Мәдәни җомга

«Аллаһы Тәгаләкәем, мине шушы яшен белән бәреп кенә үтерсәң иде, дип теләдем»

Аллаһы Тәгалә бер кулы белән суга, икенче кулы белән сыйпап тора. Язмыш адәм баласына нинди генә сынаулар әзерләми. Ничәмә ничә тапкырлар операция өстәлендә ятып, инвалид калган, юл һәлакәтендә ирен һәм баласын югалткан, дошманыңа да теләмәс кайгыларны кичергән Энҗе Насрыева бүген муллыкта, булганына шөкер итеп яши.

Актанышның Әҗмәт авылында үги әни белән үсә Энҗе апа Насрыева. Язмыш көлгәндер инде: үги әнисе — әтисенең беренче хатыны. Үз әниләре биш бала табып, яшьли бакыйлыкка күчә. Әтисе беренче хатынын кире хатын итеп ала. Әниләре дә шикле рәвештә бавыр авыруы белән китеп бара. Халыкта да төрле имеш-мимешләр йөри. «Беренче хатынының каргышы төшкән, бозым ясаткан», — дип сөйлиләр. Энҗе апа әле ул вакытта мәктәпкә дә кермәгән була.

Әҗмәттәге мәктәпне башлангыч сыйныфлар өчен генә дип үзгәртәләр. Балалар күрше Такталачыкка барып укый башлый. Энҗе апаның авыруы да бишенчедә укыганда башлана.

— Көзге пычракта резин итекләр киеп, тау астыннан гына йөри идек. Берничә ай укыгач, аякларым сызлый башлады. Такталачык хастаханәсенә салып куйдылар. Буыннар авыруы диделәр. Әллә нинди уколлар кадыйлар иде. Бер шәфкать туташы: «Бу даруны алай күп кадарга ярамый, мин кадамыйм. Тик табибка кадады дип әйтерсең», — дип әйтә иде. Ул елны мәктәпкә бөтенләй бармадым һәм мине утыртып калдырдылар. И андагы елауларым! Укытучыларга ялынып та йөрдем әле: «Мин әйбәт укыйм, куып тотам», — дип тә карадым. Икенче елны энем белән бергә бардык укырга, — дип сөйләде Энҗе апа.

Аннары ул ел да аяклар сызлавыннан уколлар, дарулар ала, хастаханәдә ята торган булып кала. Аягында төрле шешләр барлыкка килә. Моның нинди чир икәнен берәү дә кистереп кенә әйтми. Хәтта диагнозларның саны белән исемнәре туры килми. Шулай да Нефтекамск шәһәрендә операция ясарга булалар. Хастаханәнең хирургия бүлегендә шешләрне алганда сеңергә тиеп, аяк әкренләп йөрмәс була.

— Әллә шул суык тиюдән генә булды, әллә бозым эше. Бер әби: «Балам, сиңа кемнеңдер каргышы төшкән», — дип әйткән иде. Үземә ясалган бозым түгел, ә кемгәдер дип ясалган бозым миңа төшкән, диде ул. Кемнәр белсен инде. Ул бозым дигән нәрсәгә ышана башладым. Башта көлеп кенә: «И, әбиләр әкияте генә ул», — дип карый идем. Тормыш күрсәтә икән ул, — ди Энҗе апа.

 

«Үлгәннәрме?..»

 

Язмыш Энҗе апага сынауларны өеп әзерләп куйган була. Инде тормыш корып, бәби алып кайтып, әйбәт кенә яши башладык дигәндә, аның юлын кара мәче үтеп китә: ире һәм сабые трактор белән әйләнеп, бер мизгел эчендә дөнья куялар.

— Мин Нефтекамск шәһәрендә укып йөри идем. Безгә шәһәргә елга аша гына чыгасы. Паром көтеп торганда Рәис белән сөйләшеп киттек. Мин бик көлеп сөйләшә торган идем. Телем зәһәр, усал, куркып тора торган түгел мин. Бер туганыбыз: «Бишесенең дә телен Аллаһы Тәгалә Энҗегә биргән», — дип әйтә иде.

Шулай көлешә-көлешә сөйләшеп киттек. «Авылыгызга киләм әле», — ди бу. Мин әйтәм: «Кил, сине безнең авыл егетләре бары тукмап җибәрә инде», — дим һаман көлеп. Безнең авыл егетләре бик куркыныч иде, чыннан да. Чын сугыш чукмарлары инде, башка авыллар алардан нык курка иде.

Бервакыт авылга кайткач, клубка чыктык. Яшьләр күп иде әле ул заманда. Безнең төп күңел ачу — көнбагыш ашап, «кәрт» сугу. Безнең арада ул да булган икән. Мин аны бөтенләй күрмәдем. Ничек клубка хәтле үк керә алган диген. Безнең бер авыл егете белән бер җирдә хезмәт иткән булып чыкты бу. Шуңа аны «обижать» итмәгәннәр. Икенче тапкыр паромда күрешкәндә: «Көнбагыш чиртеп, күрмәгән дә булдың», — ди.

Шулай күрше Чалманарат авылы егетенә кияүгә чыктым. Улыбыз Рамил туды. Минем кайнана бик әшәке хатын иде. «Минем килен икенчегә авырлы түгелме?» - дип сорашып кына торган. Таптырасы килмәде, яратмады. Икенчегә узуымны үзем дә сизми калдым. Тәҗрибәлерәк хатыннар минем хәлне аңлап, кайнанага әйткәннәр иде инде. Төшертергә, диде.

Актанышта баланы эчтә килеш үтереп, гадәти юл белән таптырдылар. Кыз иде балам. Сабантуй тирәләре иде ул. Иремне, туганнары күреп алып: «Хатының бала төшертеп, Рамилне күрәсем килә дип юксынып ята. Янына Рамилне дә алып төшә алмыйсың», — дигәннәр. Ул, бер яшьлек Рамилне алдына утыртып, трактор белән минем янга төшеп киткән. Һәм Такталачыкка керешли юл читенә төшеп ауганнар. Ауган тракторны да беренче булып минем энем Сәгыйрь күргән. «Җизни генә булмаса ярар иде», — дип бардым дип сөйли ул. Җизнәсе булган шул инде. Рамилем башы белән рульгә кысылып, шунда ук үлгән. Алдына утырткан булган шул.

Минем кырга хастаханәгә туганнары килде. Бер көн алдан начар итеп төш күргән идем. «Рамил кая?» — дип сорадым да, шунда ук үзем: «Үлгәннәрме?» - дип тә әйтеп куйдым. Белмим, каян белгәнмен, каян сизгәнмен. Таш кебек катып калдым, еламадым да. Туганнарда шок иде. «Ничек шулай тыныч кына әйтә ала ул?» — дип уйлаганнар.

Күмгәндә Рамилне әтисенең куенына салмаганнар, ләхеткә куйганнар. Үз куенында үлгән бит, куенына гына саласы бит инде…»

 

«Аллаһым, яшен белән бәреп кенә үтерсәң иде»

 

Энҗе апаның бугазына җыелган төерен көчкә йотуын үзем көч-хәл белән түзеп карап тордым. Күпне күргән газиз башкайлары һаман сөеп-сөенеп, елмаеп-көлеп яшәргә көчне каян ала торгандыр… Бер мизгел эчендә ире белән баласын югалткан хатын икенче көнне үк Казанга китә. Нигә киткәнен үзе дә аңламый китә ул. «Казанга ашыгыч ярдәм машинасы бара, сине дә хастаханәгә чакырганнар иде бит», — дигән сүз әйтүгә, утыра да китә. Тик аны Казанда көтмиләр. Хастаханәнең ишек төбендә куна ул төннәрен. Газиз башкаен кая орырга белми йөргәндә Мамадышта яшәүче апалары барлыгын исенә төшерә.

— Автобуска билет алып, Мамадышка кайтып киттем. Автобустан төшкәч, тагын күпмедер юл барасы бар. Коеп яңгыр яварга тотынды. Яшен яшьни, күк күкри. Шунда бөтен җаным-тәнем белән әрни-әрни күккә карап: «Аллаһы Тәгаләкәем, шушы яшенең белән бәреп кенә үтерсәң иде мине!» — дип теләдем.

Минем белән бер әби дә бар иде. Ниндидер бер сәер генә машина килеп туктады. «Утыр», — диләр. Миңа кем булуы, кая баруы барыбер иде. Утырам дигәндә теге әби: «Балам, мондый кешеләргә утырырга ярамый, нишлисең», — дип туктатып калды. Ничек кайтып җиткәнбездер — белмим. Апам, килеп керү белән: «Абау, нишләп йөрисең үзең генә? Кайда кияү, кайда Рамил?» — дип сорады. «Киявең дә, Рамилең дә юк инде, апа», — дидем дә, акырып елап җибәрдем.

Ул минем белән кайткан әби «тегенди әби» булып чыкты. «Бер-ике көндә терелтәм мине сине», — диде аягыма карап. Кая килергә соң сезгә дигәч, мин сине үзем табармын диде. Тик ул килмәде безгә. Әллә таба алмый йөри микән дип, апа белән үзе янына бардык. Без килгәндә ул капкасын ачып, безне көтеп тора иде. «Мин сезгә белеп килмәдем. Аягыңа пычак тигән. Пычак тимәсә, бер-ике көндә аякка басардай кеше булгансың син», — диде. Ул вакытта аягымны тунаганнар иде шул инде.

Миңа ул әби генә түгел, тагын әллә ничә төрле әллә нинди әбиләр шул ук сүзне кабатлады. «Пычак тигән шул», — диделәр. Кемнәр белсен инде, балам. Бозым дигәненә дә, әбиләрнең көченә дә ышандым. Әллә нәрсәләргә ышанасың икән ул яши-яши».

 

«Кисәсезме инде минем аякны?»

 

Киләсе тукталыш — кабат Казан шәһәре. Энҗе апаның аягына киләсе операциясен ясыйлар. «Хастаханә диварлары шундый якынга әйләнде. Бергә ятучылар белән өч литрлы банкада аш пешереп ашый идек», — дип сөйли Энҗе апа.

— Мин ятасы хастаханәнең баш табибы чуаш иде. Ул чуаш татарларны яратмый булып чыкты. Белмим нигә, тик яратмый иде. Ә бер грузин табибы мине яратты, хастаханәгә салдырды, операция билгеләделәр. Моның өчен аны соңыннан эштән дә куганнар әле.

Бер ай тик кенә түшәмгә карап яттым — мине карамыйлар. Берничә кешелек палатага керәләр дә, бөтенесен карап, нәрсә дә булса әйтеп чыгалар, ә миңа хет бер сүз әйтү түгел, борылып булса да карамыйлар. «Аягыңны кисәргә кирәк», — дигәнгә дә күпме вакыт үтте бит инде. Шулай бер түземлек беткәч, табиблар җыела торган кабинетка кердем дә: «Кисәсезме инде минем аякны?» — дип сорадым. Теге чуаш табибы да елмаеп куйды.

«Минем аякны кисәләр», — дип утырган вакытта күрше бүлмәгә ике аягы да тездән киселгән ирне салдылар. Лифтта коляскага утыртып алып кергәндә, мин аның аягы юклыгын абайламый да калган идем. Әфганстан сугышыннан кайткан кеше булды бу. Минем аякны кисәчәкләрен белеп алып, «Кистермә!» - дип, аякны кочаклый-кочаклый елый торган иде. Ә аякны барыбер кисмәделәр.

Хастаханә дигәннән, эчемә бикләнеп ятуым кимеде. Авырулар белән аралаша башладым. Шулай бервакыт коридорда басып торам. «Безнең күрше бүлмәдә аяксыз бер хатын ята икән. Ире белән малае юл һәлакәтендә үлгән икән», — дип сөйләшеп торалар. Килдем дә: «Нәрсә булган?» - мин әйтәм. Шулай-шулай диләр болар. Мин әйтәм: «Мин бит инде ул». Тегеләрнең аптыравын белсәң. Кеше көлдертеп, үзем шарык-шорык көлеп йөргәч, мине шундый хәлгә калган дип уйламаганнар да инде», — ди Энҗе апа.

 

«Мәрткә киткән кешене уятты»

 

Казанда аның аягын кисмиләр. Травматология бүлегендә кабаттан аяктагы шешләрне алалар. Бу юлы җепселләрен туры китереп, дөрес итеп эшлиләр. Тернәкләнү вакытында ул  энә белән дәвалаучы Мошарапов исемле табибны очрата. «Анда күргән әйберләрем — могҗиза кебек», — ди Энҗе апа.

 

 

 

— Кабинеты янына килеп, тезелеп утыра идек. Анда дәваланучы кешеләр белән дуслашып, туганлашып беттек. Хастаханәдән чыккач, хатлар да алыштык әле.

Мошарапов энәләр белән дәвалый иде. Ул кешенең кайсы җирендә нинди нерв бар икәнен белә иде. Ул кирәк җиргә шул энәләрне куя, күпмедер вакыт көтеп утырасың, аннары кире ала. Бервакытны бер хатын бер яшь кенә егетне алып килде. Егетнең башлыгы батырып киелгән, күзе йомык, гәүдәсен тота алмый. Бу егет армиядән кайтып, йокларга яткан да тормаган. Шушы табиб аны уятты. Әллә нинди могҗизалар күрдем мин анда. Кемнәр генә килми, кемнәре генә юк инде дөньяның. Могҗиза дип атап була торган хәлләр.

Фаҗига булганнан соң минем рәхәтләнеп елаганым булмады. Әллә ниндидер укол кадаган булганнар миңа. Мошарапов елатты мине. Берничә көн елап яттым.

Без, берничә кеше, кайда нәрсә ишетәбез, шунда бара идек. Шулай Новороссийскига массажга киттек. Безнең белән баручы бер хатын юл буе калтыранып барды — чире шундый иде аның. Беләсеңме, кайтканда бер җире дә калтырамады. Шулай ук ниндидер нервы эләгеп калган булган. Әйтәм бит, могҗизалар күрдем инде мин».

 

«Кем төрмәдә утырмаган?»

 

Киләсе тукталыш — Актаныш. Тик үги әниле өйгә дә, кайнанасы янына да кайтмый Энҗе апа. Такталачык хастаханәсенә барып, үзенә бер бүлмә бирүләрен сорый. Кышны хастаханәдә үткәрә ул. Йөри торгач, аңа Актаныштан бер бүлмә бирәләр. Үзе салкын, үзе кечкенә генә булса да, үз куышы барлыкка килә аның. Шунда яшәгәндә икенче тормыш иптәше Сабир абый белән очрашалар. Төрмәдән кайткан, үзеннән ун яшькә зур булган ирне кабул итәргә теләмиләр.

— Төрмәдән кайткан ир белән йөри икән дип, кайнанам авылда сөйләп йөргән. «Бу заманда кем генә төрмәдә утырмаган соң», — дидем дә, бетте. Үзенә һөҗүм итүчеләрне үтергән ул. Саклану дип карамаганнар, үзе дә «мин гаепле» дип, ун елдан артык Себер якларында булып кайткан. Картайган иде инде кайтканда.

Мин аңа гел «Сабир абый» дип эндәшә идем. Әле бергә яши башлагач та шулай дидем. Ул «абый дип әйтмә инде» дигәч кенә, Сабирҗан дия башладым. Ул нәрсәләр күргәнен сөйләми. Бер тапкыр эчте дә, төнлә бөтен әйберен сөйләп ыргытты. Иртән шулай сөйләшүен белми дә. Каткан күңел дә шулай җебеп ала икән ул, — ди Энҗе апа.

Энҗе апа белән Сабир абый яңа фатирга күченәләр. Өч катлы яңа өйнең өченче катында урнашкан фатирга авырткан аягы белән «эх» та итми менеп йөри ул.

— Икенче катта Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы тора иде. Сабир белән төшеп барабыз шулай аска. Энгель Нәвап улы безне карап тора. Минем кычкыра-кычкыра шарык-шорык көлеп, рәхәтләнеп төшкәнемне күреп, «Бу хатын әле өчтән генә түгел, биштән тә төшәчәк икән», — дип уйлагандыр инде. Хатыны да бик әйбәт аның, үзе шәфкать туташы да. «Энҗе апа, уколларыңны үзем ясыйммы?» — дип керә торган иде, — ди.

Энҗе апа кайнанасын да, икенче кайнатасын да карый. Тик икенчегә авырга гына уза алмый.

— Чалманараттагы кайнанам: «Бәбине миңа Энҗе алып кайтып сөйдерсә генә инде», — дия торган иде. «Миңа Аллаһы Тәгалә ул зур гөнаһым өчен мәңге бала бирмәячәк инде. Бергәләп үтердек бит», — дип әйттем.

Күршеләре алып кергән ризыкны да ашамый, җирәнә торган иде. Шундый булып китеп тә барды. Сабир мине авылга алып кайтып куя, килеп ала. Башта шулай йөрде, аннары үзе дә куна башлады. «Авылдагы өйдә сез яшәгез», — дигәннәр иде, калмадык.

 

«Мине дога коткарды»

 

Энҗе апаның өендә сәнгать күргәзмәсе кебек — анда ни генә юк! Чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, буялган… «Өйдә утырган кешенең эше инде ул. Компьютердан яңа төрле әйбер күрәм икән, шуны эшләмичә тынычланмыйм. Ул көннәрне ашарга да пешермим мин», — ди үзе.

 

 

 

Энҗе Насрыевадан: «Яшәүгә көч каян аласыз?» — дип сорамыйча булдыра алмадым.

— Дога коткарды мине, балам. Казанда пансионатта ятканда Киров урамындагы мәчеткә Җомга намазын тыңларга йөри башладым. Намазны үзем газета-журналлардан укып өйрәндем. 1985 елдан бирле ураза тотам. Быел 35нче тапкыр тоттым.

Бер елны йөрәккә операция ясаттым. Өч айдан ураза башланырга тиеш иде. Табиб: «Энҗе апа, быел уразаны тотма инде, авырга туры киләчәк», — дип күпме әйтте. Юк, барыбер тоттым, — ди Энҗе апа.

Үзенекен эшли торган, авырлыклар алдында сыгылып калмый торган бер тынгысыз җан инде ул Энҗе апа. «Туганнарым, картыма зур рәхмәт! Алардан башка бернәрсә дә барып чыкмас, болай яшәп тә булмас иде», — ди ул.

Башка төшкән кайгыны күтәрә алмыйча, туганнарын авыр кайгыга салып, Аллаһ каршысында зур гөнаһка баручылар азмыни?! Йодрыгыңны төйнәп, язмышыңа үч итеп, яшисе дә яшисе урында сынып-сыгылучылар, эчкечелек ише шайтанга иярүчеләр? Энҗе апа кебек ихтыяр көчле, сокланырлык һәм үрнәк алырлык кешеләребез артып торсын, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сагыш-кайгыларга уралмыйча, матур итеп үткәрергә язсын иде.   

 

Энҗе Габдуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: