Фәүзия БӘЙРӘМОВА: Референдум һаман сагындыра

29.03.2018 15:32 | Көн темасы Печать

Фәүзия БӘЙРӘМОВА: Референдум һаман сагындыра
Бүген кемнәргәдер сәер тоелырга да мөмкин, әмма без 1992 елның 21 мартындагы референдумны мәҗбүри уздырдык бит. Россия яклы “демократлар”, бигрәк тә Татарстан Югары Советындагы берничә урыс депутаты 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында Декларацияне кабул иттертмәү өчен референдум мәсьәләсен күтәрде. Имеш, мондый җитди документны парламентта гына кабул итәргә ярамый, янәсе, аны референдумга чыгару законлырак. Без моңа каршы төштек, бу кадерле вакытны сузу булачак һәм җиңелүгә китерергә мөмкин иде.  Шәхсән үзем сессиядә хәтта: “Бу тел, бу җир, бу иман  татарларга күп мең еллар элек Аллаһ тарафыннан бирелгән. Без биредә берәүне дә яулап алмадык, яулап алырга да җыенмыйбыз. Без бары тик үз хокукларыбыз өчен, милләтебезне саклап калу өчен генә көрәшәбез... Без үз җиребездә яшәү,  туган телебездә сөйләшү өчен дә референдум үткәрергә тиешмени?” - дип чыгыш ясарга мәҗбүр булдым. 
 
Ул вакытта Декларация Татарстан парламентында кабул ителсә дә, Мәскәү яклы урыс депутатлары референдум мәсьәләсен гел куертып торды. Татар милли хәрәкәте дә тик ятмады,  аның басымы белән,  1991 елның 24 октябрендә Татарстан Югары Советы гаять мөһим карар кабул итте, ул “Татарстан Респуб­ликасының дәүләт бәйсезлеге турында Акт”, дип атала иде. Татарстан хөкүмәтенә бу Актны әзерләү өчен бер ай вакыт бирелде. Аны кабул иттертмәү өчен, Мәскәү яклы депутатлар тагын референдум мәсьәләсен куертты. Моңа җавап итеп милли хәрәкәт 1992 елның 1-2 февралендә татар халкының зур корылтаен уздыр­ды һәм анда Милли Мәҗлесне төзеп куйды. Һәм җитәкчеләргә “Әгәр сез Татарстанның дәүләт суверенитетын яклый алмыйсыз икән, без сезне алыштырабыз, парламентны үз кулыбызга алабыз”, дигән таләп җиткердек. Җитәкчелек ике ут арасында калды. Бер яктан - татар милләтчеләре бәйсезлекне яклау буенча эшләүләрен таләп итсә, икенче яктан урыс “демократлары” Татарстанны Россиягә бәйләп кую өчен күп мәкерлек кылды. Менә шундый катлаулы шартларда Татарстан референдумга барырга мәҗбүр булды. 
 
Референдум соравы бик җитди һәм кабыргасы белән куелган иде: “Татарстан Республикасының Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына сез ризамы?” Әле генә референдум уздыруны даулап йөргән урыс “демократлары” бу сорауны күрүгә, референдумга каршы эшли башлады. Алар Татарстанның “суверен дәүләт” һәм “Россия белән тигез хокуклы шартнамә нигезендә” мөнәсәбәт корырга җыенуын берничек тә кабул итәргә теләми иде! Һәм куркыту-янаулар, түбәнәйтү-­ялалар белән алар Татарстан өстенә, аерым шәхесләргә ябырылды, ахыр чиктә, ничек тә референдумны өзәргә тырышты. Татарстанга Мәскәүдән референдумга каршы тонна-тонна, вагон-вагон листовкалар кайтартылды, бөтен урамнар, коймалар безне мыскыл иткән плакатлар белән тулды. Шуларның берсендә минем рәсем дә бар иде – зур агач үсеп утыра, аның ябалдашларына “Российская Федерация”, дип язылган, ә “Татарстан” дигән ботакта ике кеше утыра, берсенең аркасына “Мулюков” дип язганнар, ул пычкы белән үзе утырган Татарстан ботагын кисә, икенчесенең аркасына “Байрамова” дигән тасма асылган, анысы бу эшне карап тора... Аска исә: “Россия без нас обойдется, мы без нее пропадем”, дип язылган.
 
Бу көннәрдә Татарстан җитәкчеләре, татар халкы һәм милли хәрәкәт һичкайчан булмаганча бердәмлеккә иреште, чөнки җиңелсәк, бөтен нәрсә юкка чыга – җитәкчеләрне утырталар, парламентны тараталар, Татарстанны шул вакытта ук юк итәләр иде. Татарстан җитәкчеләре моны тирәнтен аңлады, аларның инде чигенер урыннары юк иде. Һәм барыбыз бердәм булып  милләт амбразурасына ташландык, һәр татар, һәр гаилә,  йорт,  авыл, шәһәр, һәр фатир белән эшли башладык. Соңыннан бәйләнмәсеннәр өчен, чит илләрдән күзәтчеләр чакырттык, бөтен эшләрне матбугатта яктыр­тып бардык. Ул көннәрдә милли хәрәкәт вәкилләре өйләренә кайтып кермәде, без дә тонна-тонна листовка, мөрәҗәгатьләр тараттык, митинг-пикетлар уздырдык, һәр кешенең йөрәгенә үтеп керерлек сүз табарга тырыштык. Нәтиҗәдә, без җиңдек, Татарстан җиңде, татарлар җиңде, тарихи дөреслек җиңде!..
 
Хәзер, “Референдумда татарлар гына түгел, руслар да яклап тавыш бирде”, дип сөйлиләр, әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, урыслар күпчелек яшәгән шәһәр һәм районнарда, хәтта Казанда да референдум җиңелүгә дучар булды. Урыслар сан ягыннан күпчелек яшәгән шәһәрләрдән: Казанда - 51,2 процент, Алабугада - 55,2, Бөгелмәдә - 60,0, Яшел Үзәндә - 55,1, Чистайда 60,8 процент кеше референдумда “юк” дип тавыш биргән. Шулай ук урыслар күпчелек булып яшәгән Алабуга, Лаеш, Спас, Тәтеш, Югары Ослан районнары да кире җавап тоткан. Шул ук вакытта урыс – татарлар тигез санда яшәгән Чаллы шәһәрендә референдум 60,8 процент уңай җавап алган. Түбән Кама шәһәрендә урыс-татар саны тигез, әмма анда уңай тавыш бирүчеләр 54,3 процентны тәшкил иткән. Үзебезнең татар авыллары, Актаныш-Саба-Сарман районнары, эш атларыннан яу атларына әйләнеп, милләт өчен көрәшкә ыргылган иде, алар референдумда 99-98 процент уңай тавыш биреп, Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклап калды. Аларга мәңгелек рәхмәт чишмәсенең кибәсе юк!
 
“Бу референдум нинди нәтиҗә бирде соң?” дип, кайта-кайта сорыйлар. Әйе, бер караганда, ул үтте дә бетте кебек, Татарстан җитәкчеләре аның нәтиҗәләрен тануны сорап, беркая да мөрәҗәгать итмәде. Мөгаен, үзәк хөкү­мәт белән астан килешкәннәрдер – Мәскәү Татарстанга тимәскә, ә Татарстан бу референдум нә­тиҗәләрен тануны сорап, дөнья илләренә мөрәҗәгать итмәскә тиеш, дигән фикергә килгәннәрдер. Әмма бу референдумның өрәге Мәскәү өчен каты булды, ул аны гел шикләндереп, борчып торды. Шуңа күрә алар 1994 елгы ике яклы килешүгә дә тиз генә риза булды, Татарстанның яңа Конституциясенә дә сүз әйтмәде, аңа инде артык бәйләнмәде. 
 
Мәскәү яхшы белә - Татарстанның бу референдумы бүген дә үз көчен югалтмаган, Татарстан бу мәсьәләне күтәреп чыкса, дөнья илләре һәм халыкара мәхкәмәләр аның ягында булачак. 1992 елның 21 мартында Татарстанда үткән  референдум нәтиҗәләрен бары тик Татарстан Республикасын субъект буларак бетереп кенә юк итәргә мөмкин. Һәм Мәскәүнең инде бу мәсьәләдә  кара ниятләре дә бөре тибеп ята...
 
Референдум карарлары һаман үз көчендә. Кемнәрдер коллык  өчен тавыш бирсә, без аннан котылу өчен тавыш биргән идек... Милләтнең бердәм һәм гайрәтле чагы иде... Ул вакытларда күпчелек халык бик авыр шартларда, ачлы-туклы, талоннарга яшәсә дә, безгә азатлык, үз бәйсез дәүләтебез кирәк иде! Газиз Татарстанын үз күкрәге белән каплаган милләткә гомер буе рәхмәт сүзем бетмәс.
 


Фәүзия БӘЙРӘМОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить