Мәдәни җомга

Мөнир Абдуллин: Ачның хәлен тук белми

Безнең түрәләр инфляция, инвестиция, уртача хезмәт хакы турында чүбек чәйнәргә ярата. Халыкның мондый статистикага артык исе китми. Кибет киштәләрендә, базар прилавкаларында ашамлыклар, товарлар ни бәя – менә шунысы мөһим. Ә супер һәм гипермаркетлардагы бәяләрне күргәч, чәчләре үрә тора. 

Ни өчен бәяләр шулай туктаусыз күтәрелә? Әлбәттә, товар җитештереп, аны сатып баерга керешкән эшмәкәрләр дә, алыпсатарлар да гаепле. Әмма казнага акча җыю өчен төрлечә сәбәп табып, хезмәт күрсәтүләргә тарифларны арттырган, салым салуның яңа формаларын уйлап тапкан түрәләр дә, ил байлыгын үз кулында тоткан компания һәм корпорацияләр җитәкчеләре дә гаепсез түгел.

Исәпләсәң исең китәр, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2017 елда 4,6 процентка арткан. Президент сайлаулары алдыннан В.Путин торактан файдаланган өчен түләү мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга кирәклеген искә төшерде. Дәүләт башлыгының сайлап куелуы булды, озак та үтмәде, Россия премьер-министры торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар билгеләү турындагы карарга кул  куйды.Уң кул ни кылганны сул кул белми, димәк.

Торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарә итә торган компания хуҗаларының  башы күккә тигәндер. Аларны йөгәнләү беркемнең дә хәленнән килми. Казан шәһәренең Идел буе торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе  һәм Яңа Савин районының “Уютный дом” идарәсе җитәкчеләрен, әнә, мошенниклыкта гаеплиләр. Алар йортларны җылыткан өчен түләү хакын билгеләүдә бөтенләй чама хисен югалткан. 

Россия Президентының кулланучыларның ут, су, газ, җылылык белән тәэмин итеп торучы оешмаларга турыдан-туры түләүгә күчү турында закон проекты әзерләнде диюенә карамастан, бездә әлегә кыл да кыймылдамый. Закон эшли башласа, кайбер идарәче компанияләргә башларын кашырга туры киләчәк. Удмуртиядә инде милекчеләрнең 90 проценты акчаны энергия чыганаклары белән тәэмин итеп торучы оешмаларга түли. Монда идарәче компанияләрнең арадашчы булып торуларыннан котылганнар. Элек фатир хуҗалары ут, су, газ өчен вакытында түләми дип, энергия ресурслары белән тәэмин итүне туктату проблемасы туган булса, хәзер барысы да җайга салынган.

Тарифларны киметүнең тагын бер юлы – идарәче компанияләр урынына ширкәтләр төзү. Казанда андый тәҗрибә бар. Кайбер ширкәтләр тарифларны 20 процентка кадәр киметүгә ирешкән. Югыйсә, соңгы елларда коммуналчылар бик азынды, гел үз хезмәтләренә бәя күтәрү белән мавыга. Бер генә мисал. Ягу сезонында кышның – язның ничек килүенә карамастан радиаторларны шулкадәр кыздыралар, әйтерсең  урамда 25-30 градус салкын. Җәй айлары өчен ник түлибез, йортлар җылытылмый бит, дип халык зарлана башлагач, җаен таптылар: җәй якмыйлар, акчасын алмыйлар, аның каравы кышын ике-өч тапкыр артыграк түлисең.

2017 елда фатирларны кайнар су белән тәэмин итү яхшырачак, бәяләр артмаячак, дип йортларның подвалларында аерым приборлар куйдылар. Халыкның бер өлеше каршы килсә дә, алдап-йолдап куеп киттеләр. Менә хәзер кайнар су белән тәэмин итүнең дә рәте юк.

Европа илләрендә һәм АКШта коммуналь хезмәтләргә бәяне 3-5 елга бер тапкыр гына күтәрәләр. Ә бездә, киресенчә, елга – өч-биш тапкыр! Совет заманында хезмәт иясе, аз хезмәт хакы алып та, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә зарланмады. Тарифларны күтәрү белән мавыкмадылар. Моны хөкүмәт үз контролендә тотты. Хәзер базар мөнәсәбәтләре, хосусый милекчелек заманы диләр дә, бер сәбәпсез бәя күтәрергә тотыналар.

Хосусыйлаштыру вакытында Россиянең файдалы казылмаларын үз кулларына эләктереп калган эшмәкәрләр дә бәя арттырудан бушамый. Аларга һаман акча җитми. Менә тагын бензинга бәя күтәрәләр. Хөкүмәт җитәкчеләре дә мондый компанияләрнең башлыкларына авыз ачып бер сүз дәшми. Казнага ишелеп акча кергәч, урлашырга җитә. Бензин сатып ятучы компанияләр гамәлдәге бәяләргә тагын биш сум өстәргә җыена. Узган ел бензинның бәясен 7,3 процентка арттыр­дылар бит инде. Татарстанның үзендә нефть чыга, эшкәртү предприятиеләре эшләп тора.  Югыйсә, бездә бензин хакы башка төбәкләрдәгедән күпкә арзан булырга тиеш. Юк, безнекеләр машина йөртүчеләрнең хәленә керә белми.

Кайбер түрәләр бәя күтәрү өчен җай чыкканын көтеп кенә тора. Футбол чемпионаты якынлашуын күреп, кайбер шәһәрләрдә кунакханәләр хуҗалары инде тарифларын арттырырга да өлгергән. Россиядәге 10 мең кунакханәнең 502 се бәя күтәргән.

Менә тагын җиңел машиналарга бәяләр артачак, ди. Кредит алып, бурычка батып, барлы-юклы акчаларын кырып-себереп машина алырга теләүчеләр өчен бу бик күңелле хәбәр түгел. Әлбәттә, машинасыз да яшәп була. Әмма тормышта аның да кирәк чагы чыга. Бу гына аз булган. Хөкүмәт автомашиналарны теркәгән өчен пошлина хакын да күтәргән. 

Билгеле, бәяләр күтәрүнең төп авырлыгы аз хезмәт хакына эшләп йөргән, ярлы дип исәпләнгән 20 миллион халык җилкәсенә төшә. Ә түрәләр, дәүләт хезмәткәрләре аны сизми дә. Шушы елның 1 апреленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрделәр. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, түрәләрнең хезмәт хакы 2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 81-86 процентка арткан. Менә шуннан соң бездә ашамлык бәяләре, коммуналь хезмәтләргә тарифлар кыйммәт дип кайсы түрә зарлансын?!

1 майдан иң аз хезмәт хакының күләме күтәрелде. Ил башында утыручылар шуны да күпсенде. Хәзерге 13 процент салымны 15 процентка җиткерергә җыеналар. Еллык кереме миллион һәм миллиард сумнар белән исәпләнгән байлар да шул 15 процент салымны түләргә тиеш була. Гомумән,  аз хезмәт хакы алучыларны бу төр салымнан күптән азат итәргә вакыт инде, югыйсә. Безнекеләр чит ил тәҗрибәсенә күз салырга иренә. Европа илләрендә байлар үз кеременең 65 проценты кадәр салым түли. Дәүләт Думасында инде кайчаннан бирле байларның мал-мөлкәтенә салым салу турында закон проектын кабул итми кичектереп киләләр. 

Бәяләрне һәм тарифларны күтәрүне бигрәк тә аз пенсия алучы өлкәннәр авыр кичерә.  Аена 10-15 мең сум пенсия алып яшәгән Россия гражданының хәлен аңлау кыен түгел. Ә менә 100-150 мең һәм аннан да күбрәк пенсия алган һәм алачак түрәләргә һәм Дәүләт Думасы депутатларына борчыласы юк.

Безнең түрәләр яшәү минимумы дигән сүзләр белән ярлы халыкны тынычландырырга тырыша. Бу төшенчә ашамлыклар җыелмасын аңлата. Халыкның моңа ризасызлыгы аңлашыла: ни өчен куллану товарлары, хезмәт күрсәтүләр яшәү минимумына керми.  Экспертлар фикеренчә, барысын да исәпләсәң, яшәү минимумы суммасы 2-3 тапкыр күбрәк, димәк 25-30 мең сум булырга тиеш.

Исәп-хисап палатасы башлыгы Т.Голикова Финанс министрлыгы коллегиясе утырышында яшәү минимумын куллану бюджеты белән алыштырырга тәкъдим иткән. Бу азык-төлек җыелмасыннан гына торган яшәү минимумы кәрзине түгел инде. Финансистлар фикеренчә, куллану бюджетында ашамлыклар белән бергә, кием-салым алу өчен дә, рухи  ихтыяҗларга да бераз акча булырга тиеш.  Ләкин әле бу әйттең дә тормышка ашты дигән сүз түгел. Чөнки ярлыларга артык акча китмәсен өчен ярлылыкны билгелисе бар. Түрәләр моның бер җайлы юлын уйлап тапкан. Башта кешенең шәхси милкен исәпкә алыр­га кирәк икән. Әгәр дә аз хезмәт хакына эшләгән кешенең шәһәр янында йорты яки бакчасы, автомашинасы, бакчасында мунчасы, мунчага терәлеп торган сарае бар икән, сараенда кош-корт, йорт куяны, кәҗә асрый икән, ул кеше, түрәләр уйлаганча, ничек ярлы булсын инде? Шулай итеп, ярлылар санын киметеп күрсәтергә ниятлиләр. Шул ярлы дигән кеше дачасында яшәп, ит, йомырка, сөт сатып баеп, акчасын чит ил банкларына салып куймый микән, дип уйлыйлардыр, ахры.

Россия Президенты илдә ярлылыкны ике тапкыр киметергә кушты. Шушы алым белән кешенең ярлылыгын билгеләү ялган статистикага китерергә мөмкин. 

Безнең түрәләрнең остаруы җитте, алар бәяләрне арттыруның яңа юлларын уйлап таба. Моннан берничә ел элек Казан автотранспорт пассажир предприятиесе башлыгы республика җитәкчеләренә, автотранспорт паркы искерде, яңа автобуслар алырга акча юк, дип хат юллады. Моның да әмәлен таптылар: билет бәяләрен күтәрделәр. Беренчедән, без нинди көнгә калганбыз, автобус алырга да акча  юк. Икенчедән, күпме яңа автобус кайткандыр, белгән юк, әмма инде шәһәр пассажир транспортына янәдән билет бәяләрен күтәрү турында сүзләр йөри. 

Бәяләрнең даими күтәрелеп торуы бигрәк тә совет заманында яшәгән пенсионерларны кимсетә. Ул вакытта алган пенсия белән эшләргә дә кирәкмәде. Яңа Россиядә гел бәя-тарифларны күтәрү ягын карыйлар. Монополиягә каршы оешмалар да, бәяләр буенча комитетлар да бәя күтәрүчеләр белән уртак тел таба алмый.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, менә тагын үзәк банк долларның курсын үзгәртте. Хәзер бер доллар 60 сумнан артык. Димәк, тагын әйбер бәяләренең күтәреләсен көт тә тор. Мәскәү профессоры Василий Симчера хаклы. Ул инфляция, бәяләрнең артуы идарә итү системасының камил булмавыннан килә дип саный.

Ачның хәлен тук белми шул. Экспертлар ел ахырына кадәр ашамлыкларга бәяләрнең 5-7 процентка, кием-салым хакының  4-6 процентка артуын фаразлый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: