Әхәт САФИУЛЛИН: Төтеннәр арасында

08.02.2018 10:51 | Көн темасы Печать

Әхәт САФИУЛЛИН: Төтеннәр арасында
Ил президенты В.Путин узган ел ахырында  инде 13 нче мәртәбә һәм дүрт сәгатькә сузылган “Зур матбугат конференциясе”  үткәрде. Анда бөтен дөньядан  1600 журналист катнашты һәм ул аларның 65 соравына җавап бирде.   Сораулар башка еллардагыдан күп мәртәбә артык иде. Моны яхшы күренеш, дип белдерделәр. Ләкин, ай-һай... Чынында исә бу – россиялеләр тормыш дәрәҗәсенең елдан-ел түбәнәя баруын, шуңа күрә халыкта ил җитәкчелегенә карата бик күп сораулар тууын раслый торган күрсәткеч тә әле. Россиялеләрнең күпчелеге хәзер мондый тормышта ничек исән калу турында баш вата. Бу – яшәешебез хакыйкате.
 
Торак-коммуналь хуҗалык тарифларын гына алыйк. Алар  2014-2018 еллар эчендә, һәр узган елга карата 9,4; 8,7; 4; 4,5 һәм 2018 елның 1 июленнән 4 процентка артып, җәмгысы 30,6 процент тәшкил итәчәк. Уртача алганда, илнең һәр гражданы үз кеременең – 8, ә 3,8 млн гаилә  22 процентын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тота. Алар хөкүмәттән уртача 1372 сум булган субсидия ала. Болар – Росстат мәгълүматлары. Тик аларның дөреслеккә туры килүе  зур шик тудыра, чөнки халык чынында бу хезмәткә үз кеременең яртысын диярлек тота. Газеталарга  халыктан, биг­рәк тә пенсионерлардан, фәкать җылылык өчен генә дә аена 1900 сумлык счёт алулары турында зар елап язган хатлар килеп тора. Аннан башка газ, ут, су  һәм фатир  өчен түләүләрне дә искә алсак, коммуналь хезмәтләр өчен реаль түләү һич тә Росстат мәгълүматлары белән тәңгәл килми.  Өстәвенә, монда тагын бер  нечкәлек бар: Россия хөкүмәте тарафыннан расланган ул артуларны чынында коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең чик индекслары дип аңларга кирәк – янәсе, аларны менә шушы чиктән арттырмаска кирәк. Ягъни хөкүмәт һәр төбәк  өчен гомуми чик санын гына ачыклый, ә анда һәр тарифның күпмегә күтәрелүен төбәкләр үзләре билгели. Ә алар, бюджетларын арттыру өчен, хөкүмәтнең   икеле-микеле итеп расланган чикләрдән чыгу юлларын эзли һәм төрле закон бозуларга тикле бара. Мәсәлән, Владимир өлкәсенә расланган чик 6,3 процент булуга карамастан, Струнино шәһәрендә коммуналь хезмәтләр... 44 процентка арткан. Әйтергә кирәк, мондый практика күп төбәкләрдә кулланыла. Нәтиҗәдә халыкның күпчелеге инде ТКХ хисапларын түли алмас дәрәҗәгә җитте: хәзерге көндә җыелган 1 триллион 340 млрд сум бурычның  645 млрд сумы - халыкныкы. Тарифлар арта, ә халыкның кереме тиенгә дә артмый...
 
Халык коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән тыш башка салымнар да түли бит. В.Путин матбугат конференциясендә әйтеп үткәнчә, халыкның бу өлкәдәге бурычы да һаман артып,  42 млн кешенең салым буенча 41 млрд сум бурычы җыелган. Шулай ук 2,9 млн шәхси эшмәкәрнең өстендә дә 15 млрд сум бурыч эленеп тора. Президент боларның сәбәбен, “түләр рәтләре юклыктан” дип әйтәсе килмичә, күзгә төтен җибәреп, “безнең салым системасының камил булмавы” белән аңлатты.  Кече һәм урта бизнес буенча барлыкка килгән бурычларга карата ул: “Человек начал бизнес, что-то не получилось, а налоги на него всё начисляли и начисляли”, - дияргә мәҗбүр булды.  Шунда аннан: “Нишләп соң без капитализмда яшәгән 25 ел эчендә рәтле салым системасы булдыра алмадык?” – дип сорыйсы килде. Чөнки кече һәм урта бизнесны үстерү турында бездән дә күбрәк сөйләүче башка бернинди ил  юк!  Башка илләрдә – эшлиләр, бездә исә – сөйлиләр, ә нәтиҗә – нәкъ киресенчә. Мәсәлән, 243 нче федераль закон   белән пенсия һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре 17 мең 200 сумнан 35 мең 600 сумга күтәрелде. Шуннан соң 2012 елның декабрь аеннан 2013 елның мартына кадәр Татарстанда – 13 мең, ә Россиядә 293 мең эшмәкәр үз эшләрен туктатты. Мондый юл белән кече һәм урта бизнесны үстереп буламы? Юк, чөнки бу – акылсызлар юлы. Тик ничә еллар буе шуны аңлаучы юк! Чынында, дәүләт аларның елгыр байлар кулында булган эре бизнеска көндәшлегеннән курка.  Казанда, Мәскәүдә, гомумән, башка шәһәрләрдә дә шәхси эшмәкәрләр сату итә торган базарларның еш янулары очраклы хәл түгел...
 
Бурычлар мәсьәләсенә килгәндә, Гомумроссиядәге кече һәм урта бизнес җәмәгать оешмасы - “Опора России” президенты Александр Калина фикеренчә, физик затларның гамәлдән чыгарылырга тиешле, шул исәптән фатир һәм җирнең дөрес бәяләнмәүләре аркасында җыелган бурычлары да шактый. Инде күптән дәгъва сроклары да чыгуга карамастан, бурычлар кеше өстендә кала, салым хезмәте моның белән шөгыльләнергә тиеш. Бизнеска килгәндә, кеше, шәхси эшмәкәр булып теркәлүгә үк, хәтта бернинди кереме булмаса да, үзе өчен пенсия һәм  Мәҗбүри медицина иминияте фондларына взнос түли башлый. Ел ахырына алар шактый җыела, ә эшмәкәр ярык тагарак янында кала. Өстәвенә, әгәр ул взносларын түләмәсә, бурычыннан 7 мәртәбә артыграк күләмдә штраф түләргә тиеш. Салым хезмәте бу очракта аның банк картасын һәм башка счётларын ябып куя, шуның белән аңа яңа бизнес-проектларда катнашу мөмкинлеген чикли. Бу проблема күп кешеләргә кагылды – 850 мең шәхси эшмәкәр бу фондларга бурычлы булып калды.
 
Хәзер бездә гомер озынлыгы, В.Путин матбугат конференциясендә әйткәнчә, 65,3 елдан “почти 73 ел”га үскән. Шунысы гаҗәп: гәрчә ил җитәкчелеге 25 ел буе тиеш­ле дәрәҗәдәге салым хезмәтен булдыра алмаса да, бу “үсеш”кә шундук игътибар итте.  2018 елда пенсионерлар үз пенсияләренең бераз кимүен сизәр, чөнки  аның тупланма өлешен, гомер озаюны,  “АиФ” газетасы  язганча, “прогнозированный период дожития”не искә алып, 2017 елдагы кебек 240 айга түгел, ә 246 айга бүлеп түли башлаячаклар. Янәсе, кеше пенсиягә чыккач та шулхәтле яши, шуңа күрә аларга тупланма өлешен түләү дә 6 айга артыг­ракка сузылырга тиеш. Ләкин моны беркем дә гуманлы акт дип әйтмәс,  чөнки кеше  хөкүмәт билгеләгән “прогноз” срокка кадәр әллә яши, әллә юк.  Дөресен әйткәндә, бу – иге-чиге күренмәгән пенсия реформасының чираттагы уңышсыз өлеше. Моннан Пенсия фонды гына ота: кеше ул кадәрле яшәми икән, аның түләнеп бетерелмәгән тупланма өлеше шунда кала. Аннан соң В.Путинның, хәзерге гомер озынлыгы “почти 73 ел” дигәне дә бик шартлы. Россия Фәннәр академиясенең икътисад фәннәре докторы Яков Минкин әйтүенчә, Россиядә ул - 72,4 ел, бу күрсәткеч ягыннан  без дөнья илләре арасында 100 нче урында гына торабыз.
 
Бу юлы дүртенче срогына бармакчы В.Путин президентлыкка үз кандидатурасын үзе  күрсәтте (самовыдвижение).  Һәм, әлбәттә,  кабат сайланган очракта (шулай булачагы  көн сыман ачык, ә “самовыдвижение”се фарс, уен  гына икәнен юләр булмаган һәркем аңлый) нәрсәләр эшләргә җыенуы хакында журналистлар алдында күп вәгъдәләр бирде. Ул андый вәгъдәләрне өченче срогына барганда да биргән иде  һәм алар “Май указлары” исеме астында һәркемгә билгеле. В.Путин анда, бик юмарт өләшкән вәгъдәләрен үтәү йөзеннән, төбәк җитәкчеләренә, министрлык һәм ведомстволарга төрле йөкләмәләр биргән иде. Тик бүгенге көндә газеталар аларның яртылаш кына үтәлүен хәбәр итә (“АиФ” кына, 60 процентка үтәлде, дип язды). Шуңа күрә аларның хәзергеләре  үтәлерме, юкмы – монысы да шикле.
 
Аның җавапларының күбесе күзгә төтен җибәрү булып кабул ителде. Беренчедән, ул бу сайлауларга бернинди көндәшсез бара. Туй генераллары ролендә инде президент сайлауларында берничә мәртәбә катнашкан һәм фарс өчен генә монысында да катнашырга теләгән (бәлки, кушылган?) башка партия лидерларын аңа көндәш дип булмый, чөнки алар, Кремльнең кесә партияләре буларак, шуңа карап яши. Ә Собчакны, мөгаен,  кызык булсын әле, дип теркиләрдер. Көндәш булырлык  лаеклы кандидат ниш­ләп юк икән соң? Бу уңайдан ул матбугат конференциясендә: “Миңа конкурентны үземә тәрбияләргә кирәкмидер ич инде”, – диде. Янәсе, юк бездә андый кандидатура и вәссәлам! Бу исә Собчакның кандидат итеп теркәлүдән мәхрүм ителгән Алексей Навальный турындагы соравына җавабында да ачылды. Ул моңа: “Сез безнең мәйданнарда уннарча Саакашвили йөгереп йөрүен телисезме? Бездә дә дәүләт түнтәреше омтылышы булсынмы? Россия гражданнарының абсолют күпчелеге моны теләми һәм моңа юл куймый”, – дип җавап бирде.  Димәк, бу сүзләр дә - халык күзенә төтен җибәрү генә.  Дәүләт системасы, үз властен саклау дигәндә, хәтта конституциягә каршы килгән законсыз гамәлләренә дә закон төсмере бирергә сәләтле. 
 
 Без, татарлар, моның мисалларын күп күрдек. Аларның туган телебезгә һөҗүмнәре дә берничә төрле: латин графикасына күчү теләгебез тыелды, укыту стандартларыннан  милли компонентлар алып ташланды, БДИне туган телдә тапшыру тыелды, хәзер мәктәпләрдә туган тел дәресләре юкка чыгу дәрәҗәсенә җитте.  
Шулай итеп, Конституция­не санга  сукмыйча,  илнең  рус милләтеннән булмаган халкын руслаштыру сәясәте алып барыла. Пресс-конференциядә милли мәсьәләгә кагылышлы сорау да бирелгән иде. Тик президент аңа, уйланып та тормыйча, җайлы җавап бирде: “Милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк дип саныйм. Безнең мәгариф сферасында милли телләр белән бәйле барлык карарлар бары тик бер нәрсәгә – Россия Федерациясендә барлык балаларга да киләчәк тормышлары  өчен тигез старт шартлары тудыруга юнәлтелгән”. Менә шундый гаҗәеп карагруһчыл җавап! Дөрес, ул икейөзлелеге белән: “Мәдәният һәм телләрнең күп төрлелеге  – бу безнең горурлык”, – дип тә өстәде.  Балаларны туган телләреннән биздергәч, илдә нинди милли мәдәният һәм телләрнең төрлелеге булырга мөмкин инде?! 
Бу урында В.Путинның 2002 елның 30 августында Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда әйткән сүзләрен үз телендә хәтерләтеп китү бик урынлы булыр: “Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Это абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка, вредно для страны в целом... Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет”...
 
Мондый керәле-чыгалы сәясәтнең милләтара конф­ликтларга китерү мөмкинлеген дә онытырга ярамый.  “Левада-үзәк” үткәргән сораш­тырулар күрсәткәнчә (”АиФ”, 49 нчы сан, 2017 ел), халык соңгы вакытларда нәкъ шуннан күбрәк курка башлаган. Андыйлар саны 1989 елда  6% булса, 2017 елда 10 % тәшкил иткән.   
 


Әхәт САФИУЛЛИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить