Мәдәни җомга

Амур ФӘЛӘХ: ИҢ МӨКАТДӘС НӘРСӘ - ЭШ

Университетта язган диплом эшем "Гәзиттә бәхет темасы" дип аталган иде. Теоретик өлештә бәхет дигән төшенчәгә үз каланчамнан торып бәяләмә бирергә тырыштым: гаилә, мәхәббәт, тыныч тормыш, яраткан хезмәт, муллык... Мамадыш районының "Коммунистик хезмәт өчен" (хәзерге "Нократ") гәзитендә басылып чыккан мәкаләләрне анализлап, үземчә шактый гына саллы фәнни эш яздым да, тикшерү-бәяләү өчен,...

Университетта язган диплом эшем "Гәзиттә бәхет темасы" дип аталган иде. Теоретик өлештә бәхет дигән төшенчәгә үз каланчамнан торып бәяләмә бирергә тырыштым: гаилә, мәхәббәт, тыныч тормыш, яраткан хезмәт, муллык... Мамадыш районының "Коммунистик хезмәт өчен" (хәзерге "Нократ") гәзитендә басылып чыккан мәкаләләрне анализлап, үземчә шактый гына саллы фәнни эш яздым да, тикшерү-бәяләү өчен, диплом җитәкчемә тапшырдым. "Фәнни хезмәт"емә үз алдымда ук күз йөртеп чыккан галим бармагы белән бер бүлеккә төртеп күрсәтте. "Амур, хәзерге заманда кем инде хезмәтне бәхет дип исәпли?! Эш яратамыни кеше? Аларга акча кирәк, җиңел тормыш. Бу бүлекне алып ташларга яки тулысынча үзгәртеп язарга кирәк булыр. Үз фикереңне яз, үз фикереңне!" - диде ул. Үзгәртеп яздым. Ләкин...

"Бәхет - хезмәттә" дигән сүзләр һич кенә дә коммунистик тәрбия шаукымы булмаган икән шул. Үз кулыңнан килердәй, яратып эшләрлек хезмәт урының булу бик зур бәхет икән ләбаса. Үз җилкәмдә татыдым!..

2009 елның башында, әйбәт кенә эшләп яткан бер мәлне, кыскартуга эләктем. "Икътисади кризис штатны кыскартырга мәҗбүр итә, үпкәләмә инде", - диде җитәкчем. Аның миңа ни өчен каныкканлыгын яхшы беләм, "икътисади кризис"ның монда катнашы юк. Әлбәттә, ул хаклы түгел иде, ләкин монысы башка мәсьәлә. Шулай итеп, 45 яшьлек ир, гаилә башлыгы урамда калды. Нишләргә? Билгеле, иң беренче эш итеп, мәшгульлек үзәгенә барып, эшсезләр исемлегенә теркәлдем. Әйтүе генә җиңел: дистә елдан артык гомер кичергән Чаллы каласында үз белгечлегем, 20 елдан артык шөгыльләнгән һөнәрем буенча эш урыны табу мөмкин түгел. Ә эшлисе килә! Менә шул вакытта уйлап куйдым да инде диплом эшендәге "бәхет - яраткан хезмәтең булу" дигән сүзләрнең дөрес булганлыгы хакында

Ярый әле бездә мәшгульлек үзәкләре бар! Төрле сәбәпләр аркасында яраткан эшеннән коры калган минем кебекләргә аз гына булса да матди ярдәм күрсәтүче, мохтаҗларны төрле эш урыннарына урнаштырырга омтылучы оешма! Ходайның рәхмәте, үз эшен ачарга ниятләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, федераль бюджеттан 58600 сум акча алу мөмкинлеге барлыгын да ишеттем. Гаилә әгъзалары белән киңәштем-фикерләштем дә, тәвәккәлләргә булдым. Күптәнге хыялым бар иде - беркемгә дә буйсынмый, ягъни беркем кубызына биеми торган ирекле гәзит ачу. Үз акчама федераль бюджет ярдәмен дә кушып, җиң сызганып эшкә керештем. Шулай итеп, татар матбугаты базарында яңа басма - "Безнең фикер" гәзите пәйда булды. Чыга башлавына бүген нәкъ 2 ел. Рәхмәт каләмдәшләремә! Аларның мавыктыргыч язмалары, әдәби әсәрләре беренче адымнарын гына ясый торган басмага әйтеп бетергесез зур ярдәм итә. Бүгенге көндә әле гонорар да түләү мөмкинлеге булмаган басмага каләмдәш дусларым ярдәм итмәсә, теләгем һаман да матур хыял гына булып калырга мөмкин иде бит...

Эшсезлек, дигәннән... Халык телендә кабат "икътисади кризис эшсезләр санын шактый арттырачак" дигән сүзләр йөри башлады. Эшсезлек чәчәк аткан чорда ничек эш табарга? Иртәгә нинди һөнәр популяр саналыр? Әйдәгез, шул хакта уйлап алыйк әле.

Беркемгә дә сер түгел, бүген югары уку йортларында юрист һәм икътисадчылар буа буарлык әзерләнә. Ә гади эшчеләр җитми. Ни өчен ата-аналар үз балаларыннан юрист ясарга омтыла соң? Хәтта шуңа барып җиттек ки, аларга инде хезмәт базарында эш урыны табуы да кыен. Үзләре гомер буе "кара эш"тә эшләгән кеше буларак, күпчелек ата-аналар газиз уллары яки кызлары гади эшче булмасын, диплом алып, "җылы урын"нарда хезмәт итсен, дип тырыша. Йөзләгән мең сум акча түли-түли юрист белеме алган яшь белгечләр, үз һөнәрләре буенча эшкә урнашу өчен соңыннан йөзәр мең сумлык ришвәт бирергә мәҗбүр! (Зинһар, каршы килмәгез, моның шулай икәнен һәркем белә.) Күрәсең, киләчәктә бу чыгымнарның һичшиксез кире кайтачагына өметләнә торганнардыр...

Хезмәт базары, дөресен әйтик, бөтен һөнәрләргә дә мохтаҗ. Кайберәүләр бу сүзне укыгач, сәерсенеп куйгандыр. Җәмәгать, Интернеттагы, гәзитләрдәге вакансияләр турындагы белдерүләргә генә күз йөртеп чыгыгыз. Бу белдерүләр өчен саллы гына суммада акча сарыф итүче компанияләр, оешмалар үзләренә, чынлап та, гади эшчедән алып, хәтта генераль директорлар кирәклеген әйтә. Сүз дә юк, эшче кадрларга кытлык аеруча кискен тора. Нишләп шулай? Минем фикеремчә, монда төп сәбәп - мәгариф системасындагы аңлаешсыз үзгәрешләр. СССРда югары уку йортлары ел саен 400 мең яшь белгеч укытып чыгарды. Һәм бөтен ил өчен шушы җитә иде. Хәзер, түләүле "югары" белем алу мөмкинлеге булдырылгач, шул ук вузлардан өч тапкыр күбрәк кеше диплом алып чыга. Нәтиҗәдә, ил өчен бөтенләй кирәге булмаган йөз меңләгән юристлар, икътисадчылар армиясе барлыкка килде. Ә эшчеләр һаман җитми. Нык җитми. Җитештерү өлкәсендә бүген пенсия яшенә җитеп килүчеләр һәм инде ул яшьтән узып киткән кешеләр генә эшли дияргә була. Бездә югары һәм махсус һөнәри белем өлкәсендә кылынган ниндидер тәҗрибәләр Русиянең иң зур социаль-икътисади проблемаларыннан берсенә әйләнде. Һәм дәүләт, бу хәлне төзәтү өчен, гафу итегез, кыл да кыймылдатмый диярлек.

Бүген нинди һөнәр иң "престижлы" һәм керемле соң? Дәүләт хезмәтен исәпкә алмаганда, топ-менеджер һөнәрен, компания яки банк җитәкчесе постын әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта, вуз тәмамлаган һәркем карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм, вакыты җиткәч, югары хезмәт хакына өмет итә ала. Белгечлек буенча махсус диплом булу-булмавы бу очракта бик мөһим дә түгел. Шул ук диплом белән карьера баскычының иң түбән тупсасында калырга да мөмкин. Нәтиҗә кешенең сәләтенә, эшли белүенә, карьера ясау теләгенә, тырышлыгына бәйле.

"Совет чорында яхшы урыннарга блат буенча гына урнашалар иде. Хәзер дә әлләни үзгәреш күренми. Урамнан кереп, "җылы" урыннарга урнашу мөмкин түгел диярлек. Күпчелек яхшы урыннар - VIP-балалар өчен генә", - дияр кемдер. Әйе, блат дигәннәрен бетереп булмас бездә. Һич югы, әлегә. Ләкин шунысы да хак: "блат"ка сылтау - эшлисе килмәгән яки кулыннан эш килмәгән кеше сүзе ул. СССРда да, хәзер дә күпчелек кешеләр "яхшы" урынга кайсыдыр ки "йөнтәс куллы" туганы тырышлыгы белән түгел, ә үз сәләте белән ирешкән!

Әйтүемчә, зур-зур компанияләр, үзләренә кирәкле белгечне табу өчен, хезмәт базарында зур-зур акчалар сарыф итә. Чөнки "өстән" тәкъдим ителгән көчсез, белдексез кешене эшкә алу - үз бизнесың тәгәрмәченә таяк тыгуга тиң.

Рәсми күрсәткечләр буенча, хәзерге вакытта эшсезләр эшкә яраклы барлык халыкның 5 процентын тәшкил итә. Билгеле, бу сан түгәрәкләп алынган. Әле шунысы да бар, кайбер эшчеләр катламы, биржаларда теркәлмәсә дә, шул ук эшсезләрдән аерылып тормый. Мәсәлән, уртача 3 мең сум алып эшләүче шәфкать туташларын эшсез дип атау дөресрәк булмасмы? Юк шул менә, чиновникларга бу хакта сүз катсаң, алар эшсез түгел, түбән хезмәт хакы алучы, ди...

Капиталистик икътисад кризистан башка була алмый. Кайбер аналитиклар фикеренчә, якындагы 2-3 елда эшсезлек, чынлап та, икеләтә артыр, дип көтелә. Нишләргә? "Үземә яраклы эш таба алмасам, чит илгә китәм", - дисезме? Аллага шөкер, чит илгә чыгып китү мөмкинлеге бик аз кешедә генә бар. Аңлагыз, безне анда да көтеп тормыйлар! Безнең кебек "гастарбайтерлар" анда бездән башка да хисапсыз. Теге, бай әтиләренең иләс-миләс акыллы балалары гына китсә, куркыныч түгел. Аларның биредә калуыннан барыбер мәгънә юк. Иң сәләтле, инициативалы яшьләргә чит илдә уку һәм эшләү мөмкинлеген булдырдылар. Менә монысы, чынлап та, борчылырлык.

Ә безнең илдә, эшләр алга таба да шулай дәвам итсә, бөтен өмет әлеге дә баягы "гастарбайтер"ларда. Иманым камил, бу сүзне укыганнарның канәгатьсезлек белдерүе ихтимал. "Үзебезнең яшьләргә эш урыннары таба алмыйбыз, ә чит ил кешеләрен шундук эшле итәбез", янәсе. Ләкин чынбарлыкны күрмәскә тырышу - мәгънәсезлек. Инде әйтелгәнчә, безнең балаларның бит завод-фабрикада эшлисе, канализация торбасында казынасы, себерке тотып, урам себерәсе килми. Ул эшләрне дә кемдер башкарырга тиеш. Килешерсез дип уйлыйм: ишегалларыбызда шул үзбәк-таҗик-кыргыз урам себерүчеләре эшли башлагач, чисталык күзгә күренеп артты. Гомумән, түбән хезмәт хакы түләнә торган урыннарда һәрчак шушы "гастарбайтер"ларны очратабыз. Бер генә нәрсә борчый: безнең илгә гастарбайтерлар килүе стихияле төс алды. Аларның күпме икәнлеген белеп тә булмый хәзер. Үзара яки җирле "кайнар баш"лар белән "аңлашулар" да булып тора... Бу мәсьәләне, һичшиксез, җайга салырга кирәк.

Тагын бер нәрсә. Дәүләт Думасы, кешене эшкә алганда, дискриминация булдырмау (эшкә чакырылучының яшенә, җенесенә, милләтенә һәм башкаларга сылтау ясамау) турында закон кабул иткән иде. Ләкин чынлыкта сәламәт, энергияле, тәҗрибәле, белемле, әмма инде 50-60 яшьлек кешеләр нишләргә тиеш соң? Ну алмыйлар аларны лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эшкә. Шуңа күрә, алар да, башка буын кешеләре дә, эш эзләгәндә әллә ниләргә өмет итми генә, үз белеменә, үз сәләтенә лаек хезмәт урыннарын эзләсен. Кемгәдер бәхет елмаер, кемгәдер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: