Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ОЧНЫ ОЧКА ЯЛГАП...

11.01.2018 18:12 | Көн темасы Печать

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ОЧНЫ ОЧКА ЯЛГАП...
Яңа елга аяк бастык, ә проблемаларның берсеннән дә арынган юк сыман. Иң әүвәл газиз телебез турында сүз. Без аны дәүләт теле дип игълан иткән булдык, әмма 25 ел буена аны шушы дәрәҗәгә күтәрә алмадык. Мәскәүдәге илбашы усал сүз ыргытуга, прокуратура хезмәткәрләре, башка эшләрен читкә куеп, мәктәпләрдә телләр укытуның торышын тикшерер­гә ябырылды. 
 
Шулкадәр тырышлык куйдылар ки, алар 3856 закон бозу очрагын ачыклады! (1930 елда нәкъ шундый “тырышлык” нәтиҗәсендә безнең мәмләкәттән 40 меңнән артык кеше, кулакка чыгарылып, туган нигезеннән куылган). Телгә һөҗүмне туктату өчен Дәүләт Советы да бу мәсьәләне кат-кат тикшерде. Безнең депутатларның буе җитәрдәй кыя түгел икән. Прокурор әмере буенча, мәктәпләрдә татар телен укыту атнасына ике генә сәгатькә, әле анда да факультатив рәвешенә калдырылды. Безнең тешсезлекне исәпкә алуданмы, Россия Мәгариф министрлыгы да укыту планының яңа вариантын пешереп җиткергән. Хәзер республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри итеп куелмый, без юкка гына 25 ел буе стенага борчак атып яшәгәнбез икән. Президент ашыгып вәгъдә иткән Милли университет турындагы сүз дәвамы да ишетелми, анысына да ясин чыгарга уйлыйлармы әллә?..
 
“Мәдәниятнең үсеш дәрәҗәсе мәгариф системасы, туристлык, спорт өлкәсе, архив һәм китапханә эше белән тыгыз берлектә булырга тиеш. Аның үткәнгә түгел, киләчәккә карап эш йөртүе мөһим”, - дигән иде ул үз юлламасында. Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, сак­лау һәм үстерү турында дәүләт программасы һаман күренми. Татар халкында популяр булган музыкаль драма театрын ачарга да вакыт. Тагын бер мәсьәлә: Казанда илленче еллар ахырында төзелгән цирк бинасы бар, ә Татарстанның үз циркы юк. Танылган республика өчен ул да артык түгел.
 
Татарстан үзенең юбилеена әзерләнә. Быел Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да,  14 июньнән 15 июльгә кадәр футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. “Казан Арена” стадионында 16 июньдә Франция – Австралия, 20 июньдә Иран-Испания, 24 июньдә Польша – Колумбия, 27 июньдә Корея Республикасы – Германия командалары уйнаячак. 30 июньдә турнир финалының сигездән бер очрашуын, 6 июльдә чирек  финалны үткәрү планлаштырыла. Чемпионатка зур әзерлек чаралары күрелә. Стадион, аэропорт, тимер юл вокзаллары, елга порты, кунакханәләр, ашханәләр тулы тәртипкә китерелә.  Бу чорда Казанда туристларның да бик күп булуы көтелә.
 
Болары күңелле манзара, башка тарафка да күзне ташлыйк. Хәзер Татарстанда 3868730 кеше яши, диләр. 294 мең кешенең кереме яшәү минимумыннан ким. Бу барлык халыкның 7,6 процентын тәшкил итә. Хәерчеләр арта. Сер тирәндә түгел: булган акчаны да ришвәтчеләр талап бетерә бит. Бездә урта һәм югары уку йортлары укытучылары, ЮХИДИ һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре иң ришвәтчел һөнәр ияләре булып санала.
 
Республикада 15 меңнән артык инвалид бала бар. Аларның 1 мең 600 е өйдән чыгарлык түгел, урын-җир хасталары. Аларны кемдер тәрбияләргә, киендерер­гә, юындырырга, тукландырырга, азык-төлек, даруларны табарга тиеш.
 
Яңа елның сигез көне ялда үтеп китте. 2018 елда дүрт ай ял итәчәкбез. Быел бәйрәм һәм ял көннәре – 122, эш көннәре - 243. Гел ял гына иткәч, җитештерүне, яшәү шартларын ничек яхшыртырлар? Бурыч кимеми бит. Һәр тармакны үстерү өчен акча, акча кирәк. Хәзер икътисад үсешенең нигезен нефть һәм газ комплексы тәшкил итә. Нефть сәнәгате каршында торган иң зур кыенлык – запаслар структурасы, ресурслар базасы сыйфатының начараюы. “Җиңел нефть” чоры тәмамланды. 2018 елда респуб­ликада эшкәртелә торган нефть күләмен  98 процентка җиткереп, 23 миллион тоннага кадәр арттыру актуальлеген югалтмый. 
 
Машина төзү тармагында да җиңнәр сызганулы. Казан вертолет заводында “Ансат” һәм “Ми-38” вертолетларын, Горбунов исемендәге заводта ТУ-160 самолетын серияләп җитештерү, шулай ук Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында кораблар эшләүне һәм экспортка җибәрүне арттыру өстенлекле бурыч булып тора.
 
Старт алган ел җиңел булмаячак. 1 гыйнвардан бензинның һәр литры бәясе 50 тиенгә артты (без – газиз халкына бензинның бер литрын 15 тәңкәгә сата торган Төркмәнстан яки Согыд Гәрабстаны түгел). Июль башыннан аның тагын артачагы билгеле. Бәяләр үсеше күп кенә хезмәт күрсәтү төрләренә, товарларга, азык-төлеккә, автомобильләргә, кием-салымга, шулай ук кофега, шоколадка,  какаога, коньякка да кагылмыйча калмый. 
 
Инфляциягә бәйле рәвештә коммуналь хезмәтләргә дә тарифлар артачак. 1 июльдән илнең күпчелек төбәкләре белән беррәттән бездә дә газга бәяләрнең артуы ихтимал. Хәзер электр энергиясе тарифлары тикшерелә. Мөгаен, ут өчен дә артыграк түләргә туры килер.
 
Чит илләрдән кертелә торган дарулар бәясе быел уртача 15 процентка кыйммәтләнә. Бәяләрнең болай артуы Европа илләреннән кертелә торган медикаментларга кагыла. Кытайдан һәм Һиндстаннан кертелүче медикаментлар бәяләре дә йок­ламый. Тәмәкегә һәм сигаретларга бәяләр үсеше 40 процентка җитәчәк. Электрон сигаретларга акцизлар кертелә. Бу үз чиратында аларның бәяләре үсешенә китерәчәк.
 
Ел башыннан күчемсез милек ияләре салымнарны кадастр бәясенең 0,1 проценты күләмендә түлиләр. Милекне яшереп йөрсәң, штраф салыначак, пени  өстәләчәк. Су салымы 1,75 тапкыр арта. Радио элемтәсе операторлары хезмәтеннән файдаланган өчен түләү дә арттырыла. Мөгаен, тулаем элемтәгә тарифлар да артыр. Хәзер июль башыннан чит илләр онлайн-кибетләрдә сатып алынган товарларны пошлинасыз чыгару буенча закон проекты карала.
 
1 майдан Кара диңгез яр буйларында ял итүче туристлардан һәр көнне 50 сум акча алачаклар. Бу җыемнан 18 яшькә кадәрге гражданнар азат ителә.
 
Россия акчасының долларга карата тотрыксыз булуы көнкүреш техникасы бәяләре үсешенә китерә. Мондый техниканы җитештерүче берничә танылган оешма узган ел ахырында ук инде продукцияләренең ун процентка кыйммәтрәк булачагын искәртә.
 
Үткән ел ахырында Россиянең финанс министры парфюмерия продукциясенә акцизлар кертергә тәкъдим итте, ислемай һәм  хушбуй бәяләренең 1,5-2 тапкыр артуын көт тә тор инде.
 
Ел ахырында республикадагы эре һәм уртача предприятиеләрендә айлык уртача хезмәт хакы 39 мең 187,7 сум булды, дип рапорт бирделәр. 1 октябрьдән медикларга хезмәт хакы күтәрелде. Табибләрнең хезмәт хакының база өлеше 8748 сумнан 11722, шәфкать туташларының 7890 сумнан 8560, кече медицина хезмәткәрләренеке 6415 сумнан 8498 сумга күтәрелде. Агымдагы ел башыннан медицина хезмәткәрләренә эш хакын тагын күтәрер­гә вәгъдә бирделәр.
 
 Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 1 апрельдән 4,1 процентка арттыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә социаль пенсиянең уртача күләме 9045 сумга җитәргә тиеш. Тагын шунысы да бар, пенсионерның кереме яшәү минимумы суммасыннан ким була алмый. Ә Татарстанда пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум дип тәкрарлыйлар, мактанырлык түгел. Менә шундый, очын очка ялгап көн күрә торган замана бу. Сайлауларга соңга калмагаек.
 


Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить