Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

38 яшьлек хатынны көнче ире үзе ясаган үзенчәлекле пычак белән чәнчеп үтергән

Ир-ат пычаклар ясау белән шөгыльләнгән, корал сурәтләрен хатынына җибәреп торган.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге паркларның берсендә 18 мартта 38 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. 23 мартта бу җинаятьне эшләүдә шикләнелүче 42 яшьлек ир-атны тотканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Паркта мәет табылгач, тикшерүчеләр җинаять эше ача. Мәрхүмәнең туганнарын, якыннарын сораштыралар. Мәетне тикшергәч, бу хатынның гадәти булмаган формадагы пычак белән үтерелүе ачыклана.

Мәрхүмә хатын элеккеге ире белән берничә тапкыр талашканы, җәнҗал көнчелек аркасында чыгауы билгеле була. Шуннан соң җинаятьтә шикләнеп 42 яшьлек ир-ат тоткарлана. Ул пычаклар ясау белән шөгыльләнә. Ир үзе ясаган пычакларның фотоларын хатынына җибәргәләп торган.

Тикшерү версиясе буенча, 17 мартта кич белән ир-ат элеккеге хатынын эзәрлекләп йөри, аннары тота һәм пычак белән төрле урыннарына кадый. Хатын урында ук җан бирә. Җинаятьче бу урыннан качып китә. Биш көн буена машинасында яши, урманда төн кунып йөри.

Ирнең машинасын тикшергәч, анда үтерү коралына охшаган әйбер табыла. Анда канга охшаган таплар була. Тупланган дәлилләрне китергәннән соң, бу ир-ат җинаять кылуын таный. Ул үтерү коралын үзе ясаганын әйтә.

«Тоткарланган кеше белән тикшерү гамәлләре башкарылды, гаепләү белдерелде», диелә ведомство хәбәрендә.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев