Ятим Каһарман

14.09.2017 15:41 | Көн темасы Печать

Ятим Каһарман
Бүген каһарман балалар шагыйре Абдулла Алишның туган көне. Ул җитмеш өч ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә, фашист тоткынлыгында моңарчы Җир шары ишетмәгән батырлык һәм сынмас рух үрнәге күрсәткән унбер татар ире арасында, Гайнан Кормаш һәм Фуад Сәйфелмөлековтан соң өченче булып, гильотина балтасы астында башын җуйган. 36 яше дә тулмаган көенчә. Андре Тиммерманс атлы Бельгия каһарманы табылмаса, безнең татар егетләре һәм, гомумән, милләтебез хыянәтче дигән кара тап һәм кара сөрем эченнән чыга алган булыр идеме икән әле?
 
Аларның исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып, әйләнеп кайтты сыман. Әнә, Казан гына түгел, Мәскәү уртасында да, Россиянең тагын бер дистәгә якын шәһәрендә Муса Җәлилебезгә багышланган таш һәйкәлләр тезелешеп тора. Анысына рәхмәтле без, лаек горурланабыз, килеп баш иябез. Ә күңел барыбер дә китек, анда һаман яра. Казан каласындагы һәйкәлдән тыш, Җәлилнең башка җирләрдәге таш сыны янына аның көрәштәшләренең исеме язылмаган. Ничек болай булды: унбер каһарман арасыннан фәкать берсе генә данга иреште дә, ни сәбәпле калган унысының хәтта исемнәрен дә милләт балалары яттан тезә алмый? Югыйсә, фашист тоткынлыгында яшерен көрәшне Кормаш белән Алиш башлап җибәргән, әсирлек тырнагына 1942 елның 26 июнендә эләккән Җәлил алар арасына әллә ничә айлардан соң гына килеп кушылган һәм фашист балтасы астына ятардай батырлыкны япа-ялгыз көе кылмаган бит!..
 
Менә, август ахырында бер төркем язучыны изге Болгар туфрагына сәяхәт кылдырдылар. Юл уңаеннан, каләмдәшебез – каһарман Абдулла Алиш туган Көек авылына да кереп чыктык. Күбебезнең элегрәк тә монда булганы бар, “Мәйдан” журналы коллективы белән без дә бирегә килгән, аннары Алиш тууның 100 еллыгына багышлап, махсус сан да нәшир иткән идек. Улчакта иске Болгар каласына илт­кән юлны асфальтлыйлар, Көек авылына таба да вак таш түшәгәннәр, ә район җитәкчеләре күкрәк суга-суга вәгъдә тезгән иде:
 
– Көек борылмасына Алиш ватаны икәнне күрсәтәчәк алтакта куячакбыз! Көек – киләчәктә туристлар сугылачак матур үзәк булыр!..
 
Ни кызганыч, Көек – бүген чит ил, хәтта әле Россиянең башка төбәкләреннән килгән турист-кунакларны да манзара кылдыра алырдай төзек авыл түгел. Без тугыз ел элек килгән чакта Көектә мәктәп яшендәге 38 бала исәп­ләнә, тик аларның да күпчелеге, иң якындагы милли уку йортының 18 чакрымда булуын сәбәп итеп, күршедәге урысларның инде ярым-җимерелеп беткән һәм сүнеп барган Бураково авылына йөреп укый, ягъни җитәкчеләр бәхиллеге белән шунда “чукына” иде. Бүген исә Алиш ватанында бакча һәм мәктәпкә йөрүче сабыйларның барысын бергә кушсаң, 17 генә бала торып калган. Авылда хәзер йорт-хуҗалык­лар саны да 100-110 чамасыннан артмый. Ата күркә сыман гаярь, вәкяр булып, күз уңын тартып утырган йортлар бик санаулы. Күбесенең түбәләрен мәсәргән мүк ияләнгән шифер каплап тора. Арада яртысын иске калай калдыклары, яртысын һаман шул ук шифер япкан түбәләр дә чекрәеп күренгәли. Көек үлеп бара, аны хәзер Татарстанның Мәскәү каршындагы җитмеш төрле “лидерлыгы” да коткара алмас сыман.
 
Авыл уртасында кечкенә бер утрау сыман клуб та китапханә. Янда, уч төбедәй нәни бакча эчендә, трансформатор оясына терәп диярлек, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга обелиск һәм Алиш бюсты куелган. Бюст – гипстан, пьедестал дип аталганы – кирпеч тезгән нигез. Тик анысы да яңгыр-кар астында нык җебегән, яргаланган инде. Ходай Тәгалә Спас җирен берүк туфан-гарасаттан саклый күрсен, өермәләр килсә, Алиш бюстының да авып төшүе бар...
 
Алиш өчен аерым музей да юк. Авыл китапханәсенең бер диварын Алиш портретлары, нәселе турында тарихи мәгълүмат туплаган стенд бизи. Өстәл кебегрәк итеп ясалган пыялалы тагын бер күргәзмәне Алишның үз китап­лары һәм аның хакында язылган әдәбият били (алары өчен дә авыл китапханәчесе Нурия Мингалиевага рәхмәт). Шуның белән вәссәлам. Кабат кайтып әйтсәк, Көеккә алып керә торган борылышта алда каһарман Алиш ватаны урнашуын күрсәткән һичбер барельеф, панно, хәтта такта да юк...
 
Мин хәтерне барлыйм. Аксубай районының Яңа Кармәт авылына аяк баскан чакта бөек Хәсән Туфан портреты бизәгән һәм бу туфракның олуг шагыйрь ватаны икәнен күрсәткән махсус, олы капка аша үтеп керәсе бар. Мөслим районындагы Түреш авылы шагыйрь Харрас Әюп, Тукайдагы Күзкәй – Фәннур Сафин, Малтабар авылы – Рәшит Гәрәй, Аксубайдагы Яңа Үзи әдип Газиз Кашапов портретлары һәм шигъри юллар белән каршы ала. Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылы борылышында Туфан ага Миңнуллин сурәте елмаеп сәламли. Әлмәт районында, Минзәләдә дә мондый үрнәкләр бар. Ә Мамадыштагы Тулбай авылы, гомумән, маяк итеп соклануга лаек. Үзе исән чакта Шәйхи ага Маннур җәй айларында кайтып ял һәм иҗат итү өчен төзегән аерым йортны ул вафат булудан соң берара үтүгә үк, янкормалар өстәп, авыл китапханәсенә әйләндерделәр. Авылга алып керә торган юл өстенә асфальт түшәлде. Һәр ел саен өстәлә-өстәлә, яңартылган мәдәният йорты, мәчет, мәктәп биналары калкып чыкты. Әдипкә һәм Тулбай туфрагына күрсәтелгән хөрмәтне тоюдан, яңа өйләнешкән парлар авылда йортлар сала башлады. Элек ерактагы бер бригада гына булып исәпләнгән Тулбай үлемнән туктады, яңа сулыш алды. Һич арттыру түгел, Шәйхи ага рухы, аның истәлеге яңартты бит аны. Авылны ша­гыйрь исеме, әдипкә булган хөрмәт шулай саклап калды!
Ә Спас районында Көек, Чис­тайда Яуширмә авыллары ниш­ләп үлеп бара? Нигә андагылар авылга керешли каһарман Алиш белән бөек Исхакый портретларын ясатып, исемнәрен яздырып, алтакта куя белмәде? Нигә безнең газизләребезне гипстан ясалган бюстлар ясап кына мыс­кыл итәләр дә, хәтта шул бичара “һәйкәлләр”нең нигезләре дә таралып төшәр дәрәҗәгә килгән? Алишның музее да юк, Исхакый “йорты”ның бүрәнәләре ярым черек хәлдә. Инде газиз Тукаебыз хәтле Тукайның да музее Казан уртасында елдан артык вакыт ябык көе тора. Шәриф Камал музее яшәүдән туктады. Ничәмә-ничә дистә талант иясенең “Казан уртасында иң мәшһүр язу­чыларга, күренекле рәссам һәм композиторларга, милләт күрке булган артистларга багышланган һәм бишәр-алтышар катлы бинаны тәшкил иткән сәнгать музее кирәк”, дигән ораннары ком сәхрәсендәге рәшә шикелле гел югала бара. Акча юк, дигән шома җавапларга ышанырлык түгел.
 
 Чөнки ниндидер галәмәт тылсым белән Чистай каласында, җиде гаиләгә фатир бирә-бирә, Пастернак музее өчен элеккеге сәүдәгәрнең йортын бушатырга, аңа капиталь ремонт үткәрергә, каршысына дүрт метр биектәге бакыр һәйкәл бас­тырырга, Казанда Боратынский, Горький, Ленин музейларын яңартырга, “Аксенов-фест” яки Лаеш районында “Каравон” фес­тивальләрен шаулатып уздырырга мая табыла бит. Ул “фест”та җиңүчегә бирелә торган приз гына да – бер миллион. Ә татарның талант ияләре Тукай исемендәге бүләккә тиеш биш йөз тәңкә өчен җәдәләшеп йөри...
 
Казан урамындагы “килмешәк” исемнәрне ерып-чыгып бетермәле түгел. Бомба ыргытып, адәм балаларының гомерен кыеп йөргән Бауман, шундый ук террорчы Софья Перовская белән Степан Халтурин, Италиядә фетнә кузгаткан өчен хаклы рәвештә дарга асылган Сакко белән Ванцетти, хәтта Африкадагы негрлар хокукын даулап бугаз ярган Патрис Лумумбаларга да урын түрдән. Ләкин Казан каласы эчендә, үзәк урамнарда каһарман Алиш (Салмачы бистәсендәге бер тыкрык сан түгел), Гайнан Кормаш, заманында барча төрки дөнья әйдәманы булган Исмәгыйль Гаспралы, безнең милләт горурлыгы Батырша, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Фатыйх Кәрими, Һади Атласи, Мөхлиса Бубый... исемнәре бирү өчен урын һич табылмый. Безне 922 елда ук изге Ислам динле иткән Алмыш илтабарга, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәткә, сулкылдаулы йөрәк белән искә ала торган Сөембикә ханбикәбезгә һәм тагын дистәләгән йөзек кашларына һәйкәл дә куймыйча яши бирәбез бит! Үз кадерен үзе белми торган нинди милләт соң без?!. Ошбу өлкәдә дә лидерлыкны ятка бирмәбезме?..
 
Вахит ИМАМОВ.          
 
 
.Алишның Берлин төрмәсендә, 1944 елның 28 гыйнварында язган соңгы хаты.
 
Автор фотолары.
 
 


Вахит Имамов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить