Айга кырын карама

08.02.2018 09:42 | Айга кырын карама Печать

10 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.28 сәгатьтә калка, 11.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.16 сәгать. 
 
 Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
 
 Имбир ютәлне баса
 
1 әр чәй кашыгы лимон һәм уылган имбир согын кушып, 30 минут төнәтәләр, ярты стакан кайнар су өстәп, капкач кап­лыйлар, бераз суынгач, 1 чәй кашыгы бал кушып, һәр ярты сәгать саен 1 әр чәй кашыгы кабалар. 1 стакан сөтне кайнатып чыгарып, 1 чәй кашыгы коры имбир порошогы салып болгаталар да, бераз суынгач, бал һәм куркум кушып, йоклар алдыннан эчәләр, бу бигрәк тә юеш ютәл интектергәндә файдалы. 1 әр чәй кашыгы имбир порошогы һәм канәфер кушып, яшел чәй пешереп эчү дә ютәлне баса. Кайнап торган суга чистартып туралган имбир телемнәре салып, төелгән кара борыч өстиләр дә, сүрән утта пешерәләр, 10 минуттан соң кара чәй кушып, уттан алалар, бераз өстен томалап тоткач, сөзеп, лимон яки сөт кушып эчәләр. Кайнап торган суга уылган имбир салып, 20 минут пешерәләр, сүндергәч, лимон согы өстиләр, бал белән эчәләр.
 
11 февраль (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.25 сәгатьтә калка, 12.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.21 сәгать. 
 
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
 
12 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.16 сәгатьтә калка, 13.11сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.25 сәгать. 
 
 Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлык­тан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
 
Бал иммунитетны ныгыта
 
Балда кеше канындагы 24 элементның 22 се бар, шунлыктан ул организм өчен иң файдалы ризыклардан берсе санала. Андагы фолий кислотасы һәм B, E, C, K, A витаминнары иммунитетны ныгыта, әмма флавоноидларның файдасы тагын да күбрәк – алар кергән вирусларны җиңә һәм, иммун системага ярдәм итеп, сихәтләнүне тизләтә. Салкын тиюдән саклану өчен, көненә берничә тапкыр бал кабып чәй эчү җитә. Иммунитетны әкренләп ныгыту өчен, баллы су эчәргә киңәш итәләр. 1 стакан салкынча чиста суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм иртәнге ашка чирек сәгать кала эчәргә кирәк. 30 процентлы бал эремәсе барлыкка килә, аның составы кан плазмасына бик охшаганга, файдалы компонентлары тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә. Балга дарчин кушып ашау да иммунитетны ныгыта.
 
13 февраль (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.59 сәгатьтә калка, 14.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.30 сәгать.
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
14 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 15.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.34 сәгать. 
 
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
 
15 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.05 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.38 сәгать. 
 
 Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк.
 
Дарчинлы бал
 
Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы балга 1 чәй кашыгы төелгән дарчин кушып, ашар алдыннан кабарга кирәк. Көненә 3-4 тапкыр килеп чыга. Артыннан җылы су эчәргә була. Су эчмичә, авызда эрегәнче суырып торганда исә тамак авыртуы басыла. Берничә көн буе дарчинлы бал ашаганда, борын лайладан чистара, томау һәм ютәл бетә. Әмма бу витаминлы катнашманы температура 38,5 градустан югарырак булганда кабарга ярамый, чөнки баш авыртуы көчәячәк һәм температура тагын да күтәреләчәк.
 
16 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.30 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 00 сәгать 06 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.43 сәгать. 
 
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
 
Тәмле кәтлит
 
500 г тапалган сыер яки сарык ите (фарш), 2 бәрәңге, чирек күмәч, 1 суган, 1 йомырка, яшел тәмләткеч үләннәр, тоз, борыч кирәк. Күмәч йомшагын чирек стакан сөттә җебетеп ваклыйлар. Чи бәрәңгене угычтан уалар. Баш суганны һәм яшел үләннәрне блендерда ваклаталар йә турыйлар. Фаршка барысын да кушып, яхшылап болгаталар, һавасы чыгып беткәнче суккалап тыгызлыйлар да, кәтлитләр әвәләп, йә әйләндерә-әйләндерә газ өстендә табада кыздырып алалар, яисә газ мичендә башта 210 градуста 10 минут, аннары 180 градуста 20 минут пешерәләр. 
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить