Мәдәни җомга

Амур ФӘЛӘХ: КӘҖӘ ЯХШЫРАК БУЛМАСМЫ?..

Приморьедагы Тимур кушаматлы кәҗәне белмәгән кеше юктыр. Узган елның 26 ноябрендә, юлбарыска азык итеп, аның читлегенә кертелгән иде ул. Ләкин, ни гаҗәп, бу ике җанвар аерылмас дусларга әверелде дә куйды. "Диалог" интервью агентлыгы шундый хәбәр таратты: Амур кушаматлы юлбарыс белән гадәти булмаган дуслыкта көн күрүче кәҗә Россия Дәүләт Думасына депутат...

Приморьедагы Тимур кушаматлы кәҗәне белмәгән кеше юктыр. Узган елның 26 ноябрендә, юлбарыска азык итеп, аның читлегенә кертелгән иде ул. Ләкин, ни гаҗәп, бу ике җанвар аерылмас дусларга әверелде дә куйды. "Диалог" интервью агентлыгы шундый хәбәр таратты: Амур кушаматлы юлбарыс белән гадәти булмаган дуслыкта көн күрүче кәҗә Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайла­нырга мөмкин!
Атаклы дуэт яши торган Приморье сафари-паркы директоры Дмитрий Мезенцев шулай дигән: "Тимур җәмәгатьчелек игътибарын башка кандидатларга караганда күбрәк җәлеп итә. Халык мәхәббәте турында әйтеп тә торасы юк. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, кәҗәләрне хатын-кызлар ныграк ярата, димәк, алар бу "кандидат"ны һичшиксез яклап чыгачак. Тимур үзеннән көчлеләрдән курыкмый - кайсы депутатның юлбарыска каршы чыкканы бар? Юк! Ә Тимур моны булдыра, күреп торабыз".
Мәскәүдә "мөгезле кандидат"ны яклап беренче акция үткән. Сайлау алды программасында табибләрнең (шул исәптән ветеринарларның да) хезмәт хакын күтәрү, кешеләргә һәм хайваннарга түләүсез медицина хезмәте күрсәтү, авыр хәлдә калган кешеләр һәм җанварларны социаль яклау кебек бүлекләр бар. "Хайваннар һәм кешеләр хокукын яклау. Тимурга тавышыңны бир!" Гадәти булмаган сайлау алды кампаниясенең шигаре шундый. Акция оештыручыларны Тимурның Россия паспорты юклыгы да борчымый. Бу мәсьәләне хәл итү безнең илдә бернинди авырлык тудырмый, дигән фикердә алар...
Күпмедер күләмдә шаярып кына башланган әлеге гамәл чын-чынлап уйланырга мәҗбүр итә. Быел янә бөтен ил "көтеп ала торган" чара - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелергә тиеш. Инде дәүләтнең югары кәнәфиендә утырып халык язмышын хәл итәргә теләк белдерүче кайбер кандидатларның "праймериз"лары башланды. Депутатлыкка дәгъва белдерүчеләрнең сайлау алды программасында үтә дә матур сүзләр - торак-коммуналь хезмәтләрне җайга салу, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, юллар төзү, арзан фатирлар өләшү... Һәрбер җирдә! Һәрвакыттагыча!
Әйе, сайлау саен шушы сүзләрне ишетәбез, ышанабыз, лаеклыларны сайлыйбыз. Яшермик, күп очракта "ышандырталар", "сайлаталар". Гадәттә, бер-ике яңа кешене исәпләмәгәндә, депутатлыкка көн саен диярлек телевизор экраннарына ялтырап чыгучы, инде куллары гына түгел, бөтен тәне мүкләнеп, йөнтәсләнеп бетә язган бер үк затлар сайлана ("сайлатыла"). Шул ук түрәләр, шул ук олигархлар! Чынлап та, ник бер эшче яки хезмәткәр, гади инженер булсын араларында! Гадәттә, "торак-коммуналь өлкәдә шуларны-шуларны эшләдем" диючесе - шушы сферада зур кәнәфи тоткан зур түрә булыр. Соң монда депутатлыкның ни катнашы бар? Бу бит - синең турыдан-туры вазифаң, бурычың! "Балалар бакчалары, мәктәпләрне яңарттым, клуб төзедем..." дип күкрәк сугучысы да, билгеле, ул биналарны үз кесәсеннән түгел, ә бюджет акчасына төзеткән. Дәүләт аңа: "Мә акча, үтә үз бурычыңны!" - дигән...
Нишләмәк кирәк, без шундый - нәкъ шуларны сайлыйбыз. Сайлаулар үткәч ни күрәбез инде? Атна-ун көн эчендә бөтен нәрсә күзгә күренеп кыйммәтләнә, эш урынында кыскартулар, бер көнлек хезмәт хакын ниндидер фондларга "үз теләгең белән күчерү"ләр башлана. Зарланмыйк. Үзебез сайладык бит. Безне алдыйлар, кем әйтмеш­ли: күзгә карап артка тибәләр, талыйлар. Ә без һаман шул ук кешеләрне үзебезгә түрә итеп куябыз. Димәк, безгә шундый тормыш ошый. Шул кирәк безгә!
Шулай булгач, көн саен ишег­алдына чыгып, тормыш авыр­лыклары турында зарланып утыруыбыздан ни мәгънә?!
Бай ярлының хәлен аңлыймы инде? Сайлау алды кампаниясе барышында ничек кенә матур сайрамасын, депутат кәнәфиенә барып утыргач, берсенең дә халык өчен баш ватканы юк. Көн саен машина алыштыручы, шәһәр саен фатиры, ерак диңгез ярларында "фазенда"сы, чит ил банкларында миллионнары (рубль түгел, билгеле, доллар яисә евро белән) булган кемсә ничек аңласын инде аена сигез мең сум пенсия алып көн күрүче халыкны?! Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Менә мин үзем дә, ипи-сөтлек кенә булса да акча эшләп көн күргән кеше буларак, йорт-җирсез сукбайларны аңлый алмыйм. Ничек инде беркайда да эшләмичә, үзеңне кимсетеп, кешеләрдән тиеннәр теләнеп йөрмәк кирәк, мәйтәм. Карап торышка әзмәвердәй гәүдәлеләре бар, берәр йомыш кушсаң (хәтта шактый гына акча түләү шарты белән дә!), күзен дә йоммый: "Юк инде, эш кушма инде син миңа, биздем инде мин, болай гына бир бер-ике тәңкә", - дип тора. Үзе һәрвакыт исерек (анысына кайдан табадыр акча?!). Мин "бомж"ны аңламаган кебек, олигарх та мине аңламый. "Ниш­ләп мин аңа акча бирергә тиеш соң?!" - дип баш вата ул...
Сайлау дигәннән... Мескен халыкны эштән куылу белән өркетеп бетергәннәр. Имеш, "җитәкче кушкан кешене яклап тавыш бирмәсәң, безнең юллар аерыла!" Телгә алып сөйләрлек хезмәт хакы бирсәләр бер хәл. Ә пенсионерлар? Аларны кем куа эштән? Алар ни өчен шул ук түрәләрнең депутат булуын тели? Сайлау алды кампаниясе вакытында тегенең кибетендә (сүз уңаеннан: Дәүләт Думасында үз кибетен тотмаган бер генә депутат та юк бугай) бәясе ясалма рәвештә арттырып куелган товарны "ун процент ташлама" белән сатып алу мөмкинлеге биргән өченме? Өч тиенлек пенсиясен үз вакытында алып барган өченме? Дүрт елга бер тапкыр җыеп чәй эчерткән өченме?
Беркем өчен дә сер түгел: хәзер сайлау участогына барып тавыш бирүең, "тиешле" кандидатны яклавыңны белдереп эш урынына хәбәр итү гадәти хәлгә әверелде. Сайлауларда катнашу, кемгә өстенлек бирү кешенең үз иркендә түгелмени соң ул? Сайлау кабинасына кереп бикләнеп тә кем өчен тавыш бирүеңне күреп торалар дип уйлыймы әллә бу халык?..
Аптыраган инде...
Менә шуларны уйлап-уйлап утырдым да, Тимур кушаматлы кәҗәне кандидат итеп күрсәтүләренә куанып куйдым. Их, мәйтәм, чынлап та, бу ният барып чыксын иде (Ә нигә барып чыкмаска тиеш ди әле, бездә демократия бит!). Һич югы, Дәүләт Думасында бер генә урын булса да бушап калыр, утырыш саен йокымсыраудан яки үзара пычрак сүзләр әйтешүдән башканы булдыра алмаган, ай саен тиктомалга ярты миллион чамасы акча алучы "халык ышанычлылары" саны бергә генә булса да кимер иде.
Кәҗә беркайчан да халыкка каршы законнарны яклап тавыш бирмәячәк. Дөрес, файдалысын да якламас, ләкин бит андыйлары берән-сәрән генә. Тимур гап-гади "кеше"сыйфатларыннан башка да яши ала, ягъни исерек килеш руль артына утырмый, тавыш-гауга чыгармый, туганнарын яклап җинаять юлына басмый, берәүне дә көчләми. Ришвәт алмый, дәүләт биргән белән генә дә канәгать яши.
"Бүгенге депутатлар барыбер үзләре кабул иткән карарларның нәтиҗәсе өчен җавап бирми, аңа өстәп, идарәчеләрнең үз хезмәтләре өчен җаваплылыгы турында законның булганы да юк. Бу хәл Тимурны да тулысынча канәгатьләндерә, ул да үз гамәлләре өчен җавап бирми бит", - ди Россия Дәүләт Думасына кандидат Тимурның "ышанычлысы" Д.Мезенцев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: