Яшьләр телебезне яклый

21.09.2017 13:12 | Теле барның иле бар Принтерга

Татарстан мәктәпләрендә рус балаларына татар телен укытуга каршы хәрәкәт күптәннән бара. “Комитет русскоязычных родителей” оешмасы инде 20 елдан артык эшли. Бу ата-аналарның “Общество русской культуры” оешмасы белән берлектә митингларга да чыкканнары булды. “Рус мәдәнияте оешмасы” рәисе Михаил Щеглов әлеге ике оешманы да үз максатларына барудан һич туктатмый. 20 ел буена Татарстан һәм Россия президентларына ризасызлык хатлары язып тору, прокуратурага шикаятьләр җиткерү ниһаять нәтиҗә бирде – Россия Президенты “чит  телләрне көчләп укыту дөрес түгел” дип белдерде. 
 
Әлеге белдерү рус ата-аналарының урамында күптән көтелгән бәйрәм рәвешендә кабул ителде. “Ниһаять, без көчләп татар телен өйрәнүдән котылачакбыз. Кремльдән моңа фәрман бар”, дип алар Татарстан Мәгариф министрлыгына, мәктәп директорларына ябырылды. Киеренке ситуацияне уңай хәл итүгә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. “Татар телен факультатив статуста укытуга өндәмәләр мәгариф процессыннан тыш та конфликт тудыруы ихтимал. Бу өндәмәләрдә Татарстан халыкларын кара-каршы кую риторикасы булуы борчу тудыра. Боларның татар җәмәгатьчелегендә үпкә тудырмавы мөмкин түгел. Татарстанда татар телен өйрәтергә теләмәү янәшәдәге зур халыкны күрмәмешкә салышу кебек кабул ителә”, - диелгән  анда. 
 
Тарих фәннәре кандидаты, Татар яшьләре форумы рәис урынбасары Айрат Фәйзрахманов, татар яшьләренең бер вәкиле буларак, килеп туган вәзгыятькә бәя бирде.
 
- Республикада туган хәл – президент сайлаулары алдында торган Россия җитәкчелегенә дә файдага түгел. Бездәге милләтара тынычлыкны какшату эзсез узмаячак. 
 
Татар теленә каршы көрәшүче оешмалар быел Азино бистәсендә ачылган 180нче мәктәпнең статусын үзгәртүгә иреште.  Ул – ике телдә укытучы полилингваль мәктәп буларак укытуга кереште. Иң хәвефләндергәне шул – әлеге актив ата-аналар бу үзгәрешләрне: “Без микрорайонда яшәүче балаларга кирәкле мәктәп булдыруга ирештек дип түгел, ә без дошманны җиңдек”, кебег­рәк рухта игълан итте. Бу бер дә файдага түгел. Мондый мөнәсәбәт тулаем рус халкына хас түгел. Бары тик карагруһчыл кешеләр генә шундый кәеф тудыра.
 
- Ни өчен татар телен өйрәнәселәре килми?
 
- Безнең кайсыбыз мәктәптә укыйсы килеп укыган? Әгәр балаларның ихтыярына куйсаң, алар, бик рәхәтләнеп, математика, физикадан да баш тартачак. Уйлавымча, кемдер биологиядән дә баш тартыр, чөнки анда Дарвин теориясе укытыла. Кемдер тарихны яратмас, чөнки исбатланмаган урыннар бар. Шулай ук, ата-аналардан бүгенге мәгариф турында фикерләрен сорасаң, һәрберсе нәрсәгәдер риза түгел. Бу Россиядә гомумән белем  бирүнең дөрес, конструктив оештырылмавыннан килә. Безнең илдә һәрвакыт балаларны мәҗбүриләп укыту булган, ә кызыксындырып түгел. Кызыксынудан күзләре янып укырга барган балалар бармак белән санарлык. Россиядә укыту методикаларын үзгәртергә кирәк. Бу юнәлештә эш башланды да кебек. Әйтик, Сингапур методына мөрәҗәгать итәләр. Сүз уңаеннан әйтик, бу башка илләрдә дә шулай.
 
- Татар теленә ихтыяҗ юк. Шуңа өйрәнмибез, диләр алар.
 
- Әйе, алар сүзендә хак­лык бар. Ни кызганыч, 27 ел эчендә Казанда, башка эре шәһәрләрдә телгә ихтыяҗ тудырылмады. Бу зур җитешсезлек, аны җиңәргә кирәк. Татар теле бетмәсен һәм Идел буе халыклары арасында этник каршылык­лар булмасын өчен телебезгә ихтыяҗ тудырырга, татар телен белүне күп кенә һөнәр ияләренең  компетентлык исемлегенә  кертергә кирәк. Дөнья картасына карасак, бик күп дәүләтләргә икетеллелек хас. Бу илләрдә өч тел белү норма санала. Инглиз теле, дәүләт теле һәм үзең яшәгән территориядәге җирле тел. Шулай булса гына кеше ирекле һәм җайлы яши ала. Рус теле – ул зур тел, аңа татар теле һич комачауламый. Ата-аналар ялгыша. Татар теле дә кечкенә түгел. Ул кешене төрки  дөнья белән тоташтыра. Миңа татар теле кирәк түгел, дигән татарстанлыны мин Балтач, Саба, Актаныш кебек саф татар районнарына эшкә җибәрер идем. Эшләү җиңел булырмы икән халык белән? Табибкә, социаль хезмәткәргә,  укытучыга, сатучыга, шәхси эшмәкәргә, полиция хезмәткәренә татарча белмәгән килеш эшләү җиңел булырмы? Ата-аналарга менә шул турыда борчылыр­га кирәк.
 
Яшьләр форумының максаты – татар теленә каршы чыгыш ясаучы әти-әниләрнең фикерен үзгәртү. Без килешәбез: тел өйрәтү методикасы камил түгел, дәүләт имтиханнары рус телендә генә - болар укуга теләкне киметә.  Әмма Мәгариф министрлыгы укытуны камилләштерә бара. Шушы көннәрдә генә инглиз телен укыту ысулына нигезләнгән “Сәлам” методик комплексы чыгарылды. Рус әти-әниләре үзләре бу методика белән танышса – дәресләрдән зур канәгатьләнү алып китәчәк. Моның өстенә  балаларга позитив бирә алучы оста укытучылар да булса, татар әдәби телендә сөйләшү рус балаларына ләззәт кенә бирер. Республиканың тынычлыгы, телебез язмышы өчен мөһимлеген аңлаган хәлдә, татар теле укытучылары хәзерләүне яңа бас­кычка күтәрергә кирәк. Бу эшкә иң талантлылар гына алынсын. Шулай ук татар егетләрен дә татар теле һәм әдәбиятын укытуга җәлеп итәргә иде.
 
Безнеңчә тел укыту турында гына борчылып калмыйча, гомумән, милли мәгариф торышын анализларга кирәк. Быел игълан ителгән мәктәпләр рейтингында алдынгылар рәтендә татар мәктәпләре юк. Димәк, аларда укыту дәрәҗәсе аксый. Рус, татар сыйныфлары дигән бүленеш бар, әмма фәннәр татарча укытылмый. Димәк, милли мәгариф бетү чигендә. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә җиң сызганып эшләргә тиеш. Дөнья халкы инде күптәннән полилингваль. Бушлай тел өйрәнү мөмкинлеге тудырган өчен һәр ата-ана респуб­лика хөкүмәтенә рәхмәтле генә булырга тиеш.
 
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 


Нәзирә Рәхмәтуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту