Мәдәни җомга

Абдуллаҗан Җәләлов: Күрәсең килсә, күзеңне ач

БТИҮнең максат һәм бурычлары узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле асылда үзгәрмәде – мәдәният вә телне саклау һәм үстерү, димәк, татар халкын милләт буларак саклап калу. Ни өчен ул чакта оешма экстремистик булмаган да, ә хәзер шундыйга әйләнгән соң?

Без үзебезнең ана телебез – татар теленең бөеклеге белән горурланабыз. Тик аны саклап кала алырбызмы икән?

Илдәге төп халыкларның язмышына, милли мәгариф проб­лемаларына, аларның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә  турыдан-туры мөнәсәбәт белән соңгы елларда кабул ителгән күп законнар дәүләт Конституциясенә каршы килә. Әлеге кануннар патша Россиясендәге мәгариф министры Д.Толстойның: “Ватаныбыз киңлекләрендә яшәүче барлык инородецларны укытуның ахыргы максаты аларны руслаштыру һәм рус халкына кушу булырга тиеш”, – дигән күрсәтмәсенә һәм хәзерге РФ Дәүләт Думасы депутаты В.Жириновскийның “Күпмилләтлелек - Россиянең бәласе” дигән гыйбарәсенә аваздаш. Мәсәлән, 309 нчы федераль закон. Ул белем бирү дәүләт стандартыннан милли-төбәк компонентын юкка чыгарды. Рус булмаган халыкларның тарихы вә мәдәниятен өйрәнү һәм укыту бернинди хокуксыз калды. Әлеге закон гамәлгә кертелгәч, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 362 нче фәрманы буенча бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) рус телендә генә тапшырыла башлады. 

309 нчы закон Конституция маддәләрен, гомумтанылган халыкара хокук нормаларын санга сукмый, “инородец”ларны милли үзаңнан мәхрүм итүгә һәм туган телсез калдыруга юнәлтелгән.  Гамәлдәге мәгариф системасы РФдәге рус булмаган төп халык­ларның милли-мәдәни торгызылуын туктата. Бүгенге татар язучы һәм шагыйрьләренең соңгы могиканнар булуы һәркемгә аңлашыла. Чөнки ана телендә язу өчен, кимендә шул телдә белем алу зарур. 

2020 елның 30 августында узган “Милләт җыены”нда татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. “Татарлар: гамәл стратегиясе” дигән әлеге документның пәйда булуы ук безгә янаган экологик хәвефнең гаять зурлыгына ишарәли. Стратегиядә әлеге этник экологик фактор, Конституцияне бозу, аңа каршы килә торган циркулярлар турында бер сүз дә юк. Гамәл стратегиясе эчкә юнәлтелгән. Рухи-әхлакый категориягә карый. Стратегиянең шигаре мондый: таяну ноктасы – безнең һәркайсыбызда. Хак сүз. Эчке фактор да тышкысы кебек үк мөһим. Безнең һәркайсыбыз уйланырга һәм чынлыкны, трендны аңлап кабул итәргә тиеш. Әмма чынбарлыктан качып булмый.  Аны күрергә кирәк. Тышкы факторны телгә алмау – башны комга яшерү ул. Шартларны төгәл билгеләмичә, мәдәният һәм телне саклап калу бурычын хәл итеп булмаячак. 

Халыкны берләштерү белән беррәттән, РФ Конституциясенең этник проблемага мөнәсәбәтле гамәлләрен, шул исәптән 5 нче (3 п.) һәм 68 нче (3 п.) маддәләрен торгызу зарур. Бөтентатар иҗтимагый үзәге  (БТИҮ) шул позициядә тора. Аның 2016-2030 елларга программасында куелган максатларыннан берсе – күпмилләтлелекнең РФ бөтенлегенә янавы хакындагы расколчы фикерне ватандашлар аңына сеңдерүгә каршы көрәшү.

1. “Халыкара хокукның гомумтанылган принцип һәм нормалары, халыкара килешүләр” һәм “Төп халыклар хокуклары хакында БМО Декларациясе” РФ Конституциясендә милләтләрнең үзбилгеләнүе принцибын объектив гамәлгә ашыру юлларын билгеләгәнгә һәм төп халыкларны ассимиляцияләүнең теләсә кайсы формаларын кире какканга, закон кысаларында Россия Федерациясен Декларациягә кушылуга һәм ратификацияләүгә күндерүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып баруны БТИҮ үзенең иң мөһим бурычына саный. 

2. Төп Законның “Россия Федерациясендә кабул ителә торган законнар һәм башка хокукый актлар РФ Конституциясенә каршы килмәскә тиеш” дигән нигезләмәсенә таянып, татар халкының үзбилгеләнүгә хокукы сак­лану өлкәсендәге хокукый актларның Төп законга тәңгәллеген тикшерүгә җәмәгать контролен булдыру БТИҮ нең бурычы булып тора.  

2021 елның 5 гыйнварында ТР Прокуратурасы, БТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм юкка чыгаруны дәгъвалап, ТР Югары судына мөрәҗәгать итте. Татар халкының үзбилгеләнүгә хокукы саклану өлкәсендәге хокукый акт­ларның Төп законга тәңгәллеген тикшерүгә җәмәгать контролен булдыруны һәм Конституция нигезләмәләре саклану өчен көрәшне прокуратура экстремистлыкка тиңләде. 

БТИҮнең максат һәм бурычлары узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле асылда үзгәрмәде – мәдәният вә телне саклау һәм үстерү, димәк, татар халкын милләт буларак саклап калу. Ни өчен ул чакта оешма экстремистик булмаган да, ә хәзер шундыйга әйләнгән соң? Чөнки ул чорда Россиядә демократик көчләр йогынтысы куәтлерәк иде. Демократия дулкынында 1993 елда алга киткән дәүләтләр Конституцияләреннән калышмый торган Федератив Россия Конституциясе кабул ителде. Ул халыкларның тигез хокуклыгы һәм үзбилгеләнүе принципларын таный һәм раслый. Бу елларда рус халкының үзгә, дәүләт барлыкка китерүче халык статусы, бары тик рус телендә генә урта һәм югары белем бирү системасы хакында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Ә бүген исә нәкъ шул кирәк икән. Д.Толстой күрсәтмәләрен яклаучы көчләрнең басымы зур. Бүген БТИҮ аларның юлына аркылы төшкән. Суд аларның йогынтысының никадәр зур булуын күрсәтәчәк. Татар халкы мәнфәгатьләрен яклау, аның телен саклау белән шөгыльләнгән оешмага һөҗүмне ишек ярыгыннан гына күзәтүче татар язучылары, мәдәният әһелләре бер дә хөрмәт уятмый. Иҗтимагый оешмага карата шундый башбаштаклык ватандашларыбызда эчке протест тудыра. Дәгъва предметы юк бит. Бу ап-ачык. Прокуратура БТИҮне эзәрлекләү белән артык мавыгып китте. Суд аларның әлеге дәртен бераз басар дип ышанасы килә. 

Безнең өчен кабат кара чор башланды. Без йә юкка чыгачакбыз яисә, хәлнең авырлыгын аңлап, берләшәчәкбез һәм бу чорны әллә ни югалтуларсыз гына кичерәчәкбез. Безнең һәркайсыбызда милли үзаң, милли горурлык хисе уянырга тиеш. Бүген безгә бу җитми. Катнаш никахларда татар балалары бик сирәк, ә менә күпчелек очракта әрмән, рус, яһүд, грузин һ.б. балалар  туа. Безгә уяу булу, милли үзаңыбызны хурлый, үзебезне кимсетә торган нәрсәләрдән сак­лану зарур. Үзаң – исән калуның хәлиткеч факторларыннан берсе. Ул Д.Толстойга иярүчеләр өчен төп мишень булып тора. Г.Яхина, Зөләйханың күзен ачып, халкыбыз аңына миңгерәткеч һөҗүм ясады. Зөләйха исеме татар халкы өчен рух көче, сафлык, милләтнең әхлакый кыйммәтләренә тугрылык символы санала. Г.Исхакыйның Зөләйхасын оныттырырдай башка Зөләйханы дистәләрчә ел буе эзләгәннән соң таптылар бит тәки! Зөләйханың урыны үзен тудырган халык арасында түгел икән бит. Бу халык – кыргый. Яхинага рәхмәтле татарлар да табылды. 

Стратегия халыкны агарырга өнди. Бу – абсолют. Халыкның укымышлылык дәрәҗәсе аның Кояш астындагы урынын билгели. Без, татарларның, буразнада, сыер абзарында, шахтада, урман кискәндә, станок артында үзен аямый эшләве һәркемгә мәгълүм. Бүгенге мәгариф системасы татарларны эшче һөнәрләр сайларга үгетли. Әмма безгә әлеге юнәлешне үзгәртергә кирәк. Үрнәк алу өчен мисаллар шактый. Россиядә яһүдләрнең өч югары уку йорты бар: Мәскәү яһүд университеты, Маймонид исемендәге дәүләт яһүд академиясе, Санкт-Петербург иудаика университеты. Аларда студентлар иврит, идиш телләрен, иудаизм нигезләрен, яһүд фәлсәфәсен, яһүд халкы тарихын өйрәнә. Бу уку йортларын оешмалар һәм хосусый затлар яхшы финанслый, шунлыктан шәкертләргә зур стипендия түләнә. 

Бездә дә бай оешмалар да, хосусый затлар да бар, әмма алар башка камырдан ясалган - үзләрен генә кайгырта. Исән каласың килә икән, халкым, ничек тә белем кыяларына үрмәләп мен. Укырга өндәү зарур. Безнең телевидение каналлары исә, мәгариф һәм фәнне данлау урынына, эфирны җыр-бию белән тутыра. 

Татар телен куәтләндермәс өчен, республиканың күпмилләтлелеге белән спекуляция дә бик оста кулланыла. Татарстанның татар халкының үзбилгеләнүе территориясе булуы игътибардан махсус читтә калдырыла. Әлеге терминның үзенә үк табу салыну сизелә. Үзбилгеләнү ул татар милләтеннән булмаган татарстанлыларның хокуклары кысылуны аңлатмый, бәлки Татарстанда татар мәдәнияте һәм теле проблемаларының ТР дәүләте проблемасы булуын аңлата. Башкаларның үзләренең үзбилгеләнү территорияләре бар, һәм анда республика (дәүләт) күләмендә аларның милли проблемалары хәл ителә.

Без татар теленең Чуаш, Удмурт, Мордва һ.б. республикаларның иҗтимагый мәйданында кулланылуына исәп тота алмыйбыз. Үзбилгеләнүгә хокуктан чыгып, республикаларда титул милләтенең мәдәнияте һәм телен саклау вә үстерү өчен җаваплылыкны башлык вазифасына кертә торган хокукый акт кабул итәсе иде. 

Дөньякүләм глобальләшү процессы белән спекуляция дә тискәре йогынты ясый. Мәгълүмат мәйданының берләшүе үзе генә милли телләрнең эреп юкка чыгуына китерми. Миңа бервакыт Эстониядәге Атмосфера физикасы инс­титутында чыгыш ясарга туры килгән иде. Институтның гыйльми советы саф эстон телендә эшли. Фәнни журнал эстон һәм инглиз телләрендә нәшер ителә. Эстоннар бик горур халык, туган телләрен  кадерли. Якын киләчәктә эстон милләтенә глобальләшү янамый. 

Стратегиядәге: “Татарларның Россия дәүләте хезмәтендә Ватанны ныгытуга керткән өлеше гаять зур”, – дигән җөмлә урынсыз тоела. Күрәмсең, авторлар моның өчен БДИне татарча бирергә рөхсәт алырга исәп тоткандыр. Кирәксә-кирәкмәсә дә, без тугрылыгыбыз белән мактанабыз, бу исә безне бер дә бизәми һәм вәкаләтләребезне дә киңәйтми. 

Стратегияне уңай бәяләргә кирәк. Әмма РФ Конституциясенең тигезхокуклылык һәм халыкларның үзбилгеләнүе хакындагы 5 нче (3 п.) һәм 68 нче (3 п.) маддәләренең фундаменталь кагыйдәләре үтәлмәүнең халкыбыз­ның мәдәнияте һәм телен саклауга янаган куркыныч сәбәпләреннән берсе икәнен телгә алмау аның зур кимчелеге булып тора. 

Бүген халыкның мәдәниятен, телен һәм, асылда, милләт буларак үзен саклау өчен көрәше – РФ Конституциясенең төп халыкларны хокукый яклауга мөнәсәбәтле кануннарын торгызу өчен көрәштән һәм халыкның үзенә янаган куркынычны аңлап берләшүеннән  гыйбарәт ул. 

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: