Зөфәр МӨХӘММӘТШИН: Тел – сәясәт түгел, имеш...

07.12.2017 15:23 | Көн темасы Печать

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН: Тел – сәясәт түгел, имеш...
XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башында татар зыялылары арасында шул заманда алдынгы карашлы дип танылган Европа һәм рус мәдәниятенә тартылу нәтиҗәсендә милләттә рус телен өйрәнү ихтыяҗын тудыра. Бу адымның “файдасын” рус патшасы, миссионерлар тиз күреп ала һәм Казанда 1876 елда татар-рус мәктәбен ачып куя. XIX гасырның ахырында, хәтта муллалыкка указ алу өчен дә Диния нәзарәтендә рус теленнән имтихан бирү таләп ителә башлый. 1905-1907 елгы инкыйлаб тәэсирендә Россиядә башлангыч белем алу мәҗбүригә әйләнә. Татар мәдрәсәләрен дә бу таләп читләтеп узмый, рус теле кертелә башлый. Земство мәктәпләре ачылып, татар балаларын шунда укырга мәҗбүр ителә. Инде, вакытлы матбугатны күзәткәндә,1913-1914 елларда газеталарда рус телен мәҗбүри укыту, эш кәгазьләрен бары тик рус телендә генә алып бару бурычы куела. Шушы ачы хакыйкатьнең “пешеп җитмәгән коймакларын” без чырайны сыта-сыта бүген ашыйбыз.  
 
Ана теле хакында матбугатта кызу бәхәсләр булды. Туган тел дип әйтү рустан күчермә, ана теле дип әйтү дөрес, янәсе. Без фәкыйрегезгә үзгәртеп кору елларында Чаллы шәһәрендә яшәргә насыйп булды. 1988-1989 елларда милли хәрәкәтләрнең кабат уянган, тел мәсьәләсенең кискен торган еллары бу. Әлеге проблема буенча мәктәпләрдә дә очрашулар була. Аталар аңлый, аналарның үз туксаны-туксан, “балам татарча укыса надан кала”, имеш.  Кемнәр каршы дисәгез, балага җан өргән “Бөек Ана” каршы, ата кеше түгел.  Баласын Алланың кашка тәкәсе итеп күрергә теләгән Ана үз баласыннан “даһи” ясарга тели, ул да гаҗәп түгел. Тик кешенең язмышы Аллаһ тарафыннан язып куелган, кеше шул язмыш белән генә яши ала.  
 
Соңгы вакытта акыллы баш сәясәтче һәм җитәкчеләр безне “тел – ул сәясәт түгел” дип, ышандырырга тырыша. Ләкин тарих моны якламый. Тарих тирән, ул киң, катлаулы. Басып алган дәүләт, иң беренче чиратта, кан белән яулап алган халыкларның, мәдәниятләрен җимерү һәм телләрен юк итү бурычын куя. Рус дәүләте дә  Казан ханлыгын басып алгач,  телне юк итү, көчләп чукындыру, гасырлар буенча тупланган мәдәниятне җимерү эшчәнлеге алып бара. Телләрне тарих катламыннан алып ташлауны төп максат иткән коммунистлар партиясе программасының нигезенә салынган әлеге идеяне Совет хөкүмәте дә төрле юллар, чаралар белән тормышка ашырырга тырышты. Алар арасында күзгә ташланганы алфавит алыштыру вакыйгасын искә алу да җитә. Әлеге вакыйга татар халкының милли тарихына балта чабу белән бер иде. Заманында җитәкчелек аны да “сәясәт” түгел дип “аңлата”. Кайда мисаллар диючеләр дә табылыр, мөгаен. Бу урында шуны гына әйтеп үтү урынлы булыр: теләгән кеше 1926-1928 елларда Баку, Ташкент, Казанда узган “Яңалиф” буенча  корылтайларның стенография хисабы материаллары белән таныша ала. Күренә ки, тел дәвернең нинди булуына карамастан, сәясәт булуыннан туктамаган, туктамас та. 
 
Әле 1990 еллар башында ук Татарстанда ике дәүләт теле булганда, туган телгә ихтыяҗ тудыру, кешенең кайсы милләттән булуына карамастан, дәүләт идарәсенә эшкә килгәндә, медицина, уку-укыту системасы, гомумән, халык белән эшләүче оешмаларга урнашу өчен, ике телне камил белүне таләп итү бурычы турында сүз күп булган иде. Телләр турында законга ул маддә кергән, дигән сүзләр бар, ләкин  ул эшләми, яисә, халыкның күзенә төтен җибәрү өчен, “механизмы” юк, диләр. Ә асылда Конституция, дәүләтнең төп законнарын юкка чыгарган меңәрләгән карарлар, законнар кабул ителә. Хәтта аларны закон чыгаручы Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы кебек оешмаларда утырган депутатлар үзләре дә хәтерләп бетерми торган. 
 
Телгә ихтыяҗ кирәклеге хакында матбугат еш кабатлый. Телгә ихтыяҗ булмаса, ул үлемгә дучар.
 
Кытайда яшәп, шунда гомере өзелгән талантлы әдип Хөсәен Габдүшнең “Милли байрак” газетасының 1938 елгы 22 апрель санында дөнья күргән “Тукай һәм яшьләр” мәкаләсеннән өзек китереп үтү дә урынлы булыр. Язмада яңгыраган проблема бүген дә шул ук, бернинди үзгәреш юк. “Монысы гына әле әллә нәрсә түгел, туган телебезгә күңел бирүне түбәннән җимерә торган сәләси (ачык) бер хәл бар, ул да, аянычка каршы, ата-аналарыбызның кайберләре арасында “татарча укып ни чыга?” дигән бер бозык карашның урын алып, шуны балалар, яшьләр дөньясында куертылып торуыдыр. Әҗнәби (чит) телләрне өстән-өстән генә түгел, бик яхшылап өйрәнүнең кирәклеге хакында ике фикернең булу ихтималы юктыр. Аларны өйрәтүдән “икмәк ашау” мөмкинлеге күз алдыбызда. Ләкин шуның белән безгә үз телеңне оныту, онытуны кимчелектән санамау, йомшак әйткәндә, бик түбәнлектер. Ана телеңне, матди файда күзәтеп, “икмәк ашар” өчен түгел, уртак милли мәнфәгатебез өчен кирәк булганлыктан өйрән; кулыңнан бер эш килмәгән чагында да, туган телеңдә дөрест вә матур итеп сөйли-яза белүең үзе генә милли юлыбызда бер хезмәт булыр”. 
 
Чит мохиттә язылган фикерләр, үзенең милли Ватаны саналган Татарстанда бүген дә актуальлеген югалтмаган. Бу – безнең үсешме, әллә артка китешме? Мөгаен, мескенлектер. Татар милләте гасырлар дәвамында үз мескенлегеннән айный вә аңлый алмый тилмерә. 
 
Дәүләттән телләргә карата мәрхәмәт булмаячак, аңа өметләнмәскә кирәк. Шул шартларда һәрбер гаилә, милли җанлы эшмәкәрләр, дини оешмалар, абруйлы муллаларның халыкка тәэсир итә белүе, һәм гомумән, үзләрен милли телне саклау өчен гомерләрен багышлаган каһарманнар җилкәсенә төшә. Кырыс шартларда ата-ананың балаларда телгә карата милли хис тәрбия­ләү, шуңа үҗәтләнеп тотынуының да уңай нәтиҗәләре булыр. Башка чаралар әлегә күренми дә шикелле. Хәтта, патша Россиясен никадәр генә тәнкыйтьләсәк тә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр меценатлыкны яклаган законнар эшләве мәгълүм, ә бүгенге Россиядә, кызганыч, андый закон юк.  
 
Россиянең бүген милләтләргә каршы алып барган һәм тирәнгә яшеренгән геноцид сәясәте кайчан да булса артка чигенер, ул да үзгәрер. Шул көннәргә чаклы яңа сулыш белән, бердәм рәвештә хәрәкәт итү турында уйлау зарур. Тел - катлаулы сәясәт, ул - нечкә кыл кебек. Ялгыш  өзсәң,  тулысы белән һәлакәткә таруы да ихтимал. Безнең төп бурыч - әнә шул кылны өзмичә, киләчәк көннәргә кадәр саклау. Әлбәттә, халык белән бергә.
 


Зөфәр МӨХӘММӘТШИН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить