Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Алданып яшәргәме, түзәргәме?

Бервакыт Ильяс эшемдәге хезмәттәш кыз янына килде. Күземә күренә дип торам! Ток суккандай булды. Мин аларны күрмәгән булып кыландым. Ул да мине күрмәде. Билгеле, бу хәлдән соң араларны өзәргә тиеш идем.

Бервакыт дус кызым мине үзе белән абыйсына кунакка алып барды. Ильяс бик чибәр, тәртипле егет булып чыкты. Миңа – 30, Ильяска – 40 яшь.

Озаклап кич утырганнан соң, күзгә йокы төште. Ильяс бүлмәдә урын тәкъдим итте, шунда кереп яттым да, йокыга киткәнмен. Уянсам, иптәш кызым юк, кайтып киткән. Шулай итеп, Ильяс белән икәү калдык.

Иртән ул мине өемә илтеп куйды. Шул көнне сәгать саен шалтыратып торды. Ә инде икенче көнне кич белән Ильяс бергә яшәргә тәкъдим ясады. Әлбәттә, каршы килдем. Өстәвенә яраткан кешем белән аерылышканнан соң, яралар төзәлмәгән иде әле. Яңа мөнәсәбәтләргә әзер түгел идем мин. Тик шулай язылган булгандыр инде: Ильяс белән очраша башлавыбызны аңламый да калдым.

Ильясның кызларны яратуына, бер итәкне дә игътибарсыз калдырмавына тиз төшендем. Шул вакытта аның белән бары интим мөнәсәбәтләрдә булырга, аны яратмаска, артык хисләргә бирелмәскә үземә сүз бирдем.
Бервакыт Ильяс эшемдәге хезмәттәш кыз янына килде. Күземә күренә дип торам! Ток суккандай булды. Мин аларны күрмәгән булып кыландым. Ул да мине күрмәде. Билгеле, бу хәлдән соң араларны өзәргә тиеш идем. Ләкин Ильяс булмаса, миңа бөтенләй күңелсез булачак, ялгыз калачакмын, дип сабыр булырга тырыштым.

Диңгезгә ял итәргә киткәч тә, Ильясны сагындым. Дөрес, без телефон аша аралашып тордык. Нәкъ менә шул чакта мин аннан башка яши алмаячагымны, гашыйк булуымны аңладым. Диңгездән кайтуга, киемнәремне җыйдым да, Ильяска күченеп килдем. Менә шунда башланды да инде иң кызыгы. Фатирга әле бер кыз, әле икенче кыз килә башлады. Барысы да үзләрен Ильясның йөргән кызы дип таныштырды. Мин дә төшеп калганнардан түгел. Нигә әле бәхетем өчен көрәшмәскә? Бу йортка юлны тиз оныттырдым.

Ләкин моңа карап кына Ильяс сулга йөрүен туктатмады. Каян белдем дисезме? Үзе йоклаганда, очраклы рәвештә телефонын карадым. Әмма карамасам, яхшырак булган булыр иде. Чәчләрем үрә торды. Шушы вакыт эчендә ул һәрвакыт кызлар белән аралашып, күрешеп яшәгән икән бит! Берсенә сагынуын әйткән, икенчесенә очрашырга тәкъдим ясаган, өченчесен – кинога, дүртенчесен шашлыкка чакырган. Иртән барысын да түкми-чәчми үзенә әйттем дә, киемнәремне җыеп чыгып киттем. Ул дәшмәде...

Беләм, күбегез: “Кирәкмәгән җиргә кысылмаска иде, нигә кеше телефонын тикшерәсең?” – дияр. Тик шикләнеп һәм алданып яшәү дә кыен. Әгәр ул гафу сорап килсә, мин аны гафу итәчәкмен, чөнки мин аны үлеп яратам. Нишлим? Киңәш бирегез, зинһар.

 

Айгөл З.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев