Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: Халык югалмас, тик…

Соңгы  елларда, татар язмышына бәйле рәвештә, телебез хәзинәсендә  мөһаҗир, диаспора, тарихи ватан дигән сүзләр нык активлашып китте. Нибары өч сүз, әмма шушы шартлы “өчпочмак”ка татар язмышы сыйган!

Болгариядә эшләнгән “Аспарух хан” фильмындагы бер эпизодны искә төшерик әле... Көче-гайрәте, егетләрчә матурлыгы ташып торган улларына Кубрат хан бик тә гыйбрәтле, фәлсәфи сабак ирештерә: үткер укны берәм-берәм бик ансат сындырып була, ә менә аларны себерке рәвешендә төйнәп-җыйнап куйсаң, бу төргәкне сындырып ташлау һич кенә дә ансат эш түгел. Язучыбыз Мөсәгыйть Хәбибуллин да үзенең “Кубрат хан” дигән романында шушы күренешне бик урынлы файдалана. Димәк, әлеге фәлсәфи кыйтга һич кенә дә саф әдәби-сәнгати уйдырма түгел, ә  чынбарлык! 


* * *

...Күренекле  шагыйрь Сибгат ага Хәким белән бер очрашу истә калган. 1970 еллар иде бу. Бауман урамындагы Язучылар йортының бер бүлмәсендә биш-алты кеше  җыйналып утырабыз. Радионы ачып җибәрсәк... аннан саркытып кына “Сибелә чәчәк” көе агыла башлады. Фәридә апа Кудашева җырлый иде аны.

Тарих төпкеленнән, халкыбызның күңел түреннән күтәрелгән бу җыр, әлбәттә, һәркайсыбызны үзенә йотып алды. Күзләребезгә моңсулык сирпелде.

Сибелә чәчәк җилләр искәндә лә,
Өзелә үзәк искә төшкәндә...

Олпат шагыйребез җырны тыңлап бетергәннән соң, моңая төшеп,  берничә сүз әйтте:

- Сибелдек шул, дуслар, сибелдек...

Арадан өлкәнрәк булган Батулла  тынлыкны бүлдерергә җөрьәт итте:

- Сибгат абый, татар кайда да югалып калмый ул.

- Халык югалмас анысы... Тик  50 елдан соң безнең язганнарны укучы татар калыр микән?..

Бу сүзләр безнең башка күсәк белән органдай булды! Уйга калдык. Табеевның, 1980 елда татар теленең кирәге бетәчәк, совет халкы уртак телдә сөйләшәчәк, дип лаф орган чаклары бит бу. Сибгат ага партократларның татар мәктәпләрен һәм туган телне кыса-бетерә килүләре хакында тирәннән борчылып сөйләгән, әйтеп калырга ашыккан икән. 

* * *  
Хәтерлим: без, Казан университетының икенче курс студентлары, Чиләбе өлкәсенә татар халык авыз иҗатын җыйнау өчен фәнни экспедициягә киткән идек (1968 ел). Җитәкчебез – университет мөгаллиме Хатыйп Миңнегулов. Татарлар күмәкләшеп яши торган байтак районнарны гиздек. Кунашак районында исә сәер хәлләргә дә тап булдык. 

Менә егерме-утыз йортлы кечерәк бер авыл. Әйткәннәр иде: катнаш авыл, анда татар белән урыс бергә яши, дип. Шунда татарларның баштарак русча сукаларга тырышулары гаҗәпләндерде. Казаннан икәнебезне белгәч кенә телләре чишелде тагын. Хәтта бер агай  җырлап та күрсәтте:

Без эчмәйбез пешиничный,
Без эчәбез першувка.
Без эчмәйбез берәр сутка,
Без эчәбез биш сутка!..

Соңрак икенче бер авылга кердек. Монысы инде гаять зур иде, меңгә якын хуҗалык. Саф татар авылы. Йорт-каралтылар таза. Бөтенләй башка мохит биредә – туган телдә авыз тутырып сөйләшәләр, җырлыйлар, “Әпипә”гә бииләр. Җырлары да гел икенче:

Әйдә, дустым, барасыңмы,
Мин барам Чиләбегә.
Чиләбедә читен булса,
Кайтырбыз өйләнергә.

Катнаш авылларда милләтнең рухы бетә, аның җисми тамырлары аз саклана, дигән фикергә килдек. Зур, бердәм авылларда рух та, гореф-гадәтләр тотрыклы яши, буыннан-буынга күчә икән.

“Бердәмнәр берәгәйле”, - дип әйтә торган иде бабай мәрхүм. Ул газиз халкыма, аның тарихына, генофондына да кагыла. Тарих сәхнәсендә көчле чакларыбыз да, аннары кылыч йөзеннән үткән фаҗигале вакытлар да булган!.. Француз философы Шарль Монтескьеның әйткән, язып калдырган сүзләренә бөтен манзара сыеп беткән: “Без биләгән күпме мәмләкәтләргә татарлар тарафыннан нигез салынган. Бу гаярь халык беркайчан да җиңелмәсенә ышанып, вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйлап та карамаган”.

Ачы һәм гыйбрәтле сүзләр! Ә бүген безнең талантлы хәрбиләребез, полководецларыбыз бармы соң? Бар, әлбәттә. 

1993 ел, февраль. Мәскәүдә, “Президент-отель”дә тәүге тапкыр  татар генераллары бергә җыйналды. 40 тан артык хәрби –  Европадагы берәр илнең армия һәм флотын тәэмин итәрлек! Мондый очрашуны абруйлы кеше генә эшли ала иде.  Ул - СССРда төркиләрдән беренче буларак армия генералы дәрәҗәсен алган кеше, хәрби фәннәр докторы, академик Мәхмүт Әхмәтдин улы Гәрәев (Питрәч ягы тумасы). 

Генштабның иркен кунакханәсенә урнаш­тык. Кичке яктарак Санкт-Петербургтан тагын дүрт кунак килеп төште: вице-адмирал Марс Искәндәрев, генерал-лейтенант Мөнир Коләхмәтов, генерал-майор Марсель Әһлиуллин, Россия академиясенең информатика һәм автоматлаштыру институты директоры, профессор Рафаэль Йосыпов. Саф татарча исәнләшеп күрештек, шундук кул астындагы хәзинәләрдән чәй табыны әзерләргә керештек. 

Очрашуда катнашкан һәр генералның исем-фамилияләрен санап чыгу мөмкин түгел. Шулай да бер-икесенең сүзләрен  җиткерәсем килә. Авиация генерал-майо­ры Таһир Сәйфетдинов тумышы белән Азнакай якларыннан икән. “Казан утлары” журналын  тапшыргач, тәмам яктырып китте:

- Моны бит Азнакайдагы апам бик яратып укый, мин дә укырмын!  

Төньяк флотилиядә хезмәт итүче иң яшь контр-адмирал Рәфкать Чеботарев (“чабата” сүзеннән ясалган) шулай ук әңгәмәне Татарстанга китереп ялгады:

- Татарстан егетләрен үз территория­гездә генә хезмәт итү мәсьәләсен күтә­рәсез. Шулай да, теләге булганнарны мин үз флотыма чакырыр идем.

(Аның бу теләге чынга ашып өлгермәде. ГКЧПга теләктәшлек күрсәткәне өчен, татар егете Рәфкатьне ул чактагы кораллы бәрелешләрнең берсенә җибәрделәр һәм ул анда серле үлем белән дөньядан китеп барды...)

Россиядән, БДБ илләренең төрле төбәкләреннән җыйналган хәрбиләр туган телгә, халык моңнарына шулкадәр сусаган ки, - алар “Сарман” һәм  “Туган тел” көйләрен дә моңсу катыш шатлык белән  җырлап күрсәтте. 

Кубрат хан һәм Сибгат абыйдан башланып киткән сүзебездән соң, хәтер-хатирәләргә бирелеп, мөстәкыйльлек өчен янып-көрәшеп йөргән көннәр турында күбрәк язарга туры килде. Ә бүген инде Татарстан күгендә вәзгыять бөтенләй башка! Кремль һәм Дума тарафыннан тузга язмаган законнар чыгарып (һәм РФ, РТ конституцияләрен бозып), татар теленең тамырына балта чабылды. Яманаты чыккан ЕГЭ, 309 нчы канун һ.б. турында әйтеп тә торасы юк. Безгә каршы иң зур акт – дәүләт теле саналган татар телен нибары 2 сәгать, әле анысын да факультатив, ягъни ирекле рәвештә укытуны гамәлгә кертү. Ни кызганыч: суверенитетны, Мәскәү кушуы буенча, үзебезнең татарыбыз кулы белән юкка чыгардылар. Куштаннар табыла тора, прокурорның мәктәпкә бәреп керүләре дә шул җөмләдән.

Татар теле Мәскәүгә түгел, безнең өчен кирәк. Рухыбыз какшамасын.  Әйтик, нигә әле татар районнары үзәгендә заманча татар мәктәпләре яисә гимназияләр ачып җибәрмәскә!? Моның өчен Татарстанның икътисади мөмкинлекләре җитәрлек. Россиянең иң зур йөген тартып баручы республикабызның моңа мораль хакы да бар. Мәскәүләр килеп, безнең милли мәктәпләргә  йозак элеп йөрмәячәк. Аның ачкычы безнең кулда. 

Искә төшерик: заманында татарлар патша казнасыннан бер тиен дә алмыйча (чөнки бирмәгәннәр!), мәктәп, мәчет һәм мәдрәсәләрне үз акчасына төзегән. Милли университетның кирәклеге дә көн кебек ачык. Казах кардәшләребез моңа иреште. Без, кайчандыр төрки дөньяның башында торган халык, алардан киммени? 

Инде килеп, туган телебезне саклау, үстерү дигәндә, көчле арсенал бар! Көндәлек матбугат, радио, телевидение, Фәннәр академиясе, китап нәшрияты, Бөтендөнья татар конгрессы, Язучылар берлеге, дистәләгән гыйльми һәм һөнәри институтлар, иҗтимагый оешмалар, дин һәм гаилә тәрбиясе, чит төбәкләрдәге мөхтариятләр һ.б. Менә шушы зур көчне, зыялылар армиясен дөрес, нәтиҗәле итеп эшкә җигә белик. 


* * *

Без тарихта сүнеп баручы милләт ролендә булырга тиеш түгел. Гаяз Исхакый кисәткән инкыйразга каршы без күкрәгебезне һәм зирәк акылны калкан итеп куярга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: