Мәдәни җомга

Альберт Борһанов: Төбәк тарихы – милләт тарихы

1980 елларда музейларда, авылларда яңадан төбәкләр тарихы белән кызыксыну уяна

Соңгы елларда авыл, җирлек тарихларын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады. Хәтта һәр авылның үз һәвәскәр тарихчысы, төбәкчесе барлыкка килде. Асылда, төбәкчеләрнең тарихы бик күптәннән килә. XIX йөздә Казан университетында “Археология, тарих һәм этнография” җәмгыяте булдырыла. Шул вакытта ук Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин кебек галимнәребез, кызыксынып, тарихны өйрәнә. Буа районының Тинчәле авылында туган Касыйм Бикколовның, Тау ягында Гайнетдин Әхмәровнең дә үз төбәкләренең үткәнен кызыксынып барлавы мәгълүм. Император университетында белем алган профессиональ тарихчы һәм әдип Газиз Гобәйдуллин да татар халкы тарихын өйрәнүгә әһәмиятле өлеш кертә.

1920 елларда татар халкы тарихын өйрәнү (татароведение) үзәге төзелә, аның җитәкчелегендә татар авыллары барлана башлый. Ләкин Сталин идарә иткән чорда төбәкчеләрнең эшчәнлеге туктатыла. 1960 елларда галим Равил Фәхретдинов һ.б. тарихчылар тарафыннан әлеге мәсьәлә кабат кузгатыла. Казан дәүләт университетында, 1980 елларда музейларда, авылларда яңадан төбәкләр тарихы белән кызыксыну уяна. Әлбәттә, төбәкләрне өйрәнү бик мөһим. Чөнки авыл тарихы – ул милләтебез тарихы.

1990 елларда Казан дәүләт университетында һәм башка югары уку йортларында тарихчы галимнәр җыелып төбәкчеләр мәсьәләләрен күтәргән җыеннар үтә башлады. Анда 2000 еллар башында, Мәскәүдәге Россия археология җәмгыятенең төбәк филиалы итеп, “Идел-Урал үзәге”н төзедек. 2015 елда Конгрессның Башкарма комитеты башлангычы белән беренче тапкыр Россия төбәкләреннән тарихны үз иткән кешеләрне җыеп киңәш-табыш иттек. 2018 елда Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр иҗтимагый оешмасын оештыру да мөмкин булды. Тора-бара Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татар төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты булдырылды, мине җитәкче итеп куйдылар. Чынлыкта ул Россия оешмасын алыштырды. Төбәкчеләр белән эш җәмәгать башлангычында барды. Конгресс ярдәме белән 2015 елдан бирле Төбәкчеләр форумнарын үткәрә башладык. Әүвәл Казанда, аннары Уфада һәм Томскида – барлыгы биш форум узды. Төбәкчеләр белән бергәләп төрле җирлекләргә экспедицияләр үткәрү дә гадәткә керде. Әйтик, аларның беришесе Татарстанның үз районнарында узса, Курган, Омск өлкәләрендә дә тарихыбызны барладык. Курган өлкәсендәге зират аеруча истә калды. Анда безнең игътибарны бер җирдә 100дән артык кабер ташы булуы җәлеп итте. Кемдер Минзәлә ягыннан, икенчеләре Арчадан, Мамадыштан килгән булган. Чит җирләрдә ятып калучы сәүдәгәрләр каберләрен дә күрдек. Оренбург, Киров өлкәләрендәге татар авылларыннан җирләнүчеләр бар. Былтыр Башкортстанда Шаран, Бакалы, Туймазы, Бүздәк районнарын өйрәнеп кайттык. Хәзер бу экспедиция материалларын китап итеп бастырырга ниятлибез.

Нигәдер Татарстанда һәм, гомумән, Россиядә төбәк-авылларның тарихын өйрәнү фән итеп саналмады. Шуңа да Совет хакимлеге елларында эшне галимнәр белән бергә алып барырга тырышсак та, аларның төбәкчеләргә югарыданрак каравын да тоемламый мөмкин түгел иде. Әлбәттә, соңгы елларда төбәк тарихын өйрәнүчеләргә игътибар артты, 2015 елдан башлап эшләребез шактый алга китте. Без ел саен районнарда фәнни-гамәли җыеннар үткәрәбез. Беренчесен – “Казан арты: тарих һәм мәдәният проблемалары” дигән конференцияне галим Җәүдәт Миңнуллин белән бергә Биектауда 1995 елда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырдык, чыгышларның җыентыгын әзерләп чыгардык. Бу елларда Рөстәм Нургали улы район башлыгы иде, конференция­не ачу тантанасында катнашып, кунакларга тәбрикләүләрен дә ирештерде. Берничә елдан соң “Очерки истории Высокогорского района” дигән китап та дөнья күрде. Аннары Иске Казан тыюлыгы директоры урынбасары булып эшләгәндә, “Казан артының мәдәни-тарихи һәйкәлләрен өйрәнү мәсьәләләре” дигән гыйльми совет төзедек. Шуннан соң рес­публиканың Тау ягы, көнчыгыш районнары җентекләп тикшерелде, ә соңрак Киров һәм Оренбург өлкәләре, Чуашстан Республикасы аз-маз өйрәнелде. 

2017 елда беренче тапкыр Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов башлангычы белән Ык буе районнары Сабан туйлары башланып китте. Шуннан соң без дә конференция үткәрү тәкъдиме белән чыктык. Хәзер инде “Ык елгасы (Зөя, Идел, Чулман, Кичү, Чишмә һ.б.) бассейнында кеше һәм табигать” дигән темага конференцияләр үткәрү дә бер традиция булып әверелде. Мондый фәнни-гамәли җыеннар Яңа Чишмә районының Зирекле, Лениногорск районының Сарабиккол, Зәй-Каратай авылларында, Азнакай районында биш зур конференция үтте. Быел “Көнчыгыш Татарстан – Мөслим районының мәдәният тарихы мәсьәләләре” дигән темага форум үтәчәк. Бу район турында китап чыгару ниятебез дә бар. Алга таба Туймазы районының Төмәнәк авылында фәнни-методик семинар үткәрер­гә уйлыйбыз. Июнь аенда фәнни-гамәли җыеныбыз Кайбыч районында үтәчәк. Музейлар белән дә эшлибез. 2016-2017 елларда Мөслим районында Милли музей белән бергә музей төзеп куйдык. Азнакайда да бик әйбәт музей ачылды. Ә бу бик әһәмиятле. Югыйсә шактый бай археологик табыш юкка чыга бара. Шуңа күрә авыллардагы бар булмыш табылдыклар төбәкне өйрәнү музеена туплана, исәпкә алына барырга тиеш. 

Быел Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, төбәкчеләр оешмасы, Россия татар авыллары ассоциациясе берләшеп, дәүләтнеке булмаган музейлар арасында “Иң яхшы туган төбәкне өйрәнү музее” дигән конкурс игълан иттек. Әйтик, Балык Бистәсе районында Нурулла Гариф корган мирасханә, Теләче, Тукай районнарында, Төмәнәктә, Башкортстанның Камышлы районында, Омск өлкәсендә, Пензаның үзендә һәм Индирка авылында, Самарада һ.б. шәхси музейлар бар...

Гамәлләребезне табигатьне өйрәнүдән башлау мәслихәт. Башкортстан авыллары күл буенда утыра. Фин-угор халыклары элеккедән үк урманны үз иткән. Татарстан авыллары, гадәттә елга буенда урнашкан. Елгада балык тотканнар, аның тирәлеге мал-туарны йөртергә, су юлы сәүдә алып барырга мөмкинлек тудырган. Ефәк юлы да тарих сәхифәләренә кереп калган. Аннары бу мәдәниятебезнең дәрәҗәсен, дәүләтчелек психологиясен дә күрсәтә. Шул ук вакытта халык изге дип исәпли торган урыннар да бар. Аларны беренче чиратта өйрәнеп тәртипкә китерү кирәк.

Археологик һәйкәлләр, кабер ташлары – безнең рухи байлыгыбыз, милли мәдәниятебез. Алар өйрәнелергә тиеш. Кабер ташларының шактые җир астына китеп бара. Аларны казып чыгару, тирәлеген чиста тоту сорала. Зиратның тәртиптә булуы милләтнең культурасын күрсәтсә, икенчедән бу архив материаллары белән чагыштырып, шәҗәрәләр төзегәндә дә булыша. Теләсә кайсы кабер ташында анда җирләнүченең тулы исеме, туган–вафат булган еллары, җәмәгате теркәлгән. Аның матур итеп язылуы исә – каллиграфия сәнгате үрнәге. Андый кабер ташлары Алтын Урда чорында күбрәк таралган. Бу йола Казан ханлыгы, Нугай Урдасында да дәвам иткән, Әстерханда да, Кырымда да андый истәлекләр күп сакланган. Башкортлар, күчмә халык буларак, аларда кабер ташлары булмаган. Әмма мине бу мәсьәләдә әлегә күп нәрсәнең өйрәнелмәве борчый. Төбәкчеләрнең дә, галимнәребезнең игътибарыннан читтә калган борынгы урыннар күп. Архитектураны – мәчетләр, мәдрәсәләрне өйрәнү һәм сак­лау да – тарихчылар бурычы. Чиркәүләрне дә сакларга кирәк. Русларның саклану крепостьлары булган бит. Аны рус дәүләтенә хезмәт иткән татарлар да төзегән. Алар да – безнең һәйкәлләр. Сәнәгать һәйкәлләребез дә шактый. Татарлар кирпеч заводлары, бакыр базлары, тимер базлары, мәгъдән учаклары (рудники) төзегән, тегермәннәр корган, көмешче осталарыбыз булган. Кайбер корылмалар сакланган, безнең бурыч исә аларны киләсе буыннарга тапшыру. 

Төбәкчеләр архивларда да казына. Аларның архивларда үз авыллары тарихын бик тирән өйрәнүләре мактауга лаек. Хәтта институтлар да бу мәсьәләдә алар артыннан өлгерә алмый. Галимнәрнең күбесе архивны белми, дип тә әйтергә мөмкин. Аннары Уфада эшләүче архивчыларның барысы да төбәкче булуы да игътибарны җәлеп итә. Архивларда ун ревизия материаллары саклана. Алар Петр I тәхеткә меңгәч башланган. 1-3 нче ревизиянекеләр – күбесе Мәскәү фондларында. Дүртенчесе – Санкт-Петербургта, 5-7 нче кенәгәләр – Уфада. Анда 1790 елларда башкортлар дип языла башлый. Әмма ул милләтне түгел, ә сословиене белдерә. Әйтик, Себердә яшәгән кешеләрне «сибиряки», дип язганнар. Архивларда сакланучы метрика кәгазьләренең дә төбәкчеләребезгә ярдәме зур. Аларны мәчетләрдә муллаларыбыз кем кайчан туганын, өйләнгәнен, вафат булган вакытын теркәп барган. Авылларның яшен билгеләгәндә, археологик казу эшләре вакытында табылган ядкәрләрне дә кертергә кирәк. Бер генә мисал китерәм. Теләчегә 1650 елда нигез салынган, дип язылган истәлек билгесе куелган. Ләкин Теләченең үзендә, Олы Нырсы, Иске Җөридәге археологик, эпиграфик ядкярләр бу авылларга 1320 елларда, Алтын Урда дәверендә, ә бәлки аңа кадәр үк нигез салынуын дәлилли. 1999 елда Кукмара районында ике археологик һәйкәл исәпләнә иде. Хәзер аларның саны 36 га җитте. Районга ел саен бер генә археологик разведка оештырган очракта да (монда әле казу эшләре турында сүз бармый), музейларда булсак, халык белән аралашсак, күп нәрсәләр ачыклана.

Төбәкләребезнең, җирлекләрнең үткән юлы белән кызыксынучылар арта, авыл тарихын язучылар елдан-ел активлаша бара, хәрәкәткә яңа кешеләр килә. Без аларны төркемләп исәпкә алабыз. Әйтик, Марий Элдә, Ульяновскида, Башкортстанда, Омск өлкәсендә шактый гына зур төркемнәр юридик рәвештә расланды. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен тасвирлап, кызыклы гына басмалар, фәнни китаплар тәкъдим итеп тора. Аларны нәшер итәргә эшмәкәрләр ярдәм күрсәтә. Чирмешән районында 42 авыл бар, 84 китап чыккан. Әмма шул ук вакытта Свердловск өлкәсендә 40 тан артык татар авылы исәпләнә, нибары ике китап дөнья күргән. Һәр авыл тарихы һәм шәхесләре турында басылып чыккан китапларны халыкка җиткереп барырга тиешбез. Яңа чыккан китаплар җәмәгатьчелеккә зур кичәләр ясап тәкъдим ителә.

Сөембикә КАШАПОВ әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: