тора. Киштәләрдә А.Дюма, Дж.Голсуорси, А.Пушкин, М.Җәлил, Һ.Такташ кебек классиклар әсәрләрен дә, үз заманында бик популяр "Роман-газета" басмаларын да, бүгенге татар һәм рус әдәбияты әһелләренең иҗади җыентык­ларын да табарга була. Теләгән һәркем аларны алып укый һәм, "урам китапханәсе" фондын үз йортындагы китаплар белән тулыландыра ала. "Әдәби аллея"ны оештыручылар сүзләренчә, мондагы китаплар һәр көн алышынып тора. Димәк, халык укый! Димәк, китап укысын өчен кешегә сайлау мөмкинлеге булуы кирәк.
Канатлы сүзләр белән әйтсәк, китап бит ул - вакыт машинасы. Кешелек дөньясының үткәнен дә, бүгенгесен, киләчәген дә үз кысаларына сыйдыра. Китап - матур пейзажлар, билгеле һәм билгесез кешеләрнең йөзләрен сурәтләүче рәссам альбомы. Китап - зур-зур илләр-шәһәрләр турында сөйләүче сәяхәтче көндәлеге. Китап - уйлап табылган каһарманнар белән булган хыялый маҗаралар турында сөйләүче фантаст блокноты. Китап - төрледән-төрле сынаулар үткәрүче, ачышлар ясаучы галим язмалары. Китап - дөньяны өйрәнү ысулы. Китап - кешеләр кебек үк, барлык үсеш стадияләрен кичерүче тере зат. Тышкы яктан да, эчтән дә. Ул да, кешеләр кебек, кәрлә яки галәмәт зур, көлкеле яки моңсу, якты төсләргә бай яки аклы-каралы, өлкәннәргә адресланган яки балалар өчен, акыллы яки бернигә яраксыз... Безнең һәрберебез китаплар арасыннан үзенә теләктәш, төпле киңәш бирер­дәй, тынычландырырдай, ярдәм итәрдәй дус таба ала... Шундый кыйммәтле, файдалы, мөһим сыйфатлары булгач, ни өчен хәзер китапка игътибар җитми?
Күпчелек кешеләр китап укучылар санының кимүен, иң беренче чиратта, интернет белән бәйли. "Барысының да игътибары компьютер мониторына береккән - баш-аягы белән интернетка кереп чумган..." дигән сүзләр еш йөри. Инкяр итмим, бүгенге тормышыбызны интернеттан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бик күпләр хәзер бар гамәлләрен - алып-сату эшләрен дә, яңалык мәгълүматлары белән танышуны да, хәтта дәрес әзерләүне дә интернет ярдәмендә башкара. Бер караганда, кешене аңларга да була - сәгатьләр, көннәр буе газета-китап укып утырырлыкмыни бүгенге бәндәнең хәле?! Тизрәк тегендә чабарга, монда өлгерергә, йомыркадан яңа борын чыгарган кош балалары кебек синең нинди ризык алып кайтуыңны ояда, өйдә зарыгып көтеп утырган бәбкә-балаларыңны, карт-корыны нәрсә белән сыйларыңны уйларга кирәк. Кешенең вакыты юк. Ул бүгенге белән яшәргә мәҗбүр. Китап укымаса да яши. Әлбәттә, дөнья хәлләреннән дә бөтенләй хәбәрдар булмыйча мөмкин түгел. Менә шунда инде интернет ярдәмгә килә. Шөкер, хәзер анысы күпчелек халык өчен юлда, транспортта барганда үзенең кәрәзле телефоны аша гына да кулыннан килә торган хәл. Интернеттагы хәбәрләр чынбарлыкны бәян итәме, әллә уйдырма гынамы - монысы икенче мәсьәлә...
Радио-телевидение. Заманыбызның бу байлыгы турында сүз алып барганда да "вакыт" төшенчәсе беренче урында торадыр. Көннәр буе эшләп, талчыгып кайткан кешенең шулай ук калын-калын китаплар укып утырасы килмидер шул. Тамак ялгаган арада телевизорын яки радиосын ачып, аннан-моннан гына соңгы яңалыклар белән танышып ала да, иртәгесе көнгә җитәрлек хәл туплау нияте белән, йокларга ята.
Китапханә. Бу гыйлем учагына йөрергә янә вакыты җитми кешенең. Бала-чагасы, урта буын ярыша-ярыша китап укыган заманнар әллә кайда калды инде. Хәзер китапханәдә сирәк-мирәк кенә мәктәп программасы буенча укырга тиешле әсәрләрне юллап килгән мәктәп балаларын, студентларны, фәнни хезмәт язарга алынган берән-сәрән урта яшьтәге кешеләрне генә очратабыз. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге кеше китап укуны кирәк санамый, аннан башка да яшәргә мөмкин, дип фикерли.
Кешеләрнең аз укый башлавы бик начар, хәтта җәмгыять өчен куркыныч хәл. Белеме аз, грамотасыз, культурасыз кешеләр дөньяны артка, регресска, упкынга, рухи кыйммәтләр юкка чыгарылган тупикка этәрә.
Соңгы бер-ике дистә елда китап россиялеләр тормышында мәдәният һәм мәгърифәт элементы буларак ролен бөтенләй югалтты. Шундый ук фикерне китап таратучылар Ассоциациясе президенты Надежда Михайлова ("Московский дом книги" кибетләре челтәре генераль директоры) да әйтә. Аның сүзләренчә, кешеләр укымый, чөнки кәгазьгә язылган әсәрләрнең сюжетларын аңлау дәрәҗәсен җуйган. Бу күренешнең җәмгыять өчен гаять куркыныч икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр. Чөнки уку бәрабәренә кешенең сис­темалы фикерләү, анализ ясау сәләте, хәтере, мантыйгы, холкы формалаша.
Китап кибете. Россия шәһәрләрендә китап кибетләре көннән-көн кими, ә кешеләр алар алып килгән мәдәни мирастан коры кала. Надежда Михайлова сүзләренә караганда, бүген китап кибетләре керем нормалары квад­рат метрдан хисапланган коммерция оешмаларына тиңләнә. Ләкин бу һич алай булырга тиеш түгел. Чөнки анда, китап рәвешендә, кеше өчен гаять дәрәҗәдә кирәкле интеллектуаль, рухи байлык сатыла. Китап - шулай ук ризык. Ләкин рухи ризык. Ә бүген сәер картина килеп чыга: язучы хезмәте - мәдәни эшчәнлек. Әдәбият - мәдәни сфера, мәдәни өлкә. Ә китап сату - коммерция. Ләкин бит бу рухи кыйммәтләрне бары тик ике юл белән генә юнәтеп була - китапханә яисә китап кибете. Китапханәләр аша барлык китап продукцияләрнең якынча ун проценты үтә, шул ук күләмдә - интернет сәүдәсе ярдәмендә тарала. Димәк, сиксән процент китап - кибетләргә чыга. Ә алар - китап кибетләре - коточкыч аз!
Шәһәрләрдә азмы-күпме китап кибетләрен очратырга була әле. Ә авылларда китап сату гомумән күз алдына килми. Дөрес, кайбер салаларда, көнкүреш кирәк-ярак­лары сатыла торган кибет киштәләрендә йә шул авылда туып-үскән кешенең, йә район җитәкчелеге "киңәше" белән куелган шикле сыйфатлы китап-брошюралар күзгә чалынгалый. Ләкин, әйтүемчә, алары да бармак белән генә санарлык.
Өлкәннәр телендә һаман бер сүз: "Ни өчен хәзер яшьләр бик аз укый?" Аз укый, димәк, ул үз китабын очратмаган. Нәни чагында аңа китап укымаганнар, өйләрендә китап-журналлар аз яки бөтенләй булмаган, әти-әниләре үзләре дә кулларына китап тотмаган. Алар газетага, телевидениегә өстенлек биргән. Ә бит яхшы китап уку - бәйрәм. Хәтерлим әле, көн дәвамында укыган китаплар турында, кич утырып, бөтен гаилә белән фикерләшү, кызыклы тоелган өзекләрен әти-әниләргә укып күрсәтү, укыганнардан нинди дә булса нәтиҗәләр чыгару гадәти нәрсә иде. Ә хәзер?..
Яшь укучы китаптан нәрсә эзли соң? Барыннан да бигрәк, үз тормышы чагылышын һәм үз сорауларына җавап табарга омтыла. Ә безнең китап кибетләре аларга нәрсә тәкъдим итә? Фантастика, фэнтези, детектив, триллер... Һәм реаль тормыш сюжетларыннан тәмам йөз чөерү. Ә бит үсмерләрне, өлкән сыйныф укучыларын өлгерү, өлкәннәр дөньясына ияләшү мәсьәләләре борчый. Фэнтези, детективлар - яхшы. Алар да кирәк. Алар балаларга аңлаешлы китаплар, тик үсеп килүче буынны тәрбияләүдә файдасы гына юк. Онытмыйк, яшь укучы үз заманы, мәктәп турында, үз сорауларына җавап бирердәй, проблемаларын чишәрдәй сыйфатлы китаплар да көтә. Алары кайда?
Сыйфат. Бу төшенчә, сүз дә юк, китап мәсьәләсендә дә иң югары урыннарны биләп тора. Китап турында сүз алып барганда, сыйфатның ике төшенчәсен күздә тоту кирәк. Тышкы һәм эчке сыйфат. Элеккерәк чорларда, моннан утыз-кырык еллар элек, беренчесе, мантыйкый яктан караганда, икенче планда иде. Китапның тышлыгы нинди катылыкта, ул нинди сурәтләр белән бизәлгән, төслеме әллә аклы-каралымы - болар укучы өчен мөһим роль уйнамады. Чөнки китап товар буларак түгел, ә эчтәлеге белән кадерле иде. Инде шуны да әйт­ми мөмкин түгел: нинди генә китап булмасын, аның эчтәлеге бүгенге күпчелек "китап"тан нык аерылып торды. Кем белә, бәлки бу очракта ул еллардагы цензураның шактый көчле булуы да, китап бастыруга үтә җитди караш та, бүгенге кебек теләсә нинди сыйфатлы (сыйфатсыз, әхлакый әһәмиятсез) җыентык­лар чыгарып таратучы шәхси нәшриятлар, басмаханәләрнең булмавы да роль уйнагандыр. Ни генә әйтсәң дә, элек, сәвит чорында дип әйтик, эчтәлек, грамота, тел байлыгы ягыннан югары сыйфатлы китаплар гына нәшер ителә иде.
Нишләп соң бүген шундый китаплар, чын-чынлап үз бурычын үти торган, ягъни тәрбия, аң-белем бирүгә, мохтаҗга киңәш-ярдәм кулы сузуга сәләтле басмалар бөтенләй диярлек чыкмый?!
Ныклап уйлап карасаң, илебездә анархия башланган сиксәненче еллар азагы түгел бит хәзер. Хәтерегездәдер, ул елларда, халык акча эшләүнең бөтен ысулларын кулланып карады. Акча эшләү өчен миллионлаган тиражлар белән басылган, сюжет сызыгы ниндидер бер җинаять яки җинаятьче тарихына нигезләнгән детективлар, калын-калын мәхәббәт романнарын халык "егылып" укыды. Ләкин аз гына мантыйкый фикер йөртүгә сәләтле кеше аларның укучыга берни бирмәвен, ә бәлки киресенчә, халыкның игътибарын тирә-юньдә барган милләткүләм, илкүләм мөһим үзгәрешләрдән читкә этәрү чарасы гына булганлыгын яхшы аңлады. Шуңа күрә шикле сыйфатлы бу китапларның кыс­ка язмышлы булачагы көн кебек ачык иде. Бүген инде алар, әнә, беркемгә дә кирәкми, китап кибете киштәләрендә тузан җыя.
Шик юк: дәүләтнең, аның төп байлыгы булган гражданнарының дәрәҗәсе башка илләрне үз йодрыгында тотарлык куәтле армиясе, көчле коралы булуга гына түгел, күпме һәм нинди китап укуына, китап таралуның нинди югарылыкта булуына да бәйле. Элек-электән китап белем чишмәсе, мәдәниятнең төп тоткасы булып торган. Китапның дәрәҗәсе бөтенләй югалу җәмгыятьнең гариплеген күрсәтә. Шуңа күрә, бүгенге көннең беренчел бурычы - китапны гасырлар буена биләп килгән үз урынына кайтару. Мөмкин хәлме бу, сез ничек уйлыйсыз?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: